Шөгердәге нефть музее
Шандор-тауда нәрсәләр яшеренгән
БАРЫСЫ ДА ЧЫНБАРЛЫКТАГЫ КЕБЕК
Шөгердәге Нефть музее буенча сәяхәт штольня кебек ясалган залларның берсендә башланып китә. Күсе чинаган, кешеләр сөйләшкән һәм металл кыргандагыдый тавышлар ишетелә. Югалып калуымны күреп, Шөгер нефть музее мөдире Фәнис Галимов имән баганага шакып алды да сөйләргә кереште:
– Галлюцинация түгел, курыкмагыз. Музейга килгән кеше шул чор атмосферасын мөмкин кадәр чынбарлык итеп тоя алсын, дип тырыштык. Күрәсезме менә бу терәкләрне, эшләүчеләр үз артларыннан түшәмне шулар белән ныгытып барганнар... Витринага куелган предметларны – тоткалар, кәйлә, ломнарны – барысын да шахтада табып алдык. Хәзер шахта үзе дә музейга килүчеләр өчен ачык.
– Һәм без анда да керә алабызмы?
– Әлбәттә! Битум эретү, нефть кудыру цехларын, нефть технологияләре тарихы паркын, остаханәләрне, штольняны да карарбыз... Баштарак битум эретү турында видеоролик күрсәтә идек, – дип, Фәнис Миншәһит улы безне «шахта» уртасындагы караңгы залга әйдәде. – Ә хәзер кунакларыбыз боларның барысын да үз күзләре белән күрә ала.
БИТУМ ЭРЕТӘБЕЗ, УРМАН КИСӘБЕЗ
Музейның «теоретик» өлешендә кызыклы макетка тап булабыз. Фантазиябезне эшкә җигеп, 1876 елның эссе июль аен күз алдына китерәбез.
Шушма елгасы үзәне буйлап: «Әйдә-әйдә, болгат, нәрсә карап торасың?» дигән сүзләр яңгырый. Тау итәгендә атлар, арбалар, утыннар, кешеләр – барысы да, кырмыскалар кебек, бертуктаусыз хәрәкәттә. Яр буенда пар чыгарып казаннар кайный: битум эретүнең беренче этабы бара. Әлеге хәзинә 18 метрлы тау куышлыгында – бихисап. Битум 30 градус эсселектә ялтырап тау комы арасында эреп ята. Ул бөтен җирдә бар, аны ала гына белергә кирәк. Әллә ни катлаулы булмаса да, авыр хезмәт. Моның өчен бер төркем ир‑ат кайнар су әзерли, бер өлеше комташ җыя, өченчеләре аны битум җитештерү урынына алып килеп, казаннарга бушата. Ә анда, зур агач кашыклар белән 6–7 сәгать болгатып торганнан соң, судан җиңел битум өскә күтәрелә. Аны, сөт өстеннән каймак җыйган кебек, чүмеч белән агач мичкәләргә тутыралар да елга аша гына Сызрань белән Самарага – юл салучыларга сатып җибәрәләр.
– Битум чыгара башлаганчы, Шөгернең тирә-ягында куе урманнар булган, дип сөйли аксакаллар. Битум кайнату өчен шул агачларны якканнар. Аннары күрше урманнарга тотынганнар. Сөремнән, янып бетмәгән күмер төтененнән тончыгып, кошлар очкан җирләреннән егылып төшә торган булалар. Мондый гаять авыр хезмәткә җирле халык килмәгән, беренче эшчеләр сөргенгә сөрелгәннәр арасыннан булган. Алар яр буенда эшләгәннәр дә, шунда яшәгәннәр дә.
Кул астында атлар, гади эш кораллары һәм янәшәдә... хуҗа – чыгышы белән венгр булган Америка эшмәкәре Ласло Шандор, – Фәнис Миншәһит улының әлеге сүзләре безне чынбарлыкка кайтара.
НЕФТЬ АУЧЫЛАРЫ
Музейга килүчеләрне Ласло Шандор үзенең эш өстәле артында каршы ала. Нәкъ тере кеше кебек. Тәрәзәдән тау янында төзелгән корылмалар күренеп тора – тизрәк шунда бару теләге тынгы бирми.
– Ласло Идел буенда битум җитештерүен оештыру һәм нефть табу эшенә тотынган иң үҗәт америкалы булгандыр, мөгаен. Мондагы җирләрне арендага алу өчен аңа шактый тырышырга туры килгән. Халык тиз генә бирешмәгән. Еллык җир салымыннан азат итәргә вәгъдә бирүе дә, авыл бәйрәмнәрендә акча өләшүе дә «эретә» алмый халыкны – дип сөйли безнең гид. – Шандор-тау итәгендә, Шушма елгасы буенда ул 16 гектар мәйданлы зур булмаган битум заводы төзи. Бу урында эшчеләргә кул белән битумлы комлыклар чыгару өчен штольнялар казыла. Ләкин венгрның эзләнүләре моның белән генә бетми. Нефть! Нәкъ менә нефть аңа тынычлык бирми дә инде.
БАР ИДЕ ШУНДЫЙ ЧАКЛАР!
Элеккеге заводтагы оператор залының безнең көннәргә кадәр үзгәрешсез саклануы шаккатыра. Өч кенә әйбер өстәлгән – идарә пульты операторы, нефть битумы комплексы макеты һәм фоторәсемнәр куелган стенд.
– Советлар Союзында иң яхшы саналган төрле маркадагы битум артыннан монда килгәннәр, бөтен төбәкләрдән, – ди Фәнис Миншәһит улы. – Төягәннәрен көтеп, машиналар атналар буе басып торган.
Мин үзем заводның соңгы көннәренә кадәр монда эшләдем. Табыш китермәгәнгә, аны 2009 елда консервациягә яптылар. Дүрт елдан соң предприятиене бетерү турында карар кабул ителде. Бәхеткә, ул вакытта «Татнефть» җитәкчелеге җирле халыкның 140 ел буе эшләгән заводны саклап калу турындагы фикеренә колак салды. Хәзер бу – уникаль сәнәгать-мәдәни мирас һәйкәле. 2015 елның 21 августында биредә Нефть музее ачылды.
«УЙНА ӘЛЕ ТАЛЬЯНЫҢНЫ СЫЗДЫРЫП…»
Без ачык һавада, агач буровойдан нефть технологияләре тарихы паркына кадәр барган арада, Фәнис Миншәһит улы венгр сәнәгатьчесе турында хикәясен дәвам итә:
– Шандорның бораулау өчен дөрес урын сайлап алуын танырга кирәк. Әмма ул нефть ятмаларына кадәр төшеп җитми, тиешле техник җиһазлары булмый. Кызганыч, инвесторларны да җәлеп итә алмый. Нәтиҗәдә, ул 1881 елда үзенең җитештерүен арзан бәягә генә сатып, китеп бара. Бөлә һәм күздән китеп югала...
Шушы урында без венгр сәнәгатьчесе тарихына нокта куябыз. Тальян моңнары астында күңелсез әйберләр турында сөйләшәсе килми. Туктале, каян килә соң бу тавыш? Көй кечкенә генә өйдән ишетелә икән.
– Без заводның хезмәт зонасын гына түгел, эшчеләр көнкүрешен дә күрсәтергә тырыштык. Менә шундый йортларда яшәгәннәр алар, – дип аңлата Фәнис Галимов.
Ә алда безне экскурсиянең иң кызыклы өлеше көтә.
ШТОЛЬНЯГА, ШТОЛЬНЯГА...
Менә ул – штольняга керү юлы. Монда тауны тыштан да, эчтән дә капшап карарга була. Караңгыга ияләшү өчен, күзләрне берничә мизгелгә йомып торырга кирәк:
– Вау! Искиткеч! Монда нинди ташлар аунап ята? Тау әле дә ишеләмени? Ә каскаларны кию мәҗбүриме? Ә бу атның күзләре ни өчен бәйләнгән? Ой, мин анда бармыйм, куркыныч! – без күргәннәрдән сүзсез калдык. Әмма барысы турында да сөйләп тормыйбыз. Киләчәктә килүчеләр өчен сер булып калсын. Бер генә нәрсә әйтик – тарихи чынбарлыкны үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге бар монда.
ҺӘРКЕМ ӨЧЕН АЧЫК
Күргәннәрдән өнсез калып, без 1906 елда төзелгән эретү цехына әйләнеп кайтабыз. Биредә һәр катта күзәтү мәйданчыклары урнашкан.
– Бу бинаны күп тапкырлар инде сүтәргә тырышып карадылар. Булдыра алмыйлар – дип сөйли экскурсоводыбыз. – Аны төзегәндә, йомырка сарысы өстәгәннәр, дип сөйлиләр. Ярый әле сүтә алмаганнар…
Бинаның уртасында лифт скважинасын күрәбез.
– Музей үсә, төрле кешеләр – инвалид, пенсионерлар да килә, – дип аңлата безнең Фәнис Миншәһит улы. – Барысының да бөтенесен дә күрәсе килә. Штольняны да. Шуңа күрә безгә хәтта электромобильләр сатып алдылар, шахтага кадәр урап узу өчен юл салдылар.
Эретү залы диварларында – корым эзләре. Эретүчеләр эшли. Җитештерүне көйләп кенә җибәргән чорда, Ласло Шандор вакытында, битум кайнату эшләре елга ярында оештырылган. Еллар узгач, ачык типтагы казаннарны монда күчергәннәр. Элеккечә үк утын якканнар. Җилләтү өчен түшәмдәге тишекләр, тәрәзәләр һәм ишекләр генә була. Күпчелек хатын‑кыз эшчеләр мондый төтендә хәтта бер-берсен күрмәгәннәр дә.
«Татарстан»нан киңәш:
Сез монда елның җылы вакытында килергә уйласагыз, экскурсиягә алдан ук заказ бирегез. Шул чакта сезне хуш исле чәй һәм бал белән каршы алачаклар. Ә Шөгер нефть музее мөдире үз куллары белән чыгарган мичтә кунакларга тәмле коймак пешереп бирәләр.
Ласло Шандор. Бәлки ул хәзер Самара губернаторы исеменә ярдәм сорап хат язадыр? Хат, мөгаен, җавапсыз калыр. Америкалы нефть катламына кадәр төшеп җитә алмый, ахыр чиктә, аның предприятиесе бөлә…
Ласло Шандор тапкан ятманың калынлыгы – 18 метр. Шөгердә кар аз булган вакытта, аны тышкы яктан да, эчке яктан да күрергә була. Карарак катламнар – битумлы комташ.
ВАКЫТ БУЕНЧА СӘЯХӘТ
– Сез биш дәрәҗәнең берсен сайлап ала аласыз, – ди алып баручы һәм һәр уенчыга уен сценариен биреп инструктаж үткәрә. – Барыгызның да максат бер – җимерелгән шахтадан чыгу. Исән калганнар бер-берләрен эзли. Һәм «иреккә» чыга…
Шөгер квесты шулай башлана. Әгәр сезгә бу җиңел булып тоелса, ышандырып әйтә алабыз – җир астында адашып йөрүдән гыйбарәт бу бирем нык холыклы кешеләр өчен генә. Ә менә дусларыгыз белән бергәләп үзегезне сынап карарга, юлдашларыңның зирәк һәм ышанычлы булуын тикшерергә телисең икән, менә дигән мөмкинлек. Бердәнбер шарт‑музей хезмәткәрләре белән алдан ук килештереп куярга кирәк. Алар исә квестка нәкъ менә кыш көне килергә киңәш итә: «Салкын булгач, баш мие дә тизрәк эшли башлый. Беркем дә штольня диварларында туңып калырга теләми».
Шөгер битум заводыннан фронтка 180 кеше киткән. Аларның өчесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Ибрай Мурзин һәм Ислам Халиков сугыштан кире кайта алмый. Самат Садриев исән кала һәм әле күп еллар нефтьче булып эшли.
КАЙДА:
ТР, Лениногорск районы,
Шөгер авылы, Завод ур., 7
КАЙЧАН:
Көн саен 8:00 сәгатьтән
17:00 сәгатькә кадәр.
Шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
НӘРСӘ:
Шөгер нефть‑битум заводының музей комплексы
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий