Сугыш сере: корбаннар һәм исемлекләр
Бөек Ватан сугышы музее
07 мая 2018
ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛУ‑ҮЛҮ ТҮГЕЛ!
Рәсми рәвештә Татарстанда 350 мең тирәсе кеше кире әйләнеп кайтмаган. (Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының мөдире Михаил Черепанов, яңа табылдыкларны кушып, бу сан 388 мең чамасы дип саный). Шуның 180 меңгә якыны хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның күпчелеге турында әле дә бер мәгълүмат юк. Алай гына да түгел: хәбәрсез югалган солдатлар әле бүгенгәчә үлгәннәр исемлегендә йөрми. Кызык та, кызганыч та: 73 ел буе ул кешеләр фронтта диярсең! Хәер, һаман да ирләрен, якыннарын сугыштан көтүче апалар бар бит. Алар могҗиза булыуна ышана. Ә бәлки нәкъ менә шул ышаныч бу апаларны яшәткәндер дә...
Дөньяның башка илләре күптән Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны юридик яктан үлгән солдатлар исемлегенә кертте.
– Ләкин Россиядә генә аларның «әйләнеп кайтуына» ышаналар бугай. Тагын да гаҗәбе: сугыш беткәннән соң, хәбәрсез югалган ирен, әтисен, якынын эзләп, хәрби комиссариатка килүчеләргә ул вакытларда: «Ә сез якыныгызның чынлап та сатлыкҗаннар рәтендә булмавына ышанысызмы?» – дип сорау яудыра торган булалар. Шуның өчен куркуга калган халык нигездә тыныч кына өйдә фронттагы кадерле кешеләрне көтеп ятуны хуп күргән, – дип ачыклык кертте Михаил Черепанов.
Совет власте йомшаргач та, кешеләр Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якынарын эзләргә әллә ни ашыкмаган. Тормышны көйләргә кирәк, үткәннәр белән генә яшәп булмый бит... Еллар узган саен сугыш чоры балалары да олыгая барган, инде күбесе дөнья куйган. Аннан, мәсьәләнең икенче ягы да бар: сугышта хәбәрсез югалучы якыннарын тапкан очракта да, бу кешеләр өчен матди яктан моның әллә ни әһәмиятле булмаган.
Һәм менә – алты ел элек әлеге тема тирәсендә ыгы‑зыгы купты. Сәбәбе – 2012 елның 22 февралендә РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән 142нче номерлы карар. Президент Владимир Путин ире, әтисе сугышта үлеп калган хатын-кызларга, балаларына акча бирергә (хәрби вазыйфасына карап – 200‑300 мең сум) дип кул куйды. Бу яңалык Россиядә яшәүче күп гаиләләргә кагыла. Тик... хәбәрсез югалганнар үлгәннәр исемлегендә йөрми бит!
– Президент тарафыннан 142нче номерлы карар имзалангач, халык суд юлын таптарга кереште, – дип сөйләде Михаил Черепанов. – Үзәк Банктан акча алу өчен гражданнарга якынының сугышта һәлак булганлыгын исбатларга кирәк. Әкәмәт, бер яктан караганда, хәбәрсез югалган солдат, ул акчаны үзе килеп алырга тиеш, ул бит үлмәгән, янәсе. Соң, алтмыш-җитмеш ел хәбәре булмаган кеше үлгән булып чыга бит инде! «Әйдәгез, аларны юридик яктан үлгәннәр дип исәплик. Моның өчен әллә ниләр эшләргә дә кирәкми. Югалган кешене үлгән дип һәр районның судьясы игълан итә ала», – дидем. Юк, мине ишетүче булмады.
КЕНӘГӘДӘГЕ АКЧАЛАР
Бу турыда бөтен кеше белмидер дә, бәлки: Бөек Ватан сугышында, яу кырындагы һәр солдатка кертем кенәгәләре ачылган, ягъни һәр сугышчыга хезмәт хакы куелган. Гади солдатларга бер төрле хезмәт хакы – 20 сум түләнсә, югарырак дәрәҗәдәге хәрбиләрнең, мәсәлән, сержантларның, лейтенантларның хезмәт хаклары, солдатларныкына караганда бермә‑бер артык була.
– Берничә ел элек Мәскәүгә – Федерация Советына киңәшмәгә барган идем, – ди Михаил Черепанов. – Анда Архангельскидан Солдат. ру сайтына нигез салучы Игорь Ивлев уникаль ачыш ясавы турында сөйләде. Ул, күп еллар архивларда казынып, менә нәрсәгә тап булган: 1942 елда СССРның Оборона халык комиссариаты структурасында СССР Дәүләт банкының кыр учреждениеләре барлыкка килә. Шушы оешма тарафыннан сугышта катнашучыларның һәрберсенә акча салу кенәгәләре ачылган булган. Кенәгәләр белән Оборона министрлыгы (ул вакытта Оборона комиссариаты) каршындагы финанс бүлеге идарә иткән. Сугыш тәмамланганда, кенәгәләрдә барлыгы 4 миллиард сумга якын акча хуҗаларына түләнмичә калган. Кемдер сугыш кырында үлгән, кемдер тоткынлыкка эләккән һ.б. төрле очраклар. Ә бит 1942 елда ук, оборона наркомы урынбасары Андрей Хрулевның күрсәтмәсе буенча, хәрбинең үлеме турында билгеле булса яки ул хәбәрсез югалса, аның гаиләсенә үлү таныклыгы белән бергә кенәгә яки аңа түләнергә тиешле акча турында белешмә дә җибәрелергә тиеш була. Ләкин бу эшләнми һәм кертем кенәгәләре хакында белүче кеше дә булмый. Әмма банк әлеге акчаларга җаваплы карый: сугышта катнашучыларның хезмәт хакы әле дә Россия Үзәк банкы фондларында җыелып ята. Акчалар еллар үтү белән индексацияләнә. Тик менә аларны бирергә генә ашыкмыйлар.
Закон нигезендә, сугышта катнашучыларның кенәгәләрендә җыелып барган ул акчаларны бүген хатыны яки балалары ала ала. (Оныкларга бирелми). Ләкин моның өчен иң элек ачыкларга кирәк: сугышчыга кертем кенәгәсе ачылган булганмы-юкмы. Бу сорауга җавап алу өчен исә Россия үзәк банкына (адресы: Россия үзәк банкы, Красноармейск кыр учреждениесе, 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12нче йорт) «фәлән-фәлән кешенең кертем кенәгәсе булганмы» дигән сорау белән хат юлларга кирәк. Иң мөһиме: хатта солдатның кайсы хәрби частьта хезмәт итүен төгәл күрсәтү мөһим. Исем-фамилия буенча гына банк белешмә бирми. Шунысы да бар: сугыш кырында һәлак булган солдатның кайда хезмәт итүен ачыклау бик катлаулы. Эшне иң беренче җирле хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итүдән башларга кирәк.
Сугыштан исән‑сау әйләнеп кайтканнарның, нигездә, хәрби билетлары үзләре белән була. Анда исә аның кайда хезмәт итүе турында мәгълүмат бирелә. Алар да банкка хат юллый ала. Сугыштан кайтканнарның да, әгәр дә аңа кертем кенәгәсе ачылган булса һәм әлегә кадәр ул алынмаса, бүген дә хезмәт хакын алу мөмкинлеге бар.
«ЭНӘ БЕЛӘН КОЕ КАЗУ»
Янә хәбәрсез югалганнарга килик. Аларның язмышын ачыклау энә белән кое казуга тиң икән. Татар исем-фамилияле кешеләргә аеруча кыен, чөнки аларның исем-фамилияләре нинди генә вариантларга үзгәртелмәгән. Гайфуллин Гайсә – Райфуллин Гайсәгә, Әмирханов Американовка әйләнгән.
– Бер ханым гомере буе үзенең әтисен Мигманов фамилиясе буенча эзләгән,-диде Михаил Черепанов. – Кая гына мөрәҗәгать итмәгән, ә чынлыкта әтисен Мичманов дип теркәп куйганнар. Татар исемнәре белән тагын икенче проблема да бар: кайчак өч бертуган өч төрле язылыштагы фамилияне йөрткән. Татарлар балаларына әтиләре, бабалары исемнәрен дә фамилия итеп алган бит.
Хәер, татар гына түгел, рус исемнәрен дә нинди генә формаларда язмаганнар. Мисал өчен Владимир исемен биш төрле вариантта теркәгәннәр. Шуңа күрә хәбәрсез югалган туганыңны күпме эзләп тә таба алмау куркынычы бар.
– Соңгы биш ел эчендә 20 меңгә якын хәбәрсез югалган ватандашыбызның үлгән урынын ачыклый алдык,-ди Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының мөдире. – Һәр табылган солдат турындагы мәгълүматны ОБД (БМБ, ягъни берләштерелгән мәгълүмат базасы) Мемориал сайтында (www.obd-memorial.ru) урнаштырылды. Теләгән кеше әлеге сайтка кереп, үзен кызыксындырган мәгълүматны карый ала.
Татарстанның үз сайты да бар: www.kremnik.ru. Анда сугышта катнашучылар турында мәгълүматлар хаталарсыз тупланган, татарча исемнәр дә дөрес язылган. Бүгенге көндә сайтта 400 меңләп кеше турында мәгълүмат урнаштырылган.
Россиядә сугышта хәбәрсез югалганнар белән эшләүче махсус оешма юк. Ләкин Михаил Черепанов кебек җаны‑тәне белән шул эшкә бирелгән кешеләр һәр төбәктә бар. Алар бер-берсен белә, хәбәрләшеп, яңа табылган мәгълүматлар белән бүлешеп торалар.
– Һәр яз саен казу эшләренә чыгып китәбез, – ди Михаил Черепанов. – Көчле бәрелешләр булган җирләрне тикшерәбез. Элеккеге СССР илләренә караган калдыклар табабыз икән, шунда ук аларга хәбәр итәбез.
– 70 елдан соң да калдыклар буенча солдатның шәхесен ачыклау мөмкинме? – дим.
– Төрле очраклар була. Әлбәттә, сөякләр таркала. Әмма солдатның каскасы, шлемы, аерым күкрәк билгеләре буенча танырга мөмкин. Тагын бер үзенчәлек турында әйтәсем килә: немец солдатларының сөякләре тирәндәрәк ята, ә безнең солдатлар өстәрәк. Күрәсең, безнең сугышчыларны яхшылап күмәргә өлгермәгәннәр.
70 ЕЛДАН СОҢ...
Куркыныч сан: сугышка киткән һәр икенче кеше кайтмаган. Бүген, дистә еллардан соң, әлеге дәһшәт турында яшь буын онытып бара кебек. Һәрхәлдә, Җиңүнең нинди зур корбаннар, фаҗигаләр бәрабәренә килгәнен аңлап бетерми...
Бер генә мисал. Унынчы сыйныфта укучы бер үсмер малай белән сөйләшеп торабыз. «Әгәр безне Германия җиңгән булса, рәхәтрәк яшәр идек», – ди. – Германия алга киткән ил. Безне дә шундый тормыш көткән булыр иде...» Мөгаен, берәр сугыш ветераны моны ишетсә, өнсез калыр иде. Әйе, безнең буын ул яктан бәхетлерәк: сугыш китергән афәт турында шул коточкыч елларны күргән әби-бабайлардан ишеттек. 9 май көнне орден-медаль таккан бабайларны күреп сокланып та, гаҗәпләнеп тә карый идек. Ни кызганыч, сугыш ветераннары санаулы гына калып бара. Ә димәк, шул дәһшәтле еллар турында сөйләүчеләр дә бармак белән генә санарлык...
Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына экскурсиягә төркем-төркем балалар килгән иде. Кемдер мөкиббән китеп, кемдер әллә ни хисләнми генә экспонатларны карап йөри. Ә Михаил Черепановның бер җөмләсе укучыларны җанландырып җибәрде:
– Балалар, Гитлер СССРны җиңеп безне рәхәттә яшәтергә уйлаган дисезме? Юк! Ул нацист булган, бары немецлар гына яшәргә хокуклы дип уйлаган. Халыкның бер өлешен үтереп, икенчесен кол итеп тотарга хыялланган. Ә безнең җирдә ул атом‑төш кораллар базасы булдырырга ниятләгән....
Балалар тын да алмыйча Михаил әфәндене тыңлады. Кайберләре экспонатлар янына килеп озак кына уйланып торды. Укучыларга сөйләү, аңлату кирәк шул, алар телендә, чын, заманча итеп. Шулай булган очракта башларына әллә нинди ахмак уйлар кермәс иде...
Ә Бөек Ватан сугышындагы Җиңү – мөгаен безнең ил, хәер, Европа өчен дә иң әһәмиятле, хәлиткеч вакыйга ул. Моны киләчәк буын да аңласын иде. Һәм сугыштан кайтмаган бабаларын, тамырларын эзләү белән киләчәктә алар шөгыльләнер, дигән өметтә калам.
«БАБАЙНЫҢ КАБЕРЕН ЭЗЛӘП ТАПТЫК!»
Азат Мозаффаров, Кайбыч районы, Кошман авылы:
– Әтиемнең әтисе – Габдулла Мозаффаров сугышка 1941 елның көзендә алына. Сигез ай Суслонгерда була. Әби анда ике тапкыр бара. Бабайның ачлыктан тилмергәннәрен гел сөйли иде. Шуннан бабайны Смоленск янындагы фронтка җибәргәннәр. Ул анда яралана, госпитальдә ята. Савыккач, Воронеж шәһәренә җибәрәләр үзен. 1942 елның 19 августында шунда һәлак була.
1999 елда без, Воронеж шәһәренә барып, бабайның каберен эзләп таптык. Шәһәрнең үзәк военкоматында махсус журнал – полк командирының көндәлекләре саклана булып чыкты. Анда бабайның сугышчан юлы да язылган. «Туганнар каберлегендә күмелде» дип, конкрет адресы да күрсәтелгән иде.
Каберлек Мәскәү – Воронеж юлында, уң якта. Анда егермеләп кешенең исем-фамилиясе язылган. Әтиебез Фәритнең кабере өстендә Коръән чыктык, туган нигездән алып килгән туфракны сиптек. Әлбәттә, бик дулкынландык...
Безнең белән әтинең энесе Фәһим, аның улы да барды. Бабайны эзләүдә Фәһим абый башлап йөрде. Ул эзтабарлар оешмасына мөрәҗәгать итте. Эзли торгач, бабай турында шактый мәгълүмат табып биргәннәр. Менә шулай итеп әтинең дә, Фәһим абыйның да гомерлек хыялы тормышка ашты – бабай каберенә барып дога кылдылар. Кызганыч, ул көнне әби генә күрә алмады. Ул гомере буе бабайны сагынып яшәде. Фронттан килгән бердәнбер хатны һәм бабайның хәбәрсез югалуы турындагы белешмәне Коръән битләре арасында саклады. «Читтә өйләнеп икенче гаилә корган булса да бәхил, бары яшәсен генә...», – дия иде.
«ӘТИНЕҢ ӨЧ КАБЕРЕ БАР»
Рәфкать Зарипов, Балтач районы, Түнтәр авылы:
– Әтиебез Шәкүр Зариповның сугышчан юлын дистә еллар эзләдем. Нәтиҗәдә, өч каберен таптым. Әйе, кызык та, кызганыч та...
Әти сугышка 1941 елның августында алына, мин сентябрьдә туган. Әни өч баласын ялгыз үстерә. Әти сугышка 1941 елның декабрь аенда гына керә. Әнигә: «Җәһәннәмнән котылам, фронтка китәбез»,-дип хат яза. Суслонгерда оештырылган өйрәнү лагере, чыннан да, солдатлар өчен җәһәннәмгә тиң була. Кул белән окоп казып көн иткәннәр, аларга көненә бер стакан кәбестә суы биреп торганнар. Анда татар, удмурт, мари, чувашлар гына булган. Янәсе, фронтка кергәнче кешеләрне шулай рус теленә өйрәтәләр...
Әти 1942 елның 27 гыйнварында һәлак була. Ә өйгә 1945 елда гына хәбәрсез югалды, дигән хәбәре килә. Әтине без 1960 нчы елларда ук эзләргә керештек. Тик нәтиҗәсе генә булмады. Соңрак, 1995 елда, Подольск шәһәрендәге Төп архивка әти турында белешмә сорап хат юлладым. «Зарипов Шәкүр Иваново шәһәрендә җирләнгән» дигән җавап хаты килде. Туган еллары, авыл исеме дә туры килә. 1999 елда каберлекне күрергә туганнар белән җыелып бардык. Тик 6 мең кеше җирләнгән зиратта безнең әтинең исемен тапмадык. Шәһәр военкоматына кереп, Төп архивтан килгән хатны күрсәттем. Әтине, кабер ташларының берсенә теркәп куябыз, диделәр. Чынлап та, 2010 елда Иваново зиратында әти фамилиясе тора иде инде. Барып күрдек.
Тик... Миңа бу сәер тоелды. Күз буяу өчен генә язып куелган төсле. Янә әтинең сугышчан юлын эзләргә керештем. Новгород өлкәсе Боровичи шәһәрендә җирләнгән кешеләр арасында да әтинең фамилиясе бар. Озак уйлап тормадык, Боровичига киттек. Кечкенә шәһәр булуына карамастан, анда 7‑8 госпиталь булган. Әллә ничә мең солдат шунда җирләнгән. Әтинең исеме госпитальдә вафат булган кешеләр арасында бар, ә зиратта юк. Шуннан архив документларын яңадан өйрәнә торгач, әтинең Боровичидагы башка зиратка күмелгәнлеге ачыкланды...
Мин хәбәрсез югалган шактый кешене эзләдем, берничәсен таптым да. Бер генә фикер әйтәм: анда шулкадәр күп буталчыклар... Кеше исемнәрендәге хаталарны әйтмим дә. Күп вакыт, тикшереп тә тормыйча, кабергә бөтенләй икенче кешеләр исемен язып куйганнар.
«ТУФРАК КҮМГӘН ТАРИХНЫ КУЗГАТМАГЫЗ!»
Әнәс Хәбибрахманов, Марий Эл Республикасы, Морки районы:
– Әниемнең әтисе Яппаров Каюм сугышка 1942 елда, Мари АССРның Морки районы Туранча авылыннан алына. Авылда бригадир булып эшли ул, җирле депутат итеп тә сайлана. Каюм бабайның өйдә хатыны һәм өч кызы кала. Берничә ай үткәч, фронттан «Хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килә. Бабай турында башка бер генә хәбәр дә булмый.
Әнием Гөлсирәгә, әтисе сугышка киткәндә, 10 яшь була. Бала чагының иң якты хатирәсе – әтиле чагы. Бабай кызларын бик яраткан. Акыллы, тырыш кеше булган ул. Әби исә, кызларын кияүгә сорарга килгәч тә: «Әтиләре кайтса, аның рөхсәтеннән башка гына кияүгә биргәнгә, ачуланмасмы икән», – дия торган булган. Әйе, әби гомере буе бабайны көтте. Кияүгә чыгарга сорап килүчеләр дә булган. «Исән ирем була торып нинди кияү?!»-дип кырт кискән. Әбиебез 86 яшенә җитеп дөнья куйды.
Азрак үсеп буй җиткәч, бабайның сугышчан юлын эзләп карыйсы килде. Тик әбиебез кискен каршы төште. Белмим, әллә бер‑бер нәрсәдән шикләнде, әллә аңа шулай хыялларында, өмет белән яшисе җиңелрәк идеме... Әби вафатыннан соң әни дә: «Туфрак күмгән тарихны кузгатмагыз», – диде.
Еллар | Бөек Ватан сугышында Татарстаннан үлгәнһәм хәбәрсез югалучылар |
1941 | 66 000 |
1942 | 115 993 |
1943 | 83 723 |
1944 | 49 662 |
1945 | 24 444 |
Чыганак: «Рәсми Татарстан» порталы.
Добавить комментарий