Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Романслар һәм кыргый җанварлар яшәгән йорт

Романслар һәм кыргый җанварлар яшәгән йорт

Казан үзәгеннән җәяүләп 15 минут аралыгында барып җитеп була торган бер урын бар – ул да булса, адресы буенча Волков урамы, 14 нче йортта урнашкан атаклы галим Эммануил Пёльцам биләмәләре. Аны бүген нәкъ менә шушы шәхес исеме белән атап йөртәләр дә. Йортка инде 134 яшь тулып килә: дәһшәтле инкыйлаблар, Бөек Ватан сугышын, шаулы 90 нчы елларны, инде югары технологияләр белән шаккатырган нуленчеләрне дә исән кичкән ул.

28 гыйнвар 2026

Эммануил Пёльцам.

БОРЫНГЫ – ЯҢА

1891 елда Керем йорты буларак төзелә, ә менә 1896 елдан алып 1912 елга кадәр биредә Казан Император университеты галиме, күренекле зоолог Эммануил Пёльцам яши. Чыгышы буенча – эстон кешесе, зоологияне ул үзлегеннән өйрәнә һәм үз чоры өчен бик яхшы карьера төзи.

Некрологы буенча без аның башта – Казан, ә аннан Томск университетларындагы Зоология кабинеты консерваторы булганын беләбез. Идел буйлап сәяхәтләр оештырган, Казан университетындагы башка галимнәр белән берлектә, табигатьне актив өйрәнгән. Пёльцамның елгалар ихтиологиясе буенча бай материаллар туплавы мәгълүм.

1923 елдан башлап, Совет хөкүмәте кулына күчкән йорттагы бүлмәләр коммуналь фатирларга бүленә һәм аларда Сельхозбанк хезмәткәрләре яши башлый. 1934 елда монда банк хезмәткәре Пётр Селивестерович Антипов кереп урнаша, хәзергәчә йортта аның оныкчыгы Алексей хатыны Ольга белән яши.

2018 елда йорт «Том Сойер» фестивале хәрәкәте волонтёрлары игътибарына эләгә. Нәкъ менә шул вакытта җирле төбәкне өйрәнүчеләр аның тарихи үткәнен ача, «Пёльцам йорты» булуын тәгаенли. Фамилияне 1910 елга караган йорт хуҗалары исемлекләреннән табып алалар. Йортның борынгы-яңа атамасы, шулай итеп, казанлылар теленә әйләнеп кайта.

Алексей Прокопчик.

РОМАНСЛАР ҺӘМ ИКЕ ГАСЫР АРАСЫНДА КҮПЕР

«Том Сойер» волонтёрлары йортның алгы өлешен реставрацияли. Кунаклар белән туристлар өчен йорт ишекләрен пандемия вакытында, 2020 елда ача. Бу да – искиткеч тарих.

Фатирларының элеккеге интерьерын саклап калган һәм аңа, антиквар җиһазлар да өстәп, кабат җан өргән Алексей Прокопчик – әлеге дә баягы Антиповның оныкчыгы – ике гасыр арасында күпер суза. Инстаграмда махсус сәхифә булдырып, йорт белән таныштырырга керешә. Кызыксынучылар да, экскурсиягә килергә омтылучылар да шактый җыела.

2020 елның сентябрь аенда Пёльцам йортында беренче экскурсия уза. 1953 елда Антиповлар сатып алган фортепианоны төзекләндереп, музыкаль кичәләр дә уздыра башлыйлар. Алексей әйтүенчә, аның карт әбисе белән бабасы әле тагын мандолинада, гитарада да уйнаган, бу өйдә романслар гел яңгырап торган. Хәзер дә бу традицияне онытмыйлар, чөнки Алексей үзе дә, хатыны да – меломаннар. Ольга кайчандыр чиркәү хорында җырлаган, Алексей джаз ярата…

ДАУЛЫ МИТИНГЛАР ҺӘМ КЫРГЫЙ ҖАНВАРЛАР

Ерак түгел генә урнашкан Арбузовлар музей‑йорты традицияләрен дәвам итеп, Прокопчиклар да йортны алга таба җиһазлавын дәвам итәргә ниятли. Иганәчеләр, ярдәм кулы сузучылар булса, алар бигрәк тә шат. Әлегә йортка экскурсиягә 12-15 кеше, ә музыкаль кичәләргә 20 гә кадәр кунак языла ала икән. Хуҗалар йортның үткәне белән таныштыра, тарихи фактларга туктала, музыка тыңлаганнан соң, чәй эчеп, фотога төшү хуплана.

Тузган торак программасы буенча кешеләр бу йорттан чыгарылган вакытта митинглар да оештырган. Ахыр чиктә, берничә гаилә яшәп калу хокукына ия булган. «Том Сойер» фестивале вакытында йортның тышкы кыяфәтен генә рәтләп калмыйча, югалган агач элементларын да кайтарганнар: йөзлекләрдәге бизәкләрне, детальләрне. Йортның үткәнен хәтерләүчеләр дә катнашкан.

Тагын бер кызыклы фактка тукталмый булмас. Баксаң, бу өйдә Алексейның әбисе белән әтисе Казан зоопаркыннан тәрбиягә кыргый җанварлар алып торып та асраган икән. Имеш, арыслан, леопардлар, йомшак тәпиләре белән басып, йөгереп йөргән кайчандыр биредә...

Димәк, Пёльцам әфәнде рухы үзеннән соң да яхшы сакланган, дияргә генә кала.

 

Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера