Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тынгы бирмәс хәтер уты

Тынгы бирмәс хәтер уты

Эзтабарлык

03 июля 2019

«Дәү әни, ике мәртәбә үлгән дигән хәбәре килгән улының, исән килеш өйгә кайтып кергәнен күргәч, кулындагы бердәнбер фарфор чәйнеген идәнгә төшереп җибәрә. Сугышка сау-сәламәт киткән улы яу кырыннан сукыраеп кайта. Шул килеш тә алар бирешми: дәү әни улын, ягъни минем әтине төрле үләннәр белән дәвалый башлый. Соңрак әти өйләнә. Ә мин туган көнне аның гәүдәсеннән, әйтерсең, ток уза: тәненең һәр күзәнәге чемердәп куя. Шул көнне әтинең күзләре шәүлә күрә башлый...»
 
 
Бу танылган эзтабар әдип-архивчы һәм шагыйрь Шаһинур абый Мостафин сөйләгәннәрдән. Илле елдан артык гомерен эзтабарлыкка багышлаган шәхес ул.
1-4
-Шаһинур абый, сез әтие­гезнең батырлыгы турында һәрвакыт яратып сөйлисез. Эз­табар булып китүегездә аның роле бармы?
– Бик зур. Әтием – Әхмәтсафа Мостафа улы Мостафин, Бөек Ватан сугышында исән кал­ган 9 «матросовчы»ның бер­се. 28 нче гвардияче укчы ди­визиянең 235 нче укчы полкы рядовое, автоматчы булган ул. 1943 елның 15 октябрендә Псков өлкәсенең Невель районындагы Горушки авылын фашистлардан азат иткәндә, дошман дзоты амб­разурасын күкрәге белән кап­лый. Һәм... Ходайның рәхмәте белән исән кала! Дөрес, башта аны үлгән дип уйлыйлар. Җирдән кара янган кулы гына чыгып тор­ган чөнки. Балчык белән тома­ланган, канга баткан гәүдәсен актарып алгач, яшь солдатның исән икәнен күреп шаккаталар. Аннан тиз генә госпитальгә алып китәләр. Җиде ай дәвалана ул. «Әти-әнисе җирләсен», – дип, әтине туган ягына – Мама­дыш районы Арташ авылына җибәрәләр. (Хәтта аерым шәф­кать туташы да билгелиләр.) Шунысын да әйтим: күрсәткән каһарманлыгы өчен әти Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шәфкать туташы сукыр, көчкә йөрүче әтине җитәкләп туган йортына кайтарып куя. Дәү әни­нең, барлык туганнарның ул ча­гында ниләр кичергәнен сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел...
Әти сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Бары соңрак, миңа 17 яшь тулгач, бер әманәтен җит­керде. Һич онытасым юк, Бөек Җиңүнең 20 еллыгын билгеләп үткән көн иде ул. Шул көн хөрмә­тенә бакчада 20 төп алмагач утырттык. Бик сөенгән иде шул чакта.
– Улым, минем кебек дошман утын каплап та исән калган ке­шеләр бармы икән, шуны белеш әле, – диде ул. Әтигә:
– Белешәм, – дип сүз бирдем. Һәм шул көннән башлап сугыш каһарманнарын эзләүне үземә бурыч итеп алдым.
– Кеше ышанмаслык хәл бит: амбразураны күкрәк белән каплап ничек исән калып була?! Андыйлар чынлап та булганмы?
– Әйе, кеше ышанмаслык хәл... Ләкин андыйлар булган, һәм бер­әү генә дә түгел.
Башта Советлар Союзы Герое Александр Матросов турында әйтәсем килә. «Матросовчылар» исеме нәкъ менә аның белән бәйле бит. Ул милләте буенча татар. Чын исеме – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов. Әтисе – Юныс, әнисе Мөслимә исемле. Башкор­тостанның Учалы районы Ку­накбай авылында туып‑үскән малай. Дөрес, бу турыда без соң­рак, архивларга юл ачылгач кына белдек. Башкортостанның та­нылган журналисты, эзтабар язу­чы Рәүф Насыйров Александр Матросовка багышлап тулы бер хезмәт эшләде. Шакирҗан Мөхәммәтҗанов 1934 елда, унбер яшендә, туган авылын ташлап чыгып китә. (Әнисе үлә, әтисе икенче хатынга өйләнә. Ашау‑эчү ягы бик такыр була). Балалар йортларында тәрбияләнгән бала, үтә фәкыйрьлектә яшәгән туган авылына кире кайтаруларыннан куркып, үзе теләп Саша Матро­совка әйләнә...
Армия генералы, хәрби һәм та­рих фәннәре докторы, РФ Хәрби Фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәевнең аңлатмасын­да («Татары. Воины. Труженики. Патриоты.» дигән китапның ке­реш өлешендә) мондый юллар бар: «Александр Матросов (Ша­кир Мухаметзянов) – сын та­тарского народа. Его легендар­ный подвиг во время войны повторило много бойцов. Среди них более десятка воинов татар: Газинур Гафиятуллин, Бари Ша­валеев, Абдулла Салимов... Мно­гие из них не удостоены никаких наград...»
Унтугыз яшьлек Александр Матросовның геройлыгы ту­рында бик күп газета-журналлар болай дип яза: «1943 елның фев­ралендә, Калинин фронтында, 91нче укчы бригаданың 2 нче аерым батальоны рядовое Алек­сандр Матросов дошман амбра­зурасын күкрәге белән каплады. Шул рәвешле ул үз гомере бә­рабәренә дистәләрчә солдатның гомерен саклап калды».
Әлеге батырлык үрнәге яшь солдатларга бер стимул булган. СССР Югары Советы Президиу­мының 1943 елның 19 июнендә игълан ителгән Указы нигезендә, Александр Матросовка Совет­лар Союзы Герое исеме бирелә. Ә ул хезмәт иткән укчы бригада исә 56 нчы гвардияче укчы ди­визия карамагындагы Александр Матросов исемендәге 254 нче гвардияче укчы полк итеп үзгәр­телә. Һәм шул көннән башлап сугышчылар арасында аерым бер термин барлыкка килә – «матросовчылар».
– Шаһинур абый, Александр Матросовка кадәр үк дошман утын күкрәге белән каплаган солдатлар булган. Тик алар­ның исемнәрен мәңгеләште­рүне кайгыртучы булмаган. Без аларны шуңа да белмибез бит. Ничек халыкка аларның да исемнәрен җиткерергә?
– Әйе, булган. Ни өчен нәкъ менә Александр Матросов исеме мәңгеләштерелгән? Җавап гади – кызу сугыш барганда башкалар тиңләшердәй каһарман кирәк булган. Шул гына...
Архивларда кат‑кат эшләвебез нәтиҗәсендә безгә Бөек Ватан сугышында дошман утын күкрәге белән каплаган 478 каһарманның исем-фамилиясе мәгълүм бул­ды. Шуларның 250 гә якыны утыз яшькә дә җитмәгән. Матросов­чылар исемлегенә элеккеге СССР территориясендә яшәгән барлык милләт вәкилләре дә кергән. Ара­ларында ике хатын‑кыз – Нико­лай Гастелло исемендәге парти­зан отряды разведчигы Римма Шершнева, медицина хезмәте кече лейтенанты Нина Бобылева да бар.
Амбразурага ташланган иң бе­ренче сугышчы – танкист Алек­сандр Панкратов булган. Ул 1917 елгы, тумышы белән Вологдадан. 1941 елның 24 августында Новго­род янындагы Спас-Нередица то­рак пунктында хәрби машинасы сафтан чыккач, Александр дош­ман утын күкрәге белән каплый. Бу батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ле­гендар политрук турында 1941 елның 20 ноябрендә «Правда» газетасында саллы гына язма да чыга.
Гомумән алганда, 1941 елда ун сугышчы дошман утын күкрә­ге белән каплый. 1942 елда бу сан – 44кә, 1943 елда 107 гә җитә. 1944 елда шун­дый ук батырлык күрсәтүчеләрнең саны 200дән артып китә. 1945 елда бу сан 74 сугышчыга кадәр җитә. Һәрхәлдә, без тапканнары. Тик Панкратов, Мат­росов, Гафиятуллин кебек батырларның тагын да күбрәк бул­ганлыгына шигем юк. Моның өчен архивларда янә бик күп айлар утырырга, эзләнергә кирәк.
 
 1-3 
Советлар Союзы Герое Александр Матросов (Шакирҗан Мөһәмәтҗәнов).
  
– Бөек Ватан сугышы ка­һарманнарын эзләүче бер сез генә түгелдер. Алар тапкан ма­териаллар, фактлар сезнеке белән туры киләме?
– Әйе, эзтабарлар бик күп. Алар­ның һәркайсының эшләре белән танышып бару бик үк мөмкин дә түгел. Ләкин белгән хәтлесен әйтә алам: туры килә. Архив ма­териаллары бер бит. Мисал өчен, күренекле эзтабар, публицист Эдуард Поляновский «Известия» газетасының 1997 елның 29 гыйнва­ры санында болай дип язган иде: «С полковником в отс­тавке Александром Петровичем Кова­ленко я познако­мился в Подольском архиве. Он собирал данные о матросов­цах. Работа огром­ная, факты интерес­ные. Матросовцев за войну набралось 470 человек. Из них 9 человек, закрывших грудью амбразуру, остались живы... 83 человека до подвига Матросова стали мат­росовцами».
– Шаһинур абый, безгә мәктәптә укыганда: «Бөек Ва­тан сугышында татарлар үзлә­рен чын батырларча тоткан», – дип сөйлиләр иде. Советлар Союзы Маршалы Родион Мали­новский да: «Бу бөек көрәштә татар халкы үзенең сугышта чыдам һәм батыр йөрәкле сол­датлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды», – дип язган. Бу чынлап та шулай булганмы?
– Бөек Ватан сугышында та­тарларның батырлыгы турында аерым тарих, легендалар йөргән. Советлар Союзы Маршалы Леонид Говоров: «Татар солдатларының сугышчан әзерлекләре иң югары бәягә лаеклы. Алар сугыш кырла­рында татар халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңү бәрабәренә үлемнән курыкмау, батырлык, теләсә нинди шартларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Татар сугыш­чылары Совет Ватаны алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр...» – дип язып калдырган. Немец ефрейторы Рудольф Воль­танг үзенең якыннарына юлла­ган хатында болай дигән: «Мон­да безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин татар белән хәтта төшемдә дә очрашырга теләмәс идем...» («Батырлар» китабы», Казан, Татгосиздат, 1945, 26 бит).
1-6
Татар каһарманнары сугышның иң хәтәр урыннарында булган. Шу­нысы да мәгълүм: немец танкла­рын һәм самолетларын юк итүдә дә милләттәшләребез зур батыр­лыклар күрсәткән. Сугышның хә­литкеч операцияләрендә дә татар хәрби командирлары күпләп кат­нашкан, немец генералларының да байтагын безнең милләттәшләр әсир итеп алган.
Россия Оборона министрлы­гының Үзәк архивына чираттагы баруымда «Гриф секретности снят» дигән китап белән таныштым. 1993 елда Мәскәүдә, «Воениздат» нәшриятында генерал-полковник, хәрби фәннәр кандидаты Григорий Кривошеев җитәкчелегендә чык­кан әлегә басмада СССР Кораллы көчләренең сугыш елларындагы югалтулары турында тәфсилләп язылган. Куркыныч саннар: сугыш­ның һәр тәүлегендә уртача 20 мең 869 кешенең гомере өзелгән.
– Татар язучылары, галимнә­ре арасында сугыш темасын ныклап өйрәнгән, архивлар­да утырган шәхесләр шактый булган. Сез аларның берәрсен үзегезнең укытучыгыз дип әйтә аласызмы?
– Өч кеше – Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафинны әйтә алам. Иң башта мине бу эшкә Шамил Рәкыйпов рухландырды. Аннан күреп экспедицияләргә чыктым. Архив документлары белән эшләргә өйрәндем...
– ТР Язучылар берлеге каршында «Хәтер яктысы» дип аталган эзләнү экспедиция­се эшли. Сез шуның җитәкче­се. Әлеге үзәк турында сөйлә­гез әле: кайчан оешты? Анда кемнәр керә?
– Үзәкне 1983 елда оештырдык. Аны башта Шамил Рәкыйпов җитәкләде. Шамил абый, мәрхүм булыр алдыннан, бу өлкәдә эшне алып баруны миңа йөкләде. Безгә сугыш булган бик күп урыннарда – Балтыйк буе һәм Кавказ респуб­ликаларында, Украинада, Брянск, Волгоград, Орел, Ленинград, Мәск­әү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә, Германия, Польшада булырга туры килде. Ел саен җәен бер айлык экс­педицияләргә чыгып китә идек. Кая гына барсак та, бөтен җирдә яхшы мөгамәлә күрсәттеләр. Кат‑кат шуңа инанабыз: татарларны бөтен җирдә хөрмәт итәләр. Без­нең солдатлар турында бик якты фикерләр ишетәсең.
Бүген дә әлеге юнәлештә эшлим. Иртәнге дүртләргә кадәр утырам. Архив материаллары бик күп, шуларны өйрәнәм, чагыштырам. «Неизвестные герои Великой По­беды», «Үлмәс моң варислары» дигән яңа ике китап бастырыр­мын, дип ниятләп торам. Соңгы елларда сырхауханә юлларын еш таптарга туры килде, Казан­дагы онкология үзәгендә кат-кат дәваландым... Әмма шул китап­лар, өйрәнәсе документлар яшәргә көч бирә. Булмышым белән – оп­тимист мин!..
 
1-1
Әхмәтсафа Моста­финның Шаһину­рына изге васыяте шундый: «Билгесез батырларны эзлә­веңне киләчектә дә дәвам ит, улым!» 1981 елның июле.
 
«Инде менә ничәнче тәүлек йокысызлыктан җәфа чигәм. Бүген дә шу­лай. Аптырагач, торып, кунакханәдә үзем тукталган бүлмәнең тәрәзә кап­качларын киереп ачып җибәрдем. Сызылып май таң атып килә. Тәрәзәм каршындагы зур бакчада – Россия Оборона министрлыгының Үзәк архи­вы урнашкан урында – үзәкләрне өзеп‑өзеп сандугачлар сайрый...
Һай, телләрен-уйларын белсәң иде шул җырчы кошларның... Ә инде йокысызлыктан интегүемә килсәк, аның сәбәбе бер – архивта эзлә­нүләргә багышланган киеренке һәр көн нинди дә булса тетрәнгеч тари­хи вакыйгалар, сискәндергеч фактлар белән очраштыра, шул дәһшәтле чорларга өермәдәй-ташкындай бөтерелеп алып кереп китә, йокы-ялны, ашау-эчүне, бар дөньяны оныттыра. Әйе, дары исе сеңгән, чит-читләрен ялкын өткән, канга манчылган ул документлар җанга һич тә тынгылык бирмиләр. Күпме каһарманнар, үзләренә «икенче гомер» бүләк иткәнне көтеп, архив киштәләрендәге калын томнар аша сүзсез генә безгә карап торалар. Әрнү дә, өмет тә чагыла кебек аларның карашларында...»
Шаһинур Мостафинның «Батырлык кайтавазы» китабыннан. (Казан, ТКН, 2018)

 
 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: