Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Шакирҗан Таһири - мөгаллим, методист, мәгърифәтче

XIX гасырның соңгы чирегендә кайбер татар мәктәп-мәдрәсәләрендә күзәтелгән яңарыш хәрәкәтенә Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган бер төркем яшьләр йогынты ясый башлый. ХХ гасыр башында аларның иҗтимагый тормышны европалаштыруга һәм милли мәгариф системасын булдыруга тәэсире хәлиткеч була. Шундый мөхтәрәм шәхесләрнең берсе – Казан татар укытучылар мәктәбенең матур язу һәм рәсем укытучысы, педагог, мәгърифәтче һәм методист Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһири. Ул күпкырлы эшчәнлеге белән замандашлары хәтерендә якты эз калдыра.

ШӘКЕРТЛЕК ЕЛЛАРЫ

Шакирҗан Таһири Казан губернасы Зөя өязе Ачасыр авылы мулласы Әхмәтҗан ахун гаиләсендә 1858 елның 28 февралендә (яңача 12 мартта) дөньяга килә. Әхмәтҗан мулла Зөя өязе ахуны вазифасын башкара. Ул төбәк руханилары һәм өяз хакимияте арасындагы мөнәсәбәтләрдә, шулай ук өяз руханиларына кагылышлы мәсьәләләрне Мәхкәмәи шәргыя белән хәл иткәндә төп иҗтимагый шәхес ролен уйнаган. Өяз ахуны итеп, гадәттә, гыйлемле һәм русча сөйләшә белгән мулланы билгеләгәннәр, онытмыйк.

Менә шундый дәрәҗәле гаилә башлыгы яшүсмер улын, өйдә һәм үз мәктәбендә укытканнан соң, Казанга илтә һәм үзе якын күргән һәм хөрмәт иткән шәһәр ахуны Шиһабетдин хәзрәт мәдрәсәсенә урнаштыра.

Әйтергә кирәк, туган авылы мәктәбендә укыган вакытта ук Шакирҗан, дини текстлар ятлаудан тыш, матур һәм пөхтә итеп язуны үзләштерә. Бу елларда мәдрәсәләрдә күпчелек уку китапларын кулъязма әсбаплар тәшкил иткән. Дини трактатлар күчерү белем туплауның аерылгысыз өлеше булып саналган. Шәкертләр дини кулъязмаларның кирәкле өлешләрен күчереп алып, үзләренә уку дәрес- лекләре булдырганнар. Шакирҗанның китап күчерү осталыгы тагы да артып, сабакташлары арасында дәрәҗәсе үсеп киткән. Бу һөнәре беркадәр акча эшләү мөмкинлеге дә биргән булса кирәк.

Шакирҗан шәкерт мәдрәсәдә дини белем дә үзләштерә, шәһәрдә русча укырга-язарга да өйрәнә. 1876 елда рус-татар мәктәпләренә мөгаллимнәр хәзерләүне максат итеп куйган Казан татар укытучылар мәктәбен (КТУМ) ачуга әзерлек башлана. Аның җитәкчесе (инспекторы) итеп күп еллар дәвамында Казан гимназиясендә татар телен укыткан һәм татар теле дәреслекләре авторы булган мәшһүр каллиграф Мөхәммәтгали Мәхмүтов билгеләнә.

Иң башлап егетнең русча укырга теләге, шул ук вакытта аның хакында кайгырткан өлкәннәрнең теләктәшлеге Шакирҗанны Казан мөселманнарын шаккатырган һәм тетрәткән адым ясауга этәрә: алар шикләнеп-сагаеп караган русча белем бирәчәк уку йортына керергә имтихан тапшыра ул. 18 яшьлек егет, күрше губерналардан килгән 8 яшүсмер белән бергә, КТУМның 1 курсына кабул ителә. Укучылар КТУМның тулай торагында хөкүмәт хисабына яшиләр һәм 3 тапкыр бушка тукланалар.

Яңа уку йортында да Шакирҗанга дин сабагын, гарәп имласында матур язуны, гарәп теле грамматикасын остазы Шиһабетдин Мәрҗани 4 ел дәвамында укыта. Тулай торакта биш вакыт намаз укыр өчен гыйбадәтханә бүлмәсе булдырыла, укучылар һәр җомгада якындагы мәчеткә өйлә намазына баралар, ислам дине бәйрәмнәре көннәрендә ял итәләр.

КТУМда гимнастика дәресләре, китап төп­ ләү һәм агач эшенә өйрәтү дәресләре көннең икенче яртысында үткәрелә торган була. Ә көннең беренче яртысында беренче курста рус теле, математика, дин сабагы, табигать белеме укытыла; икенче курста аларга ­ гео­ графия, өченче курста педагогика, дидактика да өстәлә. Матур язу дәресләре 3 ел дәвамында алып барыла.

КТУМда матур язу дәресләрен Мәскәү рәсем сәнгате училищесын тәмамлаган Икенче ирләр гимназиясенең рәсем укытучы Георгий Юрьевич Филиппус алып бара. Шакирҗан укытучысы җитәкчелегендә рәсемнәр дә ясый башлый.

ЗИҺЕНЛЕ ШӘКЕРТ МӘДРӘСӘДӘ ДИН ГЫЙЛЕМЕН, ГАРӘП ҺӘМ ФАРСЫ ТЕЛЛӘРЕН ТИРӘНТЕН ҮЗЛӘШТЕРӘ. ЯКТАШЫ КАЮМ НАСЫЙРИ БЕЛӘН АРАЛАША БАШЛЫЙ, БУ АНЫҢ РУС ТЕЛЕ ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНУЫНА ЗУР ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙ.

Шакирҗан Таһири укыган һәм эшләгән Казан татар укытучылар мәктәбе бинасы.

МАТУР ЯЗУ ҺӘМ РӘСЕМ СӘНГАТЕ

Күпсанлы уку йортлары гөрләп эшләгән Казанда КТУМга укытучылар туплау зур кыенлык тудырмый. Шулай да Радловка шәһәр мөселманнары арасында КТУМ турында уңай фикер уяту, укучыларны яңа шартларга җиңелрәк яраклаштыру максатында татардан педагоглар җәлеп итү фикере тынгылык бирми. Ул 1878 елны университетның дүртенче курс студенты Шаһбазгәрәй Әхмәровны ­ рус телен, ә ветеринария институтын тәмамлаган Ибраһим Терегуловны табигать белеме дәресләрен укытырга эшкә ала.

1880 елда КТУМны биш кешедән торган беренче төркем тәмамлый. Хөкүмәт хисабына укыган бу яшь белгечләр 6 ел мәктәптә эшләргә тиеш була. Радлов Шакирҗанны шул ук елның җәендә шәһәрдәге бер мәдрәсә каршында эшләүче рус классының рус теле укытучысына ярдәмче итеп билгели. Шулай итеп кичәге шәкерт 1881 елның маеннан 1883 елның 1 февраленә кадәр Госманов мәчете каршындагы рус классында рус теле һәм математика укыта.

Филиппус КТУМда укытуын туктаткач, Шакирҗан аның урынына 1881 елның 1 сентябреннән матур язу укытучысы итеп эшкә чакырыла. Таһириның рәсем ясаудагы уңышлары турында хәбәрдар булган Радлов егетне Казан реаль училищесы рәссамы Христофор Григорьевич Пашковский янына аерым дәресләр алырга, шул исәптән натурадан рәсем ясау серләренә төшенергә җибәрә.

1883 елны Казан уку­укыту попечителе Пётр Дмитриевич Шестаков Санкт­Петербург Император сәнгать академиясендә Таһирига өяз училищесы рәсем укытучысы дәрәҗәсен бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Хатына Шакирҗанның Казан реаль училищесы педагогик советы әгъзалары күзәтүендә ясаган рәсемнәрен дә терки. 1883 елның 3 октябрендә Сәнгать академиясе Советы Таһирига башлангыч мәктәпләрдә рәсем дәресләрен алып барырга хокук бирүче шәһадәтнамә бирү турында карар кабул итә. Шулай итеп, ул татарлар арасыннан беренче булып рәсем сәнгате буенча белгеч дипломына ия була.

Шакирҗан Таһири КТУМда башта атнага 10 сәгать матур язу, соңрак рәсем һәм сызым дәресләре алып бара. 1888 елны КТУМнан Иске Татар бистәсендә урнашкан рус­татар мәктәбенә мөдир булып күченә, биредә рус теле, арифметика һәм ислам дине дәресләрен укыта. Хәттат кабат КТУМга 1896 елда, халык мәгарифе министры тәкъдиме белән кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли.

КТУМ 1902 һәм 1914 еллардагы янгыннарда күп зыян күрә. Бигрәк тә 1902 елда аның китап-ханәсе, уку әсбаплары, физика, тарих-табигать белеме кабинетлары, архивы янып юкка чыга.

1917 елның 20 июлендә Вакытлы хөкүмәтнең 1917 ел 14 июль карары белән КТУМ укытучылар семинариясе итеп үзгәртелә. Таһири яңартылган уку йортында эшләвен дәвам итә.

«Шакирҗан учитель»нең педагогик хезмәтенә 30 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы утырышта бер төркем элеккеге укучылары һәм коллегалары юбилярны ихлас күңелдән җылы сүзләр әйтеп котлап, аның татар мәгарифе үсешенә керткән күпкырлы хезмәтен бик югары бәяли. 38 кеше кул куйган адреста Мөхетдин Корбангалиев, Ибраһим Терегулов, Гафур Коләхмәтов, Габдулла Юнысов, Сөләйман Аитов, Маһруй Мозаффария кебек күренекле кешеләрнең имзалары була.

Чыннан да, аның педагогик эшчәнлеге һәм активлыгы һәр яктан мактауга лаек. Әйтик, 1901 елда рус-татар мәктәбе, бина булмау сәбәпле, Казаннан Арчага күчерелгәч, уку йортын биналы итү өчен үзеннән акча биреп
һәм хезмәттәшләрен иганәчелеккә җәлеп итеп, Таһири 1902 елны уку йортын кабат Казанга кайтаруга ирешә.

1905 елдан башлап ул, төп хезмәтеннән тыш, коммерция училищесында ислам дине һәм каллиграфия дәресләре алып бара, 1915 елдан 1 нче реаль училищеда мөселман балаларына дин сабагы укыта. Шул рәвешле гаилә бюджетын арттыра, әлеге уку йортларында белем алучы уллары өчен түләү күләмен киметә.

1913 елның 27 гыйнварында Казанда мөселман җәмәгатьчелегенең татар гимназиясен оештыруга багышланган җыелышында яңа уку йортын яклап чыгыш ясавы да билгеле.

ШАКИРҖАН ТАҺИРИ – БЕР ТӨРКЕМ БУЛАЧАК ТАТАР ИҖАТ ӘҺЕЛЛӘРЕНӘ, ГАЛИМНӘРГӘ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕНӘ БЕЛЕМ БИРГӘН УКЫТУЧЫ. АЛАР АРАСЫНДА ШАГЫЙРЬ СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ, БУЛАЧАК ГАЛИМНӘР МӨХӘММӘТХАН ФАЗЛУЛЛИН, ГЫЙЛЕМ КАМАЙ, ГЫЙБАД АЛПАРОВ, 2НЧЕҺӘМ3НЧЕ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЛАРЫ, БАШКА КҮРЕНЕКЛЕ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ БАР.

Суфия һәм Фаик Таһировлар эшләгән «Безнең әлиф» (1929) әсбабы битләре.

КУЛЪЯЗМАЛАРГА ҖАН ӨРЕП...

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее фондында сакланучы XIX гасырда шәкертләр арасында бик популяр булган урта гасыр гарәп шагыйре Мөхәммәд әл-Бусыйриның «Касыйда-и бөрдә» әсәре кулъязмасының күчермәсе – Таһириның зәвыклы һәм оста рәссамхәт- тат булуын раслаучы бердәнбер чыганак.

XIX гасырның беренче яртысында татарлар тарафыннан күчерелгән кулъязмалар бик гади һәм беркадәр генә бизәлеп эшләнә торган булса, хәттат китапның һәр битен төсле рамкага алып, текстның хәрефләрен нәсех һәм тәгъликъ язу төрләренең синтезын тәшкил итүче язу белән башкарган.

Сәнгать өлкәсендә эшләүче галимнәр фикеренчә, рәссам кулъязманы Урта Азия китап бизәү традициясен үзгәртеп һәм татар халкының зәвыгын исәпкә алып бизәгән. Таһири китапның декорындагы унванны мөселман гыйбадәтханәләренең фасады схемасы рәвешендә ясаган. Унванның өске өлешен үсемлек орнаменты белән бизәлгән мәчет гөмбәзе рәвешендә сурәтләп, астына мөселманнар Коръән укыр һәм эшкә керешер алдыннан әйтә торган «Фатиха» сурәсенең беренче сүзләрен («Бисмиллаһ ир-рахман иррәхим») язып, аларны бербөтен итүче бизәкле кысага алган. Сакланып калган кулъязма битләрендә кыса читендәге авыш сызыкларга билгесез автор тарафыннан кайсыбер гарәп сүзләренең тәрҗемәсе язылган.

1918 елда йортында булган янгында хәттатның хезмәтләре юкка чыккан дип санала. Шул сәбәпле рәссамның башка эшләре безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Әмма үз чорында аның күпкырлы эшчәнлеге татар китабы бизәлешенә һәм, гомумән, татарларда рәсем сәнгате үсешенә зур йогынты ясаганы шиксез.

ӘТИЛӘРЕ ЮЛЫННАН...

1883 елны Шакирҗан 25 яшендә Казан дары заводы бухгалтеры Садыйк Курманаевның 19 яшьлек кызы Гөлчәһрәбануга өйләнә. Гаилә башлыгы 1899 елны Карл Фукс урамында каенатасының өе белән янәшә ике катлы агач йорт төзи. Бу никахтан бер-бер артлы 14 бала дөньяга килә, шуларның икесе - кечкенә вакытта, бер кызлары 15 яшьтә вафат була. Таһири балаларына яхшы белем бирергә тырыша.

Улларын һәм кызларын өй шартларында берничә ел үзе татарча һәм русча укыта. Аннары кызларын рус уку йортларына түгел, татар мәктәбенә бирә. Кызлары Зөһрә, Суфия, Зәйнәп, Өммә-Сәлма Ләбибә Хөсәенованың кызлар мәктәбен тәмамлый, укытучы булып эшли. 1920 нче елларда Суфия татар библиографиясе буенча китаплар әзерләп бастыра. Зөһрә 1917 елның апрелендә I Бөтенроссия мө- селман хатын кызлары съездында катнаша.

Таһири улларын рус һөнәри мәктәпләренә урнаштыра. Әтиләреннән дәрес алган, шул исәптән дин сабагын укыган Әхмәт-солтан һәм Җәвад – Казандагы 1 нче реаль училищены, Мидхәд һәм Әхмәтзәки – коммерция училищесын, Йосыф сәнәгать училищесын тәмамлый. Таһириның төпчек улларына, өйдә әтиләреннән тыш, укытучы булып эшләүче өлкән апалары да татарча укыта, аннары Ривгат Көнчыгыш педагогика институтына укырга керә, озак еллар Казан педагогика институтында белем бирә, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Фаик исә, әтисе юлыннан китеп, 1920 нче елларда рәссамконструктивист булып таныла, 1930 елда Югары сәнгать-техника остаханәсенең полиграфия факультетын тәмамлый, китаплар бизи һәм төрле телләрдәге шрифтлар эшләү белән дә шөгыльләнә.

Шакирҗан Таһири бизәгән «Касыйда и бөрдә» кулъязмасының беренче бите.

Шакирҗан Таһириның шәхси китапханәсе экслибрисы.


Шакирҗан Таһирины күмү мәрасиме. 1918 ел, 14 гыйнвар (иске стиль буенча).

МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕНЕҢ РЕФОРМАТОРЫ

КТУМда укыган һәм укыткан вакытта Таһири заманча белем бирү, укырга һәм язарга өйрәтү методикаларын тирәнтен үзләштерә. Каллиграф хезмәттәшләренә методик ярдәмлек итеп рус хәрефләрен язарга өйрәтү өчен зур табак- лы кәгазьдә дүрт биттән торган «Матур язу» әсбабы бастыра.

Таһири, үзенең педагогик тәҗрибәсенә таянып һәм рус мәктәпләрендә кулланылган аваз методын кулланып, 1893 елда «Бадьэ әл-тәгълим нам мөкәммәл әлифба» («Укырга өйрәнүчеләр өчен камил әлифба») нәшер итә. Автор синтетик аваз методының мәшһүр рус педагогы Константин Дмитриевич Ушинский тәкъдим иткән язу-уку төрен яклый.

Каюм Насыйриның телебездә 10 төрле тавыш хәрефләре бардыр дигән фикеренә нигезләнеп, методист үз әлифбасында гарәп хәрефләренең я өстенә, я астына өстәмә билгеләр куеп, у, ү, о, ө, а, ә сузыклары һәм г,
н тартыклары өчен аерым хәрефләр куллана, шуның белән уку-язу техникасын җиңелләштерә. Замандашлары Таһириның бу хезмәтен реформа ясау дип бәялиләр. Әлеге яңалыкка руханилар гарәп әлифбасын (Коръән хәрефләрен) бозу дип караганнар, һәм беренче вакытта аваз ысулы белән язу танырга өйрәтү беркадәр кыенлыклар да китереп чыгарган дип уйларга кирәк. 1917 елга кадәр әлифбаның күп тапкыр нәшер ителүе аның җәдит мәктәпләрендә киң таралуын раслый.

Бу уку әсбабының тагын бер өстенлеге һәм яңалыгы була: аның ахырында татар басма китабында беренче тапкыр «Мифтах бадьэ әл-тәгълим» («Башлап укытырга өйрәтү ачкычы») дигән укытучыларга атап язылган методик кулланма урнаштырыла. Соңыннан бу методик кулланма ике тапкыр аерым китап булып та басылып чыга. Бер үк вакытта әлифбада төрки сүзләрдән соң (27 дәрес) гарәп сүзләрен укырга-язарга өйрәтү (16 дәрес) карала, шуның белән укучылар әдәби телдә гарәпчә сүзләрне дөрес укырга һәм әйтергә, дөрес язарга күнегә торган була.

1914 елда 48 битлек «Рәсемле әлифба» нәшер итә. Мөхәммәтхан Фазлуллин фикеренчә, бу әсбап татар телендә дөньяви әлифбаны рәсемнәр белән бирүдә беренче тәҗрибә булып тора. (Беренче рәсемле әлифба Хәбибрахман Зәбири тарафыннан 1907 елда бастырыла).

Таһириның хатыны Гөлчәһрәбану (уртада), кызлары (уңнан сулга) Суфия, Зәйнәп, Өммә‐Сәлма һәм Зөһрә. 1914 ел.

Таһири 1905 елда нәшер иткән гарәп теле морфологиясе дәреслеге шәкертләр һәм хәлфәләр арасында зур уңыш казана.

Безгә шулай ук Таһириның өй шартларында балаларын укытуны һәм шәкертләрне өйрәтүне күздә тотып язылган өч дини хезмәте билгеле: тәһарәт һәм намаз турында китабы, башлап өйрәнүчеләр өчен сорау һәм җавап кебек төзелгән кыскача Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре әсбабы һәм «Тарих исламнан хәлифәи Рәшидетдин заманы» китабы.

Гомеренең соңгы елларында Таһири тагын дүрт уку әсбабы төзи: башлангыч мәктәпләр өчен «Тәгълимат хисаб» («Хисап өйрәтү»), гарәп хәрефләре белән язарга өйрәтү буенча «Матур язу» китабы, «Башлангыч мәктәптә геометрия» һәм урта мәктәп өчен гарәп грамматикасы – синтаксис дәреслеге. Ләкин илдә башланган кискен иҗтимагый үзгәрешләр аларны бастырырга мөмкинлек бирми: совет хөкүмәте яшь буынны тәрбияләү һәм уку-укыту мәсьәләләрен үз кулына ала башлый.

Күпьеллык хезмәтләре өчен Таһири патша хөкүмәте тарафыннан III дәрәҗә Изге Анна, III дәрәҗә кылычлы изге Станислав орденнары, «Тырышлык өчен» көмеш медале белән бүләкләнә.

Октябрь инкыйлабыннан соң да педагогик эшен дәвам иттерә. Казанда һәм Чистайда педагогика курслары оештыра һәм укыта. 1918 елның 27 гыйнварында 59 яшендә вафат була. Казан халкы аны зур ихтирам һәм тантана белән соңгы юлга озата.

Таһириның уллары. Беренче рәттә (уңнан сулга): Йосыф, Ривгат, Фаик; икенче рәттә (уңнан сулга): Җәвад, Мидхәд, Әхмәтзәки һәм Әхмәтсолтан. 1914 ел.

ТАҺИРИ ӘСБАПЛАРЫНЫҢ СЫЙФАТЛЫ ҺӘМ УҢАЙЛЫ БУЛУЫ ӨЕНДӘ АЛАР БУЕНЧА БАШТА БАЛАЛАРЫН УКЫТЫП КАРАВЫ БЕЛӘН ДӘ АҢЛАТЫЛА. БЕР ӘЛИФБАСЫНЫҢ ТИТУЛ БИТЕНӘ УЛ: «МОНЫ ЯЗДЫМ КЫЗЫМ ЗӨҺРӘ ӨЧЕН, НӘШЕР ӘЙЛӘДЕМ ЗАМАН ГАЛИМНӘРЕ ҮТЕНГӘН ӨЧЕН», ДИП ЯЗЫП КУЙГАН.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: