
«САЛКЫН ТИМЕРГӘ ҖАН ӨРҮДӘН КАНӘГАТЬЛЕК ХИСЕ КИЧЕРӘМ»
Белмим, ни өчен шулайдыр, ләкин безнең якта аралашырга җиңел, рәхәт булган ихсан турында «йогышлы кеше», диләр. КФУның Алабуга институтында «Технология һәм робот техникасы», «Дизайн», «Техника процесслары технологиясе» кебек юнәлешләрне берләштерә торган «Инженерлык-технология» бүлеге мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Әхмәтов Линар Гыймазетдин улы әнә шундыйлардан.
25 июля 2024
Без аның белән Казанда үткәрелгән татарча укытуга багышланган күргәзмәгә институт стендын оештыруда катнашкан идек. Шул вакытта Линар Гыймазетдин улының, аппаратура урнаштыруны оештырып, бөтен нечкәлекләрен белеп эшләтүенә бер исем китсә, шунда ук җәмәгатьчелек игътибарына мәктәпләрдәге технология дәресләренең компьютер графикасы белән тәэмин ителгән, татар телендәге методикасы һәм методологиясе яздырылган өч диск тәкъдим итүе икенче тапкыр шаккатырган һәм сокландырган иде. Татарча әйбәт сөйләшсә дә, төгәл фәннәр вәкиленең туган телен бу дәрәҗәдә белүен көтмәгән идем.
− Татар мәктәбендә укыдым бит мин, − диде ул шул вакытта, тел очында торган сорауны сизгәндәй. − Бала дөньяны нинди телдә таный, гомере буе шул тел аркылы аңлаячак...
− Димәк, сез докторлык гыйльми дәрәҗәсенә һәм профессорлыкка татар теле байлыгы аша ирештегез?
− Әлбәттә. Татарча фикерләдем, русча формалаштырдым. Хәтерлим, 8 нче сыйныфны тәмамлап Минзәлә педучилищесына китәргә йөргәндә, гариза язганда бер грамматик хата җибәргән идем. Мәктәп директоры: «Олы дөньяга чыгарга йөрисең, үзең хаталы язасың», – дип, оялткан да иде соң! Шул көннән бирле рус теленә бик игътибарлы булдым.
− Ягъсуф ага Шәфыйков бер язмасында Минзәлә педучилищесын һәм Алабуга институтын «Чулман аръягының акаде- миясе» дип атаган иде.
− Хаклы булган Ягъсуф абый. Чөнки әле Чаллыда КАМАЗ төзелеп, Казан белән Татарстанның көнчыгыш районнарын тоташтырган юл салынганчы, бу атап киткән уку йортлары төбәкнең мәдәни үзәге дә, мәгърифәт үзәге дә булып хезмәт итте. Узган гасырның 70–90 нчы елларында һәр авылда Алабуга институтын тәмамлаган укытучы эшли иде.
− Сездә кызык кына ике башлангыч яши: тәрбияче-педагог һәм техникага омтылыш...
− Нигә сәер тоела ул сезгә? Хезмәткә, һөнәр серләренә төшендерүче остазлар элек-электән булган дип беләм... Сүз уңаеннан әйтеп үтик әле, минем нәкъ менә шул юнәлештәге эшчәнлегемне хөкүмәтебез «Фән һәм югары белем министрлыгының мактаулы остазы» һәм «Россия югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» дигән дәрәҗәле исемнәр белән бәяләде. Советлар Союзы вакытында да трактор һәм комбайнчы һөнәренә укыган егетләрне, авылларга җибәреп, тәҗрибәле механизаторларга беркетү практикасы бар иде. Без исә моны фәнни нигезгә куябыз һәм заманча методология, шулай ук тәрбияви технологияләр ярдәмендә тормышка ашырабыз. Бик катлаулы һәм четерекле процесс ул хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Гаилә белән җыелганда.
− Мин хәтта сезнең хакта «машина җене кагылган» дип әйтер идем...
− Булуы бик мөмкин. (Көлә). Техника белән мавыга башласам, дөньямны онытам. Иске маркалы машиналар, аларны рәткә китереп, йөри торган хәлгә китерү миңа бер рәхәтлек бирә, салкын тимергә җан өрүдән канәгатьлек хисе, җиңү эйфориясе кичерәм...
Минем әткәй − фронтовик, һәм ул сугыштан, − белмим, моңа ничек ирешкән, нинди юлларын тапкандыр, − үзе хезмәт иткән ЗИС‐5 машинасы белән кайтып төшә. Миңа кагылган «җен» шул машинаның кузовында кайткан, ахрысы…
Авыл үз баласының исән‐сау кайтуына сөенсә, колхоз, колхоз гына түгел, хәтта район җитәкчеләре шундый куәтле машинаның ул вакытта бик тә санаулы булган техника паркына кушылуына шатлана. Әткәй ул машинаны бик кадерләп, саклап кына йөртте, техник яңалыклар кертте, әйтик, кузовы күтәрелә торган, ягъни үзбушаткыч итеп көйләде. Мин исә аның кырында бөтереләм, нәрсәдер тотып, ачкыч биреп торам. Урыпҗыю вакытларында басуга әткәйгә ашарга илткәч, миңа машина йөртеп карау бәхете дә эләгә. Беренче күнекмәләрне мин инструкторлардан түгел, ә дошман авиациясе уты астында машина белән алгы сызыкка патрон һәм снарядлар ташыган элеккеге совет солдатыннан һәм үземнең туган авылым Вәрәшбаш кырларында алдым.
«Эврика» конструкторлык бюросы ясаган спорт машинасын презентацияләү вакытында.
− Мөслим районы?
− Әйе, Мөслим ягыннан, Ык буйларыннан мин тумышым белән. Бик тә матур, күркәм, гүзәл яклар, искиткеч яхшы кешеләр. Җәй көне абый белән Ыкка балыкка бара торган идек, аның матурлыгын мин генә түгел, шагыйрьләр дә бөтен барлыгы белән ачып бетерә алмас. Ләкин Ык миңа бүтән ягы белән дә таныш. Элек, гадәттә кыш көне, машина, тракторларны Мөслимгә мастерскойга ремонтка куялар иде. Алты яшьләр булгандыр, әткәй мине үзе белән Мөслимгә, ремонтка алып йөри башлады. Ык аша хәзерге кебек күпер юк, язгы ташу белән җәелгән елганы көймәдә чыгарга кирәк.
Бик җилле көн иде, берничә кеше утырып кереп киттек. Курыккан булганмындыр инде, ишкәкче агайларның җилдә кысылган күзләре, юеш ишкәк сабын кысып тоткан көрәктәй куллары, җил тавышын басарга тырышып бер-берсенә кычкырган тавышлары истә калган. Елга суы көймә кырына килеп бәрелгәндә бер өлеше киемгә чәчри. Шул елны булгандыр, мине дә исәпкә кертеп, әткәйгә булышып йөргән өчен акча язганнар иде, шул акчага миңа мәктәп формасы, күлмәк, ботинка алдылар. Инде үсеп җиткәч премияләр, басылып чыккан хезмәтләрем өчен күләмле генә гонорарлар да алганым булды, ләкин балачактагы шул акча өчен кичергән горурлануны бүтән тоймадым.
− Бәйрәмнәр уңаеннан үткәрелгән чараларда сезне институт сәхнәсендә еш күрәбез, бик матур җырлыйсыз да.
− Янә «әткәй» дим инде, ул бик матур һәм җиңел бии иде. Хәтта яшь чагында Стәрлетамак каласында эшләгәндә, Уфа артистлары, аның бер кичәдә биегәнен күреп, үзләре белән алып та китә...
− Техника белән әвәрә килү өчен шартлар да кирәк бит әле...
− Иң беренче шуны искәртик: безнең бүлек тулай торак белән тәэмин ителгән аерым корпуска урнашкан. Безнең шулай ук агач һәм металл эшкәртү буенча ике цехыбыз бар, алар студентларга үзләштергән теоретик белемнәрен практикада сынап карау базасы булып тора. Бөтен төр җиһаз һәм инструментлар белән тәэмин ителгән автомастерскоебыз бар. Кайбер студент егетләрне аннан куып та чыгарып булмый, ул чын мәгънәсендә остакулларның, бергә җыелып, техник идеяләрен тормышка ашыру үзәге булып тора. Үземнең дә, һәм рухи, һәм дөнья мәшәкатьләреннән арынып, ял итә торган урыным ул.
2020 елда ачылган Фәнни коллаборация йорты исә − безнең горурлыгыбыз, мондый үзәге булган башка уку йортын мин белмим. Ул безгә мәктәп укучыларын җәлеп итәргә, сәләтле балаларны ачыкларга булыша.
Шул рәвешле, шәһәрнең мәгариф идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез.
− Сез олы юлның башыннан ук педагогик юнәлешне сайлаган кеше...
− Монда инде, мөгаен, әнкәй йогынтысын әйтергә кирәктер. Ул башта − Минзәлә педучилищесын, аннан, читтән торып, Алабуга педагогика институтын тәмамлады, гомере буе балалар укытты. Уку-укыту, мәгариф минем өчен мәктәптә төгәлләнми, ул өйгә дә кайта.
− Димәк, без чыгышыбыз белән барыбыз да балачактан дип, психологлар дөрес әйтә.
− Бик дөрес сүзләр. Әнкәй басынкы-сабыр, ләкин без һәр мизгел аның кайгыртуын, җылысын тоеп яшәдек. Укытучы минем өчен мәктәп кадры гына түгел, ә бөтен яхшылыкны үзенә җыйган кеше иде. Шуңа күрә инде теләк-омтылышларым формалаша башлагач та, минем өчен «Кая барырга?» дигән сорау булмады − Минзәлә училищесы, аның хезмәт укытучылары әзерли торган бүлеге. Укуны тәмамлауга, әткәй мине армиягә җибәрде...
− Ничек җибәрде?
− Җибәрде дип, үземнең барасы килү теләген тормышка ашырырга ярдәм итте. Укытучы булып эшли башлаган идем, ә аларга карата «әле эшләсен» дигән мөнәсәбәттә торалар. Әткәй военком белән сөйләште дә, икесе дә фронтовик, килешкәннәрдер инде, повестка килеп тә төште. Аннан − Алабуга институты, укуны тәмамлагач, шунда ук лаборант булып эшли башладым. Кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклау белән бер-бер артлы карьера баскычлары да яулана башлады...
Линар Гыймазетдин улы белән озак сөйләшеп утырдык. Бер нәрсәгә игътибар иттем: ул бүгенге казанышлары, җиңүләре хакында (ә алар аның шактый күп) түгел, туган ягы, бала чагы һәм яшьлек чоры турында сөйләргә ярата. Мөгаен, сәләтле, булдыклы шәхесләр, ирешкән уңышларын табигый санап, аның нигезе үткәннәрдә икәнлеген аңлыйлардыр, дип уйладым мин.
«Әнкәй басынкы-сабыр, ләкин без һәр мизгел аның кайгыртуын, җылысын тоеп яшәдек», – ди Линар Әхмәтов.
Гомәр Даутов
Добавить комментарий