Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сафа Борһан: Дәрдемәндне яклаган коммунист

Инкыйлабтан соң башланган тирән мәдәни үзгәрешләрне башлаган шәхесләрнең шактые тарих төпкелләренең иң яшерен почмакларына кереп калгандай тоела. Моның сәбәбе репрессияләрдә генә түгел: кайбер исемнәр табигый сәбәпләр аркасында онытыла, кайвакыт башкарылган хезмәтнең актуальлеге югалуга бәйле рәвештә шәхес үзе дә «актуаль»ләр исемлегеннән сызып ташлана. Шундыйларның берсе – Сафа Борһан. Ул кем булган һәм ник онытылган?

Героебыз – журналист, публицист, «Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире, Казанда һәм Мәскәүдәге татар редакцияләрендә эшләгән тәҗрибәле каләм иясе.

ШАХТЁР УЛЫ МӘСКӘҮГӘ КИТӘ

Сафа Вафа улы Борһанов 1899 елның 14 декабрендә Пермь губернасы Верхотур өязендә туа. Аның рәсми белешмәлекләрдә теркәлгән туу урыны – «Серебряный» приискы. Элек-электән Верхотур өязендә алтын һәм платина табылган, гомумән, бу җирләр ил сәнәгате өчен әһәмиятле урыннар булган. Приисклар – илнең төрле төбәкләреннән гади игенче балаларын, бәхет эзләгән, якты дөньяда үз урынын табарга хыялланган фәкыйрь-фөкараны, тормышын үзгәртергә теләүчеләрне үзенә тартып торган урыннар. Сафа да шахтёр гаиләсендә туа.

Әтисе Вафа Борһанов 1860 елда туган. Хатыны Зифа ханым үзеннән 10 яшькә кечерәк булганлыгы билгеле. 1934 елда Борһаннар гаиләсенә өлкән уллары Хәсән һәм аның хатыны Маргарита Сергеевна Живилова-Борһан, кызлары Сара, Хәят һәм Рокыя, кече уллары Гата керә. Бу мәгълүмат Ис бистәсе советының кулакларны сөрү һәм хокуклардан мәхрүм итү турындагы беркетмәсеннән күренә. Әйе, 1934 елда шахтёр Вафа Борһанов гаиләсе белән кулак дип таныла. Ә бит гаилә шактый гади кешеләрдән торган. Балага иң беренче белемне, уку-язу тәртипләрен приискта амбар сакчысы булып эшләүче татар бабае сеңдерә. 15 яшендә үк Сафа Надеждинск заводында эшли башлый, урман кисә, сал агыза.

Соңыннан ул Верхотур шәһәрендә укытучылар курсын тәмамлый, ә инде 1917 елның сентябреннән алып 1920 елның гыйнварына кадәр татар мәктәпләрендә мөгаллимлек итә. Хәтта үзе үк завод каршында мәктәп ачтыртып, татар балаларына белем бирә. Гражданнар сугышы Урал тирәләрендә җәелгән вакытта, 1919 елда Сафаны аклар кулга ала. Әмма егет исән кала.

Верхотур якларыннан Башкортстан җирләренә күчеп килгәч, Сафа комсомол оешмаларын төзүдә катнаша. Ул комсомолның Башкортстан өлкә комитеты бюросы әгъзасы итеп сайлана, Эстәрлетамакта партия оешмасының агитация бүлеген җитәкли. Бераздан өметле егетне белемен арттыру өчен Мәскәүгә җибәрәләр. Бу 1921 ел була. Башкалада ул 1924 елга кадәр Коммунистик университетта белем ала. Әлеге уку йортында яңа заман татар коммунист зыялылары буыныннан Галимҗан Нигъмәти, Ярлы Кәрим, Мәхмүт Максуд, Фатих Сәйфи, Нәкый Исәнбәт, Латыйф Гомәрев, Исхак Еникиевләр дә укый. Университетта татар студентларының әдәби түгәрәге оеша, хәтта әдәби журнал да басыла.

Югары белеме, бай тәҗрибәсе һәм эш дәрте булган Сафа яңадан Башкортстанга кайта. Ике ел дәвамында ВКП (б) ның Башкортстан өлкә комитетында матбугат бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Матбугат белән хезмәттәшлеге дә бу елларда башлана дияргә буладыр: Уфада чыккан «Яңа авыл», «Яшь юксыл», «Башкортстан» газеталарында язмалары дөнья күрә.

Ниһаять, 1926 елда Сафа Борһан Казанга күчеп килә.



«Кызыл Татарстан» газетасы редакциясе коллективы. Сафа Борһан урта рәттә, сулдан – дүртенче.

КАЗАН АДРЕСЛАРЫ

Татарстан башкаласында Сафа Борһан белән бәйле берничә адрес бар. Беренчедән, Шәриф Камал яшәгән фатир. 1927 ел ахырына кадәр бу фатирда Сафа Борһанның яшәгәне билгеле. Ә инде журналистның шәһәрдә соңгы адресы – Бассейн урамы, 6 йортның 12 фатиры. Бу исемдәге урам әле сакланса да, Борһаннар заманын хәтерләгән йортлар анда юк инде.

Ике ел дәвамында шахтёр улыннан Мәскәү вузларында укучыга кадәр күтәрелгән Сафа Татарстан китап нәшриятында иң мөһим вазыйфаны били – баш мөхәррир булып эшли. Журналист һәм публицист буларак эшчәнлеге дә шушы елларда киң җәелә. Ул, мәсәлән, Казанда һәм Мәскәүдә чыга торган «Безнең юл» әдәби журналында, «Тамашачы», «Җитәкче» (хәзерге «Татарстан» журналы – ред. иск.) кебек тематик басмаларда, дингә каршы көрәш алып баручыларның «Фән һәм дин» журналында һәм «Яңалиф»тә мәкаләләрен бастыра. Үз китаплары да чыга башлый. Гомумән, Сафа Борһан 1920–1930 нчы елларның матбугатында публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары, театр сәнгате турындагы рецензияләре белән таныла. Дингә каршы язылган пропаганда китаплары да, зур тираж белән басылып, «сугышчан алласызлар» өчен татарча төп ярдәмлекләр арасында кулланыла.

1928 елда – «Үткәндәгеләр» дигән озын хикәясе, 1929 елда «Бозлар арасында» исемле очерклары аерым китап булып басылып чыга. Аның техникумнар өчен татар әдәбияты буенча төзегән хрестоматия китабы, дини йолаларга, диннәр тарихына багышланган «Ураза, корбан, сәдакалар», «Алла исеме белән» дигән публицистик хезмәтләре кат-кат басыла.

«КУТУЙГА ЫШАНЫЧ – ХАТА»

1928 елның октябрендә Сафа Борһан Татарстан хөкүмәте һәм партия оешмасының төп органы булган «Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә. Тормышында фаҗигале драма да шушы газетада башлана.

Рабит Батулланың «Урыннары җәннәттә булсын!» китабында 1920–1930 нчы еллар чорының мөһим шәхесе Фатыйх Мөсәгыйт белән әңгәмәләр урын алган. Шул язмалардан Сафа Борһан язмышында булган караңгы көннәр турында күбрәк белә алабыз.

«Мин Борһановның милләтче икәнен фаш итүдә гаять күп гайрәт сарыф иткән кеше. Сафа Борһанов – редактор, коммунист, обком бюросы әгъзасы – олы кеше. Олы булса да, милләтче. Мәһабәт кеше. Шундый дәрәҗәләре булса да, мин куркып тормадым. Аның милләтче икәнен исбатларга тотындым. Мондый эштә мин ару-талуны белми идем. Тешләгән урынымнан өзә идем. Борһановны фаш итәр өчен комиссия төзеттем. Анда мин үзем, обком секретаре Зарипов, шәһәр партия комитетының секретаре Казарновский, обкомның агитация-пропаганда бүлеге мөдире Газим Касыймовлар кертелде. Борһановны турыдан-туры милләтчелектә гаепләргә фактик материаллар юк иде. Эш озакка сузылды. Ниһаять, ул материал табылды. Мин Борһановның бер хатын кулга төшердем. Башкортстан комсомолы органы «Яшь юксыл»ның редакторы Г.Амантайга язган хаты. Мин бу хатны кирәкле оешмаларга тапшырдым».

Нинди куркыныч юллар! Бу әңгәмә инде Мөсәгыйт шактый карт чакта булган, кайбер вакыйгаларны ул бутап яки күпертеп тә сөйләгән булырга мөмкин. Әмма аның кешене вазыйфасыннан кудыруда катнашуы белән горурланган бәяләмәсенә игътибар итегез: «Олы булса да, милләтче. Мәһабәт кеше».

Мөсәгыйтләр һәм башкалар 1930 елда Сафа Борһанны «җидегәнчеләр» оешмасында катнашуда гаепләп чыгалар. Эшеннән алынуы да шуның белән бәйле. Казан һәм Уфа шагыйрьләренең дусларча очрашуларын бөтенләй башка ракурстан чыгып аңлаткан мәкаләләрдән башланган «Җидегән» оешмасының эше ХХ гасыр әдәбияты тарихының буталчык бер эпизоды булып кала бирә. Аның төгәл составы да, анык программасы һәм сүгелерлек гаебе дә билгеле түгел. «Классик» составта Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, Төхфәт Ченәкәй, Мәхмүт Бөдәйли, Сәйфи Кудаш, Фәтхи Бурнаш, Габдрахман Минский, Сәгыйть Агишлар искә алына, кайвакыт Закир Гали, Гальгаф, Сафа Борһан һ.б. да «алтынчы-җиденче» «җидегәнчеләр» рәтенә кертелә. Яшерен оешма турында сигнал биргән беренче материалларда Борһан фамилиясе булмаса да, бераздан Габдрахман Минскийның озын хаты калкып чыга. Анда Сафа Борһанга аерым урын бирелә:

«Сафа Борһан иптәш «Кызыл Татарстан»да редактор булып эшләгән вакыт иде. Бу вакытларда мин яшьләр мәсьәләсендәге булган күренешләрне безнең матбугат башындагы җитәкче иптәшләребезнең әһәмият бирмәүләрен, шул ук вакытта матбугатта күренә башлаган күңелсез фактлар турында Сафа Борһан иптәшкә махсус бер хат язган идем. Ни өчендер ул башта минем хатны газетада басарга җыенган булган, басмыйча калдырып, язу машинкасы аркылы күбәйтеп шуларга таратканы турында ишеттем. Логика турыдан-туры Сафа Борһанның «Җидегән»гә якын торуын дөресли».

Борһан «җидегәнчеләр» исемлегенә Мөхәммәт Парсинны да кертә, Фәтхи Бурнаш та үзенең хатында аны «Кутуйларның корткычлык эшләренә хәерхаһлык юлында еллар буе эш алып баручылар» сафында искә ала. Ахыр чиктә, Сафа Борһан татар буржуаз язучылары, аерым алганда, Дәрдемәнднең әсәрләрен бастыруда (бүгенге күзлектән һичшиксез мактаулы гамәл!) гаепләнә. Ләкин Сафа Борһан бу гаепләүләргә һич тә бирешми, хәленнән килгәнчә үзенең исемен яклый. Ул партиягә хат яза. Менә аның ВКП (б) ның Татарстан өлкә комитетына язган хатыннан өзек:

«ТАППның 29-31 сентябрьдәге (1930) киңәйтелгән утырышында кайбер иптәшләр минем исемне идән асты сәяси-әдәби «Җидегән» оешмасы белән бәйләргә тырыштылар. Моннан тыш, Казан, Уфа һәм Мәскәүдәге кайбер иптәшләр пролетариат әдәбиятына дошман булган бу оешма белән бәйләнешем турында бик тырышып хәбәр таратканнары миңа мәгълүм. Мондый җавапсыз җирәнгеч гайбәт иҗтимагый журналист һәм партия әгъзасы буларак дәрәҗәмне төшерә. Контроль комиссиясеннән эшемне тикшерүне һәм реабилитация ясавын сорыйм. Коммунистларча сәлам белән С. Борһан»

1930 елның 14 октябрендә контроль комиссиясе бу эшне аерым утырышта тикшерә. Сафа Борһанның «Җидегән»дә катнашу-катнашмавы җентекләп өйрәнелә, язылган хатлар, матбугатта чыккан мәкаләләр укыла һәм шаһитларның күрсәтмәләре тыңлана. Минский комиссия алдында каршылыклы фикер әйтә: бер яктан, «Җидегән»дә торуын раслый алмавын таный, икенче яктан, Сафаның Кутуйга бик ышаныч белән каравын, редакциядә Гази Кашшаф, Әсгать Айдар кебек «чит элементлар» эшләвен, Татиздатта яшьләр иҗатын чыгаруга караганда классикларны бастыруга күбрәк басым ясавын хаталы гамәлләре дип бәяли. Башкалар да (Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Г. Тләшләр) Борһанны яшьләргә ярдәм итмәүдә, Кутуйга бик ышануда гаеплиләр.

Ә Сафа Борһан нәрсә дигән соң? «Кутуйга булган ышанычымны тулысынча раслыйм… Кутуйны коммунист язучылардан артык күргәнемне инкяр итәм». Бу эшнең нәтиҗәсе билгеле: Сафа Борһанны гаепләү нигезсез дип табыла. Шулай да аңа баш редактор вазыйфасыннан китәргә туры килә.



Сафа Борһан «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында хезмәт куя.

«ИЗВЕСТИЯ» ХӘБӘРЧЕСЕНЕҢ ЮК ИТЕЛҮЕ

1930 елдан Сафа Борһан «Красная Татария» газетасында баш мөхәррир урынбасары һәм бүлек мөдире булып эшли. Күпмедер вакыт хәтта Казан авиация заводының күп тиражлы газетасы мөхәррире булуы да мәгълүм.

1932 елда Борһан хәзерге Менделеевск районына, Бондюгтагы элеккеге Ушков заводына командировкага килә. Максаты – завод һәм эшчеләр бистәсе турында материал туплау һәм китап язу. Биредә ул 20 көн буена яши, өлкән яшьтәге эшчеләр белән аралаша, алар сөйләгән тарихларны терки.

«Бондюг» дип исемләнгән китапны Казан педагогика институтының тарих кафедрасы профессоры Николай Эльвов һәм язучы Кави Нәҗми редакцияли. Әмма бу китап укучылары кулына барып җитми кала. Шушы китап тарихыннан ук Борһанны нәрсәләр көткәнен чамаларга була: завод тарихы турындагы очеркта партиянең роле тиешенчә яктыртылмаган һәм «троцкистик идея чаткылары күренгән» өчен китапны бастыру тыела. Берничә данәдә сигнал нөсхәләре генә чыгып кала, аларының да икесе Борһан кулга алынган вакытта конфискацияләнә.

1934 елдан Мәскәүдәге «Известия» газетасының Татарстан буенча махсус хәбәрчесе булып эшли. Бу вазыйфада элек нәшрият җитәкчелегендә булган, төп хөкүмәт газетасын редакцияләгән тәҗрибәле журналистның нинди мәкаләләр язарга мәҗбүр булуы гыйбрәтле: ул авыл хуҗалыгы сводкаларын бирә, өйрәнчек корреспондентлар язарга тиешле вак темалар белән шөгыльләнә. Хәер, ара-тирә җитдирәк язмалары да күренгәләгән. Мәсәлән, «В Казани нарушают 127-ю статью Конституции» дигән нәни генә язмада шәһәр милициясенең эшендә кимчелекләр барлана. Мәкалә 1936 елның декабрь уртасында «Известия»дә басылып чыга. Мөгаен, ул Борһанның соңгы язмаларыннан булгандыр…

Сафа Борһан 1936 ел азагында партиядән чыгарыла. Ә инде 30 декабрьдә аны, «солтангалиевчелектә» гаепләп, кулга алалар. Казан һәм Мәскәү төрмәләрендә ярты елдан артык утыра, даими сорау алулар, газаплаулар аша уза. Аңа Галимҗан Ибраһимовлар, Гинзбурглар һәм башка кайбер әдәбият-мәдәният әһелләре турындагы күрсәтмәләргә кул куярга туры килә. Шуңа да без аның исемен башка шәхесләрнең җинаять эшләрендә дә очрата алабыз.

1937 елның 3 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үзенең күчмә сессиясендә әдипне башка бик күп тоткыннар белән бергә үлем җәзасына хөкем итә. Борһан контрреволюцион милләтчел террористик оешмада катнашуда гаепле дип табыла. Карар шул ук көнне үтәлә. Җәсәде Мәскәүнең Дон зиратында оештырылган крематорийда яндырыла.

Әмма эзәрлекләүләр дәвам итә. Борһанның хатыны, НКВД китапханәсе хезмәткәре Мәрзия Хуҗа кызы Борһан да халык дошманы гаиләсе әгъзасы буларак репрессияләнә. Мәрзия ханым 1903 елда Оренбургта туа. 1924 елда Борһаннарның кызлары Ләйлә дөньяга килә. Сафа атып үтерелгәч, 1937 елның 20 августында Мәрзия ханым да кулга алына. Аны 8 елга хөкем итәләр. Җәзасын халык дошманнары гаиләләре әгъзалары өчен – Томскидагы, аннары шундагы тимер юлның Яя станциясендәге лагерьларда үтә. 1944 елда иреккә чыга, 1946 елда кайта. Әмма Казанда яшәми: гомеренең соңгы елларын Уфада үткәрә.

Сафа Борһанның публицист, журналист һәм оештыручы буларак эшчәнлеге әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән. Исемнәрен яд итү сорап яткан хисапсыз җаннар арасында Сафа Вафа улының да барлыгын онытмыйк.

Сафа Борһанның әлеге кечкенә генә язмасында шәһәр милициясенең эшендә кимчелекләр күрсәтелә. Мәкалә 1936 елның декабрь уртасында «Известия»дә басылып чыга. Милли электрон китапханәдән алынды.

 

Айдар Шәйхин

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера