
Үз арабыздан чыккан маһир рәссам
Кече ватан патриотлары. Рәссам Харис Якупов
06 сентября 2019

НИ УЛ ИЛҺАМ?
1919 елның салкын декабрендә Казан каласында гади эшче гаиләсендә туган Харис Якупов кечкенәдән милли тәрбия алып үсә. Бала чагыннан ук рәсем ясарга хирыс була. Татар мәктәбен тәмамлый, уку дәверендә татар әдипләре җитәкләгән әдәбият түгәрәкләренә йөри, сүз аһәңен, тел тәмен тоярга өйрәнә. Казан сәнгать училищесында белемен чарлый. Ә аннан соң армия хезмәте Бөек Ватан сугышына ялганып китә... Хәер, монысы турында соңрак.
«Рәссам илһамланучы түгел, ә илһамландыручы». Харис Якуповның хөрмәт иткән рәссамы Сальвадор Далиның әлеге фикере белән күпләр килешмәскә дә мөмкин. Ничек инде рәссам үзе илһамланмыйча гына башкаларны сокландырырлык әсәрләр иҗат итә ала ди? Харис Якуповны да замандашлары, укучылары киң эрудицияле, гүзәллекне тоючы, тирән белемле, акыллы шәхес, тырышлык үрнәге иде, дип бәяли.

Харис Якупов 25 ел дәвамында Татарстан рәссамнар берлеген җитәкли, республика рәссамнарын үстерүгә, аларның иҗатын дөньяга танытуга зур көч куя, шул ук вакытта үзе дә күләмле әсәрләре белән таныла.
Харис Якупов рәислек иткәндә Татарстанның тасвири сәнгате СССР һәм дөнья күләмендә танылуга ирешә. Аның актив җитәкчелегендә Татарстанда безнең горурлыгыбыз булган рәсем сәнгате фонды төзелә.
Рауза Солтанова, сәнгать фәннәре докторы:
– Харис Якупов – тасвири сәнгать өлкәсендә абруйлы шәхес. ХХ гасырда Николай Фешин, Павел Беньков, Бакый Урманче кебек үк дан казанган рәссам. Сугыштан соңгы чорда иҗат иткән тематик хезмәтләре, тарихи һәм портрет жанрындагы картиналары белән ул дөнья күләмендә танылды.
Рәссам ХХ гасырда Татарстанның үткәнен, тарихи вакыйгаларын күләмле әсәрләрдә чагылдырды. 1960 нчы елларда эшчеләр, колхозчыларны оста итеп сурәтли алды. Колхозларның күтәрелеш темасына алынып, гади колхозчыларны каһарман дәрәҗәсенә күтәрде. Питрәч районының Шәле авылына багышланган сериясен генә алыйк, анда чын хезмәт, җир кешеләренә мәдхия җырлана.
1970 нче еллардагы картиналары нефтьчеләрне, «КАМАЗ» төзүчеләрне сурәтләде. Катлаулы, күп фигуралы композицияләре һәм зур форматларда иҗат итүе белән рәссам тамашачыны таң калдырды. Аның картиналарына конструктив төгәллек, бөтенлек, монументальлек хас. Геройларны ачык, калку итеп (кино сәнгатенә хас булганча зур планда) күрсәтү сәләтенә ия иҗатчы ул. Шул ук вакытта лирик рухтагы, дөнья сурәтен тарайтыбрак, психологик яктан нечкә итеп, детальләп язган картиналары да җитәрлек.
Педагог буларак та танылды, яшьләргә карата да игътибарлы, ихтирамлы булды Якупов. Казан сәнгать мәктәбендә укытты. СССР сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсен җитәкләде. Укучылары шактый күп. Мәскәүдә кандидатлык диссертациямне яклаганда, ул, чын күңелдән сөенеп, миңа үзенең җылы бәяләмәсен язып биргән иде.
«БЕЗДӘ МОНДЫЙ РӘССАМНАР ЮК!»
Олы юбилей елында, аның да ноябрь аенда, республиканың Сынлы сәнгать дәүләт музее Халыкара VI Казан сәнгать белеме укуларын, Бөтенроссия фәнни- гамәли конференциясен оештыра. Анда реалистик сәнгать теориясе һәм тарихы, аның хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары мәсьәләсе каралачак. Әлеге укулар СССРның халык рәссамы, Россия сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы Харис Якуповның 100 еллыгына багышлана.
2007 елда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дөньякүләм танылган француз актеры Катрин Денёв килгән иде. Катрин ханым сәнгать галереясын карарга теләк белдергәч, аны Харис Якуповның шәхси күргәзмәсенә алып баралар. Франция кунагы татар сәнгатькәренең әсәрләрен күргәч, соклануын яшерми: «Бездә мондый дәрәҗәдәге рәссамнар юк!..» – дип куя. Шундый бәягә лаек булу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Милләттәшебезнең дөньякүләм дәрәҗәдә иҗат иткәнлегенә саллы дәлил бу. Тирәнрәк уйлап карасаң, гомумкешелек кыйммәтләре дигән олы төшенчә үз асылыңны, халкыңны, аның аерым затларын яратудан, телеңне, сәнгатеңне, моңыңны сөюдән оеша, шуннан башлана бит...
ПРОФЕССИОНАЛЬ ОСТАЛЫК ДӘРЕСЕ
Рәссам, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гыйльванов та кайчандыр Харис агада белем алган, иҗади осталыгын камилләштергән.
– Харис Габдрахманович Якуповны мин бала чагымнан ук беләм. Минем «Татарстан рәссамнары» дигән җыентыгым бар иде. Анда Харис Габдрахмановичның картиналары да. Алар башкаларныкыннан аерылып тора. Аларда төгәллек, ачыклык бар. Әле дә хәтерлим: рәсем сәнгате мәктәбендә, башка рәссамнар белән бергә, республикабызның әйдәп баручы рәссамы буларак, Харис Якупов та безне котларга килә икән, дигән хәбәр таралды. Мин аны күреп, төсмерләп алдым. Ул безне котлады, аның белән якыннан аралашырмын, бергә эшләрбез, ул минем остазым булыр, дип уйламаган идем дә әле ул вакытта.
Петербургның сәнгать академиясен тәмамлагач, Татарстанга кайттым. Берникадәр вакыттан соң стажер сыйфатында Казандагы рәссамнар академиясенең иҗат остаханәсенә чакырдылар. Аның җитәкчесе Харис Якупов иде.
Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул гыйлемле кеше иде. Остазыбыз булса да, укучылары белән үзен коллега кебек тотты. Безгә күбрәк төпле киңәшләрен бирә, фикер алышабыз. Эскизлар дәрәҗәсендәге композицион табышларга карата аңлаешлы һәм төгәл итеп үз фикерен аңлата белә иде. Композиция җәһәтеннән, болар безгә яхшы мәктәп булды. «Рәссам үз һөнәренең остасы булырга тиеш. Шуннан соң гына иҗади эзләнүләр белән шөгыльләнергә мөмкин». Бу – остазыбызның бер сабагы. Бездә һәрвакыт иҗади мохит хөкем сөрде. Педагог буларак, ул безгә картинаның никадәр катлаулы организм икәнен төшендерде. Ният туу, башкару, картинадагы элементларның үзара бәйләнеше, образларның гәүдәләнүе, боларның барысына да ничек ирешергә? Остаханәбездә нәкъ менә шундый мәсьәләләрне күтәрә идек. Бай тормыш тәҗрибәсенә ия шәхес белән аралашу без, яшьләрнең, тормышында, һичшиксез, үз эзен калдырды.
Бүген еш кына рәссамнардан Харис Якуповның авангардчыларны өнәп бетермәвен ишетергә туры килә. Үз вакытында, реализм тарафдары буларак, республиканың милли сәнгать үсешенә комачаулады, «неформаль» юнәлешләрне, эзләнүләрне тыя иде, диләр. Бу, чыннан да, шулай идеме дигән соравымны әңгәмәдәшем рәссам Булат Гыйльвановка та бирдем.
– Шәхсән мин бу сыйфатын тоймадым. Аның мөнәсәбәте һәркемгә бертөрле иде. Реализм хезмәтләренә дә, формаль булмаган юнәлештәгеләргә дә ул бертигез карады. Һәммәсен рәсем тексты итеп бәяләде. Тасвири сәнгать, композиция төшенчәсен яхшы аңлаучы, сыйфатлы, төпле мәктәпкә ия шәхес иде бит ул. Тагын бер сокландырган сыйфаты – олы яшенә җиткәч тә, Харис Якупов тере зиһенле булды, хәтере бик яхшы иде. Рәссамнар тормышыннан төрле хәлләрне искә төшереп, кызыклы вакыйгалар сөйләп ала. Бөтенесенең исем-фамилиясен генә түгел, хәтта әтиләренең исемнәрен дә хәтерли. Аның бу сыйфатына бик соклана идем. Һәрвакыт рәссамнарга тулы исемнәре белән атап эндәште. Бу минем өчен профессиональ осталык дәресе генә түгел, ә тормыш мәктәбе дә булды. Минем рәссам буларак формалашуымда аның роле зур. Безнең милли сәнгатьне Харис ага үз иҗаты белән генә түгел, ә оештыру сәләте ярдәмендә дә югары күтәрде. Рәсем сәнгате фонды, сәнгать академиясе оешу аның фидакарьлеге, тырышлыгы белән бәйле.
ИХТЫЯР КӨЧЕ
Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев та рәссамны олы ихтирам белән искә ала:
– Харис Габдрахманович белән мин сәнгать училищесында таныштым. Аның улы Фәрит белән бергә укыйбыз, ә ул безнең училищега килә иде. Фәриткә әйткән сүзләре истә калган: «Һәр эшне ахырына кадәр, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Ихтыяр көченә ия булу сорала. Ярты юлда тукталырга ярамый». Шул чакта ул мине үрнәк итеп китерде.
Аннан соң без Фәрит белән бергә Ленинград сәнгать академиясенә укырга кердек. Харис Якупов Казанда иҗат остаханәсе ачкач, без әлеге студиянең беренче шәкертләре булдык. Аның иҗат остаханәсендә өч ел эшләдек. Аннан Репин дачасында да күп иҗат иттек.
Гомеренең соңгы елларында ул миңа үзенең китабын бүләк итте. Зур рәссам булып истә калды. Ул тырышып йөрмәсә, Казанда зур остаханә дә булмас иде. Татарстан рәссамнары аңа моның өчен бик рәхмәтле.

МАТУРЛЫКНЫ КҮРСЕННӘР ӨЧЕН...
Харис Якупов турында материал әзерләгәндә, олуг рәссамның улы, шулай ук танылган рәссам Фәрит Якупов белән дә очраштык. Легендар әтисе турындагы җылы истәлекләрен бик җанланып сөйләде ул.
– Безнең әти гади хезмәт кешеләрен хөрмәт итә иде. Ул, беренчеләрдән булып, аларны үз картиналарында чагылдырган рәссам. Питрәч районы Шәле авылы хезмәтчәннәренә багышланган зур картиналарын халык аеруча үз күрде, яратып кабул итте. Шулай бервакыт әти Шәле авылы янында сазлыклы күлне ясап утыра икән. Ә аның яныннан иртәнге савымга сыер савучылар узып бара: «Харис абый, ничек инде син бу сазлыкны ясыйсың? Монда ис килә бит, озынборыннар мыжлый». Әти аларга карап елмайган гына. Ә беркавым вакыттан соң, сыер савучы апалар өйләренә кайтканда, этюдны күреп ах иткәннәр. «Аһ, нинди матур! Кызганыч, бу матурлыкны монда яшәүчеләр күрми!» – дип көрсенеп куйган алар. Шулвакыт әти үз хезмәтен хатын-кызларның берсенә бүләк иткән. Картинаны күреп, авыл кешеләре сокланган, нинди матур табигать кочагында яшәүләрен аңлаган.
Күренекле рәссамнар турында китаплар, аларның иҗатларын чагылдырган альбомнар дөнья күрә башлагач, әти аларга акчасын җәлләмәде. Тиз арада аның гаҗәеп бай китапханәсе барлыкка килде. 1960 нчы еллардан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр импрессионистлар, постимпрессионистлар Моне, Дега, Ренуар, Гоген аның яраткан рәссамнары булды. Соңрак әле ул Пьер Боннарны үз итә башлады. Кыйммәт бәягә аның альбомнарын сатып алды. Ни хикмәттер, француз милләтеннән булган Пьер Боннарны ул «татар рәссамы» дип атады.
25 ел Рәссамнар берлеге рәисе булып тору СССРда рекордлы күрсәткеч иде. Ул төркемнәргә бүленүдән бик курыкты. «Төркемчелек» башланса, берлекнең дә, иҗатның да үләчәген белә иде.
Безнең нәсел рәссамнарга бик бай, берсендә санап утырган идем: 16 кеше исәпләп чыгардым. Шәхсән мин үзем бала чакта дөньяда рәссам һөнәре генә бар, дип белә идем. Урамда күргән һәр кеше өенә кайта да рәсем ясый башлый кебек тоела иде миңа.
Әти үзенә дә, башкаларга карата да үтә таләпчән булды. «Минем Шәлеләрем» картинасын ясаганы хәтердә. Әлеге автобиографик картина Третьяков галереясына эләкте. Шулай бервакыт унарлаган этюд эшләрен каршысына куеп, киндергә масштаблы әсәрен яза. Әни тыныч кына төшке аш әзерли... Шулвакыт әти ярсып пумаласын идәнгә ташлады, урындыкка утырды да, битен учлары белән каплап, авырсынып кына:
– Миннән рәссам чыкмас... – диде.
Без әни белән бер-беребезгә сәерсенеп карап куйдык. Бу вакытта бит инде ул СССРның халык рәссамы, дәүләтнең өч премиясе лауреаты һәм башка күп кенә дәрәҗәле бүләкләргә ия иде!
Тирә-юньдәгеләргә Харис Якупов иҗатта һәрчак уңыш казанып, иминлектә генә яшәүче кебек күренгәндер. Әмма рәссамның ара‑тирә үз-үзен «ашавын», үтә таләпчәнлеге нәтиҗәсендә ярсуларын якын кешеләре генә белгән. Һәр иҗатчының илһамчысы булган кебек, Харис Якуповның да бердәнбер мәхәббәтен, тугры дусты, киңәшчесе, сердәше, өч улының әнисен беләбез. Ул да –татар дөньясында танылган кылкаләм остасы, Татарстанның халык рәссамы Рушания Якупова.
ӘДӘБИЯТКА МӘХӘББӘТ
Харис Якупов әдәбият өлкәсенә дә зур өлеш кертте. Бер татар рәссамының да алай ике юнәлештә эшләгәне билгеле түгел. Күпсанлы очерклары, истәлекләре, сәяхәтнамәләре, юлъязмалары бар – ул төрле жанрларда яза. Заманында Һади Такташ, Гадел Кутуй белән аралашуы, әдәби түгәрәкләргә йөрүе, татар мәктәбендә белем алуы аны публицист итеп үстергән. Үз чорының һәйбәт документалисты дәрәҗәсенә күтәрә.
«Әдәбият белән рәсем сәнгате арасында нык бәйләнеш бар, – ди Харис Якупов. – Бәлкем миңа да «китап җене» кагылгандыр. Шулай икәнен яхшы беләм, чөнки еш кына үземнең дә кулга каләм аласым килә. Картиналарда гына бөтен сөйләргә теләгән әйберне, тормыш хәлләрен күрсәтеп бетереп булмый бит. Мәсәлән, сәнгать, чит илләргә барып күргәннәр һәм Ватан сугышы турында. «Фронт язмалары» буенча Казандагы оптика-механика заводының әдәбият сөючеләре белән очрашканда миңа берәү: «Сез нәрсәне өстен күрәсез, китапнымы, әллә картинанымы?» – дип сорау бирде. «Әгәр дә әсәр югары дәрәҗәдә иҗат ителгән булса, минем өчен – барыбер. Ләкин рәссамнар әсәрендә образлар бик аңлаешлы булып күз алдында калалар. Ә әдәбиятта һәм музыкада алай ук түгел, шуңа күрә рәсем сәнгате үзенчә өстенлек алып тора», – дидем мин аңар».
Истәлекләрен ул татар телендә дә бәян итеп калдырган. Фәрит ага миңа бүләк иткән «Рәсем – мәхәббәтем минем» китабында кылкаләм остасы үз чорының даһиларын тасвирлый, алар турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Үзенең татар сәнгатенә, әдәбиятына мөнәсәбәтен дә белдерә.
«Рәссам белән тамашачы» арасында мөнәсәбәт һәр гасырда катлаулы булган. Күпләр аңламыйлар, бәлки аңлыйсылары да килмидер: чын рәсем сәнгате – ул бөек һәм катлаулы фән. Математика, физика, астономия, космонавтика һ.б. шикелле үк... Һәрбер профессиональ рәссам кебек, миңа да шушы хакыйкатькә төшенергә һәм үземә дөрес сукмак сайларга кирәк иде. Мин яшьтән үк зур сәнгать белән очрашырга юл эзләдем. Рәсем сәнгате дөньясында авырлыклар да, шатлыклар да күп булды. Иҗат өлкәсендә уңышка ирешү өчен зур тазалык, түземлек һәм теләк бик тә кирәк...», – ди автор.
Тагын бер танылган рәссамыбыз Лотфулла Фәттахов Якуповлар гаиләсендә 13 яшьтән яши, бергә укыйлар, тора‑бара ул аларның кияве дә булып куя. Болардан тыш, ике рәссамны иҗади хезмәттәшлек тә бәйләп тора. Аларның бергәләп язган «Татарстан АССРны төзү декретына кул кую» картинасы өчен СССРның Дәүләт бүләге тапшырыла. Харис Якупов күп кенә данлыклы шәхесләр белән аралаша, алар турында яза, истәлекләр калдыра, мөхтәрәм чордашлары белән хезмәттәшлек итә.
«Рәсем – мәхәббәтем минем» китабындагы хатирәләрне дәвам итик:
«Бервакыт университет янында Нәҗип Җиһанов белән очрашабыз. Ерактан ук миңа: «Беләсеңме, Муса турында Мәскәүдән яңа хәбәрләр килә, ул хыянәтче булмаган, мин ул гайбәткә һич вакытта ышанмый идем, чөнки Мусаны яхшы беләм. Киресенчә, ул татар әсирләре белән берлектә фашистларга каршы көрәшкән һәм аның башын кискәннәр... Әйдә, син Мусага багышланган картина яза башла һәм берәр скульпторга аның сынын ясарга киңәш ит, ә мин опера яза башлыйм», – диде Нәҗип Гаязович. Бу сөйләшү 1952 еллар башында барды бугай. Ике елдан соң «Хөкем алдыннан» дигән зур әсәремне мин эшләп бетердем һәм күргәзмәләрдә күрсәттем».
Кылкаләм остасының «Хөкем алдыннан», «Иреккә очу», «Бәби туе», «Иделдә яз», «Татарстан алтыны», «Габдулла Тукайга истәлек», «Көчле кешеләр» һ.б. әсәрләре Татарстан рәсем сәнгатенең алтын фондын тәшкил итә.
1976 елда Харис Якуповның «Чаллы чибәрләре (КамАЗ)», шулай ук «Алдынгы терлекче-көтүчеләр Н.Җиһаншин һәм Г. Шакировлар» исемле картиналары Россия Федерациясенең И.Репин исемендәге премиясенә лаек дип табыла.
Харис Якуповның әсәрләре бүгенге көндә Мәскәүнең Третьяков галереясында һәм Шәрекъ халыклары сәнгате дәүләт музеенда, Татарстан республикасының музей һәм галереяларында, АКШ, Бөекбритания, Франция, Италиядә саклана. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Харис Якупов әсәрләренең иң зур коллекциясенә ия, аның эшләре Казан шәһәренең «Хәзинә» милли сәнгать галереясында да даими күргәзмәдә тора. Кызганыч ки, 2005 елда Татарстанның беренче Президенты карары белән ачылып, 6 залга урнаштырылган галерея, бүгенге көндә инде бер залда гына калган...
Харис Якупов иҗаты энциклопедияләрдә һәм белешмәлекләрдә, Татарстан һәм Россия сынлы сәнгате буенча фундаменталь хезмәтләрдә, монографик альбомнарда һәм каталогларда яктыртылган. Харис Якупның «Фронттагы зарисовкалар», «Рәссам булу җиңелме?», «Рәссамның Европа тирәли сәяхәте» дигән китаплары да останың гаҗәеп бай, киңкырлы иҗат дөньясын тулыландыра һәм ачып бирә.
Ветеран рәссам республика сәнгатен үстерү җәһәтеннән гаҗәеп күп масштаблы гамәлләр башкарды. Нәкъ менә аның энергиясе һәм абруе нәтиҗәсендә, аның турыдан-туры катнашында Казанның иң матур биналарының берсен – генерал А. Г. Сандецкийның элеккеге резиденциясен Хөкүмәт Карары белән ТАССР сынлы сәнгать музее итеп ачу мәсьәләсе хәл ителә. Рәсем ясаучылар, графиклар һәм скульпторлар өчен остаханәләр ачыла, республика рәссамнар берлегенең күргәзмә залы төзелә. Алда билгеләп узганча, илдә, Казанда беренчеләрдән булып СССР сәнгать академиясенең иҗади остаханәсе оештырыла, аны да озак еллар Харис Якупов үзе җитәкли.
Рәссам үзенең тормыш һәм иҗат кредосы принципларына гомере буена тугрылык саклый. Бөек остага искиткеч тыйнаклык, күңел күтәренкелеге, кешеләргә карата җылы, игътибарлы мөнәсәбәт хас иде, ди замандашлары.
«Мин сәнгать училищесының бишенче курсыннан армиягә киттем. Кайтырга бер ел калгач, Бөек Ватан сугышы башланды. Ул чакта без геройлар идек. Кыр сумкасын, альбомны, карандашларны, көндәлек дәфтәр әзерләп куйдым. Немецлар мөмкинчелек бирсә, ясарга дип инде. Сугышта бик зур әйберләр ясап булмый. Альбомнар күбрәк тә буласы иде дә, немец танкистлары безнең машинаны яндырдылар. Шунда бер альбом янды», – ди рәссам үзенең истәлекләрендә.
«КҮҢЕЛЕМДӘ САКЛАНЫРЛАР»
Харис Якупов – 1943 елның октябреннән 1 нче Украина фронтында. Сугышчан хезмәтләре өчен медале, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә ул.
Сугыштан соң ун ел узгач, үзенең «Фронт зарисовкалары. Рәссам язмалары»нда болай дип язган:
«Мин дүрт ел сугыштым. Минем рәсемле өч поход альбомым сакланып калды. Алар фронт тормышының авыр шартларында, сугыш арасында, су басу көннәрендә, нигездә, артиллерия снаряд гильзасыннан ясалган коптилка янына утырып, «үзебез өчен» башкарылган. Әлеге рәсемнәр сугыш юлларында күргән һәм үткәннәрнең ачык дәлиле булып тора. Аларда минем дусларым вә кардәшләрем, алар һәрвакыт минем күңелемдә сакланырлар».
Ул бөтен җирдә һәм даими рәвештә рәсем ясаган. Күпчелек рәсемнәре гади карандаш, сирәк очракта тушь, күмер, кайчагында акварель белән башкарылган. Шулай итеп, кәгазьдә вакытлар узгач булачак картиналар өчен әзер эскизлар, композицияләр барлыкка килә башлый.
Ә Бөек Ватан сугышы чорын искә алып, кылкаләм остасы үзе түбәндәгеләрне сөйли:
«Кызганычка каршы, көрәштәшләремнең күпчелек портретын саклап кала алмадым. Баштарак, сержант сугышта кирәксез эш белән шөгыльләнә, димәсеннәр өчен, мин аларга рәссам икәнлегемне әйтмәдем дә. Әмма ялгышканмын. Сурәт төшерү минем профессиям икәне мәгълүм булуга, алар арасында абруем артты. Иптәшләрем үз портретларын ясавымны үтенә башладылар, чөнки безнең арада фотограф юк иде. Минем сурәтләрне почта аша өйләренә җибәрәләр иде. Мин, аларның портретларын бик теләп ясадым, чөнки фронт язмышының үзгәреп торуын белә идем. Кешене очратасың, аның белән сөйләшәсең һәм бүтән беркайчан да күрешмәскә дә мөмкинсең: синең белән дә, аның белән дә төрле хәлләр була ала. Шулай ук мин кешеләргә яхшылык эшли алуыма да куана идем».
Яу кырында да рәссам егетнең кулыннан карандашы төшмәгәнгә тагын бер дәлил:
«Сугышчылар һәм авыл халкы сөйләгәннәр буенча тематик композицияләр ясый идем: «Тел» алу», «Разведчиклар һөҗүме», «Тупчылар», «Политзанятиеләр», «Әсирләрне алып баралар», «Ату», «Мародёрлар», «Качаклар һәм танклар», шулай ук «Мәскәүне саклап калыйк!», «Тылга солдат рәхмәте», «Үч ал! » һ.б. плакатлар өчен эскизлар. Кыскасы, иң кыен шартларда һәм хәлләрдә иҗат итәргә туры килде, рәссам хезмәте шуны таләп итә иде».
Гомеренең соңгы елларында, күзләре күрми башлау сәбәпле, Харис Якупов картиналар иҗат итә алмый. Әмма нык рухлы рәссам төшенкелеккә бирелми. Бер көнен дә диванда ятып уздырмый. Ул тулысынча үзен «Жить так» дигән чираттагы китабына багышлый. Хатыны яки улына әйтеп торып истәлекләр яздыра. «Китабымны күрә алмам, ләкин яңа китапны кулга алгач, типография исен тоярмын», – дип хыяллана, әмма хыялы тормышка ашмый. Зур өметләр баглап әзерләнгән китап бүгенге көнгәчә, типографиядә үз көнен көтеп ята. Әдип-рәссамның 100 еллыгына әлеге хезмәт дөнья күрер, дип ышаныйк.

Бөек кылкаләм остасының түбәндәге сүзләреннән аның яшәеш кредосын, иҗат мәсләген ачык тоемларга мөмкин:
«Рәсем сәнгатендә – живописьтә иң югары һәм ясар өчен иң авыр әсәр булып тематик картина исәпләнә. Әдәбиятта – роман, поэма; музыкада – опера, симфония шикелле. Хезмәтемнең төп өлеше итеп шушы кыен юлга басканыма һич тә үкенмим... Һәр кеше яшьтән үк ил күләмендә барган таләпләр белән тәрбияләнә, формалаша. Һәр шәхес тә, үз заманы баласы буларак, үзе яшәгән чорны сурәтли. Мин дә, күпчелек Татарстан рәссамнары кебек үк, иҗатымны республикабыз кешеләренә, аларның сугышчан һәм эшчән тормышына багышладым…»
Добавить комментарий