Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Сәяхләр юлы, яки мөдәррис әгъләмнең ихтыяри аскезасы

Сәяхләр юлы, яки мөдәррис әгъләмнең ихтыяри аскезасы

Биографиясен тәфсилләп яза башласаң, әллә ни озын сәхифә дә килеп чыкмый – бер биткә сыя да бетә. Әмма кош кебек ыспай гына, җыйнак гәүдәсендә милләт гамен дә, тарихын да, аның хәтерен дә сеңдергән бу шагыйрь турында замандашы – икенче бер гаҗәеп шагыйрь Зөлфәт бик дөрес сүзләр әйтә: «Сәях дустым, нәни гигант!» – ди. Әнә шул сәяхлек белән алыплык ноктасыннан фикер йөртү, каян килгәнебезне һәм кая баруыбызны гомере буена бер генә мизгелгә дә уеннан чыгармау – аның асылы. Һәм нәкъ менә шул, гавам ыгы-зыгысыннан коткарып, Галәмият белән тоташтырыр өчен, Аккош күле урманнарына – ихтыяри аскезага алып киткәндер дә аны...

11 ноябрь 2026

МӨДӘРРИС МИФЫ

Без, 80 нче еллар буыны балалары, азмы-күпме кулына каләм алып, шигырь язучылар Казанда 60 нчы елгы Фәйзуллин, Гаташ, Харислардан соң әдәбиятка килгән Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр, Лена Шагыйрьҗан кебек феноменаль шагыйрь абый-апалар яши икәнен төгәл белеп килдек. Мөдәррис абыйның «Ялкын» журналы белән турыдан-туры бәйле икәнен дә белә идем. Әмма аның, артык илһамлы төннәрдә куна калып, иртән кешеләрне гаҗәпләндереп, өстәл асларыннан килеп чыгуын соңрак, инде үзем ул басмада эшли башлагач ишеттем. (Йә булмаса, Батулла язган «Тузга язмаган хәлләр» китабыннан укып). Үзгәртеп кору чорындагы юклык вакытында бәләкәй гәүдәле Мөдәррис абыйның, мәктәп формасы алып кайтуын, Фәйрүзә апа Мөслимова, редакция кызлары аның төймәләрен сипләп, яңартып тегеп бирүен дә. Редакция өстәленең бер почмагында шигырьләрен: «Каян килә бу миңа, каян килә?!» – дип язып утыруын да. Редакциядә журнал тапшырганда, язып бетерәсе мәкаләләрнең итәгенә «ут капканда», бу җөмләне без үзебез дә гел әйтә торган булдык аннары...

Озын сүзнең кыскасы, «Мөдәррис мифы» тотрыклы яши иде ул чакта «Издательство» дип аталган бинада. Җитмәсә, күршедә генә – «Чаян» редакциясе, ә анда Мөдәрриснең җан дусты – Зөлфәт... Бер кат югарыда – «Казан утлары», анда михрабка тиң «Гаташ бүлмәсе». Ул бүлмәдә әлеге дә баягы Олимп аллаларына тиң абыйлар бер җыелып алса, авызыңны ачып, бу төшме соң, өнме, дип торасың...

Ә иң зур тетрәнүләрнең берсен мин 1997 елда Казандагы Яшь язучылар конференциясенә килгәч, Мөдәррис Әгъләм белән Лена Шагыйрьҗанны ишеткәндә кичердем. Трибунага чыгып сөйләгәндә, аларның ни дәрәҗәдә «башка» булуларын – гомуми агымнан аерылып торуларын күрдем. Бүтәннәр арасында бераз гөрелте булып алуын да: «Ну, Мөдәррис белән Лена – алар бит инде артистлар, провокаторлар...»

Чыннан да, яхшы мәгънәсендә, провокатор иде алар – башкалар ыспайлабрак, җайлабрак сөйли торган урында «шартлау эффекты» барлыкка китерәләр, вакыйгаларга да, тел очында торган темага да бөтенләй башка фокус бирәләр.

«Казан утлары» редакциясендә (сулдан уңга): Мөдәррис Вәлиев, Хәйдәр Гайнетдинов, Риза Ишморат, Мөдәррис Әгъләм, Рашат Низами.

«ЯРАТУ МАГИСТРАЛЬ ЮЛГА АЛЫП ЧЫКСЫН...»

Мөдәррис абыйның «Тукайга хатлар», «Акмулла арбасы» поэмалары миңа, Тарих белән кара-каршы басып, күзгә-күз торып сөйләшүнең, һичшиксез, шедевраль билгесе булып тоела. Мин аның, Акмулла белән бергә, кылганнар ак чәчен җилфердәтеп утырган чиксез казах-башкорт далалары буйлап баруын анык күз алдыма китерәм. Алар әле анда бара торгач, Еникинең Акъәбие белән Акбабасына да барып төртелә торганнардыр, булмый калмас...

Рәдиф абый Гаташның җиңел кулы белән япь-яшьли әдәбият мохитенә килеп эләктем мин. Шушы абыйлар белән апалар шигырьләремне тикшереп, «китап итеп бастырырга кирәк», дигән вердикт чыгарды. Шунда Мөдәррис абый: «Бу бала өйрәнчеклек этапларын килгәнче үк үткән, ул шигырь белән кендек җебе, кан тамырлары аша береккән. Шигърияте – яратудан, әнә шул Ярату аны киләчәктә тагын да зуррак темаларга, агалары лаеклы рәвештә үткән Магистраль юлга алып чыгачак, ышанам», – дигән иде. Аннары, алга таба, өстәл читенә чүгеп, «бала»ның шигырь китабына шул сүзләрен мәкалә итеп тә сырлап бирде. Үзен олырак та итеп тоймыйча, моннан кечерәймичә дә. Мәңгелек сәяхләрне – җаннары тоташ сусау һәм мөлдерәмә шигырь булганнарны берләштергән «ярату фәлсәфәсе», «балалар кебек булу» идеологиясе аның өчен чит түгел иде. Һәм – ялгызлык, кешеләр өереннән «ераккарак китеп карау» фәлсәфәсе, аскезасы да... Әнә шул аскеза минем Мөдәррис абыйны тагын да үз итәрәк төшүемә сәбәп булды.

«МИНЕМ КӘЧТҮН-ЧАЛБАР!»

Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан...

Программ әсәре булып киткән шигырендә Мөдәррис Әгъләм әнисе образы аша тулы бер чорны да, милли характерны да чагылдыра. Әнкәсе Әминә 38 яшендә, биш баласын калдырып, якты дөньядан китеп бара, Мөдәррискә нибары 9 яшь була. Бу ана образына тагын әбиләре, нәселдәге башка хатын-кызлар чылбыры килеп кушыла – алар гасырлар, чорлар буйлап атлый. Үсмерлеккә кергәндә әтисе Зөфәрдән дә мәхрүм калып, апасы Рәсимә тәрбиясендә үскән малай әле дөньялары түгәрәк балачагы турында бик матур истәлекләр язып калдыра. Ул шигырьнең нәкъ менә алардан башланган мизгелен – җеп очын эзли:

«…Әле мин бик кечкенә. Ул чакта тулыр-тулмас 5 яшь. Әтием дә, әнием дә исәннәр. Сөенә-сөенә җитәкләп йөриләр. Аякларым талчыкса, күтәреп тә алалар. Туйлар, мәҗлесләр булса, мине калдырдым – юк! Әткәй – гармунчы. Әнкәй – җырчы… „Мине калдырдым – юк!“ – дидем. Моның үз сәбәбе бар. Әбием бик тә дини, бала тәрбиясенә гаять игътибарлы, каты куллы кортка. Мине мәҗлесләргә ялынып-ялварып кына алып китәләр. Әгәр әтием-әнием күндерә алмаса, күрше-күлән, туган-тумача баш ора. Хикмәт шунда ки, җырларның сүзләрен яттан беләм. Онытсалар, әйтеп кенә җибәрәм».

Мөдәррис Әгъләм, «Дөньяныкы – дөньялыкта» эссесыннан.

Зәй районының Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән бала бәләкәйдән үтә зиһенле була, әбисе белән әнисеннән отып алган мөнәҗәтләрне, иманнарны да, шигырьләрне дә җәлт иттереп кенә хәтеренә «бикләп» куя. Аннары малайны өчаяклы урындыкка бастырып, шуларны яттан укыталар. Баксаң, әбиләре белән әниләре ятлаткан ул «иманнар»ның кайберләре төрки-татар, казакъ һәм башкорт әдәбиятларында тирән эз калдырган Акмулла шигырьләре булып чыга. Мөдәррис моны Казан университетында Хатыйп Госман дәресендә, шигъри текстны элдереп алып, «әбием өйрәткән иман» дип, тәмамлап куйгач кына белеп ала. Ә бала чагында шуларны яшьтиләренә кат-кат укыганы өчен аның кушаматы да «Иман» була.

Үзләренең Туфан, Сибгат агаларына барып тоташканын анык белгән хәлдә, аларның Такташ, Тукайларга тоташуын, ә Тукай, Бабичларның Кандалый, Кол Шәриф, Мөхәммәдьярларны дәвам итүен ваемлап һәм кат-кат искә алып яши ул. Ләбиб Леронга биргән соңгы интервьюларының берсендә болай дип әйтә дә: «Акмулланы алып атсаң, Кандалыйны алып атсаң, татар шигъриятен Тукайдан башлап китсәң, без шулкадәр ярлы калыр идек...»

Шул ук бала чагында бәләкәй Мөдәррисне мәктәпкә әзерләр өчен кара ситсы тукыма алып кайтып куйган әбисенең, Сталин вафат булгач, каргануы да, тезләнеп: «Алла бар ул!» – диеп, дога укуы да хәтеренә уелып кала. Аның мәктәп формасы булырга тиешле кара сатин тукыманы шулчакта, авыл советыннан килеп, Сталинның матәм байрагына тасма ясар өчен алып китәләр. Кечкенә Мөдәррис алар артыннан: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип кычкырып йөгергән, имеш…

– Сезне чорыбызның бөек шагыйре, диләр.
– Ялгышалар. Хәзерге чорның бөек шагыйре – Зөлфәт. Мин үземнең кемлегемне беләм. Мине чорыбызның бөек шагыйре, «бүгенге Тукай» дип әйтү – алар һәммәсе дә көлке, мыскыл итеп чыгарылган сүзләр. Миңа бөеклек кирәкми. Безнең төп максат – шигъриятебезне Кол Гали, Кандалый, Тукай, Туфаннар күтәреп барган дәрәҗәдә саклап калу. Бездән соң кемнәр саклар, ничек саклар – анысы да безнең җаваплылыкта.
Мөдәррис Әгъләм белән әңгәмәдән.

Каләмдәш дуслар (сулдан уңга): Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Мөдәррис Әгъләм, Ркаил Зәйдулла.

«ЕЛАП ҖИБӘРГӘНЕМ ХӘТЕРЕМДӘ...»

1963 елда Мөдәррис, Түбән Биш авылының унберьеллык мәктәбен тәмамлап, Казанга килә. КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аларның укырга килү вакыйгасын Разил Вәлиев үзенең бер әңгәмәсендә искә ала: «Мин университетка шагыйрь дустым Мөдәррис Әгъләмов – нәни гигант белән бер пароходта килдем», – ди. Бер түтәрәм ипи, бакчада үскән кыяр-помидор белән юлга чыккан бу икәүнең берсе – Мөдәррис татар бүлегенә укырга керергә килә ул чакта, Разил Вәлиев – журналистикага. Тулай торак коридорында алар икенче бер гигант – Зөлфәт белән маңгайга-маңгай бәрелешә, бүлмәдәш булып китә. Бу хакта Разил Вәлиев зур сәхнәләрдән әйтергә ярата иде: «Бер бүлмәдән берьюлы ничә Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре чыгуы – үзе феномен бит инде!»

Берара университетта укуын өзеп торырга туры килә Мөдәррискә. 1968–1973 елларда ул Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә – тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссёр ярдәмчесе булып эшли. 1973 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1974 елдан – янә Казанда, төрле елларда республика матбугатында хәбәрче сыйфатында хезмәт куя. Әмма, нигездә, шушы чордан башлап, профессиональ язучы буларак әдәби хезмәт белән шөгыльләнә.

«Казанга килгәнче үк остазларым бар иде. Мәсәлән, мәктәп елларыннан бик күп кешенең исемен телгә алып була. Чаллыда әдәби түгәрәккә йөргән вакыттан. Остазлык – һәрберсеннән тамчы булып җыела торган әйбер инде ул... Тормышта бит шактый өметле кеше дә югалып калырга мөмкин. Мәсәлән, безнең бик күп кешеләр шулай юкка чыкты. Үземнең яшьтәшләрем арасында андыйлар байтак булды. Вакытында Язучылар берлегенә алынмыйча, вакытында китап чыгара алмыйча, вакытында җылы сүз ишетмичә... киттеләр.

Элек, мәсәлән, бик сизгер төркем бар иде, теге... элита дигән төркем. Ул Шәйхи Маннурлардан, Гомәр Бәшировлардан, Хәсән Туфаннардан, Сибгат Хәкимнәрдән торган төркем иде. Бик сак карый иде алар остазлык-шәкертлек мәсьәләсенә. Алар кебек менә шулай яшәргә кирәк – бергә-бергә. Менә шул җеп өзелмәскә тиеш. Чылбыр өзелмәскә тиеш...»

Мөдәррис Әгъләмнең интервьюсыннан

Инде үлеме алдында торган Әгъләм шагыйрь булырга түгел, «олы кеше булырга теләве» турында әйтә. Әбисенең теләкләрен хәтерендә яңартып: «Гаиләдән укытучылар чыксын иде, укытучылар чыксын иде!» – дип дисбе тартып утыруын сөйли. Авыл кешесе булырга тиеш хәлдә дә, язмышның аны шәһәргә китерүен, барыбер дә бөтенләй «шәһәрнеке» булып бетә алмавын ирония белән искә ала. Ә инде, шагыйрь әйтүенчә, шигъриятнең чын тәмен белеп алганнан соң, аннан кайтарып алырдай көч юк ул...

Соңрак Мөдәррис Әгъләмнең язмышы гомерлеккә «Аккош күле» белән бәйләнә. Әле ул чорларда уңайлыклары да булмаган агач йортларда сөргеннән кайткан Хәсән Туфан, фронтовик шагыйрь Сибгат Хәким һ.б. торып ята. 70 нче еллардагы бер хатирәсе бар Мөдәррис Әгъләмнең. Аны ятимлек хатирәсе дип атарга да буладыр...

«Мөнҗия апа килеп әйтте: „Әйдәле, карт чакыра сине, табын әзерләтте“, – ди. Минем туган көнне әнә шунда уздырганнар иде: Сибгат абый, Гомәр Бәширов. Көз, бик ямьсез көн иде, яңгыр ява, пычрак... Миңа ничә яшь булды икән? Елап җибәргәнем хәтеремдә. Аңа кадәр туган көнне белмидер идем дә мин... Хәсән абый искә алды: Мөдәрриснең бүген туган көне, дип...

...Беркая да эшкә алмыйлар, әйберне дә бастырмыйлар. Айгөл белән (Мөдәррис Әгъләмнең кызы. – Ред.) ятабыз, аңа 4–5 яшь. Казанга чыгып киткәндә, Айгөлне алып калалар. Күбрәк Туфан белән Мөнҗия апа тәрбиясенә калдырып торам... Өлкәннәр, безгә чәй эчәргә кергәч, күреп алам – тегендә-монда, чәйнек астында, өчлек, бишлек, унлык калдырганнарын. Сизгәннәрдер инде хәлнең мөшкел икәнен... Шундый суммага җитте берзаман Сибгат абыйга бурыч... „Исәнме, йөрәк“ китабым чыкты. Акча алдым да бурычны илтергә киттем. Бер өлешен алып тыкты да, калганын үземә бирде... Менә шул картлар: Нәби Дәүлиләр, Сибгат Хәкимнәр, Хәсән Туфаннар, Риза Ишморатлар гаҗәеп ярдәмчел кешеләр иде...»

Ләбиб Леронның «Мөдәррис әкә, яки Әгъләмисина» китабыннан

«Хатыннарым каршында үземне гаепле саныйм. Алар әйбәт хатыннар, әниләр булды. Рәхмәт аларга», – ди Рәмис Аймәт белән корган бер әңгәмәсендә Мөдәррис Әгъләм. Беренче хатыны – Лена Михайловна Радченко – Ринә Асылбаева тәхәллүсе белән шигырь китаплары чыгара. Уртак уллары Идел бар, ул КАИны тәмамлый, эшмәкәр. Икенче хатыны – Гөлфирә театр училищесын тәмамлый, курчак театрында, яшь тамашачылар театрында эшли. Кызлары Айгөл бар. Ул да КАИны тәмамлый. Оныклары – Диана белән Нәфисә... Соңгы елларда Мөдәррис Әгъләм шагыйрә Нәҗибә Сафина белән гомер кичерде.

«Мөдәррис Әгъләм». Абрек Абзгильдин картинасыннан фрагмент.

«БӘГЫРЬЛӘР ШАГЫЙРЕ», ЯКИ ТУКАЙЛЫК

Аны кайчан кем беренче мәртәбә Тукайга тиңләгән дә, бу атаманы кем ябыштырып куйган – төрле фаразлар, истәлекләр йөри, билгеле. Үзләренең «яшьлек шуклыклары» да роль уйнамый калмагандыр. Искә алалар лабаса: университет коридорларында да, тулай торакта да «тукайлы» шаярулар булуы хакында. Әмма шул шаярулар аннары язмышны билгели торган бер тамга – маңгайга күләгә-эз булып уелган тәкъдиргә әверелә.

«Уфага барганда без 20 яшьлек егетләр идек. Иң беренче урынга Тукай, Такташ дигән лозунг чыккан иде. Зөлфәт әйтеп ыргытты: „Мин сезгә Тукайны алып килдем!“ Университетта очрашу вакытында. Минем: „Сезгә Такташны алып килдем!“ – дип әйтүем сәеррәк булса да, ул вакытта бик урынлы килеп чыкты. Уен-көлке белән барган әдәби очрашу иде бит ул. Бик матур вакыт иде...»

Мөдәррис Әгъләмнең интервьюсыннан

Рәсми рәвештә Тукай премиясен алганчы ук, халык үз иткән, таныган Мөдәррис Әгъләмнең язмышы тормыш канваллары буенча гел шул булып кала бирә: сәяхлек. Үләренә күп тә калмаганда, бер каләмдәш дусты әйтеп куя: «Синең кайсы чит илләрдә булганың бар әле, Мөдәррис?» «Ул миңа нәрсәгә, – дип җавап кайтара ютәл аша шагыйрь. – Мин Австралиягә барып кайтканнан татар милләтенең язмышы яхшырачакмы әллә?!»

Поэзиясенә классик төрки-татар традицияләре һәм халык иҗаты үрнәкләреннән үсеп чыккан табигыйлек, эчке моң, музыкальлек хас. Кечкенә генә деталь аша да ул туган ил, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында тетрәндерерлек гомумиләштерүләр осталыгына, гаҗәеп колач-масштабка ия. Нервка. Юкка гына аны тәнкыйтьче Рафаэль Сибат «Мөдәррис – бәгырьләр шагыйре» дип атамый. Афоризм булып яңгырарлык тирән мәгънәле, эчке рифмалы тапкыр гыйбарәләр шагыйре дә ул, гаять киеренке, тыгыз сюжетка корылган озын балладалар, публицистик яңгырашлы монолог-поэмалар остасы да.

Мөдәррис абыйның тагын бер соклангыч ягы – ул, әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкәгә мәңге тугры булып калды. Беркайчан да балалар матбугатын үзен кимсетә, түбәнсетә дип исәпләмәде. «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшләмәгән елларда да, килеп, ничек яшәүләрен барлап торды. «Кемнәр бар? Кемнәр килә?» – әнә шул гаять мөһим иде аңа. Ул шуны «белә алмыйча, китә алмагандыр», мөгаен...

1991 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән бүләкләнә. Үләренә инде бик аз гына вакыт калганда, 2006 елда, шигырь кичәсе оештырылып, «Халык шагыйре» исеме бирелде үзенә. Без ул кичәне барыбыз да яхшы хәтерли – хушлашу киче иде ул... Бу вакытта инде әдәбиятка бик иртә өлгереп, үсмерлек елларыннан ук килгән Мөдәррис абый – 50 елга якын стажлы чын халык сөеклесе һәм шагыйре, милләтнең Нәни гиганты иде.

Казанның милли-мәдәни үзәгендә Шагыйрьнең бу фани дөньядагы соңгы кичәсе бара. Зал шыгрым тулы. Алгы рәттә – шагыйрь-депутат Разил Вәлиев белән янәшә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утыра. «Татарстанның халык шагыйре» дигән мәртәбәле исемне, Президент Минтимер Шәймиевнең указын укып, Фәрит Мөхәммәтшин Шагыйрьгә үзе тапшырды. Мөдәррис абый барыбер үз дигәнен итмичә калмады – «Дәүләт теле»н, сәхнә түреннән, барлык тамашачы хозурына «ыргытты»:
Күз төбен ярып, яшьләрем
Тәгәри телем-телем:
Акчага сугылмаган тел
Ул дәүләт теле түгел.
Фәрит Хәйрулла улы, залдагы тамашачы белән бергә аягүрә басып, гөрләтеп кул чабарга тотынды...
Ләбиб Леронның «Мөдәррис әкә, яки Әгъләмисина» китабыннан

«Киләчәккә кайту» (1987) һәм «Мин әйттем…» (1992) шигъри китаплары өчен Мөдәррис Әгъләмов 1992 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

 

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы