
Россия китап дөньясы – уч төбендә
4–6 октябрьдә Махачкалада (Дагыстан) «Тарки-Тау – 2024» 11 нче Халыкара Төньяк Кавказ китап фестивале һәм ярминкәсе узды. Стальский бульвары янәшәсендә урнашкан чатырлар Махачкала халкын чакырып торды: ни генә юк иде аларда – нәниләр өчен чыккан үзенчәлекле басмалардан башлап, китап дөньясы белән бәйле заманча флеш-продукциягә кадәр. Әйдәп баручы нәшриятлар, китап сатуның нечкәлекләрен белгән топ-менеджерлар, исемнәре телдән төшмәгән заман язучылары, милли әдәбият вәкилләре – барыбызны да, мәгърур учларына күтәреп алгандай, җыйды «Тарки-Тау».
28 ноября 2024
Октябрь күркәм булды быел. Ә Каспий яр буенда без аның бөтенләй дә ка батланмас хозурлыгына юлыктык. Оештыручыларга вакытны белеп сайлаган нары өчен аерым рәхмәт. Болар – Дагыстан Республикасы Мәгълүмат һәм нәширлек агентлыгы, «Дагыстан» мәдәни-публици стик журналы, «Укый торган Россия» Китап фестивальләре ассоциациясе, Россия ха лыклары әдәбиятларын үстерү програм масы. 2024 елда фестиваль Көньяк Осетия, Төркия һәм Иран делегацияләрен дә кабул итте. Барлыгы 60 тан артык нәшрият, китап сәүдәсен оештыру белән шөгыльләнүче оеш ма катнашты.
СССР НЫҢ «ЮГАРЫ ӘДӘБИ ЭШЕЛОНЫ» ҺӘМ ДАГЫСТАН АВТОРЛАРЫННАН – ЗАМАНЧА СКИЛЛ
Дәүләт нәшриятларында басылып чыккан китаплар һәм продукция белән генә түгел, ә шәхси нәшрият тотучылар, аерым автор лар белән дә очрашып, аралашып кайттык. Әлбәттә, «ирекле агым»да йөзүчеләрнең – үз йөзү стиле, төпкә китмәүнең үз серләре. Әле узган гасырда гына туган телендә язып, махсус тәрҗемәчеләре булган Рәсүл Гамза тов – уникаль очрак. Совет чорында аларны, һәр республикадан чүпләп алып, югары эше лон милли язучылары буларак күтәреп-таны тып, алтын бәһасендә йөрткәннәр. «Милли әдипләрнең» бу югары эшелонына кергән авторларны ишетмәгән совет кешесен табуы кыендыр: кыргызлардан – Чыңгыз Айтматов, башкортлардан – Мостай Кәрим, калмыклар дан – Давыт Көгелтинов, казахлардан – Олжас Сөләйманов, балкарлардан – Кайсын Кулиев, абхазлардан – Фазыл Искәндәр...
Туган телендә язганнарга бүген дә Рос сия базарына чыгуның бер генә юлы бар – рус теленә сыйфатлы, яхшы тәрҗемә аша. Үзен нәшер итәрдәй нәшриятларны табу һәм укучының кабул итәчәгенә ставка ясау.
Башкорт шагыйре Фәнил Бүләков.
Бу – четерекле, вакытны һәм энергияне ала торган, синнән генә тормаган ялыктыр гыч юл. Җитмәсә, бүген ул дәүләт дәрәҗә сендә элеккеге рельсларга куелмаган да. Ә менә русча язып, туган төбәге колоритын чагылдырган авторларның мөмкинлекләре күбрәк, укучыга барып җитү дә тизрәк.
Совет чорында без, Дагыстан дигәч, Рә сүл Гамзатовны күз алдына китерсәк, соң гы елларда исеме телдән төшмәгән Ислам Ханипаев пәйда булды. Хәзер күпләр өчен Дагыстан аның исеме белән тәңгәлләшә дер, мөгаен. Ханипаев очрагы – совет за манына охшаш, әмма заманча кире верти каль: үзләрендә кадере асылда нәкъ менә Мәскәүдә китаплары басылып популяр лашкач артты.
Исламның уңыш формуласы «Лицей» премиясе белән бәйле, аның финалисты һәм лауреаты булганнан соң, ул нәширләр өчен кызыклы объектка әверелә. «Таври да» арт-кластеры да үз ролен үти. Хәзер инде ул – «НОС», «Национальный бест селлер» финалисты, «Ясная поляна»ның укучылар тавыш бирүе буенча җиңүчесе. Мондый скилл илһамландыра, билгеле, әмма җигелеп эшләү белән фортунаны да бизмәннәрдән алып ташларга кирәкми дер.
– Авар телен яхшы беләм, тик әдәби дәрәҗәдә ирекле сөйләшмим. Авылларда тел әле саклана, әмма шәһәр җирлегендә инде – бик сирәк. Хатыным да – авар, ба лалар тугач, туган телне сеңдереп тәр бияләргә сүз куештык, – ди Ислам. –
Китап ларым аша Дагыстанны дуамал бандитлар яши торган «дары мичкәсе» итеп кенә тү гел, ә сәяси, иҗтимагый җирлектә хәйран негатив җыелган булса да, күпмилләтле төбәк, низаглы шартларда үзләрен саклап калырга, булдыра алганча яшәргә омтылган кешеләрнең туган бишеге буларак та күрсә тергә телим. Китап базарында ышанычлы гарант вә ги гант булган, үз авторларын, шул исәптән Ис лам Ханипаевны танытуның бөтен механизм нарын куллана белгән «Альпина»да түгел, ә кечкенә генә «Перо» Мәскәү нәшриятында 3 000 тираж белән әсәрен бастырган Әминә Дамадаева белән дә гәпләшеп алдык. Ул да чыгышы буенча – авар. Әсәре тауларда тәр бияләнеп үскән авар кызы – Херай (кушама ты – «Херося») турында.
– Язучы булу турында башыма да китереп карамадым, әмма бу тарихны күбрәк кешегә сөйлисе, җиткерәсе килде, – ди Әминә Дамадаева. – Сурәтләрен махсус ясаттык, Диана Пирбудагованы таптык. Хәзер менә китапның үзен дә күбрәк кешегә таратасы быз, таныштырасыбыз килә. Кызыклы тәҗ рибә, билгеле, тик җиңел димәс идем, моңа үзеңне баштанаяк багышларга кирәк.
ӘБИ САНДЫГЫ, ТЕАТРАЛЬ ҺӘМ УРАМ ФОРМАТЛАРЫ, НЕЙРОЧЕЛТӘР, ХАЛЫКНЫ АГАРТУ
Россия халыклары әдәбиятын үстерү программасы кысаларында очрашулар һәр өч көндә дә каралган иде. Беренче көнне мари авторлары белән танышудан башладык. «Әби сандыгы»ннан милли костюмнар алып, этнографик элементлар, детальләрне кулланып, мари җырларын, әкиятләрен яңартып, уен һәм театр, оста ханәләр рәвешендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты «төп мари әкиятчесе» Елена Юнысова. Алъяпкыч-сөлгеләрдәге мари чигешләрен сыйпап карый-карый, нинди сакраль мәгънәгә ия булуы турында белдек, йолаларны җырлап-уйнап-башкарып кара дык.
– Очрашуларга телне белмәгән ата-ана лар да балаларын еш алып килә. Әниләр белән әбиләр телен белдек, дип, куанып кайтып китәләр, – дип сөйләде ул безгә, борчулары белән дә бүлеште. – Шәһәр җирлегендә телне саклауның шушындый утраучыклары булу бик булыша, әмма инде районнар белән авылларда да тел бик зә гыйфьләнә... Мари Элдан килгән икенче язучы – го мерен балалар тәрбияләүгә, мәгариф өлкәсенә багышлаган Анатолий Ишалин. Ул мәктәп директоры булып та эшләгән, Мари Эл Мәгариф министрлыгының Гому ми һәм мәктәпкә кадәр белем бирү идарә сенең әйдәп баручы эксперты һәм белгече дә булган, шигырьләр, проза һәм публи цистика өлкәсендә иҗат та иткән. – Милли республикаларда язучы ул, һичшиксез, мәгърифәтче, халыкны агарту чы, шунсыз булмый, – дип елмая чыгышы белән Башкортстандагы марилардан булган Анатолий Сергеевич.
Мари язучысы һәм «төп әкиятчесе» Елена Юнысова.
Шагыйрь, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, БГН баш мөхәррире, Милли әдәбиятларны үстерү программасы кураторы Максим Амелин.
Күрше республикадан килгән коллега лар – шагыйрь һәм мөгаллим, З.Биишева исемендәге башкорт гимназиясе директо ры Фәнил Бүләков, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты, Башкортостан Республикасы Корылтае – Дәүләт Советы депутаты Зәки Алибаев белән әдәби чараларда, түгәрәк өстәлләр, конференцияләрдә еш очраша быз. Уртак төрки тамырлар һәм әдәбият турында да, бүгенге көндә язучыларны үстерү һәм телне саклау мәсьәләләре турында да еш фикер алышабыз. Монда да лекцияләр белән иҗади очрашулар кы зыклы кайнар дискуссиягә әверелде – за манча театраль, урам форматлары турында да сөйләштек, флешмоблар, слэмнар, нейрочелтәр безгә нәрсә биргәне хакында да бәхәсләштек, проект идеяләре белән дә уртаклаштык.
Фестивальнең милли әдәбиятлар юнәле шенә йомгак ясап, Берләшкән гуманитар нәшриятның (БГН) баш мөхәррире, Рос сиядәге милли әдәбиятларны үстерү прог раммасы кураторы, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче Максим Амелин болай диде:
– Без туктаусыз үзгәреп торган сәяси-иҗ тимагый шартларда яшибез, бу мәдәнияткә дә тәэсир итми калмый. Һәр халыкның, нәни генә этник төркемнең дә әдәбиятын саклап калу, киң аудиториягә җиткерү, язма мирасын теркәп алу өчен тырышабыз. Кайчакта хәтта көрәшәбез дә. Һәр әдә бият – тулы бер яшәеш моделе, халыкның менталитеты, тарихи барышы. Бер генә тел югалса да, без коточкыч ярлыланабыз, нәрсәнедер бөтенләйгә югалтабыз.
Башкорт язучысы, публицист, әдәбият белгече, депутат Зәки Әлибаев.
АНТОЛОГИЯЛӘР ҺӘМ БҮЛӘКЛӘР МАРАФОНЫ
Берләшкән гуманитар нәшрият (БГН) ел да поэзия, проза, балалар әдәбияты, биография-мемуарлар, фәнни-популяр басмалар юнәлешендә дистәләгән китап чыгара. Ул Россиянең интеллектуаль әдә бият юнәлешендә әйдәп баручы нәшрияты дип танылган.
Милли әдәбиятлар фестива лен оештыра, авторлар белән очрашулар, лекцияләр, остаханәләр циклы эшли, шу лай ук «Милли әдәбиятлар порталы»н алып бара. Милли әдәбиятларны теркәү, саклау һәм киң аудиториягә җиткерү юнәлешендә БГН антологияләр нәшер итте. Бүгенге көндә алар – дүртәү: заман поэзиясе, про засы, балалар әдәбияты һәм драматургиясе.
Антологияләргә 50 милли телдән тәрҗемә ителгән авторлар һәм аларның әсәрләре кергән. – Антологияләрне чыгарганда, һәр милли телдә иҗат итүче автор белән эшләүнең ничек икәнен беләбез. Бу – гаҗәеп катлау лы, озак вакытны һәм түземлекне таләп итә торган, энергияне ала торган эш. Әмма нәтиҗәсе моңа торырлык, – ди Максим Альбертович.
«Тарки-Тау»ның кульминациясе – бүләкләү. Быел Гран‑прига чыгышы белән дагыстанлы балалар язучысы Наира Алидес әкиятләре сериясе өчен «Эпоха» нәшрия ты лаек дип табылды. Ә иң ошаганы – ба лаларны кадерләүләре! Ел әйләнәсендә Махачкала һәм Дагыстанда эшләп килгән күргәзмәләргә нәтиҗә ясалды. «Балалар рәсеме» белән «Экологиягә багышланган плакатлар» бәйгеләрендә җиңгән балалар, яшүсмерләр лаеклы бүләкләрен һәм урын нарын алды.
Рәхмәт, «Тарки-Тау», яңадан очрашканчы!
Татар шагыйре, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече Луиза Янсуар.
Татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстан китап нәшрияты вәкиле Рифат Сәлах.
Добавить комментарий