Студентның туй бүләге
Казанда туристларны бер серле ханымның олы, әмма кыска гомерле мәхәббәте турында бик кызыклы бәян көтә. Ул мәхәббәт әлеге ханымны Казанның иң матур йортына алып килә. Бу йортны исә, аның йөрәген яулау өчен, 25 яшьлек Казан студенты Алексей Ушков төзетә.
26 сентября 2022
– Бу экскурсия түгел, ә алтын гасырга, бөтендөнья сугышының да, революциянең дә әле исе дә килмәгән гаҗәеп чорга сәяхәт, – дип сөйли Казанның матур үткәненә һәм Зинаида Ушкова тарихына премиум-тур авторы Эдуард Хәйруллин. – Бу сәнәгать һәм сәнгать гөрләп үскән искиткеч вакыт була. Казан үзәгендәге һәр йорт, Ушкова өе белән бераз гына булса да тиңләшә алу өчен, үзгәрергә тырыша. Воскресенская, Зур Проломная кебек үзәк урамнарда гадәти йортларны яңадан үзгәртеп төзиләр, хуҗалары аларны бераз патша сараена да, бераз борынгы замокка да охшатырга тели... Гасыр башындагы мондый үзгәрешләрнең кайбер нәтиҗәләре безнең заманга кадәр сакланып калган. Бу – тарихның бик кечкенә бер кисәге генә, ул чакта Казан да үзгәрә, ил дә матурлана. Нәкъ менә Ушкова йорты боларның барысын да мөмкин кадәр ныграк сеңдергән, чөнки хуҗаның үзгәртеп коруга акчасы була, аны архитектура дизайнының соңгы яңалыклары кызыксындыра. Йортны төзетергә ул иң талантлы, могҗиза тудырырга сәләтле архитекторны сайлый. Йорт 1906 елда төзелә һәм бүгенгәчә яхшы сакланган – обойлары, паркеты, витражлары борынгы, Алабугада эшләнгән керәч плитәләрдә хәзер дә тыпырдап биергә мөмкин. Биредә революциягә кадәрге – вакыт җилләре тарих төпкелләренә алып киткән Россиянең барлык матурлыгы тупланган. Шуңа күрә минем экскурсия әнә шул чорга чуму ул. Бу экскурсия ул вакытны кире кайтара кебек. Ушкова йортына экскурсияләр уздырган ел ярым вакыт эчендә зур тикшеренү эшләре башкарылды – эш күләме узган йөз ел эчендә эшләнгәннән дә күбрәк булды. Әлеге йорт, әлеге гаилә турында күпме хатирә барланды. Мәһабәт бинаны шул чор предметлары белән тулыландырдык. Кешеләргә күрсәтер өчен экспозициягә куярлык кайбер әйберләрне әлеге нәселнең дәвамчыларыннан сатып ала алдым.
Шуңа күрә бу гадәти экскурсия генә түгел, ә искиткеч үткәнебезгә премиум-тур булып чыкты, монда барысын да капшап, тотып, тәмен татып карарга, виртуаль чынбарлыкка чумарга мөмкин. Бераз балет, тере музыка, шампан шәрабе, бакча җиләге – һәр экскурсиядә ниндидер бер вакыйга, хәрәкәт була – шул мохиткә чумып, без бу йортка аның асыл максатын кайтарабыз. Ул мәхәббәт хакына һәм мәхәббәт өчен төзелгән. Аны хуҗасы да ярата, төзелеш вакытында архитектор да ихлас сөя башлый, чибәр Зиночка исә әүвәл әкияти матур йортка, аннары аның хуҗасына гашыйк була. Бу йорт әлегәчә сөю белән сугарылган. Моны экскурсиягә килүчеләр дә тоя дип уйлыйм.
БЕРАЗ СӨЮ ТУРЫНДА
Алексей Ушков әтисе һәм бабасының бай варисы санала. Ул Казан университеты профессорының кызы Зинаида Высоцкаяга гашыйк була, тик кыз егетне хәтта күрми дә. Ул вакытта кияү булырга тиешле ир-егетләр исемлегендә төп урынны ат үрчетү белән шөгыльләнүче танылган дворян Малютин били.
Әмма мәхәббәт могҗизалар кылырга сәләтле, сөю хакына иң юләр гамәлләр башкарыла. Риваятькә караганда, Ушков, гаҗәеп сер һәм табышмаклар белән тулы искиткеч йорт төзеп, Зиночкасын тәмам әсир итәргә ниятли. Казанның ул чордагы иң күренекле архитекторы Карл Мюфке ярдәмендә йортны салып та куялар. Мюфкегә экономия турында бөтенләй уйламаска һәм ул вакытның иң модалы архитектура стильләрен кулланырга кушыла. Яңа төзелгән йортка иң беренче булып аяк басу бәхетен татыган Зиночка хәйран кала. Бер бүлмәдән икенчесенә күчкәндә, ул соклануын һәм гаҗәпләнүен яшерми. Туташ Малютинны йөрәгеннән алып ата, ә Воскресенская урамындагы йорт студент Ушковның туй бүләгенә әйләнә. Ушков гүзәл кәләшенең исемен Казан тарихында һәм йорт фасадында мәңгеләштереп язып куя – бинаны «ЗУ» хәрефләре сырланган бормалы монограмма белән бизи. Югыйсә Зинаида Высоцкая фамилиясен алмаштырырга ризалык бирергә уйламаган да була әле. Тик мондый бүләк каршында «юк» дияргә мөмкинме соң?!
БЕРАЗ ЙОРТ ТУРЫНДА
Мөгаен, Казанның безнең көннәргә кадәр беренчел рәвешендә сакланып калган иң затлы йортыдыр ул. Акчаны немецларча бәрәкәтле тотарга яраткан Карл Мюфке гомерендә беренче тапкыр үзен заказчы малын уңга‑сулга туздыручы итеп тойгандыр. Монда ул төрле – ампир, модерн, готика, рококоны, япон, Мавритания өслүбләрен моңарчы күз алдына да китереп булмаганча катнаштыра. Витражларны Париждан алып кайталар, мәрмәр идәндәге ирисләр ярым‑ кыйммәтле ташлардан ясала, баскыч Казанда күз күрмәгән, колак ишетмәгән агачлар – Африка тамарискы һәм япон сакурасыннан эшләнә, тәрәзәләр һәм ишекләр өчен бронза тоткалар Кытайда коела, балкон һәм капкаларның рәшәткәләре Санкт-Петербургта чүкеп ясала, ә түшәмдә япон гейшасы образында яшь хуҗа‑ бикәнең йөзе сурәтләнә... Һәм һәркайда – нин‑ дидер вензельләр, сюрпризлар, шифрланган хатлар һәм табышмаклар. Аларның күбесен хәзерге заман белгечләре генә чишә, әйтик, Кытай иероглифлары рәвешендә рус хәрефләре белән язылган архитектор автографы шундыйлардан.
СҮРЕЛГӘН СӨЮ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ
Әкияти йортта тормыш гөрләп тора – Зиночка үзенең дә, өенең дә игътибар үзәгендә булуын ярата. Банан пальмасы төбендә затлы рояль уйнап торган грот‑залда ул концертлар, шигъри кичәләр оештыра – әлеге зал гаҗәеп акустикага ия була.
Әмма әкияти йорттагы Алексей белән Зинаиданың мәхәббәте шактый тиз сүрелә. Алексей үзенә хыянәт итүдә шикләнеп хатыны белән аерылыша һәм Мәскәүгә китеп бара. Анда исә Ушков, озак уйлап тормыйча, Зур театрның прима-балеринасы Александра Балашовага өйләнә. Һәм аның өчен «Пречистенка урамы, 20 нче йорт» адреслы нәкъ шундый ук йорт салдыра.
Элекке иренең мондый кыланышы Зинаиданың җанына тия. Ул Мәскәүгә юл тота һәм күршедә генә бер йорт сатып ала. Тарихта күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләре турында мәгълүмат сакланмаган, өстәвенә, инкыйлаб давылы куба, һәм Ушков яңа хатыны белән Парижга күчеп китә.
Эдуард Хәйруллин Казандагы атаклы йортның хуҗабикәсе элекке ире артыннан Парижга китмәгән, дип саный. Ул, мөгаен, кабат кияүгә чыккандыр, бай ханымның каберен Хәйруллин Мәскәүнең Новодевичье зиратында әти‑әнисе Мария Васильевна һәм Николай Федорович Высоцкийларның каберләре янәшәсендә таба. Стелага Зинаиданың фотосурәте төшерелгән һәм «Зинаида Николаевна Руднева» дип язылган. Үлем көне – 1929 елның 29 июле.
БЕРАЗ РӘХМӘТ СҮЗЕ
1918 елның августында Воскресенская урамындагы (хәзер Кремль урамы) мәһабәт йортны ак чехлар басып ала. Кызыллар Казанны азат иткәч, йортка татар-башкорт бригадасы урнаша. Биредә китапханә урнаштырырга тәкъдим итеп, бинаны «квартирантлардан» коткарган дөнья пролетариаты юлбашчысының хатыны Надежда Константиновна Крупскаяга бик зур рәхмәт. 1919 елда бирегә Үзәк губерна китапханәсе күченә. Хәзер ул Татарстан Милли китапханәсе дип атала.
Китапханә урнашу нәтиҗәсендә йорт шактый яхшы сакланган, дип саный Эдуард Хәйруллин. Ул яңа экспонатлар белән тулылана тора һәм реставрация көтә. Ә әлегә кунаклар сакланып калган тарихка чумарга әзер. Өстәвенә, экскурсия балетны да, шампан шәрабен дә, җиләкне дә, кунакларга Ушковлар сейфында саклана торган бүләкләрне таратуны да үз эченә ала. Төрле деталь һәм бизәкләрне Эдуард Хәйруллин фонарь белән яктыртып күрсәтә – бик матур һәм серле килеп чыга.
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий