Татар олимпы аксакалы
Ярты гасыр буе республика җитәкчелегендә. Салих Батыевның тормыш юлы Совет Татарстаны тарихының зур өлешен колачлый.
Инкыйлаб чорындагы тетрәнүләр һәм күмәкләшү, Сталин репрессияләре һәм Хрущев «җепшеклеге», татар теле өчен көрәш һәм «милләтчелек» дип исемләнгән нәрсәгә каршы көрәш, Брежневның торгынлык еллары һәм Горбачев үзгәртеп коруларының башлангыч этабы. Җитәкчелектә илле ел – ике төкереп бер сикерү генә түгел, шуңа күрә әлеге сәясәт аксакалының язмышында ил тарихының төрле чорлары чагылыш тапканлыгы аңлашыла – агы да, карасы да, кайгылысы да, шатлыклысы да…
1911 елда Башкортостанда туган һәм рәсми рәвештә башкорт милләтеннән булган Салих Батыев гомере буе Татарстанда эшли һәм сүздә генә түгел, документларда да татарга әйләнә – паспортта милләтен алыштыра. Партия, комсомол һәм дәүләт җитәкчелегендәге төрле югары вазыйфаларда Батыев, гомумән алганда, 50 ел эшли.
1931 елда Казанга килеп, ул финанс-икътисад институтына укырга керә, ләкин аңа укуын тәмамларга ирек бирмиләр. Авылны механикалаштыруның иң алгы фронтына – Акташ МТСының сәяси бүлегенә җибәрәләр. Тиздән ул республиканың Арча районында комсомол җитәкчесе итеп куела, ә 1936 елда актив егетне комсомол өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Бу инде булачак карьера үсешенә җитди адым дигән сүз, югарыга менү өчен юл шуннан ачыла. Һәм Батыев та, төрлечә инициатива белдереп, үзенең оештыру талантын күрсәтә-күрсәтә, булдыра алганча тырыша.
Урамда 1937 ел. Илдә массакүләм репрессияләр бара, йөзләгән-меңләгән «халык дошманы» фаш ителә. Батыев та, гомуми агымга ияреп (ә аның вазыйфасында башкача ярамый да), «дошманнар»ны эзли һәм фаш итә, җыелышларда һәм митингларда чыгыш ясый, «сатлыкҗаннар һәм шпионнар»ның гөнаһларын ачып күрсәткән коллектив мәкаләләр, хатлар язуны оештыра.
Кинәт (бәлки, шулай тиеш булгандыр да) язмыш таягының башка очы үз «сыртына төшә»: 1937 елда аның өстеннән шикаять килә. Салих Батыевны партия өлкә комитетына чакыралар һәм берничә кәгазь күрсәтәләр. «Бу материал синең хакта, халык дошманнары белән элемтәңне ачыклаячакбыз. Әгәр син дошманнарның зур эшләренә катнашмыйча, уяулыгыңны киметкән генә булсаң, ярый да...», – дип белдерәләр аңа. Баксаң, кулга алынган берничә «халык дошманы» үз күрсәтмәләрендә шуны хәбәр иткән икән: аларның юлдашы – партиядән чыгарылган Еникеев («Кызыл Татарстан» республика газетасының элекке баш мөхәррире) – Батыевның дусты, һәм алар, әле туганнар да буларак, «тыгыз элемтәдә торган».
Аннары Батыевны комсомол өлкә комитетындагы эшеннән чыгаралар. Шул көннән башлап Батыев үзен кулга алганнарын көтә, тик... юкка. 1937 елның ноябрендә аны партиядән чыгаралар, партия билетын алалар. «Болай булгач, беттем», – дип уйлый Батыев. Тагын кулга алырга килмиләр. Бу еллар өчен сирәк могҗиза – ул иректә кала. Әмма хәвефле хәбәрне көтү дә искиткеч авыр. Ишек какканнарын көтеп, төннәрен ничек үткәргәнен күз алдына китерүе дә кыен.
Соңрак Батыев төрмә газапларыннан үзенең котылып калуын: «Бәлки, республикада кулга алулар буенча план үтәлгәндер, шуңа күрә мине алып китмәгәннәрдер», – дип аңлата. Шул ук вакытта ул көн саен өлкә комитетына барып йөри һәм үзенең гаепсезлеге турында гаризалар яза. Һәм кинәт 1938 елның 25 гыйнварында, аның чираттагы гаризасын караганнан соң, Татарстан АССР буенча ВКП (б) ҮК каршындагы Партия контроле комиссиясе партколлегиясендә «Батыев Салих Гыйлемхан улының ВКП (б) әгъзалыгын кайтарырга» булалар, шул ук вакытта аның большевик сизгерлеген югалтканын да искә алалар. Шунда ук комиссия: «Шелтә белдерергә һәм моны шәхси исәп карточкасына теркәп куярга», – дигән карар да чыгара. Шул рәвешле ул бәхетле язмыш билетын тартып чыгара һәм киләчәктә гыйнварның бу көнен беркайчан да онытмый, ел саен аны икенче туган көне буларак билгеләп үтә. Бу көнне Салих Батыев аеруча киң күңелле була. Моны белүчеләр еш кына әлеге киң күңеллелектән файдаланып калырга тырыша.
Ә аннары исә кичерелгән Батыев хезмәт баскычы буйлап югары менә башлый, дөрес, шунда ук түгел, күпмедер вакыт ул «күзгә бәрелеп тормаган» вазыйфалар белән канәгатьләнә. Репрессияләр бик күп вакантлы вазыйфалар барлыкка килүгә китерә.
1943 елда, 32 яшендә, ул – ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары. 1950 елда Батыев, ниһаять, югары белем ала һәм берничә ел Мәскәүдә партия ҮК инструкторы булып эшли. Аннары Казанга әйләнеп кайта һәм идеология буенча секретарь, партиянең Татарстан өлкә комитетына икенче секретарь итеп билгеләнә. 1960 елда хәтта «беренче» вазыйфасына дәгъва кыла, ләкин барып чыкмый.
Шул ук елны Батыев ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе итеп сайлана. Моның өчен аңа рәсми рәвештә «татар»га әйләнергә туры килә.
Биредә ул 1983 елның җәенә кадәр – 23 ел эшли. Республикада кайберәүләр шаяртып «батыевчылык» дип атаган тулы бер чор бу.
ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе – асылда да, Конституция буенча да – республикада иң югары дәүләт вазыйфасы. Сүз уңаеннан, Батыев кайвакыт үзен «безнең президент» дип атаганнарын яраткан. Әмма хакимиятнең чын куәте, әлбәттә, партия өлкә комитеты кулында була. Шуңа да карамастан, Батыев бу вазыйфасында кул кушырып утырмый. Аның абруе закон чыгару органының да авторитетын саклап калырга ярдәм итә. Республиканың авыл районнары башкарма комитетлары рәисләре Батыевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген һәрвакыт белеп тора: аларны еш кына партия район комитетларының артык бәйләнчек секретарьларыннан якларга туры килә.
1956 елда ул ТАССРда һәм күрше республикаларда реабилитация буенча СССР Югары Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләнә. Бу елларда да, соңрак та Батыев законсыз репрессияләнүчеләрне аклау белән актив шөгыльләнә, аларның эшләрен игътибар белән өйрәнә, илнең иң югары инстанцияләренә тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә. Лагерьлардан кайткан сәяси тоткыннарга ярдәм итәргә тырыша. Ул Муса Җәлилнең исемен аклауда мөһим роль уйный. Шәхсән Мәскәүгә шалтыратып, документларның тикшерелүен тизләтүне сорый. 1937 елда кичергәннәрен ул беркайчан да хәтереннән чыгармый, репрессия корбаннарының намуслы исемнәрен кире кайтаруда актив катнашып, Батыев, һичшиксез, гаепнең үзенә туры килгән өлешен юарга тырыша.
Ул җитмеш яшьтән узгач кына пенсиягә чыга. Ә ике елдан соң, 1985 елның декабрендә, бакыйлыкка да күчә. 2021 елның ноябрендә Салих Батыевка 110 яшь тулган булыр иде.
Автор: Нияз Әхмәдуллин
Добавить комментарий