Шәриф Хөсәенов. Тормышның ике магистрале
«Серле кеше», яки альтернатив язучы
07 мая 2019
«СЕРЛЕ КЕШЕ», ЯКИ АЛЬТЕРНАТИВ ЯЗУЧЫ
Чор, заман тематикасы-проблематикасын үзәккә алып, аның чуалган төеннәрен чишеп күрсәтү белән беррәттән, мәңгелек, ә димәк ки, һәрбер чор кешесе өчен дә актуаль булган нәрсәләр турында сөйли бу әсәрләр. Шәриф Хөсәеновның психолог буларак осталыгы да үзенекен итә – ул кешеләрнең холык-фигыльләре, гамәлләренең тирәнтен сәбәпләре, күңел халәтләре белән бик нечкә тоеп эш итә. Шуңа да без, кайсы гына чорда яшәмик, аның Зөбәйдәсенең гасабилануларына ышанабыз, Ананың сабырлыгына сокланабыз, Сәмигулланың кысмыр беркатлылыгына шаккатабыз, Мәдинәнең соңгы очрашуда, Хәбирне үлеп яратса да, ни өчен аңардан китүенә аклау табабыз…
Гомере буена табиб булып эшләгән һәм язучылар «тусовка»сында кайнашуны тормышындагы төп максат-бурыч итеп куймаган Шәриф Хөсәенов фигурасы башкаларныкыннан шактый аерылып тора. Юкка гына язучы Фәнис Яруллин үзенең аңа багышланган эссесын «Серле кеше» дип атамагандыр. Ул эсседа сурәтләнгән вакыйгалар язучы-драматургның характерына, «менә монысы – бу ишектән, монысы – икенчесеннән» дип, кайбер ачкычлар бирә.
Шәриф беренче карашка тупас булып күренергә мөмкин. Ләкин аның күңелендә балалык ята. Ул матурлыкка соклана, тик, янында кеше торганын күрсә, исе китмәгән кеше кебек, йөзенә битарафлык чыгара иде.
Фәнис Яруллин
Ул һәрвакыт перифериядә торган, үзе дә теләмәстән, күпмедер дәрәҗәдә альтернатив агымга караган иҗатчы булган, дигән фикер формалаша каләмдәшләренең Шәриф Хөсәенов турындагы истәлекләре белән танышкач. Һәм бу аның табиб профессиясенә – икенче өлкәгә нисбәтле булуына гына да бәйле түгелдер, миңа калса. Ә башкачарак уйлавына, фикер йөртүенә, язучылык даирәсенә дә читтән караш ташлау мөмкинлегенә ия булуына, бәлки. Шуңа да язучылар арасына барып кергәндә, ул «үзгә кеше», «читтән кергән» кеше булып күренгәндер. Үзе исә, бу мөнәсәбәтне тоемлаганга, битарафлык битлеге артына яшеренгәндер…
Хәер, зыялылыгы, затлылыгы белән дә күпләрдән аерылып торган, диләр Шәриф Хөсәеновны. Меломан, театрал, эстет… Гөлләр үстерә. Гөлләр күргәзмәсенә сирәк төрләр белән катнашып, җиңүләр яулый.
Шәрифнең үсмер чагы. Зөһрә апасы һәм Гали абыйсының кызы Фирая белән.
«Шәриф Хөсәенов Казан театрларының һәммәсенә бик рәхмәтле булды. Ул Әнине беренче уйнаган Галимә Ибраһимованы бик яратты. Качалов театрында Әнине мәшһүр Валентина Павлова уйнады. Ә Тинчурин театрында куелган тамашада Әни ролен Исламия Мәхмүтова уйнап күрсәтте. Шәриф ул көнне Исламияне күтәреп кенә йөртте.
Шундый талантыбызга бездә әллә ни кадер-хөрмәт булмады. Шәрифнең Язучылар берлеге тарафыннан гел читтә тотылуы һаман аңлашылмый. 3–4 ел саен Мәскәүдә съездлар була торган иде. 30–40ар татар төялә дә китә бәйрәмгә, төялә дә китә. Алдан сайланган делегатлар, янәсе. Берсендә мин шул сайлауда тавыш күтәрдем: «Делегат булучылар! Сез бит инде бу юлдан туеп беттегез, берегез баш тартыгыз әле делегатлыгыгыздан, җибәрегез әле үз урыныгызга Шәрифне! – дидем. – Ичмасам, безнең бердәнбер илкүләм танылган драматургны СССР язучылары күреп калыр иде». Әй көлделәр, әй мыскыл иттеләр мине. Әлбәттә, берәү дә үз урыныннан баш тармады. Шәриф үзе бу бәхәсне белми дә калды. Чөнки ул язучылар җыенына йөрми иде. Бөтенесе: «Ул безне санга сукмый, врачлар арасында үзен иркенрәк хис итә», – дип уйлый иде. Шәриф исә, тыштан сер бирмәсә дә, үзенә карата күрсәтелгән игътибарны бик ярата, аңа бик тирәннән шатлана иде. Язучылар берлегендә җаваплы эшләрне Фәрваз Миңнуллин башкарганда, Шәрифкә «Почет билгесе» ордены бирделәр. Шул ук Фәрваз тырышлыгы белән аңа фатир да бүлделәр. И-и, аның ул чакларда шатланып йөргәннәрен күрсәгез! Сабый бала да ул кадәр шатлана алмыйдыр әле!
Камал театрына якынрак иде ул. Әсәрләрен сәхнәләштерү генә түгел, аны якын итү, үз күрү Шәриф Хөсәеновны бу театр коллективына ныграк тартты. Бәхеткә, аларны олылый белде».
Кояш Тимбикова истәлекләреннән.
ЯҢА ТЕМАЛАР, ЯКИ БӘХЕТЛЕ БИЛЕТ
Драматург, язучы, публицист Шәриф Хөсәенов 1929 елның 26 ноябрендә Татарстанның Буа районы Өчмунча авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, җиде классны күрше Килдураз авылында укый, аннан 1947 елда Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбен тәмамлый. Казанга килеп, Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлап, Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә табиб булып эшли башлый. 1960–1962 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый, әмма язмышын профессиональ язучылык хезмәте белән бәйләми. Казанга кайтып, яңадан табиблык эшенә керешә һәм гомере буена медицинага тугры кала.
Язучы-драматург буларак, Шәриф Хөсәенов киң катлам укучыга һәм тамашачыга «Профессор кияве» (1952) исемле комедиясе белән таныла. Шәһәр зыялылары, эшче яшьләр тормышына нигезләнеп язылган һәм гаилә, әдәп-әхлак, мәхәббәтнең бәһасе турындагы мәсьәләләрне үз эченә алган бу пьеса 50 нче еллар татар драматургиясенә яңа темалар, образлар, каһарманнар алып килүе белән үзенчәлекле. Андагы ситуациянең тормышчан булуы да күпләрнең игътибарын җәлеп итә. 1952 елда пьесалар буенча уздырылган республика бәйгесендә ул икенче урынны ала һәм, рәсми оешмаларның шактый кискен каршылыгына карамастан, идеологик яктан беркадәр кыскарту-төзәтүләргә дучар ителеп, шул ук елны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сәхнәгә куела. Яза гына башлаган һәм әдәби даирәләрдә әле танылып та өлгермәгән автор өчен театр һәм әдәбият дөньясына чын мәгънәсендә бәхетле билет була бу.
Драматургның бу беренче уңыштан соң иҗат иткән драма әсәрләре – «Зөбәйдә – адәм баласы» (1961) трагикомедиясе белән «Әниемнең ак күлмәге» (беренче исеме – «Әни килде», 1968) драмасы тагын да зуррак уңыш казана. Әлеге пьесалар, русчага һәм элеккеге СССР халыкларының унҗиде милли теленә тәрҗемә ителеп, илнең кырык сигез театрында куела. Һәр төбәк матбугатында куелган спектакльләргә резонанс бик көчле була. Бу пьесаларны заманча реаль яңгырашлы, җитди эчтәлекле, яңа тема һәм проблемаларны күтәргән әсәрләр дип табалар.
Өлкән апасы Мәгъсумә һәм аның кызы Роза белән.
Тәүге һәм бердәнбер мәхәббәте Зөлфә белән Ленинградта очрашкач.
Армиядә хезмәт иткән чактагы хезмәттәш дусты белән.
Яшь язучыларның III Бөтенсоюз киңәшмәсе.
Шәриф Хөсәенов (икенче рәттә уңнан өченче) ишеткәннәрен теркәп бара.
«Без мәктәптә укыган чакта ук Шәриф Хөсәенов танылган шәхес иде, аның «Профессор кияве»н без авылдан авылга йөреп карадык. 1956 елда без, Мәскәү театр училищесына укырга керер өчен, Камал театрына җыелдык. Безне котларга, озатып калырга дип ике ир‑егет килде. Икесе дә бик пөхтә, матур киенгән. Икесе дә төп-төз. Артык пөхтә киенгәне композитор Рөстәм Яхин булып чыкты, анысы тыйнак кына, сүзсез генә басып торды. Яхшы киемнәрен юри бераз кыйшайтыбрак кигәне, мут күзлесе, кырыс тавыш белән сөйләүчесе, үзенә нык ышанган кыяфәтлесе драматург Шәриф Хөсәенов иде. Шәриф абый, барыбызны да җитди карашы белән күздән кичерде дә, Дунай янына килеп:
– Шәп егет алгансыз! Буе, сыны, төсе‑бите чибәр… Котлыйм сезне, сез укып кайтуга мин яңа пьесамны өлгертермен. Рөстәм абыегыз аңа музыка язар… Сезгә уңышлар телибез, – кебегрәк сүзләр сөйләгәне хәтердә калган.
Чыннан да, вакытлар узгач, «йомычкалылар» (Мәскәүдәге Щепкин исемендәге мәктәпне тәмамлаган артистлар – авт.) Шәриф абыйның спектакльләрендә еш уйнадылар. Ул пьесаларда уйнап, алар дан казанды».
Рабит Батулла истәлекләреннән
Шәриф Хөсәеновның «Бирнәле кыз», «Чулпан», «Егерме ел үткәч», «Туган көнең котлы булсын, Кадрия!», «Генеральная уборка» (русча язылган), «Безнең подъезд төбе» кебек телевидение өчен язылган кече күләмле пьесалары да бар. «Егерме ел үткәч» дигәнен Мәскәү телевидениесе күрсәтә, ул «Искусство»нәшрияты бастырып чыгарган «Бер актлы совет пьесалары антологиясе»нә дә кертелә.
Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Шәриф Хөсәеновның пьесалары композицион яктан оста корылган булуы, кеше образларының җете сурәтләнүе, конфликтның яхшы эшләнгән булуы белән аерылып тора. Тормышта, яшәештә совет системасы кысаларында килеп туган әхлакый мәсьәләләрне кискен куеп хәл итүе белән үзенчәлекле. Шәриф Хөсәенов иҗатка килгән генә елларда әле «кызыл режим» хөкем сөрә. Әмма ул, татар әдәбиятының икенче бер классигы Әмирхан Еники кебек үк, курсны гомуми проблемаларга һәм мәңгелек асылга таба ала, беркайчан да рәсми идеология рупоры булмый. «Кызыл» тематикадан бигрәк, кешеләрнең холык-табигатенә үтеп кергән әхлаксызлык, әшнәчелек, торгынлык елларында киң таралыш алган бюрократизм, мещанлык, эгоизм кебек сыйфатлар борчый аны. Ул табигате белән саф булган адәм баласының җәмгыятьтәге киртәләргә юлыгып, эчтән бозылуы, черүе турында сүз алып барырга ярата. Аның Зөбәйдәсе, әгәр дә тирәннәнрәк уйлап карасак, безнең һәммәбезнең беренчел садәлеген сагынып сөрән салуы, ачыргаланып кычкыруы ул…
Мещанлык турында
«Гидра кебек яшәүчән нәрсә бит ул мещанлык! Һәр турамыннан бер яңа гидра үсеп чыга.
Менә минем бер танышым. Өй тулы келәм һәм палас – түшәмгә генә элмәгән. Театрга йөрми. Телевизор караштыргалый. Төслесен, әлбәттә! Әле бала тумаган – аңа инде пианино алып куйдылар. Хрустальнең модада икәнен белеп алгач, бөтен өен хрусталь белән тутырды. Сервантка сыймады – карават астында ята. Кунаклар килгәч, барысын да чыгарып күрсәтә ул аларның, әлбәттә.
Юләр түгел, аңлый ул. Эчендә буш икәнен дә белә. Тик тәрбиялим димә инде аны. Киресенчә, ул үзе башкаларны «тәрбияләргә» мөмкин. Миңа килгәч, ул чыраен сытып, беләсезме, ничегрәк сүз башлый:
– Син ничә институт бетердең әле? Икеме? Ә мин менә өч класс бетердем. Тик миндә…
Икенче иптәшләр машина алды. Аннан машинага утыртырга шәп нәселле эт тә кирәк булды. Бик зур мәшәкать белән, озак чират көтеп, ниһаять, колли овчаркасы сатып алдылар. Көньякка барып кайттылар. Тәрәзәдән колли карап бара инде! Хәзер алар өчен бар да бик мөһим: выжылдатып кайтып кергәнне кем күрде, кузгалып киткәндә кем карап калды?
Менә кримплен күлмәкләр чыкты бит инде. Бер уйласаң, матур, киеп туздыра торган да түгел. Мин үзем дә шул шаукымга бирелеп костюм алып ташлаган идем. Кыш көне кисәң – туңдыра, җәй көне – эссе. Дөрес, мине тынычландырдылар – киеп йокласаң да була, таушалмый дип. Тик мин алай бай түгел, киеп йоклар өчен 180 сумлык костюм алырга!
Ә тормыштан шатлык табуны мин мещанлык дип санамыйм. Мин менә кактуслар үстерәм. Сезнең өчен кактус берни дә түгелдер. Ә миндә аның 600 ләп төре бар. Шуларга бер «Жигули» акчасы кереп киткәнен белгән кешеләр мине юләргә саный…»
Шәриф Хөсәенов белән Рәфикъ Юныс әңгәмәсеннән.
ӘДӘБИ БЕСТСЕЛЛЕР, ЯКИ «МӘХӘББӘТ САГЫШЫ»
Шәриф Хөсәеновның гомере буена йөрәгендә йөрткән мәхәббәте Зөлфә турындагы легенда әдәби мохиттәгеләр өчен яхшы таныш. Рәйсә Юсупова, язучының архивларына нигезләнеп, матбугатта аның актриса Рауза Уральская белән хатларын да бастырды. Бу мәхәббәт тарихы, актер Шәүкәт Биктимеров сөйләвенчә, «Профессор кияве»н әзерләгәндә яралган булган, әмма озак дәвам итмәгән. Дөрес, арада дуслык, иптәшлек тойгысы сакланып калган. Рауза Уральская хатларында язучыга булган тирән ихтирам, соклану ярылып ята: «Мин сине язасың дип ишеттем. Ничек әйбәт! Мин бик‑бик шатмын. Язмаска синең хакың юк. Яз, син язарга тиеш, чөнки табигать сиңа бөтенесен дә, бөтенесен дә биргән! Мин сиңа уңышлар телим. Шайтаныма олак, диярсең, билгеле, әмма хат яз...» – дигән юллар бар аларның берсендә.
Зөлфәне гадәттә Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы» әсәре героинясы Мәдинәнең прототибы дип кабул итәләр. Шәриф Хөсәеновның гомерлек дусты – Казан медицина институтында бергә укыган сабакташы Суфия Мифтахова искә алганча, Рауза исә – Баязитованың прототибы. Ә менә Хәбирне язучы дусты Рөстәм Яхиннан күчереп «язган» дип фаразлыйлар. Шулай итеп, бер әсәрдә тулы бер галерея җыела, дисәк тә була. Суфия Мифтахованың «Шәриф белән Зөлфә арасындагы мәхәббәт Рауза аркасында чәлпәрәмә килде», – дигән сүзләрен теркәп калдыра Рәйсә Юсупова истәлекләрендә.
Егерме ике яшендә Камал сәхнәсендә беренче пьесасы куелу шаукымыннан башы әйләнгән Шәриф Хөсәеновның үз чалымнарын да «укый» алабыз лабаса романда. Фактларга караганда, Шәриф Хөсәенов барысын да төгәл кертеп җибәрә әсәр тукымасына: Зөлфә, Мәдинә шикелле үк, кияүгә чыгып, Ерак Көнчыгышка китеп бара. 1956 елда алар яңадан күрешәләр дә кабат аерылышалар. 1957 елда Рауза Уральская вафат була. «Мәхәббәт сагышы» исә укучы кулына 1958 елда килеп керә. «Үзем белән Зөлфә язмышын, дөресрәге, язмышларның башын Хәбир белән Мәдинә образлары аша сөйләдем инде...» – ди бу хакта язучы үзе. «Кадерле кешеңнең исемен кычкырып йөрмисең аны, ул йөрәктә саклана», – дигән сүзләре дә бар аның.
Суфия Мифтахова Шәриф Хөсәеновның бу ике мәхәббәтенә кагылышлы тагын бер эпизодны искә ала: шулай берсендә, институтны тәмамлаучылар очрашуында, Зөлфә Шәриф Хөсәенов турында сораштыра. Бу хакта Шәриф Хөсәеновның үзенә әйткәч, ул Зөлфә кияүгә чыккач, ничек тетрәнүен, Рауза үлемен бик авыр кичерүен ассызыклап, китапка ымлый: «Яраларны ачасым килми... Алар икесе дә шушында...»
Зөлфә Хәбибуллинаның Приморье краеннан язылган беренче хатында 1955 елның 20 май числосы торса, очрашуга чакырып Казаннан язылганында – 1956 елның 28 феврале саны. Менә ул хаттан өзек:
«Исәнме, Шәриф!
Мин һаман синең белән очрашу хакында хыялланып яшәдем.
Яшь язучыларның III Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашучы Татарстан делегатлары. Утырганнар (сулдан): Р. Төхфәтуллин, Г. Бәширов, Х. Госман, Р. Шәйхетдинов; икенче рәттә: Х. Камалов, Ш. Хөсәенов, Ю. Малевинский.
Табын корып күңелле очрашулар уздыру – шул чорның матур бер гадәте. Сулдан уңга: Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шәриф Хөсәенов.
Табиб Шәриф Хөсәенов (артта, сулдан беренче) коллегалары белән.
Инде менә андый мөмкинлек туган иде. Әмма очрашуның минем өчен ни‑нәрсә икәнен уйлап, мин бу хыялымнан баш тарттым. Тик ерактан гына булса да сине бер күрү теләге миннән көчлерәк булып чыкты. Һәм шушы кечкенә генә теләгем өчен дә язмыш мине аямады: без кара‑каршы очраштык (хәтерләмим, синең сәламләвеңә җавап бирдемме икән).
Минем сине күрәсем килә. Вакыт таба алсаң, билгеле. Минем өчен бердәнбер җайлы көн – ул бүген. Иртәгә ирем Рөстәм киләчәк, гәрчә минем аңардан яшерен серләрем юк – почти юк...
Җавабыңны көтәм.
Сәлам белән, Зөлфә».
Бу хатлардагы өслүб, фикер сөреше – Мәдинә хатына бик тәңгәл.
«Шәриф шук иде, җор сүзле, чәнечкеле телле, үртәшергә яратты. Боларның барысы да – бер ширма: үзенең йомшак күңелле, игелекле, рәхим-шәфкатьле, намуслы, миһербанлы булуын яшерер өчен битлек кенә. Ул һәр көзне капчыгы-ние белән көнбагыш сатып ала иде. Кыш дәвамында песнәкләрне сыйлый. Балконында очына-очына, сызгыра-сызгыра көнбагыш чүпләүче шул песнәкләрне сәгатьләр буе күзәтүе, ул чактагы уйчан-сагышлы карашы – йөрәк төбендә. Ә эчке дөньясына ул берәүне дә якын җибәрмәде».
Марсель Сәлимҗанов.
«Шәриф абый бик тә үзенчәлекле шәхес иде. Зәвыклы шәхес. Табиб буларак, аны табиблар да, авырулар да бик хөрмәт итәләр иде. Авыручылар табиб Шәриф Хөсәеновка язылырга тырышалар. Аның үзенең дәвалау алымнары бар иде кебек. Ул, дарулар алырга рецепт язуга караганда, авыруларга күбрәк психологик яктан тәэсир итүне хуп күрә иде. Әйтик, ул хаста кешене «песием»ләми, аңа кырысрак булырга тырыша.
Бер хастаханәдә кырык ел табиб булып эшләгән Шәриф ага врачлар арасында бик зур абруй казанган шәхес иде.
Ул музыка, опера өлкәсендә алыштыргысыз тәнкыйтьче. Юк! Бер генә операны да калдырмый, кат‑кат тыңлый, бигрәк тә чит илләрдән килгән җырчыларны тыңлый. Шәриф ага татар операсындагы кимчелекләр, җитешсезлекләр турында олыдан кубып, рәнҗеш катыш ачыну белән сөйли иде. Халык тарафыннан танылган атаклы җырчыларны да ул күз алларында да, артларында да тәнкыйтьли иде. Җырчы берәр урында «әтәч» кычкыртса, залдан ук чыгып китә торган иде. Дөрес башкармаган өчен ул Җик Мәргәнне җырлаучы атаклы артистның тетмәсен тетеп ташлады:
– Алла биргән тавышыңа гына ышанып ятасың, эшләмисең, тырышмыйсың, акча түләп килгән халыкка син «карт әтәч» пешереп бирәсең. Йөрмә җырчы булып. Син бу партияне тарталмыйсың!
Гомумән, Шәриф ага сәнгатьчеләргә дә, язучыларга да бик кырыс, таләпчән булды. Ул ташламалар ясый белми иде. Шуңа күрә аның дуслары да күп булмады. Язучылар белән якыннан аралашмады, ул аны болай аңлата иде: татар язучылары арасында югары сәнгать, фәлсәфә турында сүз куерта алырлык әзерлекле кешеләр аз.
Язучыларның күбесенең әсәрләрен ачы тәнкыйтьли, интеллектуаль булмаган язучыларны җене сөйми. Ул үз фикерен кемнең кем булуына карамастан ярып сала иде.
Шәриф абыйның өе тулы чәчәк аткан кактуслар иде. Аларга багып сокланмаган кеше булмагандыр. Аеруча сокланган кешегә ул:
– Ошадымы? Ошаса, мин аны сиңа бүләк итәм! – ди торган иде.
Китәргә җыенгач, кунак сораса:
– Мин аны сиңа биреп җибәрә алмыйм, чөнки син кактус тәрбияли торган кеше түгел, ул синең өеңдә тончыгып үләчәк! Торсын шушында, мин аны үзем тәрбияләп торырмын. Килгәләгәндә сокланырсың. Кабат чакырсам! – ди.
Башка берәр кунак озак кына шул гөлгә карап сокланып торса:
– Ошадымы? Ошаса да мин аны сиңа бүләк итә алмыйм… Чөнки мин аны инде Аяз Гыйләҗевка бүләк иттем! – ди.
Аның бөтен матур кактуслары «бүләк ителгән» иде».
Рабит Батулла истәлекләреннән.
«Әни килде» иң шәп татар пьесаларының берсе. Шәриф үзе дә: «Аннан начаррак әйбер язарга хакым юк, ә яхшырак итеп мин инде яза алмыйм», – ди».
Марсель Сәлимҗанов.
«ЧӘЧӘКЛӘРГӘ КҮМЕЛЕП КИТӘМ...»
Шәриф Хөсәенов тормышындагы ике магистраль – табиблык һәм язучылык. Ул аларга гомере буена бертиң тугры булып кала. Матбугатта юмористик, сатирик хикәяләре, публицистик мәкаләләре белән дә чыгыш ясап тора. Аның җәмәгатьчелектә шау‑шу кубарган проблемаларга карата язылган мәкаләләре, сәяси-иҗтимагый мәсьәләләр буенча Михаил Горбачевка, Никита Хрущевка, «Огонек» журналына язган хатлары да мәгълүм.
Шәриф Хөсәенов 1979 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Ул «Татарстанның атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә дә лаек.
1999 елның июнь аенда Шәриф Хөсәеновны Республика клиник хастаханәсенә салалар. Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева истәлекләрендә иренең Шәриф Хөсәенов янына баруы турында яза. «Шәриф һаман шаярып сөйләшә әле ул», – дигән була ул чакта инде үзе дә авырлык белән генә йөргән Аяз Гыйләҗев, хастаханәгә барып кайткач. Хастаханәдән драматургны өенә алып кайту хәстәрен Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров күрә. Тиз арада Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» әсәрен яңадан сәхнәгә әзерлиләр, 70 яшьлек юбилей хәстәрен күрә башлыйлар. Юбилей, чынлап та, киң колач белән уза.
Шәриф Хөсәенов 70 яше туларга биш ай кала, 1999 елның 7 июлендә Казанда вафат була. Гомере буе кактусларны чәчәк аттырган әдипне чәчәкләргә күмеп озаталар…
«Спектакль тәмам. Тамашачы Авторны чакыра. Тамашачы Авторны көтә. Һәм менә ул… үләр өчен кыя башын салган бөркет кебек, үзе өчен кыяга әверелгән сәхнә түрендә, үз гаиләсенә әйләнгән театрында, дуслары, артистлар арасында, чәчәк бәйләмнәре уртасында, үзен аягүрә каршылаучы тамашачысы каршында – горур башын тагын да югарырак чөйгән.
Ә дүрт‑биш минуттан соң сәхнә артында, сеңлесе Наза ханым белән Суфия ханым аның манма су булган күлмәген сыккан арада, үзенең дусты – режиссер Марсель Сәлимҗановка ул: «Мин бәхетле, слушай, сәхнәдә, тамашачым каршында, чәчәкләргә күмелеп китәм бит, – дияргә һәм: – Шушылай, минем кебек, аяк өсте үлүче, йә, тагын кем бар?!» – дип шукланып алырга да көч табачак».
Рәйсә Юсупова истәлекләреннән.
«Зөбәйдә – адәм баласы», «Әни килде» спектакльләреннән күренешләр.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин драматургны һәм Камал театрының иҗат коллективын «Әни килде» спектакле премьерасы белән котлый. 1999 ел.
Добавить комментарий