Республика. Беренче көн
Республика туганда. Йөз елга якын элек
Дөресен әйткәндә, Казан губернасы башкарма комитеты хакимиятне рәсми рәвештә Татар республикасы Ревкомына тапшырырга тиешле көн җомгага туры килә. Ләкин әле кырып бетерелмәгән буржуйлар гына «субботник» буларак билгеле өмәнең һичшиксез шимбә көнне генә узарга тиешлеген расларга маташа ала. Яңаны төзүче революцион хезмәткә атнаның теләсә кайсы көнен багышлау да гөнаһ түгел! Казан губернасының башкарма комитеты рәисе Иосиф Ходоровский (френч, күн пальто, хром итекләр – барысы да үзендә!), бәлки, нәкъ әнә шулай, большевиклар рухында фикер йөрткәндер.
Кызганыч, әлегә яңаны кору, иҗат итү эше әллә ни уңышлы бармый. Патша хөкүмәтен – «явызлык дөньясы»н җимерү процессы барышында Казан бик тиз искерә һәм таушала. Гражданнар сугышы вакытында туктаган трамвайлар һаман йөреп китә алмый, күңелсез шәһәр читләре пычракка батып ята. Завод-фабрикаларның бер ише соңгы сулышын ала, башкалары бөтенләй эшләми. Хәтта берсеннән-берсе хөрмәтле кешеләр яшәгән, кайчандыр ялтырап торган, чиста‑матур булган шәһәр үзәгендә, Дворяннар җыены бинасы тирәсендә, хәзер инде диварларга ябыштырып ясалган бизәкләр купкан, ишегалларында тау‑тау чүп өемнәре, көек, төтен исе – анысы бу вакыйгадан өч атна әүвәл янган шәһәр театры харәбәләреннән килә.
Яңаны төзеп булмый икән, димәк, өр-яңадан башлап китәр өчен, бераз җыештырып, тәртипләп куйганда, булганы да ярап куяр. Өмәдә катнашучылар театр мәйданында җыела да, бик дәртләнеп, янгыннан калган кисәү башларын актара. Корым катыш тир гимнастёркаларда һич юылмас эзләр сала. Ул арада кемдер зарланып, сүгенеп куя: «Бу кыяфәттә банкетка ничек барасың, ди?!».
Әлеге мәҗлескә җаваплы партия хезмәткәрләрен көтәләр. Революцион хакимият фикеренчә, иң лаеклы башка иптәшләрне дә. Ходоровский үзе кул куйган чакыру кәгазьләрендә болай диелгән: «25 июнь, җомга көнне, көндезге сәгать 3 тә, Кызыл Армиячеләр сараенда
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү уңаеннан банкет оештырыла. Әлеге билет белән сез шул банкетка чакырыласыз».
Янгын урынын чистартучылар арасында бәйрәмгә чакырылганнары күп түгел. Өмә үзе дә бик тыйнак булды, дип әйтү хаклыкка якынрак. Соңыннан газеталар язганча, хезмәт бәйрәмендә 4161 кеше катнашкан. Бу исә халыкның өч проценттан да азрагы дигән сүз. Нигездә, болар Запастагы армия солдатлары, эшчеләр һәм хезмәткәрләр була. Үз ирекләре беләнме? Әлбәттә! Гарнизон, хезмәт комитеты башлыклары, губерна башкарма комитеты президиумы тарафыннан бастырылган кырыс фәрманнарны үтәп...
ДӨНЬЯ УЛ – ТЕАТР
Әлеге тарихи көндә тагын бер мөһим вакыйга исә каланың татарлар яшәгән өлешендә була. Мондагы Юнысов мәйданында Мулланур Вахитов һәйкәленә нигез салына. Әлеге мизгелнең ни дәрәҗәдә тантаналы булганын кызыл комачтагы гарәп хәрефләре белән татарча язылган лозунг та раслый: «Татар пролетариаты яшь республиканың чәчәк атуы өчен бар көчен куярга ант итә!» Шул ук сүзләр кириллица белән русча да кабатлана.
Татар милли театры нигезенә беренче ташны салу тантанасы тагын да зурлабрак уздырыла. Халык җыены каршындагы балконга тулы бер президиум чыга: иптәш Ходоровский, Сәхибгәрәй Сәетгалиев, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты вәкиле, эчке эшләр буенча халык комиссары урынбасары Михаил Владимирский. Хәтта хөрмәтле чит ил кунагы да була. Сүз иптәш Фуад турында бара. Ул – төрек коммунистлар партиясе әгъзасы, баш күтәргән Кемаль паша хөкүмәте вәкиле. Революцион нотыклар яңгыраганмы? Билгеле инде!
– Шәһәр театры, Дворяннар җыены һәм башка шуның ишеләр безнең өчен ябык иде, – дип сөйли яхшы куелган яңгыравык тавышы белән актёр Камал (Габдулла Камалетдинов булса кирәк, тәхәллүсе Камал I. – Ред. иск.). – Андагы беренче рәтләрдә иң элек губернатор белән полицмейстер утыра иде. Республика безгә спектакльләребезне Казанның теләсә кайсы театрында кую гына түгел, үзебезнекен төзү мөмкинлеге дә бирә!
Оештыручыларның эшен билгеләп китик, чөнки митинг әллә ни озакка сузылмый. Көндезге бердә Иосиф Ходоровский театр мәйданында була инде. Тураеп басып, фуражкасына бармакларын тидереп ала– Казан гарнизоны гаскәрләре парадын сәламли. Беренче булып мәйданнан Казан хәрби курсларының кызыл командирлары һәм курсантлары уза. Алар артыннан, колонна-колонна булып – пехота, артиллерия һәм кавалерия частьлары. Кырыслык, таләпчәнлек тә, матурлык һәм ышаныч та бар монда. Бер ай гына элек солдатлар бунты булмаган да диярсең, ул чагында ярымач хәлләренә канәгатьсез хәрбиләр, кулга корал тотып, урамнарга чыга…
«ЧЫНГА АШМАСТАЙ» ИДЕЯ ЯШӘСЕН!
Бәйрәмнең иң якты, иң биек ноктасы, әлбәттә, Сөембикә манарасы. Аны бүген кияү куенына керәсе комиссар кыз кебек бизиләр. Күккә ашкан өске яруста – РСФСРның бик зур гербы. Җиргә якынрак катта аршындай эре хәрефләр белән: «Бөтен илләрнең пролетарийлары, берләшегез! 1552‑1920 ел. 25 июнь – татар хезмәт халкының үзбилгеләнү акты тормышка ашу көне. Яшәсен автономияле ТАССР! Яшәсен РСФСР!» – дип язып куелган. Манараның бар катларында да – байраклар, байраклар, байраклар. Әле Сөембикә манарасын кич электр уты белән яктырткач ни булыр әле... Бөтен Казанга бер‑ике йөз лампочка, ә монда шундый зиннәтле байлык!
Манарадагы утлар Иосиф Ходоровский Кызыл Армиячеләр сараенда трибунага чыккан вакыттарак кабына. Монда хәзер иң төп вакыйга – хакимиятне тапшыру тантанасы узарга тиеш.
– Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан иткән 27 май акты пролетар революциянең үсешендә бик зур роль уйнарга тиеш, – губерна башкарма комитеты рәисе үз чыгышын большевикларча басым белән башлап җибәрә. Һәм һичкем кире кага алмаслык тонда дәвам итә: – Совет хакимиятенең яңа республика игълан итүе гаять уйланылган һәм аңлы, һичкем тарафыннан мәҗбүриләп тагылмаган карары булып тора. Эшче-крестьян хакимиятенең Татар республикасын ике ел элегрәк игълан итмәве тышкы шартларның бөтен игътибарны саклану тарафына юнәлтергә мәҗбүр ителүе белән генә аңлатыла. Менә хәзер генә, бераз хәл алырга һәм көчләрнең
бер өлешен эчке төзелешкә юнәлтергә форсат табылгач кына, без татар хезмәтчәннәренә үзбилгеләнү мөмкинлеге бирә алдык!
Иптәш Ходоровскийның эчкерсезлеге һәм ныклы ышанычы Ревком белән губерна башкарма комитетының уртак утырышында катнашучыларның барысына да гипноз сыман тәэсир итә. Аңа аягүрә торып кул чабалар. Хәтта Иосиф Исаевичның әле күптән түгел генә Татар республикасын оештыру идеясенә ниндирәк фикердә торганын белгән көрәштәшләре дә. (Соңрак үз истәлекләрендә Ходоровский таный булыр: «Татар республикасын оештыруга бернинди әзерлек адымнары да ясамадык. Ул гына да түгел, без хәтта бу мәсьәләне чын-чынлап карамадык та, чөнки Татар республикасын оештыру безгә шулкадәр кирәксез, зарарлы һәм чынга ашмастай идея булып тоела иде».)
Иптәш Иосиф үз фикерен бер сәгать эчендә үзгәрткән дип сөйлиләр – Мәскәүгә, Ленин янына келәмгә чакырылу белән. Ни дисәк тә, партиядә большевиклык дисциплинасы – искиткеч үтемле көч. Һәм менә хәзер иптәш Ходоровский, хакимият вәкаләтләрен тапшыру турында актны бик ышаныч белән, мыскал да шикләнмичә укый.
– Шушы сәгатьтән хакимият Татар республикасы революцион комитетыныкы! –Тамашачыларның алкышларына күмелеп, Иосиф Ходоровский республиканың беренче җитәкчесе, Ревком рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев белән пролетарларча кул бирешә.
– Татар республикасының хезмәт массалары исеменнән, – дип игълан итә Сәхибгәрәй Сәетгалиев, – аның барлык хезмәт ияләренең тулы фикерен чагылдырып, Россия Республикасы Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты тарафыннан вәкаләтләндерелгән Ревком шушы сәгатьтән башлап, Казан губерна башкарма комитетыннан яңа республика белән идарә итү вәкаләтләрен үзенә кабул итеп ала. Шушы мизгелдән Ревком үз вазыйфаларын үтәүгә керешә. Бу чынга ашты!
ЛАНДРИН ТӘМЕ КИЛӘЧӘК КИЛӘЧӘК
Киләчәктә танылган рус шагыйрәсенә әвереләчәк Вероника Тушновага 1920 елда тугыз яшь тула. Зур популярдык яулаячак татар композиторы Сары Садыйковага – ундүрт яшь. Республика оешкан көнне алар икесе дә, башка Казан балалары кебек, революцион хакимияттән чын патшаларча бүләк – 1/8 фунт (илле граммнан бераз гына артыграк) ландрин ала. Тәме инде күптән онытылган татлы конфетны күргәч, әти-әниләрнең авыз сулары ага! 25 июнь республиканың яшь гражданнары өчен иң бәхетле көнгә әйләнә...
Татар республикасы оештырылу вакыйгасын халык ничек кабул иткән? Ул чактагы матбугат язмаларына ышансак – искиткеч энтузиазм белән. Менә «Хезмәт Байрагы» («Знамя Труда») газетасында Татар республикасын яклаган митингтан бер-берсенә игезәктәй охшаш ике мәкалә. Менә Казан дары заводы пролетарийлары республика булдыруны «Шәрыкта социалистик идеяләрне тарату чарасы, күп миллионлаган мөселман гавамының уянуына этәргеч» сыйфатында сәламли. Республика оештыруны хуплаулары хакында Бертуган Крестовниковлар заводы эшчеләре дә белдерү ясый. Һәм телеграммалар, телеграммалар... – республика исеменә котлауларны Минзәлә өязеннән, Арча, Мамадыш, Тәтештән яудыралар....
Асылда исә, мөгаен, барысы да җай гына бармагандыр. Бөтен халык бер мизгелдә һәм һич каршылыксыз ышаныч белдерсен өчен кулай вакыт түгел – республикадагы хәл артык киеренке һәм катлаулы. Чит ил интервенциясе, шпионнар һәм саботажникларның эчтән шартлату куркынычы аркасында, «16 майдан бөтен Казан губернасында хәрби хәл режимы кертелә, ә Аракчино заводы һәм дары заводы тирәләре камаулы хәлдә дип игълан ителә», – дип хәбәр итә «Хезмәт Байрагы» газетасы. Шәһәрдә хәрби коммунизмның барлык «шәп» яклары күзгә ташлана: ачлы‑туклы тормыш, азык-төлеккә карточка системасы, кибетләрдә исә җил уйный. Авылларда хәлләр бөтенләй мөшкел: продотрядлар крестьяннарның бөтен ашлыгын, хәтта чәчүлек орлыкны да кырып-себереп тартып ала. Киреләнеп торудан файда юк: әле кайчан гына булган «сәнәк сугышлары»ның аяныч нәтиҗәләрен һәркем хәтерли. Ул чакта Минзәлә, Чистай, Бөгелмә өязләрендә продразвёрсткага каршы күтәрелергә җөрьәт иткән крестьяннарны гаскәр җибәреп бастыралар.
Казанда Татар республикасына каршы хәтта ачыктан-ачык каршы чыгучылар да табыла. Дөрес, 25 июньдә уздырылган карагруһчылар демонстрациясе әллә ни күп санлы булмый. Әмма шунысы мәгълүм: тиздән шәһәрдә янгыннар дөрли – 243 йорт көлгә әйләнә...
Мәскәү тарафыннан билгеләнгән вәкаләтләргә ия автономияле Татар республикасын бу хәлдә оештыру татар зыялылары һәм милли хәрәкәт башлыкларында да сораулар уята. Өстәвенә, әүвәлрәк большевиклар «Идел-Урал» штаты, ә соңрак Татар-Башкорт республикасын оештыру идеясен бик уңышлы юк итә. Икенче яктан, белемле татар халкының зур өлеше аңлый: Татар республикасы дүрт йөз елга якын элек югалтылган дәүләтчелекне кире кайтаруга бер адым булып тора.
Хәер, татар зыялыларының фикеренә колак салырга мөмкиннәр, ләкин шуннан ары түгел. Урамда – пролетариат диктатурасы, дөресрәге, өч ел элек илдә хакимиятне яулап алган партия диктатурасы. Һәм милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы турында Ленин шигарен никадәр гадел тормышка ашырачагын бары тик партия үзе генә хәл итә.
Добавить комментарий