Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Сугыш кичкән «Әлмәндәр карт»

Сугыш кичкән «Әлмәндәр карт»

Ветераннарыбыз. Утны кичкән «Әлмәндәр карт».

08 мая 2018

Мин аның хәтта исемен дә белми идем, «бабай», бетте-китте. Авылның башка балалары да аны һәрчак «бабай» дип йөртте. Юк, өлкән яшьтә булганы өчен генә түгел, ә үз иткәнгә, яратканга күрә... Ә ул бик теләп һәр бала-чагага «бабай» була, алар белән сөйләшә, көлдерә, күчтәнәчләрен бирә. Тик сугыш турында куркыныч хатирәләрен беркайчан да сөйләмәс. «Без дошманны җиңдек, сез дә көчле булыгыз!» – елмаеп, шулай гына дияр. Югыйсә аның тарих сандыгында нинди генә хатирәләр юк...
 
Сүзем – Апас районы Шәмбалыкчы авылының сугыш ветераны Рәфкать Мадышев турында.
«ФӘХРИ АБЫЙНЫҢ ДӘВАМЧЫСЫ»
Бабай белән танышуым болай булды: Шәмбалыкчыга туган­нарга кунакка барып йөри идем. Берсендә көтү кайткач, урамга чыктык. Тау астыннан моңлы тавыш ишетелә – «Карурман»­ны җырлыйлар. Ике туган сең­лем Алинә: «Бабай чыккан, әйдә, тизрәк», – диде. Тау астына йөгер­дек. Төшсәк, җыйнак кына йорт каршысында бер бик сөйкемле карт утыра. Җырыннан бүлен­ми генә, безгә карап елмайды. Ә аннан, елмаеп-көлеп: «И, ку­нак кызы да бар икән», – диде. Шул көннән башлап бабай якын кешемә әйләнде. Рәхәт кеше иде ул: бакчасында яңа өлгергән җиләк-җимешне өзеп ашата, тәмле кәрәзле бал белән сыйлый, ә аңардагы истәлекләр! Аның ке­бек тәмләп сөйләүче тагын бармы икән? Тавыш тоннарын төрлән­дереп, әле куркыта, әле көлдерә. Без авызыбызны зур итеп ачып тын да алмыйча утырабыз... Шәм­балыкчыга барсам, бабай янына керми калмый идем.
Тукта, ни өчен үткән заманда язам: бабай исән бит әле. Дөрес, берничә ел инде үзен күргәнем юк. Шәмбалыкчыга да сирәк ба­рыла, хәер, бабай да авылда җәен генә була. Менә инде бишенче кыш Рәфкать бабай Казанда – кызларында яши икән.
– Әти быел кисәк картайды, – дип каршы алды безне Фәридә апа. – Әле узган ел гына бүтән иде. Җәй буе ялгызы Шәмбалыкчыда яшәде. Быел, белмим, үзен генә калдырып китеп булмас. Аякла­рын көчкә йөртә. Сугышта алган яралары үзен сиздерә...
Дөресен әйтим, хәтеремдә Әлмәндәр карт образы кебек саклана торган бабаемны күргәч, кау­шап та калдым: бирешкән.
– Картлыктан да начары юк икән, – диде үзе дә. – Сугышны кичтем, ике хатынымны җирлә­дем. Ә картлык алар белән чагыш­тырганда да яманрак икән...
– И, бабай, әле хәтерең яхшы, аяк-кулларың йөри, – дим.
– И, кызым, минме икән бу дип утырам кайчакта...
Шуннан бабай белән Шәмбалыкчыга «кайтып килдек»: болында ул утырткан агач-куаклар инде үскәндер. Ә менә теге кечкенә инеш ничек икән, чистартып то­ручы булмагач, томаланмаганмы...
– Узган ел капка төбеннән ерак китә алмадым, – дип көрсенде бабай. – Быел да туган авылыма бик кайтасым килә. Шәмбалыкчыда аякларым да әйбәтрәк йөри башлар иде кебек.
– Бабай, әйдә элеккеге кебек җырла әле, – дим.
Бабаем башта сабый бала кебек каушап калды, аннан тамагын кырып:
– «Эшче» операсыннан «Нигъмәт» ариясе, – дип, җыр сузды.
– Әтинең Казанда бер тапкыр да җырлаганы юк иде, – диде Фә­ридә апа. – Күрәсең, сезне чынлап та үз итә. Әнә, җырлый да, елый да...
Бабайның тавышы кечкенәдән моңлы булган. Гаҗәп түгел, нә­селләрендә атаклы җырчы бар – Татарстанның һәм Россиянең ха­лык артисты Фәхри Насретдинов. Ул Рәфкать бабайның әнисенең бертуган энесе.
– Фәхри абый мине бик якын күрде, – дип сөйләде бабай. – Опера җырларга өйрәтте. Кунак­ка барсак: «Фәхри абыйның дә­вамчысы», – дип таныштыралар иде. Минем җырлаганны берничә тапкыр Мәскәү каналларыннан да күрсәттеләр.
«ҮЛЕП ТӘ БУЛМЫЙ, ТЕРЕЛЕП ТӘ...»
Рәфкать бабайның сугышта кат­нашканын ишетеп беләм. Тик бу хакта иркенләп сөйләшкәнебез юк иде. Белмим, әллә без кызык­сынмадык, әллә бабай үзе моңа әһәмият бирмәде. Кыскасы, бу очрашуда бабайны көр кү­ңелле, юмарт, тормыш яратучы кеше булудан тыш, батыр йөрәкле һәм «күлмәктән туган» булуына инандым.
Сугышка унсигезе тулгач алына ул. Башта Мәскәү янында махсус курсларда укый. Аннан сержант исеме алып, Белоруссиягә – Үзәк фронтка җибәрелә. Смоленск янында барган сугышларда сул аягы яралана. Өч ай госпи­тальдә яткырганнан соң, аны яңа­дан фронтка җибәрәләр. Кабат яралана, тагын шул ук сул аяк. Бе­ренчесендә ядрә аякның табаны­на тисә, икенчесендә бот башын сызып үтә. Янә берничә ай дәва­ланганнан соң, яшь егетне развед­чиклар курсларына җибәрәләр.
– Ике мәртәбә «тел алганым» булды, – дип сөйләде бабай. – Ан­нан кайткач, бер ай ял бирәләр. Ял дигәч тә, син барыбер тик ят­мыйсың: разведкага әзерләнәсең. Картаны, мәйданны өйрәнәсең. Бу шулкадәр мавыктыргыч, азарт бирә торган эш ки, хәтта сугыш турында онытасың. Максат бары бер генә – фашистны ачыклау.
Сөйләгәндә кызык тоелса да, ул бик куркыныч эш: разведкага төркемләп китеп, үлеп калучы­лар да күп була. Хәер, бабай үзе дә үлем белән күзгә‑күз очрашкан.
– Гомерең бетмәсә, үлем гел янәшә йөреп тә, исән каласың икән ул, – ди бабай. – Һич оныта­сым юк: бер‑бер артлы җирдән шуышып барабыз, шулвакыт кар­шы яктан ут ачтылар. Синең белән янәшә барган кешенең күз ачып йомганчы шинельләре күккә оча. Нәрсә булачагын берәү дә белми: күзеңне йомасың да үлем көтәсең. Шарт-шорт. Менә хәзер, шушы секундта юк булам, дисең. Тик... ун минутлап синең якка таба ут ачып торсалар да, адәм бала­сы үлми кала ала икән. Гомере бетмәсә...
Шул засада вакытында пуля Рәфкать бабайның эченә тия. Авыртудан, күп кан китүдән яшь разведчик аңын җуя.
– Андый вакытта бер-берең­не калдырырга ярамый иде, – ди бабай. – Яраны бәйләгәннәр дә, мине якындагы госпитальгә җибәргәннәр. Бер тәүлек аңга килмәгәч, «Үлем палатасына» керткәннәр. (Ягьни әле йөрәге тибә, ләкин хәле бик авырлар янына. – Авт.) Мин ул вакытлар­ны төш кебек кенә хәтерлим: аз­рак аңга килеп күзләремне ачам да янә сүнәм. Өч көннән соң тә­мам аңга килдем. «Бу яшәргә җан талаша бит», – дип, миңа операция ясадылар. Туры эчәк­лекне кисеп, икенче юлга тоташ­тырганнар. Кече, олы йомышны да клизма белән генә чыга торган булдым. Шуннан мине Ленинград шәһәрендәге хәрби госпитальгә җибәрделәр. Анда унике тапкыр операция ясадылар. Үлеп тә бул­мый, терелеп тә...
Бабай күз яшьләрен сөртте. Ан­нан дәвам итте:
– Ул вакытта мин Ходайдан бары үлем сорадым. Авыртудан, кат‑кат туналудан шулкадәр туйдым. Этләрдә дә өч‑дүрт тапкыр гына тикшерү үткәрәләр икән. Ә мине унике тапкыр ярдылар. Кисәләр дә ялгыйлар, ялгыйлар да кисәләр. Тагын үзара киңәшәләр, тагын... Инде сугыш та бетте, ә мин һа­ман ярты җан булып госпитальдә ятам...
1-5
БӘХЕТ БЕЛӘН БӘХЕТСЕЗЛЕК – ЯНӘШӘ...
1947 елның декабрь аенда Рәф­кать бабай «Табиблар ярдәменнән баш тартам» дигән язу калдырып, туган ягына кайтып китә. «Читтә үлгәнче, туган туфрагымда күме­лим», – ди. Бер ел бернәрсә эшли алмый, кая ул, үзен йөртергә дә кыен була хәтта. Аягына ях­шылап баса алмый, өстәвенә алар сызлап интектерә. Кече, олы йо­мышларын да кешечә үти алмый – эчәклекләре дөрес эшләми. Шуңа күрә өйләнергә дә ашыкмый. Су­гышка киткәнче очрашып йөргән кызы да була югыйсә. Ул бүтән егеткә кияүгә чыгып куя.
– Мин кайткач, әни шатлыгын­нан нишләргә белмәде, – дип, хатирәләре белән бүлеште Рәф­кать бабай. – Әни хакына булса да яшәргә кирәк дидем. Тән сыз­лануы басылмаса да, җан сыз­лануы басылды. Әллә әниемнең кайгыртуы, әллә туган як һавасы килеште, кәефем көннән-көн ях­шырды. Үзлегемнән акрын гына физик күнегүләр ясый башладым. Казан табибларына барып күрен­дем. Шул чордагы меңләгән баш­ка кешеләр кебек яңадан яшәргә өйрәндем.
Рәфкать бабай шулай өйдәге вак‑төяк эшләргә алына. Үзе әйткәнчә: «Үлем көтеп тик ятып бул­мый бит!» Соңрак колхоз эшенә дә чакырып киләләр. Гомере барлыгына ышанмаган егет хәтта өйләнә дә.
– Кем уйлаган, өч бала атасы булырмын, йорт салырмын дип, – ди бабай. – Фәүзия белән 37 ел яшәдек. Бик чибәр иде ул: озын зифа буйлы, куе кара чәчле, зәңгәр күзле. Хәер, гомергә акыллы, чибәр кызларга гына күз аттым. Булачак хатыным Яшел Үзән райо­нының Мулла Иле авылында укы­тучы иде. «Эшемне ташлыйсым килми», – дигәч, аның янына үзем күченеп килдем. Ул вакытта миңа 32 яшь тулган иде. Безнең Шәмба­лыкчы кечкенә авыл бит, ә Мулла Иле зур, шәһәргә дә якынрак.
Рәфкать бабайның сөйкемле сөя­ге бар шул. Мулла Илендә дә ул авыл кешеләре белән уртак телне тиз таба. Кул эшен белгәнгә күрә, тәрәзә рамнары ясарга керешә. Һәм үз эшенең остасына әйләнә. Шуннан кергән акчага йорт та сала, өч баланы да үстерәләр. Тик ба­лаларны үстереп, олыгаеп барган бер мәлдә бабай яраткан хатынын югалта:
– Фәүзия кисәк авырып дөнья куйды. Еладым да, җырладым да, – ди Рәфкать бабай. – Ялгыз­лыкны яратмыйм. 67 яшемдә яңадан өйләнергә булдым. Бала­лар каршы килмәде. Тик икенче хатын белән ике генә ел тордык, аерылыштык. Минем балаларны яратмады. Һәм 73 яшьтә тагын өйләндем. Әлфия исемле, кияүгә чыкмаган, миннән сигез яшькә яшьрәк, бик акыллы, булган хатын иде. Тормышым янәдән яктырып киткәндәй булды. Әйтәм ич, ял­гызлыктан да авыррак нәрсә юк. Әлфия, беренче хатыным кебек, аш‑суга да уңган, сабыр да булды. Балалар да үз итте аны, гел кайтып йөрделәр. Тик ун гына ел яшәп калдык, 2006 елда үлеп китте...
 1-4
1-2
1-1
БҮРЕНЕ БҮРЕККӘ САЛСАҢ ДА...
– Әти гаҗәеп кеше, – дип сүзгә кушылды Фәридә апа. – Аңардагы энергия бер кеше гомеренә генә аз. Белмәгән нәрсәсе юк. Ул үләннәр­не кайчан җыясын, ничек эчәсен белә. Безне дә өйрәтеп бетер­де: кара чәй эчмибез. Ел буена җитәрлек үләннәр җыеп куябыз. Әти беркайчан тәмәке тартмады, аракы эчү белән мавыкмады. Ке­шеләр турында начар сөйләмәде, мөгаен, озын гомерле булуының сере шулдыр...
Рәфкать бабай туган авылы Шәмбалыкчыда, үзләренең бакча башына, елга буйларына йөз егер­ме төп чыршы‑нарат утырткан. Алар бүген үсеп, посадка хасил иткән. Ә бакчасында өч төрле алма бирә торган алмагачы бар. Тагын бабай чын умартачы да икән әле. Бал кортлары турында әллә ниләр белә. Кортлар кышын исән чыкты­лармы икән, дип кайгырып утыра икән.
– Узган ел кортларым өч оя гына калган иде, – диде бабай. – Аларга зур игътибар кирәк шул, картай­дым. Дистә еллар умартачы булып, ике тапкыр гына кортлар чыгып качты. Ана кортның оядан кайчан китәсен алдан белеп тора идем. Махсус кечкенә оялар ясыйм да, бакчадагы агач башларына мен­гереп куям. Яшь оя еракка очып китми – агачта гына кала.
– Бүрене бүреккә салсаң да, ур­манга карый, – дип, халык әйте­мен искә төшерде Фәридә апа. – Әти көннәр буе авылны сагынып утыра. Югыйсә монда да рәхәт, ике бүлмәле иркен фатир. Бик тәр­бияләргә тырышам үзен, эштән дә киттем. Тынгысыз кеше ул, тик ятарга өйрәнмәгән. Бер хәл сөйлим әле. Моннан берничә ел элек әти ялгызы капка багана­сын җирдән күтәреп алып, икен­че җиргә күчергән. Авылдашлар шалтыратып әйтте: «Бабайның бүсере кузгалды», – диләр. Тиз генә кайтып, Казанга алып килдек. Табиблар кырт кисте: «Опера­ция ясамыйбыз, 87 яшьлек кеше өчен бик катлаулы». Ә әти сүзендә нык торды: «Урыннан да кузгала алмыйча, гарип булып яшәмим. Үземдә көч тоям, үлмим, борчыл­магыз», – диде. Чынлап та, опера­ция уңышлы булды, дүрт көннән әтиебез өйгә дә кайтып җитте.
Бабайның бүген бердәнбер хыя­лы – туган авылы Шәмбалыкчы­сына кайтып, капка төбенә чыгып утырып, «Карурман»ны җырлау.
– Авылда тавышым да ачылыр кебек, кызым. Казанда тыным кысыла минем.
Саубуллашканда бабай, күз яшьләрен сөртеп, кулымны кыс­ты:
– Исән булсам, әйдә, җәйгә кил әле. Элеккеге кебек капка төбендә утырыйк. Сез алма ашар­сыз, мин җырлармын...
 
 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: