Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Cәфәр чыксам ерак юлга..!»*

Яшел биплан, калтыранып-калтыранып ала да, Тәмте өстенә күтәрелеп, җәйрәп яткан кыр-болыннар, бормалы юллар, киң Идел өстеннән һавада юл ала. Яулыклы әбиләр идәндәге җиләк-җимеш, яшелчә тутырылган кәрзиннәрен кысыбрак тота. Ир-атлар сырага бәяләр турында гәпләшеп ала. Кулларында – каен себеркесенең очы күренеп торган портфель…

15 минуттан Ан‑2 Казан уртасына ук диярлек төшеп утырачак. Аның пассажирлары кайсы кая таралыша – кемдер эшкә, кемдер оныкларын күрергә, кемдер исә мунчага һәм салкын сыра эчәргә. Ә кичкә шул ук Ан‑2 очкычына утырып кире өйләренә кайтасы...
1960–1980 нче елларда мондый рейслар могҗиза түгел, ә авылдан шәһәргә тиз арада килеп җитүнең чагыштырмача арзан ысулы була. Патрис Лумумба урамында урнашкан Казан аэропортыннан көн саен 20–25 очкыч республика шәһәрләренә, авыл-салаларына оча, дип искә ала Казан авиапредприятиесе генераль директоры Мөхәммәт Зәкәрҗаев. Казаннан Тәмтегә, Кама Тамагы, Тәтеш, Тархан, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Мамадыш, Биләр, Аксубай, Чирмешән, Бөгелмә, Зәй, Әгерҗе һәм тагын дистәләгән торак пунктка самолетта очарга мөмкин.
Ан-2 очкычында башкаладан Актанышка кадәр – ике сәгатьтә, Тәмтегә 15 минутта барып җитәргә була. Билет бәясе кыйммәт түгел. Чистайга, мәсәлән, 1970 нче еллар ахы‑ рында билетны якынча 3 сумга сатып алалар (шәһәрдә уртача хезмәт хакы 100‑120 сум санала).
Ан-2 очкычы зур тизлек белән артык биектә очарга исәпләнмәгән. Ул иң күп дигәндә дә 100‑200 метр биеклеккә күтәрелә ала.
bae1325383d7873f33e05c5560418850
Бервакыт, 1976 елда, очкыч Казан аэропортыннан Чирмешәнгә юл тота. Һавага күтәрелүгә үк, аның бер двигателе эшләми башлый. Очучылар самолетны биналардан еракка‑ рак алып китәргә карар кыла. Машинаны утыртканда электр тапшыру баганасына бәреләләр. Бәрелүдән беренче пилот аңын җуя. Янгын башлана, икенче пилот һәм пассажирлар салоннан чыгарга өлгерә, тик беренче пилотны гына коткара алмый калалар.
– Бу республикада әлеге очкычларны 40 ел эксплуатацияләү дәвамында үлем‑җитем булган бердәнбер очрак. Гомумән алганда алар яхшы идарә ителешле, ышанычлы самолетлар, гәрчә бик арзанлы салонлы саналсалар да, – дип аңлата Мөхәммәт Зәкәрҗаев. – 1980 нче еллар башында без Чехословакиянең ике моторлы L‑410 самолетларында оча башладык. Бу инде бөтенләй башка дәрәҗәдәге уңайлылык иде.
Әмма тормыш алга бара, республикада юллар төзелә. Автомобильләр авиацияне акрынлап кысрыклап чыгара. Дөрес, Актанышка юл бүген дә алты сәгатькә якын вакытны ала. 1980 нче елларда исә Як‑40 очкычында – 45 минутта, L‑410 самолетында 1 сәгать 40 минутта очып барып җитеп була иде...

Добавить комментарий

Тема номера