Сәер базар
Китап фанатлары
02 марта 2018
КИТАП ФАНАТЛАРЫ
Кемдер аны «хәерче базары», кемдер «китап базары» ди. Казанның Кәрим Тинчурин паркында атнаның һәр якшәмбесендә җыела ул. Ни генә юк монда: яңа уенчыклардан башлап, СССР чорында эшләнгән патефон, самовар, корал, кием-салым, егерме-утыз ел элек чыккан кассеталар һ.б. Мөгаен, башка бер җирдә дә мондый манзараны күрмәссең: кешеләр бер-берсенә, ихтирамлы итеп, исеме һәм әтисенең исеме белән эндәшә.
Базарда иң күп ихтыяҗ – китапка. «Узган атнада әйткән китапны алып килдегезме?» – дигән сорауны бер тапкыр гына ишетмәдек. Бу «әдәбият белән җенләнгән» кешеләрне үз күзләрең белән күрмәсәң, аралашмасаң, дөньяда андый кешеләр бар дип уйламыйсың да. Китап укучы юк, дип зарланабыз бит. Бар икән, менә алар!
Базарны бер кат әйләнеп чыктык. Салкын булгангамы, сатып алучылар әллә ни күп түгел. Китаплар сата торган сәүдә ноктасы янында таптанабыз. Сатучы кызыксына:
– Сезне кайсы чор әдәбияты кызыксындыра: унсигезенче, унтугызынчы, егерменче гасыр?
– Татар китаплары бармы? – дим.
– Бар.
Һәм миңа балалар өчен булган берничә китап күрсәтә.
– Ә классик әдәбият?
– Сезне кем кызыксындыра. Әйдәгез, язып алам. Киләсе атнага алып киләм...
Янәшәмдә торган ир:
– Андрей Болотовны таптыгызмы? – ди сатучыга.
– Кайтып җитмәде. Киләсе атнага алып килергә тырышырмын...
Болотов китабын сораучы абзыйга күтәрелеп карыйм: өстендә калын бишмәт, аягында йон итек. Яше шактый өлкән булса да, гәүдәсе төз, матур.
– Андрей Болотов исемен күпләрнең ишеткәне дә юктыр. Әдәбиятны яхшы беләсез, ахры. Болотовның китапларын табу шулай авырмы? – дим.
– Әйе, авыр. Совет чорында да бастырылмаган, хәзер дә юк.
– Интернеттан эзләп карагыз, – дип киңәш бирәм.
– Интернет?! Зинһар, миңа ул турыда әйтмәгез. Тынычлап, шул зәхмәтсез калган гомеремне яшәп бетерергә бирегез. Интернет дигәнегез бүген халыкны чиргә сабыштырып бетерде инде...
Бу абый белән тагын егерме минутлап гапләштек. Казанның бер һөнәр училищесында укытучы-мастер булып эшләгән, укымышлы, зыялы ир-ат. Халыкның китапка битараф булуына, яшьләрнең көне‑төне интернетта утыруларына көенеп, ачынып сөйләде ул. Аның тагын бер фикере кызык тоелды:
– Хәтта армиядә дә булмаган кешеләрнең сугыш турында фильм төшерүләре яки әсәр язуларына шаккатам! – диде ул. – Соң, үзең күрмәгән, кичермәгән әйберләрне ничек халыкка җиткереп булсын? Менә шуңа күрә бүген кино да, әдәбият та ясалма. Ышандырмый кешене, фәлсәфәсе юк...
ИШ ЯНЫНА КУШ
Җиргә бүрекләр тезеп куйган бер бабайга күз төште. «Бәясе 300 сумнан» дип язып куйган. Шунда ук тагын бер төлке тун да эленеп тора.
– Бүрекләрне үзем тегәм, кирәк булса ал, – дип, бабай җирдән мутон бер бүрекне алып бирде.
– Ә бу һөнәргә ничек өйрәндегез? – дим.
– Өйдә «Зингер» тегү машинасы бар. Безнең йортта тегә белмәгән кеше юк иде. Балаларга кием кирәксә дә, җәлт кенә машинага утырдык.
Бабайның исеме Зиннәт Зәбиров икән. Сиксән дистәне тутырган. Иш янына куш булыр дип, менә шулай бүрекләр тегә, ял көнне аларны базарга алып чыгып сата. Бүрек өчен чималны Колхоз базарыннан барып ала яки танышлары иске мутон туннар бирә. Бер туннан дүрт‑биш бүрек чыга икән.
– Өч ел элек хатыным вафат булды, – дип сөйләде Зиннәт абый. – Ике кызым бар, алар Канадада яши. Хатыным бакыйлыкка күчкәч, бик авыр булды. Тату, матур яшәдек без. Укымышлы, сабыр кеше иде. Без аның белән сәяхәткә кая гына бармадык. Менә бу төлке тунны да Норвегиядән алып кайткан идек...
Зиннәт бабайның пенсиясе 12 мең сум икән. Кызларыннан ярдәм сорыйсы килми, шуңа да кар тайган көнендә базар сатучысына әйләнгән. Хәер, икенче сәбәп тә бар:
– Бүрекләрне теккәндә ялгызлыкны онытып торам, – диде бабай. – Өйдә күңелсезләнеп ятканчы, монда чыгып, кеше белән аралашып керәм. Бу базарда сату итә башлаганга, ике елдан артык инде. Җәен дә, көзен дә киләм...
Зиннәт бабай кебек өлкән яшьтәге сатучылар күп биредә. Дөрес, алар барысы да үзе эшләгән, үзе җитештергән товар белән сату итми. Күбесе базарга кулланылышта булган, көндәлек тормышта артык дип табылган әйберләрен алып чыккан. Шундыйларның берсе – Фирүзә апа Фатыйхова. Совет заманында эшләнгән тимер кашык-пычаклар, чәйнек, кәстрүл, пәлтә…
– Пәлтәне бер‑ике генә кидем, – диде Фирүзә апа. – Үземнең менә туным бар, ничәнче кыш шуны киям инде...
– Бу иске пычаклар ничә сум тора. Алучы бармы? – дим Фирүзә апага.
– 25 сумнан бирәм. Әле бер нәрсә дә сатмадым бүген, салкын, кеше дә бик йөрми.
Фирүзә апа укытучы булып эшләгән, хәзер дә әлеге һөнәр ияләренә хас пөхтәлек, зыялылыгын югалтмаган.
– Сорарга да әллә ничек инде, бу салкында базарга чыгарга нәрсә этәрде? – дим лаеклы ялдагы мөгаллимәгә.
– Ипилек-тозлык булса да, акча кермәсме дим... Ун мең сум пенсия алам, шуның 7 мең сумы фатир өчен түләргә китә. Өч бүлмәле фатир безнең. Бабай белән икәү генә шунда яшәп ятабыз.
Фирүзә апа тормыш иптәше Мөхәммәт абый белән бер ул үстергән. Бик күп өлкән яшьтәге әти-әниләр кебек, Фатыйховларның да балаларына йөк буласылары килми. Ничек тә шул пенсия акчасына көн итәргә тырышалар.
– Бабай сумкамны базарга китереп куйды, бердә янә килеп ала, –диде Фирүзә апа. – Чыккан бае йөз сумлык сата алсам ярый...
– Монда сезнең өс киемнәре сатучы өлкәннәр шактый, алучы бармы икән? – дим.
– Булгалый инде. Узган атнада бер кофта саттым, 150 сумга бирдем. Кырык яшьләрдәге бер ханым алды. Ул киемнәрне, без үлгәч, барыбер ташлаячаклар, болай ичмаса аз булса да, акчасы була.
«КАЙГЫНЫ БАСАМ, ДИП...»
Базарның ике‑өч җирендә картиналар саталар. Бәяләр төрле: биш йөз сумнан башлап унбиш меңгә кадәр. Ләкин халык картиналар белән бик кызыксынмый. Берәм‑сәрән бәя сорап киткән булалар.
– Картиналар үзегезнекеме? – дип сатучы ханымга.
– Әйе, үзем ясыйм. Рәсем сәнгате белән күптәннән кызыксынам. Кызым вафатыннан соң ныклап торып картиналар ясарга алындым, кайгыны онытыр өчен...
Миләүшә апа Әхмәтовага алтмыш яшь тула икән. Бер ел элек КФУның беренче курсында укып йөргән чәчәк кебек кызын югалткан. Хастаханәдә җан биргән ул.
– Табибларның салкын карашы гына баламның үлеменә сәбәп булды, – ди әни кеше. – Бала хәсрәте бик авыр, сөйләп-аңлата торган гына түгел. Депрессиягә бирелдем. Кызым бишкә генә укыды, бик акыллы бала иде...
Миләүшә апа йокысызлыктан интегә. Күп вакыт төне буе рәсем ясап чыга икән. Гаҗәп, күңелендә кара буран өермәсе булса да, Миләүшә апаның картиналары якты төсләрдән тора. Нигездә алар – табигать күренешләре. Җил-давылда ботаклары сынган, сыгылган агач рәсеме, ялгыз ат, ялгыз көймә дә бар.
Картиналарга сорау юк икән. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй рәсем сәнгатенең дә үз проблемалары бар:
– Рәсем ясау өчен киндер тукыма гына да 500 сумнан башлана. Башка кирәк-яракларын да кушсаң, хезмәтең бушка булып чыга, – диде һәвәскәр рәссам.
– Миләүшә апа, картиналарыгызны кибетләргә тәкъдим иткәнегез юкмы, бәлки алар сатарга куярлар иде, – дим.
– Кибеттә дә берничә картинам тора. Минем бәягә тагын шулкадәр өстәгәннәр. Алучы булмастыр.
– Интернет аша сатып карарга була, – дим.
– Әйе, уйлап карарга кирәк...
Миләүшә апаның хыялы бар – картиналар сату өчен кечкенә генә булса да сәүдә ноктасы ачу. Олы хәсрәт кичергән анага сабырлык, иҗат уңышлары теләп саубуллаштык.
«КОРАЛ – ИР-ЕГЕТНЕҢ КАНЫНДА!»
Ир-атлар күпләп җыелган урынга күзем төште: корал, ядрәләр саталар икән! Әйе, чып‑чын корал. Төрле бизәкле пычаклар да бар. Тагын хатын‑кыз аңламаган әллә ниләр...
Корал сатучы ир белән уртак телне тиз таптык. Саф татарча сөйләшүче сәүдәгәр Ирек исемле икән:
– Кайчакта икешәр, өчәр тапкыр полиция хезмәткәрләрен чакырталар, – диде Ирек. – Мине монда тәртип сакчылары белеп бетерде, популяр кеше...
– Ә ни өчен полиция хезмәткәрләре чакырталар? – дим.
– Янәсе, җәмгыятькә куркыныч тудырам. Әбиләр дә еш кына килеп сүгә башлый: «Хәзер халык сездән алган корал белән бер-берсен үтерә башлый», – диләр. Мин көләм генә. Гади кешегә, бигрәк тә хатын‑кызга моны аңлату кыен. Әйе, бу корал, ләкин ул чын корал кебек атмый, махсус шулай көйләнгән. Ә бу ядрәләр дә инде бер тапкыр атылган, аның дарысы юк.
– Ул коралны кемнәр ала? – дим.
– Мәктәп укытучылары ала. Тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә укучылар корал төзелешен өйрәнә, шулай ук атып та карыйлар.
Интернет аша заказ биреп, якшәмбе монда килеп алучылар да күп икән. Корал коллекцияләре җыючылар бар. Кыскасы, Ирек Миңнебаев сәүдә ноктасында беркайчан кеше өзелми.
– Бу эш белән күптәннән шөгыльләнәсезме? – дим.
– Әйе, күптәннән. Элек иске пычакларга сап ясап, матурлап сата идем. Хәзер әзер пычаклар алып кайтып сатам. Мылтыкларны исә үзем җыям. Иске корал сатып алам да төзәтәм, яңартам. Атарга өйрәнер өчен, бер дигән мылтык барлыкка килә.
Улы белән зур булмаган пистолет карап торган бер иргә мөрәҗәгать иттем:
– Бу пистолет белән нишләргә җыенасыз?
– Дустымның туган көне җитә, бүләккә аласым килә. Дусларга мин шулай корал бирергә яратам, оригиналь бүләк бит.
Пистолетның бәясе 3 мең сум икән. Мылтыклар исә кыйммәт, маркасы, зурлыгына карап 50 мең, 150 мең сумга да бар.
– Иң арзан товар биредә – бер тапкыр атылган ядрә, – диде Ирек. – Алар 40 сум тора. Аны гадәттә сувенир итеп алалар.
ПУШКИН КИТАБЫ – 150 МЕҢ СУМ
Сәгать уникегә таба кеше шактый күбәйде. Ләкин аларның күбесе бирегә әйбер сатып алырга килмәгән. Бу – аларның сөйләшү, күрешү урыны. «Якшәмбене көтеп алабыз», – диләр.
Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: сатучылар авызыннан еш кына: «Сыйфат билгесе», – дигән сүз ишетәсең. Ягъни товар СССР заманында чыккан. Бер сөйләшү аеруча кызык тоелды. Урта яшьләрдәге ир Сталин портретын карый:
– Бу Кытайда эшләнгәнме? – дип сораган иде, сатучы, берәр начар сүз әйткәннәр диярсең, кабынып китте:
– Нинди Кытай булсын? Нәрсә сөйлисең? Ул вакытта бездә Кытайның исе дә, эзе дә булмаган! Менә, язуын кара, 1965 елда эшләнгән диелгән... Биш йөз сум гына, ал...
Күп еллар Казан дәүләт университетында эшләгән аксакаллар белән дә сөйләшеп тордык. Базарның барлыкка килү тарихы кызыксындырган иде, тик төгәл генә җавап бирә алмадылар.
– Әнә, бәлки Айдар беләдер, – диделәр.
Китап, патефон, СССР байраклары сатучы Айдар Әюпов танылган шагыйрь Харрас Әюповның улы булып чыкты. КДУның тарих факультетын тәмамлаган.
– 1980нче елларда биредә базар булган, монысын тәгаен әйтеп була, – диде Айдар әфәнде. – Нигездә анда күбрәк китаплар сатылган. Әле мин белгәндә дә базарда акча, чүпрәк-чапрак бик юк иде. Күрәсең, сорау бар, әнә китаптан тыш та нәрсә генә сатмыйлар.
Айдар Әюпов бик иске китаплар белән дә сәүдә итә. Букинист дип атасам, дөресрәк булыр. Базарга ул гарәп‑рус сүзлеген алып килгән.
– Бу сирәк китапның бәясе 5 мең сум тора. Узган атнада Кытайдан килгән бер студент кыз заказ биргән иде, – диде Айдар Әюпов. – Әле килеп җитмәде, алып китәргә тиеш...
Айдар Әюповта китаплар әллә ни күп түгел: затлы, тарихы булган басмалар белән генә сәүдә итә ул. Мисал өчен Толстойның үзе исән чагында басылган китабы 50 мең сум тора. Китапның бәясе аның тышкы кыйфәте, ничек сакланганлыгына да бәйле икән.
– Классик әсәрләргә сорау зур, – ди Айдар әфәнде. – Әгәр язучы исән вакытта нәшер ителгән басма сатуга чыкса, аны шунда ук сорый башлыйлар. Базарда алыпсатарлар күп, алар арзан бәягә яхшы китапны эзләп кенә йөриләр. Пушкинның 1823 елда басылган «Евгений Онегин» китабы 150 меңгә кадәр тора. Әлбәттә, сыйфаты әйбәт булса. Әгәр кеше базар бәяләрен белмәсә, шундый затлы китапны бик арзанга да сатып җибәрергә мөмкин.
Биредә сатучылар, сирәк китапларны каян алулары белән уртаклашырга яратмый.
Һәркемнең үз юлы, таныш букинистлар белән эшлибез, – диләр. Әйе, бу өлкәдә алар аз, чөнки китап, иске әйберләр белән сату итү өчен бизнес булудан тыш, тормыш, яшәү рәвеше.
Тагын бер букинист белән таныштым – Олег Добролюбов. Биредә аны белмәүче кеше сирәк, студент вакытыннан бирле китап сату белән шөгыльләнә. Олегның хыялы – кулланылышта булган китаплар өчен махсус кибет, яки үзәк ачу. Айдар Әюповтан аермалы буларак, Олег арзанлы китаплар белән дә сату итә. Кулланылышта булган дәреслекләр, балалар әдәбияты, нәрсә генә юк.
– Тарих белән бәйле китапларга сорау зур, – диде букинист. – Революциягә кадәр чыккан басмалар аерым статуска ия. Тик аларны монда бик алып килмим, заказ буенча гына эшлим. Ни өчен дигәндә, затлы китап йөртә‑йөртә таушала яки югалырга мөмкин.
Олег үз эшенең остасы – янына килгән кешене китапсыз җибәрми дияргә була. Толстойның бер томын башта илле сумга тәкъдим итте, сатып алучының икеләнгәнен күргәч 30 сумга «төртте».
...Әлеге базар миңа бүгенге җәмгыятьнең йөзе сыман тоелды. Кичәге укытучы соңгы пәлтәсен сатарга чыккан, чөнки пенсиясе ашарына да җитми. Ә атналар буе эшләп, күпме җан җылысы, хезмәт кергән картиналарга сорау юк. Китаплар да карлы җирдә үз укучысын көтеп ята. Аерым автор, әсәрләрне санамаганда, аларга ихтыяҗ бик юк икән.
Григорий Ивойлов, төбәк тарихын өйрәнүче, коллекционер:
– Тинчурин паркындагы базарда сатучы, сатып алучы буларак та еш булам. Тарихына килгәндә, аны махсус өйрәнгән кеше юк дип беләм. Һәрхәлдә, минем ишеткәнем юк. Әйе, аерым мәгълүматлар тупладым. Ләкин ул нигездә кешеләр сүзенә, аерым фактларга корылган.
Сәүдә тарихын карасак, Россиядә 1860–1870нче елларда үсеш алган сәүдә культурасы 1917 елгы революциядән соң җимерелә. Беренчедән, сатарга әйбер калмый, икенчедән, сәүдәгәрләр конфискация яки үтерелүдән куркып, эшләрен ташлый. Күпләр качарга мәҗбүр була.
1920 елда РСФСРның Җинаять кодексына «спекуляция» өчен аерым статья кертәләр. Шул рәвешле урамнарда ачыктан-ачык сәүдә итүләр юкка чыга. Әмма акрынлап барыбер «итәк астыннан сату» чәчәк ата. 1940нчы елларда Россиядә «кара базар» тамыр җәя башлый. Ни өчен дигәндә, дәүләтнең фронтта да проблемалары җитәрлек, ә «барахолка» көн кадагына килеп баса. Яңасын алырга халыкның мөмкинлеге юк. 1950нче елларда урамнарда сәүдә нокталары барлыкка килә. Комиссион кибетләр ачыла, шул исәптән Казанда да. Хәтта фабрика эшчеләренең, күрсәтмичә, шкаф-урындыкларны сатуга алып чыгулары билгеле. 1960нчы еллар – «барахолка»ларның чәчәк аткан чоры. Революциягә кадәр булган әйберләрне җыю модага керә. Шуның белән бергә, илгә көнбатыштан совет кибетләрендә сатарга ярамаган джинс чалбарлар, кроссовки, тәмәке кайта башлый. Боларны сатып алу өчен халык ниләр генә эшләми! Иң зур базар Компрессорлар заводы тирәсендә була. Нәкъ шул вакыт Ленин бакчасы мәйданында нумизматлар һәм Тинчурин паркында китап базары – «Книжка» оеша. Соңгысы сәүдә үзәге булудан тыш, китап сөючеләрнең аралашу, җыелу урыны була. Анда китаптан башка әйбер сатылмый. Димәк, Тинчурин паркындагы базарның якынча илле еллык тарихы бар. Әйе, ул бүген үзгәрәк, Ленин бакчасыннан нумизматлар да килеп кушылды. Әбиләр чүпрәк-чапрак сатарга да чыгып утыра. Тик илле ел элек кебек үк, нигездә, бирегә китап сөючеләр җыела.
Добавить комментарий