Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Cөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез совет илендә…»

– Һәр совет кешесе бушлай торакка исәп тота ала, әмма аны алу бик катлаулы иде. Яр Чаллыга хатыным белән авылдан күченеп килдек, – дип искә төшерә Фиргать Шәйхетдинов. – Яшь белгечләргә фатирга чиратта ун елдан да ким торырга туры килми иде. Ләкин безнең гөрләп торган чак – КАМАЗда комсомол-яшьләр бригадасында эшлибез. Тулай торакта яшибез.

 
Безгә фатир мәсьәләсен үзебезгә чишәргә тәкъдим иттеләр. Моның өчен яшьләрторак комплексы (МЖК) төзелешендә катнашырга кирәк иде. Әлбәттә, без бик теләп ризалаштык. Безнең кебекләр беренче вакытларда шактый иде, тора‑бара кайберәүләр китте. Йорт төзелешендә булачак хуҗалар күпмедер сәгать эшләргә тиеш иде. Мин үзем бөтен ялларымны диярлек төзелеш мәйданында уздырдым, үз фатирымны үз кулларым белән төзедем дияргә була. Кайчак күңелгә шик тә кергәләде: төзелеш материалларына кытлык булган заманда йортны салып бетерә алырбызмы? Ләкин иң авыр вакытларда ярдәмгә һәрвакытта да предприятиебез килде. Йортны төзеп бетерә алдык без. Моның өчен бер ел вакыт китте.
Балалар бакчасы да, мәктәп тә салдык. Ишегалдында чын күршелек атмосферасы урнашты. Чөнки яшьләр-торак комплексын төзү ул бирелгән квадрат метрлар гына түгел. Ул эш барышында дуслар, күршеләр белән дуслашу, хәтта туганлашу дияргә дә була. Инде күптән ул йортта яшәмәсәк тә, әле бүген дә бер-беребез белән аралашып яшибез.
Асылда бу киң күләмле яшьләр эксперименты булды, ул безнең күңелләргә хуш килде. Без аннан соңгы үзгәрешләргә дә ышанып яшәдек. Әмма базар икътисадына күчүгә, МЖК системасы җимерелеп төште. Без «соңгы вагонга» эләгеп калдык булып чыга.
Яшьләр-торак комплекслары хәрәкәте Мәскәү янындагы Калининград шәһәрендә (бүген – Королёв) башлана, анда 1971 елда әлеге комплекска караган беренче торак йорт нигезенә субай сугыла. 1985–1986 елларда МЖКны хуплап чыгарылган хөкүмәт карарыннан соң, яшьләрнең әлеге башлангычы бөтен төбәкләргә диярлек тарала. Ул яшьләр өчен фатир мәсьәләсен хәл итүнең иң нәтиҗәле ысулы санала. Моннан тыш яшь гаиләләр өчен торак комплекслары эчендә социаль инфраструктураны мөстәкыйль формалаштыру мөмкинлеге дә туа.
КАЗАНДА МЖК БУЕНЧА 1500 ЯШЬ ГАИЛӘ ҮЗЕНӘ ТОРАК ТӨЗИ.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: