Шомлы дәвернең соңгы могиканнары
Ул үзен гадәти язмышлы кеше дип саный. Валентина Петровна Маковага хәзер 96 яшь.
ЗОЯ КОСМОДЕМЬЯНСКАЯГА ИЯРЕП...
– Мин үземне әллә ни гаҗәеп язмышлы кеше дип исәпләмим, гадәти язмыш иде ул безнең заман өчен, – дип башлады сүзен Валентина Петровна. – Менә исән калуым – анысы могҗиза...
Безнең чыгарылыш кичәсе 17 июньдә булды. Ә 22 сендә cугыш башланды. Сугышка кадәр мин Свердловск университетының филология факультетына гариза биргән, укырга китәргә тиеш идем, әмма гаиләбезнең карары катгый булды: өйдә каласың.
Апасы Нина Макова урман хуҗалыгында эшли башлый, Валентина 1942 елның мартында район прокуратурасына секретарь булып урнаша. Зоя Космодемьянскаяны ерткычларча җәзалап үтерүләре турындагы дәһшәтле хәбәр тетрәндерә. Комсомол яшьләрне: «Сез фронтка кирәк!» – дип агитацияли башлый. Сугыш кырларындагы батырлыкларга рухланып, бер төркем яшь кызлар да яуга китәргә карар кыла. Алар арасында Валентина да була.
СНАРЯДЛАР ЯНӘШӘДӘ ШАРТЛАГАНДА...
Валентина беренче чакыруга эләкми. Чираттагы чакыруда аны мәктәптә бергә укыган дус кызлары – Маргарита Васильева һәм Галина Ласкина белән бергә дәшеп алалар. Әнисе район военкоматына кызын авылда калдыруларын үтенеп бара, әмма гаризасы булгач, һичшиксез, озатырга тиешбез, дип, кире борып кайтаралар.
– 1942 елның 3 маенда без, иңнәребезгә биштәр асып, пароходка утырып Уфага киттек. Анда безне башта беренче чакыру буенча җибәрелгән кызлар белән бергә тоттылар, карантин тикшеренүе узганнан соң, кабат пароходка төяп, Горький шәһәренә радистлар курсына озаттылар.
1942 елның май азагында Горький шәһәренең (хәзерге Түбән Новгород. – Ред.) Канавино районында радистлар курсында укый башлый Валентина Макова. Уку октябрь аена кадәр дәвам итә. Курсларда армия тәртибе хөкем сөрә иде, дип искә ала:
– Иртәнге алтыда торып басабыз, иртәнге ашны ашыйбыз да укырга керешәбез. Аннан, төшке ашны ашагач, тагын укыйбыз. Кичке аштан соң, 23 сәгатьтә, отбой бирәләр, егылып йоклыйсың. Үзебез өчен буш вакыт калмый да иде диярлек. Безне тиз арада фронтка җибәрер өчен әзерләделәр. Махсус предметтан тыш, стройга тезелергә дә өйрәттеләр, кичләрен рота белән йөрергә дә чыгаралар иде.
Кызларның бөтен вакыты диярлек радиоэшкә өйрәнүгә багышланган була. Ягъни, Морзе әлифбасына нигезләнеп, ачкыч белән эшләүгә.
1942 елның 18 октябрендә укулар тәмамлана. Курсларны уңышлы узган кызларны Мәскәүгә Кызыл Армиянең Төп элемтә идарәсенә озаталар. Сокольникидагы казармаларда бер ай тотканнан соң, фронтларга билгелиләр. Валентина Макова Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә.
Алар билгеләнгәндә, 278 нче Укчы дивизия Сталинградны азат итү сугышларында катнаша. 1942 елның 11 декабрендә бирегә җибәрелгән кызлар полкның элемтә ротасына килеп җитә. Декабрьдә Сталинградның үзендә дә, тирәсендә дә иң авыр сугышлар бара.
– Мине икенче номер (икенче номер итеп гадәттә ир-атларны билгеләгәннәр, чөнки алар рация өчен кирәкле коточкыч авыр аккумуляторларны күтәреп йөргәннәр. – Ред.) белән бергә укчы батальонга җибәрделәр – рация буенча элемтә урнаштырырга кирәк иде. Әмма озак та үтмәде, дошман кайда икәнлегебезне ачыклады. Андый шартларда эшне дәвам итеп булмый иде. Дошман артиллериясенең элемтәне «тотып» алуын абайламый кала алмыйсың: снарядлар янәшәңдә үк шартлый башлый...
Безне, радистларны, полк командирының команда һәм күзәтү пунктына телефончылар итеп күчерделәр. Берәмләп дежур тордык, мөмкинлек булганда, икенчебез бераз черем итеп ала иде. Декабрь азагында өстебезгә танклар килә башлады, бу минем ут аша узган тәүге зур чыныгуым булды. Ротада авыр җәрәхәт алучылар күбәйде, үлем очраклары да үзен көттермәде.
1943 елның гыйнвар башында аларның полкын Сталинградтан төньяккарак җибәрәләр. Дошман өстенә бару инде Харьков юнәлешендә дәвам итә.
«ҖИР БЕЛӘН КҮК ӘЙЛӘНЕП КАПЛАНДЫ...»
– Сугышка кергәнче үк безне яхшылап кисәттеләр: командирлар белән дә, рядовойлар белән дә үзеңне тәртипле тот, монда – яу кыры, танцы‑фәлән түгел, – дип сөйли Валентина Макова. – Өс‑башны да чиста‑пөхтә тотарга кирәк иде, чәчне‑башны туздырып йөрмәскә. Хәрбиләрнең берсе белән дә, бигрәк тә командирлар белән (алар бәйләнгән, игътибар күрсәткән очракларда) якын мөнәсәбәтләргә кермәскә.
– Ә бәйләнә иделәрме? – дип төпченәм.
– Ул күбрәк үзеңне ничек тотуыңа бәйле булгандыр, – ди Валентина Петровна тыйнак кына. – Кызлар арасында төрлесе булды, билгеле. Чытлыграклар да бар иде... Әмма кисәтү кырыс. Мин үзем ул кисәтүне шунда ук хәтеремә киртләп куйдым.
1943 елның 8 мартында Валентина Макованы укчы батальонга билгелиләр, ул анда радиоэлемтә өчен җавап бирә. Ике атнага сузылган сугышлар вакытында хәтерендә нәрсә калганын болай сөйли:
– Япан кыр, пулялар, шөпшәләр кебек, яннан сызгырып оча. Юынырга да, өс-башыңны карарга да мөмкинлек юк диярлек. Хәтта ашавын да төннәрен генә ашыйбыз. Элемтә булдырудан тыш, яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтү белән дә шөгыльләндек. Дошман тоташтан утка тота, хәл алырга бирми...
Ә 1943 елның 22 июль иртәсе аның өчен көтелмәгән хәтәр алып килә.
– Миңа 20 яшь, инде шактый тәҗрибәле сугышчы исәпләнәм. Ул иртәдә тиз генә капкалап алдык та, мин, тын торган арада, янәшәдә агып яткан сулыкка кашык юарга төштем. Шулчак, көтмәгәндә-абайламаганда, һавада әллә каян гына мессершмит пәйда булды. Дошман самолеты, каршылыкка очрамагач, түбәннән кистереп очкан хәлдә, миңа таба пулеметтан бер‑бер артлы пуля яудырырга кереште...
Эчемә нәрсәдер китереп бәргәнен тойдым да, аякларым буйлап җып‑җылы нидер агуын абайладым. Җир белән күк әйләнеп капланды. Ә асылда ул мин әйләнеп капланганмын икән... Күзәтү пунктында моны күреп алганнар. Үзем нәрсә булганын аңлар хәлдә түгел идем: эчемне актарып ташлаган да, эчәкләрем җиргә салынып төшкән. Рота старшинасы Григорий Калашник мине кичекмәстән эвакуацияләүләрен оештырган. Грабаркага төяп, медсанбатка озатканнар...
Валентина Макованың беренче сугышчан олы бүләге була ул. Әлеге медаль аны соңарып, Бөек Җиңүгә 20 еллыкны бәйрәм иткәндә, 1965 елда гына «эзләп таба». Бу инде 1946 ел үрнәгендәге медаль була...
«ӘНИЕМ БЕЛӘН ӘТИЕМНЕ КҮРӘ АЛСАМ ЯРАР ИДЕ...»
Медсанбат полктан 9 километр ераклыкта урнашкан була. Күпне күргән табиблар да эчәкләре әйләнеп чыккан кызның исән калырына ышанмый.
– Операция өстәлендә хирургның командасын ишетеп аңыма килдем, – дип сөйли Валентина Петровна. – Баштарак аңлый алмый тордым: кайда мин? «Бер-ике-өч... сана!» – дип боерды табиб. 21 гә кадәр санадым да кабат аңымны җуйдым.
Аңына өч көн узгач кына килә. Аны кыр госпиталенә озаталар. Терапевт болай ди: «Ходайга рәхмәтләреңне укы, кызым, мондый җәрәхәт алган кешеләр, гадәттә, исән калмый».
Яралыларны Уфада оешкан эвакогоспиталь кабул итә. Валентина Петровна әйтүенчә, андый госпитальләрдә медперсонал күпкә яхшырак – квалификациясе ягыннан тәҗрибәлерәк, җитдирәк булган. Валентина Макованы хирург бик җентекләп карый.
– Ә мин бары бер генә җөмлә сытып чыгара алдым, – ди Валентина Петровна. – Исән калып, әнием белән әтиемне күрә алсам ярар иде...
Яралары һәм операция җөе госпитальгә китергәндә тоташ үлек кенә була. Ике атнадан соң аны санитар самолетта Воронеж өлкәсендәге Россошь шәһәренә җибәрәләр.
Валентина Петровна тагын бер эпизодны искә ала:
– Шундый авыр шартларда да кешеләр искиткеч кешелекле иде, – ди ул. – Алай гына да түгел, әдәпле, итагатьле. Әйтерсең, тирә-юньдә бомбалар шартламый, ә без исә – балга биергә килгән туташлар белән әфәнделәр... Эвакогоспитальдәге олы яшьтәге хирург миңа «минем барышням» дип мөрәҗәгать итә иде. «Тереләсең, әлбәттә, туган ягыңа кайтасың, менә күр дә тор!» – әнә шул сүзләрен һич оныта алмыйм…
Өч бертуган Макова: Нина, Валя, Оля. 1934 ел.
«СИН МИҢА КАПРИЗЛАР КҮРСӘТЕП ТОР ТАГЫН!..»
Россошьтагы госпитальгә илткәндә санитарларның үзара сөйләшүләрен ишетә: профильле урынга туры килмәде, нәрсә булып бетәр инде моның белән, диләр.
Баштарак сүзнең нәрсә турында барганын абайламый. Хатын-кызлар бүлегенә эләгә ул. Аннан кала, тагын 2–3 хатын була, аларның сыкрану-сызланулары һаман ко
лак төбендә тора, ди Валентина Петровна. Нинди яра белән ятулары турында сорый – берсенеке – аборт, икенчесенең – ялкынсыну...
Кичке ашка кара ипи белән борчак боткасы китерәләр.
– Миңа моны ашарга ярамый, – ди Валентина Петровна.
– Нәрсә тоттырсалар, шуны аша! Әнә, солдатлар үлек эчендә ята, син монда капризларыңны күрсәтеп тор тагын миңа! – дип җикеренә санитарка, аны кемнеңдер походтагы «хатыны» дип уйлап.
– Мин дә бит – үлек эчендә, минем бәйләвечләремне алыштырырга кирәк, – дип пышылдый Валентина.
Шуннан соң санитарка дежур табибны чакырта. Диетик ашау билгелиләр дә, поездга утыртып, тылга – Камышин шәһәренә озаталар. Монда ул ике атна тора. Әмма яралары җитдирәк дәвалау таләп иткәнгә, Саратовка җибәрәләр. Монда Валентина Макова өч ай ята.
«СИН СОҢ НИЧЕК БАЛА ТАБАРСЫҢ...»
Госпитальдә аңа медицина хезмәте начальнигы – баш табиб Раиса Петровна Панкова аналарча җылылык белән карый, аерым игътибар күрсәтә.
– Ул минем хәтеремә чын табиб символы булып кереп калды, – дип искә ала Валентина Петровна. – Озын буйлы, күз явын алып торган аксыл‑сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле... Аның 14 яшьлек кызы бар иде, кызының миңа охшаган булуын телим, диде бервакыт Раиса Петровна. Ул мине бер караудан үз итте. Жәлләгәндер инде. Бөтенләй бала гына булганбыз лабаса без ул чакта!
– Бу кызга 16 яшьтән дә ары юктыр, – диде табиб беренче обход вакытында. – Хәер, 14 не дә биреп була...
– Миңа 20 яшь, – дип җавап кайтара Валентина.
Раиса Петровна кызны ярасын карый да, тел шартлата:
– Син соң ничек кияүгә чыгарсың да бала табарсың?!
– Ә мин кияүгә чыгарга җыенмыйм, – ди Валентина. – Минем тизрәк әтием белән әнием янына гына кайтасым килә!
КҮКЛӘРНЕҢ МОГҖИЗАСЫ
1943 елның 14 декабрендә Валентина Маковага коры паек, тиешле документларны хәстәрләп тоттыралар да, инвалид буларак, кайтарып җибәрәләр. 19 декабрьдә ул Камбарка станциясенә килеп җитә. Станциядә пассажирлар өчен кунарга ачык һавадагы бер лавка каралган була. Валентина транспорт табарга тырышып карый, әмма барып чыкмый. Кич җитә, чатнама суык. Камбаркадан аның авылына кадәр юл – трасса буйлап 19 километр, ә Чулман аша турыдан – 15 километр.
Шинельдән булгач, җәяү дә кайтып җитәрмен, дип тәвәккәлли кыз. Әмма яралары үзенекен итә – тиз арада хәлдән тая. Шул чакта – ни могҗиза! – җигелгән атлы берәү килеп туктый. Җитмәсә, чанасында урын да буш! Березовкага бара булып чыга. Толыпка төренеп утыргач, инде юлда барганда, Валентина Макова бу ир‑атның апасы Нинаның ире булуын ачыклый. Шулай итеп, кадер-хәстәрдә өенә – туганнары кочагына кайтып җитә.
Җизнәсе Виктор Васильковның юлына очравын Валентина Петровна әле хәзер дә Күкләрнең ярдәме, могҗизасы дип саный…
Дәвалау факультеты, 1 нче курс. 1945 ел.
КИЯҮГӘ – ЛАГЕРЬГА...
1944 елда Валентина Макова Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Бер‑бер артлы апасы Нина һәм әнисе үлеп китәләр. Дәүләт имтиханнарын тапшыргач, Валентинаны, дипломлы белгеч буларак, Башкортостанга билгелиләр. Березовкада әтисе белән апасының 4 яшьлек кызы Вера берүзләре калган була. Шуңа күрә Березовкада эшләргә рөхсәт алып, 1949 елның сентябреннән санэпидстанциядә эпидемиолог булып эшли башлый. Әтисен, кечкенә Верочканы тәрбияли.
«Кияүгә чыгарга җыенмыйм» дип кырт кискән Валентинаны үзенең насыйбы 1950 елның июлендә эзләп таба. Ул мәктәп елларыннан ук таныш авылдашы Аркадий Хлебников булып чыга.
– Мин мәктәптә укыганда Аркаша район газетасы редакциясендә эшләде, ә мин мәктәп газетасы өчен җаваплы идем, – дип сөйләде Валентина Петровна. – Аркаша бик яхшы, игътибарлы ир һәм әти булды. Тормышка карашларыбыз да туры килде, бер-беребезне бер караштан, ярты сүздән аңлап яшәдек, шөкер...
Кияүгә чыккач, туй сәяхәтенә чыгып китәләр алар. Мәскәүдә, Казанда, Киевта, Миргородта булып кайталар. Аннары, 1956 елда, Аркадий Хлебниковны МВД гаскәрләре буенча Ангарлагерьга лагерь пункты начальнигы итеп билгелиләр. Шулай итеп, Валентина Макова, инде Хлебникова фамилиясен алып, ире артыннан Себергә китеп бара...
– Андагы контингент бик чуар иде, – ди ул, – Квантун армиясенең әсирлеккә төшкән япон хәрбиләре дә, сәяси тоткыннар да, җинаятьчеләр дә. Тирә‑юньдә исә – очсыз-кырыйсыз тайга…
Валентина Макова ире һәм улы Михаил белән. Себер, 1951 ел.
«ҮЗЕГЕЗНЕ ГУМАНЛЫ ТОТЫГЫЗ»
Лагерьда, – Лена ярларында яшәгән елларын үтә бер җылылык һәм саклык белән искә ала ул. Биредә 1951 елның 28 апрелендә уллары Михаил дөньяга килә. 1954 елның 11 октябрендә кызлары Наташа туа.– Матди яктан без бик яхшы яшәдек, хезмәт хакына өстәп, Себер өстәмә акчасы да ала идек, – ди. – МВД системасында озак еллар эшләгән өчен дә түләделәр.
Төрле хуҗаларда фатирларда яшиләр. Алты ел эчендә тугыз урын алыштыралар.
– Соңгы өч елда дүрт хуҗага бүленгән йортта тордык, – дип искә ала Валентина Петровна. – Аңа кадәр – бик яхшы фатирда: ике зур гына бүлмәсе, кухнясы, иркен балконы бар иде. 1952 елның гыйнварыннан мин лазаретта терапевт вазыйфасын башкарырга керештем. Лазаретта 400–500 ләп кеше була торган иде. Берара хатын-кызлар лазареты да эшләде. Махсус бүлек тә бар иде – анысында аеруча куркыныч тоткыннарны, нигездә, җинаятьчеләрне, тоталар. Тәрәзәләрендә һәм ишекләрендә – тимер рәшәткәләр. Табибны обход вакытларында һәрчак надзиратель озатып йөри. «Зона»га без коралсыз керә идек, әмма һәрвакыт сак белән. Табибларны эшкә алганда, баштан ук кисәтеп куйдылар: үзегезне гуманлы тотыгыз, тоткыннарга беркайчан да арестантлар икәнлеген искә төшермәгез, рәнҗетмәгез...
– Лагерь чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган дивар артында иде. Территориянең почмагы саен – солдатлар урнашкан вышкалар. Хастаханә дә уратып алынган, анда керә торган пунктта һәрчак кораллы солдатлар кизү тора. Махсус пропусклар белән йөрдек.
Себер, Лена. елгасы. 1954 ел.
КАЗАНГА – ТЫНЫЧ ТОРМЫШКА...
Күп тә үтми, армиядә һәм МВД сафларында кыскартулар башлана. Аркадий Хлебниковны армиядән капитан дәрәҗәсендә кыскарталар.
– Себердә яшәгән алты ел эчендә без бары тик бер генә тапкыр отпускта булдык, – дип искә ала Валентина Петровна. – 1953 елда Березовкага кайтып килдек, Казанда Аркашаның туганына хәл белергә сугылдык. Аркаша Казандагы финанс-икътисад институтының читтән торып уку бүлегенә керде. 1956 елның августында Казанга кайттык.
– Казанда 11 нче номерлы хастаханәнең 8 нче амбулаториясенә участок терапевты булып эшкә урнаштым, – дип сөйли Валентина Петровна. – Аркаша да, кайту белән, озак вакыт эшсез җәфа чикте. Гәрчә бөтен дәреслекләрдә дә СССР да соңгы эш таба алмый интегүче кеше 1932 елда теркәлгән, дип язсалар да.
1958 елда, институтны «бишле»гә генә тәмамлап, Аркадий Хлебников, ниһаять, Куйбышев исемендәге химзаводка үз белгечлеге буенча эшкә урнаша. Ул анда гомере буе эшли. Зур хөрмәт казана.
Михаил Хлебников, улы:
– Мин үземнең лагерьда туганлыгымны еллар узгач кына аңладым. Ә ул чакта башыма да килми иде. Без бит «зона» эчендә тормадык. Мин аны әни белән әтинең эш урыны дип кенә белә идем. Лагерь начальнигы улы икәнлегемне ваемлагач, әни белән әтинең эше нидән гыйбарәт булуын аңлагач, тарих белән кызыксына башладым, аларның истәлекләрен теркәдем. Болары – үскәч, балигъ булгач инде. Ә балачагым һәркемнеке кебек үк бер хәсрәтсез һәм рәхәт үтте. Бик матур табигате белән истә калган Себер...
Клара Таҗиева, сәнгать белгече, гаилә дуслары:
– Валентина Петровна участок табибы иде. Безне, авырып киткән балаларны карарга килгәндә, үзен итагатьле, йомшак тотса да, аңардан шүрләп тора идек. Аның һәм иренең нинди сугыш михнәтләре күргәнен үсә төшкәч кенә белдем. Уллары Михаил белән кызлары Наташага музыка дәресләре укыта башлагач, Хлебниковлар гаиләсе белән дуслашып киттем. Ул дуслык гомер буена сузылды.
Искиткеч гаилә, чын интеллигентлар. Сугыш чорында да, лагерь диварларында да, тыныч шартларда да бердәй зыялы булып кала алган кешеләр. Без хәзер тарих дәреслекләреннән дә укып белә алмаган шомлы да, данлы да дәвернең соңгы могиканнары.
Добавить комментарий