Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Рәхим итегез, балалар!»

«Рәхим итегез, балалар!»

Язучы һөнәре һәм профессиональлек турында

14 августа 2018

6 июньдә Гүзәл Яхина Казан Ратушасында үзенең яңа китабын – «Дети мои» әсәрен тәкъдир иткән иде. Казанда аның иҗатын яратучылар шактый күп булып чыкты – Ратуша залында алма төшәр урын да юк иде. «Мин аны тәмамладым, хәзер китап мөстәкыйль үз тормышы белән яши башлады, укучылары ара­сына сәяхәткә китте», – дип ассызыклады аның авторы. Әйтергә кирәк, «мөстәкыйль тормыш» белән яши башлаган китап инде сатылу буенча беренче китап феноменын кабатлап та килә.
2-1
 
ЯЗУЧЫ ҺӨНӘРЕ ҺӘМ ПРОФЕССИОНАЛЬЛЕК ТУРЫНДА
Без Гүзәл Яхинаның икенче романын өч ел буена көттек. Монысы да бестселлер булыр­мы, юкмы? Өч ел аның берен­че романына гашыйк булган укучылар һәм фанатлар өчен, бәлки, бик озак вакыт булып тоелгандыр. Әмма авторның үзе өчен – алай түгел, билгеле. Чөнки шушы өч ел эчендә ул Рос­сия тарихындагы тагын бер фа­җигале сәхифәне өйрәнү белән мәшгуль булды: Идел буендагы немец колонияләре тарихын.
Матбугатта һәм җәмәгатьче­лектә аның исемен уйнатып, «беренче роман феномены ул әле уңыш турында сөйлә­ми» диючеләргә, асылда, Гүзәл Яхина күтәргән пластлардан бигрәк, аның образы кызыклы. Укучыларга исә – ул сөйләячәк тарих. Ә менә әдәби барыш һәм торыш турында уйланучы­ларга, әдәбиятның кеше аңын формалаштырудагы әһәмиятле роленә инанганнарга – барлык аспектлары да. Гүзәл Яхина фе­номены бүгенге көндә, чыннан да, бик күпләрне дулкынланды­ра – кем ул, каян килеп чыкты да ни өчен әле шулай кинәт кенә популяр булып китте? Еш кына аны әйбәт пиар аркасында «йол­дыз»га әйләнде, дип күрсәтергә тырышалар. Мин «йолдыз» сүзен әдәбиятка кагылышлы кулла­нуны гомумән әдәпсезлек бил­гесе дип саныйм. Чөнки башка барлык профессиональ сәнгать тармаклары кебек әдәбият та (сүз массачыл, бер көнлек, шак­тый түбән ихтыяҗларга җавап бирә торган продукция турында бармый, гәрчә кулланучылар­ның кайсыдыр катламына нәкъ менә шунысы гына хаҗәт булса да – авт.) – зур хезмәт нәтиҗә­се. Текст тудыру – ул катлаулы һәм акыл белән сәләтне эшкә җигеп, зур тырышлык сарыф итеп башкарылган процесс. «Ты­рышлык», бәлки, иң әһәмиятле компонентларның берседер. Шуңа да әле икенче генә кита­бын әзерләп чыгарган язучы­ның үз һөнәренә җитди кара­вын һәм искиткеч хезмәт сөючән булуын исәптән алып ташларга тиеш түгелбез. Архивларда уты­рып, һәр тарихи фактны энә кү­зеннән үткәреп, җентекләп тик­шереп, кыйпылчыклап җыю – бу «йолдызлык» күренеше түгел, ә профессиональлек дигән сүз.
«ИГЕЛЕКЛЕ ТУФРАК», ЯКИ ҖИРДӘГЕ ҖӘННӘТ – УЛ НИНДИ?
Архивлардагы документлар белән эш итеп, фактларны ана­лизлап, чорның картинасын ту­дырырга мөмкин, әлбәттә. Әмма бу коры фактларга корылган кар­тина гына булачак. Ә бит кешеләр эмоцияләр, иллюзияләр, хыял-өметләр белән яши. Без һәммәбез дә – туктаусыз рефлексиядә. Гүзәл Яхина әсәрендә, архивариусларча төгәллек белән бергә, кеше пси­хологиясенә дә зур урын бирелүе белән очрашабыз. Соңгысына ба­сым ясаганда, Гүзәл аң төпкеленә, бездә борынгыдан килгән кодлар, символлар, архетиплар яшәгән катламга мөрәҗәгать итә. Бу кат­лам, асылда, бик күп тышкы фак­торларны да билгели. Чөнки та­рихны әнә шул кодларны йөрткән аерым бер кешеләр һәм алардан җыелган коллективлар яза. Ә инде архетиплар, калкып чыгып, мас­сага тәэсир итә башлагач, алар үз эшен тәгаен башкара.
Әйтик, Совет системасы урнаш­кан дәвердә дә барыбер империя булудан туктамаган, хәтта тагын да хәтәррәк төсмер алган Россия формациясендәге «Он» дигән фигураның роле турында сөйли безгә Яхина әсәрендә. Билгеле инде, Сталинга ишарә икәнлеген аңлыйбыз. Әмма бер үк вакытта бу символ тагын да киңрәк пери­фериягә һәм мәгънәви катламнар­га ия – ул гомумән Юлбашчы, та­рихның кайбер бормаларында актуальлеге көчәйгән Мәңгелек диктатор буларак та укыла ала, билгеле бер милләтләрнең Табыну объекты, үзе китереп чыгарган Уйдырмасы буларак та. Кемнең­дер каты кулына сусау – моның Россия массачыл үзаңындагы үзгәрешсез калган бер психо­логик сыйфат икәнлеген аеруча калкытып күрсәтә автор. Шуңа ул аны исемнәр кушып билгеләп торуны да зарур тапмый, бу кол­лективның тәгаенләп куйган ке­медер – императормы, генсекмы, президентмы, рейх хуҗасымы... Әби патша кайчандыр: «Рәхим итегез, балалар!» – дип каршы алган килмешәкләр дә Россия­нең әлеге үзенчәлеген танырга мәҗбүр. Гәрчә, аерым бер утрау­чыктагы сыман, Россия империясе үзәгендә бөтенләй башка чынбар­лыкта яшәсәләр дә.
Безгә тәкъдим ителгән тарих-хрониканың башында әсәрнең төп герое – шульмейстер Бах – көннәр буе колонистларның ба­лаларына югары немец телендә дәрес укыта, кичләрен Гётены укуга багышлый, немец музыка­сын тыңлый, еракта калган тарихи ватаны турында уйлана. Көндәлек тормышта бил бөгеп хезмәт итүче башкаларның, бәлки, тарихи хәтер турында уйланырга аныкы кадәр мөмкинлеге дә калмыйдыр, әмма Бах шуңа да аерым бер, үзгә зат. Аның һәр иртәдә билгеле бер ва­кытта чаң сугып халыкны уятуы, йокыга әйдәп кичке тугызда янә чаң кагуы – болар күп нәрсә турында сөйли. Ә йокы алдыннан Бах үзләренең тарихын теркәп калдырган борынгы хроникалар­ны укый.
Хроники переселения гер­манских крестьян в Россию повествовали о днях, когда по приглашению императри­цы Екатерины первые коло­нисты прибыли на кораблях в Кронштадт. Бах дочитал уже до момента, когда мо­нархиня самолично является на пристань – поприветст­вовать отважных сооте­чественников: «Дети мои! – зычно кричит она, гарцуя перед строем озябших в пути переселенцев. – Новообре­тенные сыны и дочери рос­сийские! Радушно принимаем вас под надежное крыло наше и обещаем защиту и роди­тельское покровительство! Взамен мы ожидаем послу­шания и рвения, беспример­ного усердия, бестрепетного служения новому отечеству! А кто не согласен – пусть нынче же убирается обрат­но! Гнилые сердцем и слабые руками в российском госу­дарстве – без надобности!..»
Һәм менә бу зур пафос белән ка­бул ителгән яңа Адәм белән Хәүва­лар, Идел ярында тормыш корып җибәреп, Россия туфрагына тамыр җәяргә сүз бирә. Һәм – җәяләр дә. Алай гына да түгел, ул туфрак­ны тире һәм каны белән ашлап та киләләр. Тик без онытмыйк: күңеле белән һаман да немец те­ленең матур борылышлары, немец әдәбиятының шомлы-куркыныч та, искиткеч сокландыргыч та пер­сонажлары арасында гомер кичкән, чынбарлыкка кайтып-китеп кенә йөргәләгән Бах кебекләргә ваз­гыятьне анализлау һәм аны акыл­га сыйдырырга тырышу сыйфаты да бирелгән бит әле. Һәм менә Бах белән романның башка ка­һарманнары күз алдыннан сугыш, түнтәрелеш картиналары уза баш­лый, Идел буендагы ачлы-туклы, адым саен хәтәр янап торган тор­мыш аларны үз зилзиләсе эченә бөтереп ала. Бах Бертуган Гримм­нарның персонажлары белән чын­барлыктагы затларның арасында, нигездә, аерманың әллә ни зур бул­мавына инана.
Уен элементына, ирониягә һәр­чак нечкә, үтемле төсмер бирергә сәләтле Яхина юкка гына Клараны «фройлян Гримм» буларак тәкъдим итми безгә. Әлеге кызны укытыр­га күрше колонияләрнең берсенә махсус чакыралар Бахны. Андагы ситуация Гнаденталь («игелекле туфрак» дигән мәгънәгә ия – авт.) колониясендәгенекеннән аерыла: халыкны анда Бах кебек агартып яшәүче юк чөнки. Нәкъ менә Клара образы аша Идел буендагы коло­нистларның күпчелегенә хас кү­заллау моделен ирештерә безгә автор. Ә чагыштырып карасак, ул безнең бүгенге киң масса тара­фыннан тирәлегебезне күзаллау моделеннән әллә ни аерылмый:
Девица, при всей нежности ее голоса и деликат­ности в общении, была невежественна, как аф­риканская дикарка. Из всей географии она твердо знала о существовании лишь двух стран, России и Германии, а также одной реки – Волги; причем река эта, по Клариному разумению, соединяла оба государства, так что из одного в другое можно было переместиться при помощи плава­тельных средств. Остальной мир представлялся Кларе темным облаком, окружающим известные земли, – дальше родного волжского берега позна­ния девицы не простирались... Вопрос же о кон­фигурации Земли и наличии в космических высях прочих планет привел Клару в полное смущение. Об астрономии на хуторе Гримм и не слыхивали. Как, впрочем, и о Гёте с Шиллером.
ЧЫНБАРЛЫККА КҮЧКӘН ӘКИЯТЛӘР
Ахыр чиктә, куркуга һәм рефлек­сиягә корылган, югары культураны саклауны төп яшәү рәвешенә әве­релдергән интеллигенция вәкиле булган каһарманыбыз, ни кыз­ганыч, зур зилзиләләргә каршы торырдай булдыклы һәм китап геройларыча куркусыз зат булып чыкмый. Буржуаз сословиенең кануннарын җиңеп чыгып, нә­селенә, классына каршы барган Клара, аңа зур өметләр баглап килсә дә, өметен өзә. Ә аннан үз эченә бикләнеп яшәгән, тор­мышы рефлексиягә бирелеп узган, ләкин күңеле белән этик, эстетик категорияләрнең сагында торган Бах өчен этәргеч көч булып әве­релә.
Дөнья дилбегәсен дә үз кулла­рына эстетик яктан әллә ни нечкә­леккә, зәвыкка ия булмаса да, нә­фес, дәрт, яшәүгә омтылыш, яулап алу рухы ташып торган «яңалар» ала. (Совет хакимиятенең ыжгы­рып торган көче нәкъ менә «иске­лек»не себереп түгүгә нигезләнгән була да, беләбез.) Менә алар, тан­танасын яшермичә, сөрән сала: «Радуйся, дядя! А то ведь так и помрешь, не узнав! Республика нынче родилась – советская рес­публика немцев Поволжья!..» Менә шушындый абсурд детальләр, сюр­реалистик, психоделик борылыш­лар белән Бахның эчке дөньясын параллель яссылыкта куеп күрсә­теп бара автор. Бу ике дөнья бер-берсен тудыра да, юк та итә, яңадан яшәртә дә... Борылышларның бер­сендә тоташ поэзия белән яшәгән Бахка сөйгәнен дә «яңалар» кулы­на мәсхәрәгә тапшырырга туры килә. Әмма һәр яманның яхшы ягы, һәр яхшының яман әверелеше барлыгын исбат иткәндәй, нәкъ менә шул вакыйга Бахның хрони­кер булып китешен дә тәэмин итә. Аңа әти, укытучы, остаз булу бәхете­нең дә кыска гомерле мизгелләрен татып калырга мөмкинлек бирә.
Некоторые колонисты решились бежать от этой непонятной жизни: самые прыткие и бесстрашные добрались до Америки, самые настойчивые и проныр­ливые – до исторической родины; большинство же, промаявшись по лагерям бе­женцев в Белоруссии, Украине и Германии, стеклось обратно в Гнаденталь – все реки те­кут, как известно, в Волгу.
Так он и жил, этот новый Гнаденталь, который теперь полагалось называть советс­ким: полуразвалившаяся коло­ния, полуотчаявшиеся жите­ли, полуголодный скот. Лица людей были иссушены нуждой и тоской...
Менә шушы ачлык хөкем сөргән, зилзилә булып сугыш, инкыйлаб­лар сөреме үткән туфракта, яңа ту­ган сабый белән берьялгызы калган Бах, әллә тилергән, әллә, киресенчә, акылның кеше аңы ваемлый ал­мый торган катламына күчкән сәер зат – Бөкре Гофман белән бергә борынгы немец мәкальлә­рен туплый башлый. Гнаденталь­ның тарихын яңабаштан яза бу икәү. Аларның икесенең дә «Идел буе немцы» дигән исем йөртүче затның асылына төшенәсе килә. Гофман Бахка бу тарих өчен ста­канлап сөт белән түли. Ә сөтне баш­кача ничек юнәтәсең ди ачлык хө­кем сөргән «игелекле туфрак»та?! Бах яза, яза, яза... ә сабый көннән-көн тернәкләнә бара... Әкренләп үзе язган чынбарлык-әкиятләрне бәләкәй кызга – Анчега сөйли баш­лый элеккеге шульмейстер...
Он так и не понял оконча­тельно, для чего неутоми­мому Гофману потребова­лись сказки. Уяснил только, что заметки о настоящей жизни потеряли прежнюю ценность. Отныне Гофман ждал от него – вымысла...
Ә безгә боларны нигә сөйли Гүзәл Яхина? Иллюзияләргә корыл­ган, көч куллануга, халыкны изүгә нигезләнгән дөнья моделеннән безнең әле һаман да арынганыбыз юк, дияр өченме? Курку, корбанлык фәлсәфәсен каныбызга сеңдергән­без – шуны күрсәтәсе килепме? Ә бәлки, әнә теге, заманында Бул­гаковның «Мастер и Маргарита» романына эпиграф булып киткән Гёте тәгъбирен күздә тотыптыр: «Я – часть той силы, что вечно хо­чет зла и вечно совершает благо».
БЕЗНЕҢ ҖӘРӘХӘТЛӘР – КАЙДАН?
Фольклорга, милли архетип­ларны үзендә саклап килгән ри­ваять-легендаларга мәхәббәтем көчле булганга, бәлки, минем үземә Гүзәлнең алар белән эш итүе, һәм, әйтергә кирәк, виртуозларча эш итүе ошый. Хронотопны уңыш­лы сайлавы. Ул һәр очрашуда, ин­тервьюсы вакытында кабатларга ярата: «ХХ йөзнең 20–30 нчы елла­ры – совет хакимияте урнашу дәве­ре. Бу чор миңа һәрвакыт кызыклы иде. Миңа калса, безнең халыкның бик күп тирән күңел җәрәхәтләре шул чорда уелып калган. Һәм без әле ул травмалар белән һаман да яшибез, котыла алмыйбыз».
Идел буе немецлары турында роман язуы турында белдергәч үк, Гүзәл Яхинаның яңа әсәренә карата кызыксыну бермә‑бер көчәйде. Дөрес, безнең әдәби-мәдәни җәмә­гатьчелек аңардан башканы өмет итә бирә әле – «татарча» темаларны күтәрүен. Әйтик, нишләп ул Идел буендагы ачлык турында, татар­ның күренекле шәхесләре хакында язмый, ник ул татар архивларын­да казынмый? Әмма бу очракта Гүзәл мәсьәләгә ачыклыкны әлеге дә баягы Ратушадагы очрашу ва­кытында кертеп узды: «Мине татар язучысы дип түгел, ә Казан язучы­сы дип атауларын кулайрак күрәм. Ә Казан белән бәйле тема... минем өчен бик нәзберек тема, бәлки, кайчан да булса аңа алынырмын. Әлегә әзер түгелмен. Ни өчен не­мецлар турында язуыма килгәндә, мин җентекләп немец телен өйрәндем, немец мәдәниятен аз­мы‑күпме беләм, шуңа да аларның Россия контекстындагы, бигрәк тә Идел буендагы язмышына бәйле әсәр язасым килде. Бу романымда шул чорның тарихи полотносын күпмедер дәрәҗәдә чагылдыра алсам, максатыма ирешкәнмен, димәк. Без тарихны тоташ бер ли­ния буларак кына күзаллыйбыз, әмма тарих ул – чатырман. Андагы тамырлар һәм ботаклар бер-бер­сенә тоташып, укмашып беткән...»
«Дети мои» әсәрендә дә шулай: Мёбиус тасмасы буйлап йөрисең гүяки. Автор фактларны, реалис­тик детальләрне китереп бирә дә, каһарман Бахның календарьдә язылмаган эчке вакытына алып кереп китә, аның аша без инде юга­рыда әйтелгән Гримм әкиятләренә дә килеп чыгабыз, Гёте символла­рына да, шул тирәлектә таралган диалектларга һәм риваятьләргә дә. Төсләр, исләр, камашып, аңкып, күзгә һәм борынга килеп бәрелә. Бах белән аның көндәлек сәфәренә чыкканда, аякларга Идел ярының ләме ябышып кайткандай була, аның авырлыгын физиологик яссылыкта сизәсең хәтта. Совет мифы белән әкият арасында йөри-йөри, укучы бермәлне гомумән реаль вакыт дигән төшенчәне җуя, чайкалып куя – әйтерсең, аны кем­дер аңгырайткан, кемдер аның хәтерен агулаган. Әнә шул эффект чынлыкта тулы бер халык хәтере белән нәрсә эшләгәннәренә ишарә ясый да, айнып китәсең. Бу үзенә күрә бер психоделика аша катар­сиска китерү ысулы, дияр идем. Әдәбиятта, әдәбият белеме фә­нендә бүген «галлюциноген реа­лизм» дигән төшенчә популяр кулланылышта, Гүзәл Яхина оч­рагында ул ирексездән телгә килә. Ә бит көндәлек тормышның пси­ходеликасы белән әкият дөньясы, фольклор психоделикасы искиткеч дәрәҗәдә якын, бер уйласаң.
Тарих полотносына чигеп куел­ган кечкенә кешеләрнең фаҗигасе турында да, «Он» шикелле гигант күләгә ташлап тормыйча гына кылган каһарманлыгы турында да бу роман. Һәм, әлбәттә, курку турында. Ул куркуның кырку да, татлы да тәме, Бахның бакчасында, сараенда өелеп яткан алма тәмен хәтерләтеп, тынга килеп каба да, хәтта мин, инде XXI гасыр вәки­ле дә, сискәнеп китәм. Ә аннары Ноябрьнең торгынлыкка күчкән сулышына җитеп, бөтенләй абы­нам. Минем генетик хәтерем абы­на, ягъни.
Рәхим итик, без, балалар, «иге­лекле туфракка», дип, әсәрнең үзенә күрә кисәтү булуына ишарә итәсе килә. Әйе, икенче төрле кисә­тү, «Тайгак кичү», «Афәт», «Колыма хикәяләре», «Архипелаг ГУЛАГ»лар рухындагы түгел... Әмма Бахның үзеннән соң балаларына кал­дырырга теләгән хроникасында без аларның мифологик төеннә­рен аермачык күрәбез. Гомеренең яртысын эндәшмичә, сөйләшмичә уздырган шульмейстерның һич­бер тарих дәреслекләреннән укып өйрәнеп булмастай календаренә күз төшерү дә комачауламас.
КАЛЕНДАРЬ ЯКОБА ИВАНОВИЧА БАХА
1918 – Год Разоренных Домов
1919 – Год Безумия
1920 – Год Нерожденных Телят
1921 – Год Голодных
1922 – Год Мертвых Детей
1923 – Год Немоты
1924 – Год Возвращенцев
1925 – Год Гостей
1926 – Год Небывалого Урожая
1927 – Год Плохих Предчувствий
1928 – Год Спрятанного Хлеба
1929 – Год Бегства
1930 – Год Возмущения
1931 – Год Большой Лжи
1932 – Год Большой Плотины
1933 – Год Большого Голода
1934 – Год Большой Борьбы
1935-1938 – Годы Вечного Ноября, Годы Рыб и Мышей
Әсәрнең эпилогында Гүзәл Яхи­на кыскача гына тарихи белешмә бирә: «Якоб Иванович Бах 1938 елда кулга алына һәм 15 елга хезмәт лагерьларында эшләргә хөкем ителә. 1939 елда аны этап белән Казахстан АССРның Караганда лагерена җибәрәләр. 1946 елда ул, башка 11 тоткын белән бергә, шахта җимерелгәндә, таш һәм балчык астында калып һәлак була». Аның «балалары» – Клара белән Васька­ның язмышына эпилогта шулай ук урын бирелгән.
«БЕЗ УЛ – БЕЗ УКЫГАН КИТАПЛАР»
Балачакта миңа иң зур тәэсир ясаган китапларның берсе – Николай Кунның «Борынгы Греция мифлары һәм легендалары» китабы. Бу фантастикага тиң китап балачагымны билгеләде. Чын мәгънәсендә кеше яз­мышлары энциклопедиясе, зур тәҗрибә бирә торган китап ул. Андагы мифларның әхлакый мантыйгы миңа – ул чактагы совет баласына, пионеркага – аңлашылып бетми иде, китапны кайта-кайта, бик кызыксынып укыдым.
Яраткан китаплар кешенең яшенә бәйле дип уйлыйм. Кайчандыр бу Бертуган Гриммнарның әкиятләре белән легендалары җыентыгы иде. Аннан Александр Дюма­ның «Граф Монте-Кристо»сы җәлеп итте. Үсә төшкәч, яраткан китаплар исемлегенә Эрих Мария Ремаркның « Три товарища»сы, Федор Достоевскийның «Идиот»ы өстәлде... Бүген яраткан авторларым: Людмила Улицкая, Евгений Водолазкин һәм Алексей Иванов.
Кайта-кайта укыган китабым – Кларисса Пинкольның «Бегущая с волками» китабы. Авторы – Юнг мәктәбенең дәвамчысы булган психоаналитик. Пинколь мифның бүгенге көндә безнең тормышыбызда тоткан әһәмия­те турында яза. Әкиятләрдәге архетиплар әле бүген дә яши, безгә тәэсир итү көчен дәвам итә.
Иң соңгы тетрәндергән әсәр – Джонатан Литтеллның «Благоволительницы» романы. СС офицеры исменнән бара бәян. Каһарман Икенче Бөтендөнья сугышы чо­рында Германия армиясе белән Европа аша Советлар Союзына үтеп керә. Без аның «яһүд мәсьәләсе»ндә соңгы карар кабул итүдә, концлагерьлар төзүдә, ке­шеләрне юкка чыгаруда ничек катнашканын күрәбез. Романны яшь кенә немец авторы язган, шунысы гаҗәп! Ничек ул материалга шул дәрәҗәдә тирән үтеп керә алды икән, белмим, чөнки текстны укыганда чәчләрең үрә тора!
Сезгә дә укырга тәкъдим итәм. «Рус Букер»ын алган Елена Чижованың «Время женщин» әсәрен. Өч әбинең бер кечкенә кызны ничек тәрбияләп үстерүләре турын­дагы романда тулы бер эпоханың чагылышын күрергә мөмкин. Чөнки әбиләр әле революциягә кадәр үк туып, бер гасырны кичкән затлар. Менә дигән тел белән языл­ган чын мәгънәсендә затлы интеллектуаль проза өлгесе.
Хәзер укый торган китабым – Александр Талаланың «Миф и жизнь в кино» дигән сценарий осталыгы буенча дәреслеге. Искиткеч тирән китап, автор сюжет коры­лышында мифларның ничек кулланылышын күрсәтә. Талал китабы беренче чиратта сценарий язучыларга юнәлтелгән булса да, уйдырма белән эш итүче теләсә кайсы иҗатчыга кызыклы тоелыр. Биредә минем өчен гаять әһәмиятле булган мәсьәләгә зур игътибар бирелә: автор текстында миф белән чынбарлыкның бәйләнеше ни дәрәҗәдә? «Дети мои» романын язганда, аңа еш мөрәҗәгать иттем. Кайбер сорауларыма җавап та тап­тым, дәлилләр дә.
Без ул – без укыган китаплар. Нәкъ менә алар безнең нинди булуыбызны билгели.
 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: