Сәяхәт итәргә яратучы фестиваль
Быел «Түгәрәк уен» фестивале Кырымда, Бахчасарай районының Песчаное бистәсендә уза. Ул уртак төрки багланышларны торгызу, традицияләр алмашу форматында бара.
23 сентября 2016
Фестивальнең беренче көнендә узган пресс-конференциядә «Түгәрәк уен» проектының авторы, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җ үһәрова Казан татарлары белән кырым татарларын тоташтыручы тамырлар турында әйтеп узды да фестивальнең үзенчәлекләре хакында бәян итте.
Быелгы «Түгәрәк уен» фестивалендә 470 кеше кеше катнаша. Бу сәяхәт итәргә ярата торган фестиваль 2008 елда Ульяновск өлкәсендә башланып киткән иде. Шуннан соң ул Россиянең татарлар яши торган бик күп төбәкләрендә узды. «Быел Бахчасарайны сайлавыбыз очраклы түгел, - диде Фәнзилә Хәким кызы, - чөнки Бахчасарай ул – төрки-татар халкының уртак бишеге. Шуңа да ерак Себердән, Әстерханнан булсынмы, ике арадагы Ульяннанмы, фестиваль коллективлары монда ашкынып килде».
Кырым республикасының Мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов фестивальчеләрне «Хуш килдегез Кырым туфрагына!» - дип сәламләде. Үзе дә белеме буенча сәнгать белгече, профессиональ музыкант булган министр урынбасары әлеге фестивальнең хәзерге тарихи үзгәрешләр белән бәйле бер дәвердә Кырым җирлеге өчен аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.
Бахчасарай районының Мәдәният белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Влерий Вячеслав улы Смирнов исә күбрәк фестивальнең оештыру моментларына, Кырымдагы мәдәният учакларының торышына тукталды. Һәм шуны да әйтергә кирәк – безне экскурсияләргә үзе озатып, кайгыртып йөрде.
Фестиваль «Түгәрәк уен»ның зур концерты белән ачылып китте. Концерт программасы Кичке уен белән дәвам итте – рәхәтләнеп җырладык, биедек, төрле этник төркемнәрдә (Себер татарлары, мишәрләр, керәшеннәр) һәм төбәкләрдә сакланып калган уеннарны уйнадык. Төмәннән килгән коллектив белән «аяк уены уйнарга» да өйрәндек, «Чабата» биюен дә хәтердә яңарттык. Сүз уңаеннан, шаулап торган диңгезнең алагаем зур дулкыннары белән дә «дуслаштык». Беренче көнне коенганда, урамда 15 градуслар тирәсе җылы булса, дулкын эчендә 20-25ләр булырга тиеш, дип ышандырды безне җирле «моржлар». Шулай итеп, тыгыз фестиваль программасы кысаларыннан бушап торып, иртәнге-төнге диңгезгә сәяхәтләр дә «Түгәрәк уен»ның матур бер традициясенә әверелде.
Без урнашкан «Бригантина» пансионаты иртәдән-кичкә кадәр җыр-биюдән гөрләп тора – ашханәдә дә җырлый, уйный, бииләр, пансионат коридорларында да, аның территориясендә дә. Әйтик, иртәнге ашка тынлыкны ярып гармунда уйнап килү – табигый күренеш.
Программада Бахчасарайның Хан сараена һәм Миниатюралар паркына экскурсияләр каралган иде. Бу безгә – фестиваль кунакларына – Кырым Мәдәният министрлыгыннан бүләк. Шулай ук безне Кырым буйлап озатып йөрүче 6 автобус та – алар тудырган уңайлык.
Экскурсияләрдән соң, коллективлар белән Кырымның 6 авылына чыгып киттек. Без Табачное дигән авылга эләктек. Монда нигездә рус һәм украин халкы яши, кырымтатарлар берничә йорт кына. Мул табын, якты йөз белән каршы алды безне Табачное халкы. Без дә, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, 500 кешегә исәпләнгән җирле мәдәният йортында концерт оештырдык. Халыкның әйтүенә караганда, аларга бик күптәннән кемнеңдер килеп концерт, бәйрәм оештырганы юк, безнең концертны, гәрчә телне аңламасалар да, бик яраттылар.
Бүген, 23 сентябрь иртәсе, мастер-класслар белән ачылып китте: кырымтатар хореографиясе, вокалы, чигү сәнгате, суга рәсем ясау (эбру), фольклор. Алда Исмәгыйль Гаспралы каберен зиярәт кылу, Гәрәйләр мавзолеена сәяхәт көтә. Һәм – махсус оештырылган Корбан ашы, бизнесменнар, меценатлар белән очрашу.
Фестивальнең Кырымда күргәннәре-кылганнары турындагы тулы репортажны журналның октябрь санында укый алачаксыз. Әлегә бөтен серне ачып бетермик.
Кырым, Бахчасарай.
Добавить комментарий