Сәүдәгәрләрнең соңгы сәламе
Миңа бәхет елмайды. Мин бу йортларда яшәүчеләрне, элекке тормышны хәтерләүчеләрне, соңгы могиканнарны күреп калдым әле!
01 ноября 2016
Озын гомерле бу йортларның кайберләрен әле Волков, Низенькая, Овражная, Ульянов-Ленин урамнарында, берән-сәрән урнашканнарын исә шәһәрнең тагын берничә җирендә очратып була. Кайчандыр алардан йомычка, майлы буяу исе килгән. Сәүдәгәрләр гөрләтеп өй туе үткәргән, үзләреннән алда мәчеләрен керткән. Хәзер исә бу йортлардан сөрсегән ис килә.
Әлбәттә, бер-ике йортны саклап калып булыр иде. Ремонтлап, музей, сувенирлар кибете, кафе ачарга мөмкин, тик алардагы элекке тормышны инде барыбер кайтарып булмаячак... Верандаларында самовар төтенләп утырган, ресторациягә рессорлы пролеткага утырып чыккан, киенеп-ясанып, күпсанлы гаилә белән чиркәүгә яки мәчеткә барган вакытларны...
Әмма миңа бәхет елмайды. Мин бу йортларда яшәүчеләрне, элекке тормышны хәтерләүчеләрне, соңгы могиканнарны күреп калдым әле!
Сәүдәгәр кызы
Бервакыт мине әнием үзе карый торган әби янына алып барды. Ул аның авырып киткән дус хатынының туганы иде ахры. Дарулар, ризык илтергә кирәк иде. Һәм менә без җәяүләп Тихомирнов урамындагы йортыбыздан Щаповка таба барабыз – ара ерак түгел, тик караңгы төшкән һәм урам бушап калган инде. Эш шунда, бу көннәрдә телевизордан беренче совет “сериалын” – “Семнадцать мгновений весны” картинасын күрсәтә башладылар. Мин ул чакта сирәк кешедә генә булган телевизорларның тәрәзәләрдә чагылган “зәңгәр утларына” карап барам. Бездә “Темп-3” бар иде, һәм телевизордан нинди дә булса кызыклы тапшыру башланса, диварга шакып, бабай күршеләрне чакыра. Кайвакыт безнең өй “кинозалына” җидешәр кеше кереп тула.
Минем, әле бәләкәй булгангамы, әлеге фильмга әллә ни исем китмәде, шунлыктан әнием әйткән “дворянка” янына бик теләп киттем. Чынлыкта “дворянка” сәүдәгәр кызы булып чыкты, аның әтисенең зур җимеш бакчалы, ике катлы йорты “Эрмитаж” бакчасы каршында урнашкан иде.
Без капкадан ишегалдына кердек, почмактан кызыл күзләре белән безне күзәткән караңгы шыгырдавык баскыч буйлап өскә күтәрелдек. Әллә җен баласы карап тора инде?! Калын ишекне шакыдык. Телевизордан аерганга ачуы чыккан хатын килеп ачты һәм, безнең Варвара Ивановна янына килүебезне белгәч, бармагы белән почмакка төртеп күрсәтте дә, йөгереп кереп тә китте.
Мамык мендәрле тимер карават һәм борынгы кәнәфи көчкә-көчкә сыйган кечкенә бүлмәдә бу йортның элекке хуҗасының кызы яши икән. Әнием ризыклы төргәкләрне ачты, сөлгегә төргән кәстрүлдәге тавыкны хуҗабикә алдына куйды. Кухняга чыгып, чәйнекне кайнатып керде. Һәм менә кайнар чәй эчеп җылынган карчык үзенең тормышы турында сөйли башлады. Бер дә күңелле булмаган аның язмышы. Революция вакытында өйләренә солдатлар бәреп кергән дә, әтисен, аның энесен, үзләренә ниндидер мәсьәләне хәл итәргә дип кергән идарәчене “Эрмитаж” бакчасындагы чокыр янына алып чыгып атканнар. Әнисе шуннан соң мантымаган, ярты елдан җан тәслим кылган. Өйдәге хезмәтчеләр үзләренең чоланнарыннан сәүдәгәр гаиләсе яшәгән бүлмәләргә күченгән, җиһазларны да, хуҗаларының шәхси әйберләрен дә үзләштергәннәр. Җыелыш үткәреп, 17 яшьлек Варвараны пешекче бүлмәсенә күчерергә карар кылганнар. Безгә ишек ачкан хатын әнә шул пешекченең оныгы икән.
Минем саргайган обойлы диварга элеп куелган, рамкалары тәмам каралып беткән иске фоторәсемнәрне кызыксынып каравымны күргәч, карчык аларда сурәтләнгән кешеләр турында сөйли башлады. Әти-әнисе, түтиләре, туганнан туган абыйлары, бәләкәй Варя үзе. Караваттагы ике кечкенә мендәргә чигелгән Гагарин һәм Терешкова, елмаеп, сәүдәгәрләр гаиләсенә карап тора.
Бакчадан эт шыңшуы ишетелә. Шулчак карчык минем башымнан сыйпады да: “Киткәндә, аңа тавык сөякләрен ташларсың, яме? Тарас кушаматлы ул. Мин аның белән тәрәзә аша сөйләшәм. Аны беркем дә ашатмый. Ачлыктан ул инде алма кимерә башлады”, - диде.
Сәүдәгәр кызы бакчада гаиләләре белән рәхәтләнеп чәй эчүләрен искә төшерде. Зур корсаклы самовардан, җиде төрле җиләктән һәм әстерхан чикләвегеннән әнисе ясаган кайнатма белән. Чәй пешергәндә, карлыган яфрагы салганнар. Эре яфраклы чәйне колониаль лавкадан үлчәтеп ала торган булганнар. Элек мич ягучы булган Миша дәдәй революциядән соң калган запасларны тәмәке урынына тартып бетергән – ул чакта нәрсә тартырга белми аптыраганнар. Баздагы җиләк-җимеш төнәтмәләре белән яңа хуҗалар кыш буена сыйланган.
Гадәттә Варвараның әнисе якшәмбе саен җәен балыгы, йомырка һәм дөгедән зур бәлеш сала торган булган, чәй эчәргә алма яки кура җиләге белән татлы бөккәннәр пешергәннәр. Әбисе исән чакта йөземле, баллы күмәч пешереп сыйлый торган булган.
Мин карчыкны игътибар белән тыңламадым. Аның сөйләгәннәрен дә өзек-өзек кенә хәтерлим. Ул йортта мин башка булмадым. Киткәндә, Тараска сөяк ыргыттым. Чылбыры шалтырады. Эт, үзенчә миңа рәхмәт әйтептер инде, өреп куйды.
Сирәк кенә бу урамнан үткәндә, сәүдәгәр йорты урынындагы күзгә дә ташланмаслык яңа өйгә карап китәм. Варвара Ивановнаның арыган тавышын искә төшерәм. Ерак ул кичтә, моңланып, борынгы романсның һаман бер юлын кабатлаган иде: “Прошли года, повсюду льются слезы...” Соңрак мин бу романсны эзләп таптым. Менә ул:
Прошли лета, и всюду льются слезы…
Нет ни страны, ни тех, кто жил в стране…
Как хороши, как свежи ныне розы
Воспоминаний о минувшем дне!
Тыйнак князь
1991 елның ноябре иде. Бер редакциядән шылтыратып, авырып киткән корреспондентны алыштыруымны үтенделәр. Адрес яздырдылар. “Интервью алыгыз. Анда князь яши”, - диделәр. “Нинди князь инде ул тагын? Алар бармыни әле?” – дип уйлап куйдым мин.
Адрес язылган кәгазьгә карый-карый барам. Пушкин урамындагы Тукай һәйкәле каршындагы ишегалдында революциягә кадәр төзелгән иске йорт тора. Шалтыратам. Бусагада бик әдәпле, илтифатлы карт пәйда була, “Борис Сергеевич Хованский”, дип үзе белән таныштыра һәм керергә өнди. Тар баскыч буйлап икенче катка, тәрәзәләре бакчага караган, хуҗаның үзе кебек кечкенә фатирга күтәреләбез. Ул бу йорт турында бөтен нәрсәне белә, үз фатирына килеп кергәнче үк, үзе беренче катта яшәп, икенче каттагы бүлмәләрне вакытлыча яшәүчеләргә биреп торган сәүдәгәрнең фамилиясен атап өлгерә. Аның Кабан күлендә су коену өчен махсус ясалган түләүле корылмалары һәм трактирлары да булуы турында сөйли.
Борис Сергеевич аңлатуынча, әтисенең үз йорты булмаган, шуңа акча түләп кеше фатирында торган. Шул вакытлардан бирле Борис биредә яши икән.
Ул шыпырт кына сөйли, катрның ишарәләре һәм мимикасы бик тыныч. Мин аның кулларына карыйм – алар пөхтә, тырнакларына кадәр каралган. Князь!
Бүлмәдә бернинди зиннәт тә юк. Тәрәзә төбендә бакыр шәмдәл ямансулап утыра. Диварда – Хованскийларның борынгы бөек бабасы, Литва князе Гедиминасның корал тоттырып, шлем кидертеп ясалган кечкенә портреты.
Сөйләшкәндә Борис Сергеевичны “элекке князь” дип атавыма ул йомшак кына каршы төште: “Нишләп элекке булсын? Мин хәзер дә князь... Мин бит үз Ватанымда яшәп калдым, аннан ваз кичмәдем. Әнә, эмиграциягә киткәннәрне “элекке” дип атап була. Ә мин ничек Казанда яшәсәм, биредә үк үләчәкмен дә”.
Князь Совет властеннан яшеренмәгән. Эшкә кергәндә тутырыла торган анкеталардагы “чыгышыгыз” графасына Борис Сергеевич һәрвакыт “дворяннардан” дип яза торган булган. Мондый чиктән тыш оятсызлыктан соң аны хәтта ата да алмаганнар. Куллары күтәрелмәгән!
- Ә нигә яшеренергә миңа? Карак түгел бит мин! – дип ихластан гаҗәпләнә князь. – Аңлагыз, ул мизгелдә миңа мәңгелектән бөтен бабаларым карап тора ләбаса! Алар бит титуллы шәхесләр генә түгел, эшләре белән Россияне данга күмгән затлар да! Һәм күңелем түрендә мин кайчан да булса тарихка караш үзгәрәчәгенә инанып яшәдем.
Ул киштәдән “Бәрхет китапны” (“Общий гербовник Всероссийской империи”) сузылып алды, анда Россиядәге бөтен күренекле нәселләрнең шәҗәрәсен табып була. Борынгылык һәм аксөяклек буенча беренче урында Багратионнар нәселе тора, икенче урында – Хованскийлар, өченче урында – Голицыннар...
«Родъ Князей Хованскихъ происходитъ отъ Гедемина, Великого Князя Литовскаго. Сей Гедеминъ происшелъ отъ Великаго Князя Владимира Святославовича, который крести Русскую землю…»
Борис Сергеевич үзенең бөтен атаклы бабаларын яттан белә: князь Пожарский, Петр I вакытында финанс министры Шафиров, Бородино сугышы каһарманы генерал Николай Николаевич Хованскийның портреты Эрмитаждагы 1812 елгы Ватан сугышы залында саклана, декабристлар Тургеневлар һәм Ивашёв, язучы Алексей Толстой... Ул шулай ук патша Алексей Михайлович вакытында Казан воеводасы булган Иван Никитич Хованскийны да телгә алды.
Сүз уңаеннан, М.Мусоргскийның атаклы “Хованщина” операсы нәкъ менә аның борынгы бабалары турында.
Борис Сергеевич үзенең патша гаиләсенә тәкъдим ителүен дә яхшы хәтерли. Бу тулы бер ритуал була. Бориска җиде яшь тулгач, Казан Ратушасына чакыру килә, билгеләнгән сәгатькә әти-әнисе белән баралар. Анда 1915 елда Казанга бөек княгиня Елизавета Федоровна Романова килү хөрмәтенә бал оештырылган була. Борисны княгиня янына алып киләләр, ул аның белән сөйләшә, башыннан сыйпап куя. Поднос күтәргән лакей килеп баскач, княгиня малайны җир җиләкле пирожное белән сыйлый. Ул шуннан аларның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап кала, янәсе, “син хәзер безнеке, без сине Россия империясенең бөек нәселләре кочагына алабыз, киләчәктә үзеңне лаеклы тотарга тырыш”.
- Титул бернинди өстенлек тә бирми иде, - ди князь. – Мөгаен, бу Петр Iдән үк башлангандыр, чөнки ул, борынгы нәселләрне санга сукмыйча, җәмгыятьтә лаеклы урын алу өчен һәркемнең үзенең тырышуын таләп иткән. Титул өстәмә бурычлар да йөкләгәндер әле, чөнки аксөяк нәсел вәкиленең кылган гамәлләре һәрвакыт күз алдында булган.
Революциядән соң гаиләдәге борынгы бизәнү әйберләрен һәм көмеш савыт-сабаны ашамлыкка алыштырырга туры килгән. Князь Хованский киез итек басу фабрикасына эшкә урнашкан. Яхшы эшләгән өчен князьгә хәтта мактау грамотасы да биргәннәр әле!
Пенсиягә чыккач, Борис Сергеевич бакчачылык белән мавыккан. Аның өч сутый җирендә төрле сортлы алмагачлар җимеш биргән. Ул шулар белән мәш килгән, үсентеләрне күршеләренә дә өләшкән.
Бервакыт, кәрзин тулы алма белән өенә кайтканда, князь урамда егылган. Һаман каядыр ашыгучы кешеләрнең аяк астына сибелгән алтын төсендәге ранет алмалары арасында бакыйлыкка күчкән.
Тукталган сәгатьле йорт
Яңа таш йортлар арасына кереп кысылган бу сәүдәгәр өе Айвазовский урамында хәзер дә тора әле. Ничектер бик сәер буялган. Иске капка өстенә учреждениенең гаять зур элмә тактасын менгереп куйганнар. Монда минем бер танышым фатирда тора иде. Бу – 1990 еллар уртасы. Көз. Вакыт каралткан йортны беренче кар бәйрәмчә бизәгән – ул ап-ак булып болдырда, баскычларда, тәрәзә йөзлекләрендә, капка баганаларында ята. Болдыр янында үскән өрәңге салкында яуган яңгырдан соң бөтенләй бозланган. Бәллүрдәй тора! Өй кыегында исә уклары күгәргән сәгать циферблаты агарып күренә.
Бу ике катлы йорт асылташлар һәм сәгатьләр белән сәүдә итүче Петр Ионович Климовныкы булган икән. Александр Пассажында сәүдәгәр үз кибетен тоткан. Һәм өй кыегындагы сәгать үзенә күрә бер реклама булган.
Хуҗабикә аралашучан булып чыкты, иптәшем җыенганчы, без аның белән бераз сөйләшергә дә өлгердек.
- Өй кыегындагы сәгатегез матур, - дидем. – Кызганыч, йөрми генә!
- Ә мин әле аның һәр сәгать саен сукканын хәтерлим. Хуҗасы, Петр Ионович, театр ярата иде. Һәм сәгать операдан ниндидер көй уйный. Та-та-та... – Карчык көйләп күрсәтмәкче була. – Мин әле бәләкәй идем. Әни белән апа исә аларга хуҗалыкта булыша. Биредә бит зур хуҗалык иде. Ишегалдында теплицалар, кар базы, алма бакчасы, кареталар лапасы... Әллә нәрсәләр бар иде. Кер юу йорты да аерым. Хуҗага ашарга әзерли торган мич аерым йортта, янгын-фәлән чыга калса дип шулай төзелгән... Хәтерлим әле хуҗаны, мәһабәт ир-ат! Коеп куйган сәүдәгәр инде менә! Жилет кесәсендә дә, пиджагында да - чылбырлы алтын сәгатьләр. Без, кызлар, кышын сәүдәгәр бакчасы кырыендагы җылы итеп ягылган йортка җыелабыз да, җеп эрлибез, кул эшләре белән шөгыльләнәбез, халык җырларын сузабыз. Ул исә шыпырт кына керә дә, тыңлап тора. Үзеннән хуш ис килә. Иртәләрен хушбуй белән юына. Затлы тәмәке тарта, “Благоуханный” дигәнен. Һәм менә концертыбызга рәхмәт йөзеннән ул безне алма һәм сидр белән сыйлый. Раштуага унар тиен акча һәм шоколад конфет бирә. Аны хәзергә кадәр хөрмәт итәм һәм рәхмәт хисе белән искә алам. Революциядән соң исә безнең барин югалды. Большевиклар Парижга куган икән, дип сөйләделәр. Анда таксист булып эшләгән. Казанны бик сагынган: “Өйгә кайтасым килә, урам себерергә дә ризалашыр идем”, – дия торган булган.
Петропавел соборы манарасына “Казан сәүдәгәре Петр Климов яңа сәгать куйган (искесенең циферблаты гына калган булган), ак таш һәм алебастрдан ясалган бизәкләре реставрацияләнгән”.
Мин урыны-урыны белән ватылмый калган мозаикалы паркет идәнне карап сокландым. Аннары дустым миңа чоландагы “Берндорф Метальварен Артур Крупп” келәймәле ватык чуен унитазны күрсәтте һәм болай диде: “Хуҗасын куып чыгаргач, бу йортка пролетариат кереп утырган. Кайсыдыр, исергәч, кувалда алган да, әлеге “буржуйлар калдыгын” бәреп ваткан. Ишегалдында агач бәдрәф әмәлләгәннәр. Менә шулай, картлач, яшәешне аң тудыра! Хәзергә кадәр урта гасыр кешеләре кебек яшәп ятабыз менә”.
Добавить комментарий