Сугыш җырлары: күпме солдатның йөрәген җылыткан...
Солдат йөрәген җылыткан көйләр
06 мая 2020
Ә татарча җырлардан ниндиләрен беләбез? Сугыш вакытында солдатлар йөрәге аша узганнарны? Нинди җырларны җырлый-җырлый утка кергән татар солдатлары, ниндиләрне җырлап юанганнар сугыш афәте беразга гына тынып торган чакларда окоп, землянкаларда. Миңа калса, халык хәтерендә булган җырларны җырлаганнар алар. Татар җырларының борынгыдан килгән генофондында сакланган көйләрне. Музыка белгечләренең әйтүенә караганда, лирик эчтәлекле халык җырлары белән беррәттән, фронтка йөргән җырчы бригадаларның репертуарында өстенлекне патриотик җырлар алып торган: «Каз канаты», «Илкәем», «Комсомолка Гөлсара», «Уракчы кыз» һ.б. Алар совет чоры солдатларына сугышчан дәрт, рух өстәргә тиеш булган.
Совет иленең башка милләттән булган солдатлары белән бергә, татар солдатлары да, аңлашыла ки, «Священная война», «В землянке», «Катюша»ларны җырлаган. Ул җырларның да күпчелеге асылда сугыштан соң популярлашып, чын мәгънәсендә халыкка таралган. Татар җырларыннан бу очракта иң беренче булып хәтергә Муса Җәлил сүзләренә Салих Сәйдәшев иҗат иткән «Җырларым» килеп төшә.
«УЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ ӨЧЕН КАЙГЫРА...»
Җырларым
Муса Җәлил сүзләре Салих Сәйдәшев көе
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Әмма бу җыр – сугышның үзе узганнан соңгы постфактум. 1943 елның 26 ноябре датасы белән тамгаланган Җәлил шигыре шагыйрь үзе әсирлеккә төшкәч языла һәм бары тик сугыш беткәннән соң гына илгә әйләнеп кайта. Ул Җәлилнең атаклы «Моабит дәфтәрләре»нең 2 нчесендә теркәлгән беренче шигырь – дәфтәр шушы текст белән ачылып китә. Ә менә җыр буларак ул гомумән 50 нче еллардан соң гына халыкка тарала. Чөнки «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр тупланган Җәлил китабы үзе дә тәүге кат 1953 елда гына дөнья күрә.
Төгәлрәк итеп әйтсәк, Салих Сәйдәшев «Җырларым»ны 1954 елның февраль аенда иҗат итә. Бу вакытта күренекле композитор инде каты авыру хәлдә була. «Җырларым»ның текстын ул бик ошата. Халык та бик җылы итеп кабул иткән әлеге җырны аның «соңгы җыры» дип әйтсәк тә була. «Җырларым»ны беренче башкаручы – Халидә Зәбирова. Җырчы аны беренче мәртәбә Татар композиторлары пленумында 1955 елның 19 маенда башкара.
1942 нче елның җәендә Муса Җәлил фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Үлем җәзасы көткәндә язган шигырьләрен Җәлил үзе ясаган кечкенә генә дәфтәрләргә теркәп бара. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәргә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән, һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:
«Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка керде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.
1943, декабрь».
Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов дигән кешегә тапшыра. 1946 елны Терегулов дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә китереп бирә.
Икенче дәфтәрне Муса Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.
Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган, дигән фикер бар. Ләкин әлегә ул табылмады, аны эзләү дәвам итә. 1944 елның 25 августында Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр соңгы сәгатьләрендә дөнья белән кулларына Коръән тотып хушлашалар.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
«ТАТАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ТАНГОСЫ»
Көтәм сине
Әхмәт Ерикәй сүзләре Сара Садыйкова көе
Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле иркәм?
Кайтырсың дип мин өмет итәм,
Мин сине һаман көтәм, көтәм.
Сагыналар сине матур кошлар,
Сагыналар сине якын дуслар.
Күңелем эзли сине кич-иртән,
Мин сине һаман сагынып көтәм.
Китмисең минем йөрәгемнән,
Төшмисең минем телләремнән.
Көн саен, сәгать саен, иркәм,
Мин сине һаман көтәм, көтәм.
Кайт, иркәм, тизрәк-тизрәк миңа,
Синнән башка юк тормыш миңа.
«Көт, иркәм, кайтам», дигән сүзең
Музыка төсле тоела миңа.
Әле 1941нче елда һәм аннан соң туып калган буын вәкилләре дә бу җырның ни дәрәҗәдә халык арасында популяр булуын яхшы хәтерли. Ә аларның әниләре Сара Садыйкованың Әхмәт Ерикәй сүзләренә иҗат иткән һәм аңа җан өргән, мәңгелек гомер биргән җыры астында биегән дә, елаган да, сагынган, өметләнгән, көткән дә.
Сара Садыйкова татар музыка-җыр сәнгатендә беренчеләрдән булып танго, фокстрот, блюз өслүбендәге әсәрләр иҗат итә башлый. «Көтәм сине» тангосын ул 1942 елда яза. Аның беренче башкаручысы – Фәхри Насретдинов. Ә аннан соңгы башкаручыларын исәпләп, санап та, очына чыгарлык түгел. Ярату һәм наз бөркелеп торган, сүз белән моң гармониясе яшәгән әлеге сәнгать әсәрен бүген дә бик яраталар. Ул кеше хисләре исән чакта яши торган үлемсез классикабызның искитмәле матур үрнәге, татар җырларының алтын фондының бизәге.
Әйтергә кирәк, «Көтәм сине» иҗат ителгән чорда Сара Садыйкова һәм Фәхри Насретдинов фронттагы солдатларның рухын күтәрер өчен җырчы бригадалар составында солдатлар янына чыгып йөри торган була. Заманында әлеге бригадаларда йөргән кайбер җырчылар «Көтәм сине» җырын кат‑кат соратып җырлатуларын, көтеп алуларын, ул җыр яңгыраганда әзмәвердәй ирләрнең дә күз яшьләрен тыя алмауларын искә төшерә. Җырның жанрын төгәл белмәсә дә, халык яхшы абайлый: клубларда, кичәләрдә «тансы көе» дип атап йөртә торган була. «Теге тансы көен уйна әле», – дип, аны сорап уйнатуларын бер истәлегендә язучы Рабит Батулла да искә ала. «Без – яшьләр – үзебезнең тангога, беренче татар тангосына, Сара Садыйкова көенә рәхәтләнеп бии идек», – ди ул. «Күпме йөрәкне кавыштырган икән ул җыр», – дигән иде аның хакында бер сөйләшеп утырганда Сара Садыйкованың кызы Әлфия апа Айдарская да.
Әлеге җырны Сара Садыйкова 1942 елда якын дусты сугышка китеп хәбәрсез югалгач иҗат итә. Хәрби хастаханәләрдә ята торган яралы сугышчылар – русмы ул, татармы, башка милләт вәкилеме – шушы җырны җырлап юана торган булалар. Олег Лундстрем җитәкчелегендәге эстрада оркестры башкаруында ул Европа залларында, бәллүр люстралар астында зиннәтле күлмәкләр киеп алган туташ вә ханымнар, фырт әфәнделәр биеп әйләнгәндә яңгырарга тиештер кебек тоелып китә... Әмма юк, затлы бу татар җыры үтә дә натуралистик, романтик булмаган шартларда яңгырап торган. Һәм яу кырында үлем белән якалашып яткан, ачтан, салкыннан интеккән күпме солдатның йөрәген җылыткан…
«ҖИЛ ЙӨРИ КУРГАННАР АРТЫНДА...»
Солдатлар
Роберт Әхмәтҗанов сүзләре Фәтхерахман Әхмәдиев көе
Озатып, вокзаллар каршында
маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
калдылар еракта йокларга...
«Балалар, торыгыз, балалар,
ашыгыз суына табында!..»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында...
Уятма, йокласын, син ана,
айларны, елларны санап бар.
Йөрәктә һаман яшь, гел бала–
кайтмаган солдатлар, солдатлар...
Ана ул йокламый, сабые
юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле,
Мәйданда Мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле
ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
җил йөри курганнар артында…
Бу җырдан башка бер генә Җиңү бәйрәме, митингы да узмый иде без үскәндә. Хәзер дә узмый дип беләм. Бу ХХ гасырның дәһшәтле вакыйгасы – Бөек Ватан сугышы турында язылган иң тетрәндергеч һәм сискәндергеч шигырьләрнең һәм иҗат ителгән җырларның берсе. Без ретроспективада сугыш барган еллардагы, аның эчендә (яу кырында) һәм, шулай дип әйтергә яраса, перифериясендә (тылда) аның сулышын тоеп торучыларның әсәрләренә кагылдык. Берсе – Германиядә һәлак булган һәм сүзләре кабат иленә кайтып ирешкән, үтә халыкчан аһәңе, пафосы белән аерылып торган шагыйрь сүзе һәм аның җырдагы чагылышы. Икенчесе – «авыр җан сөйгәннәрнең булмавы» дип, әле Беренче бөтендөнья сугышыннан ярларын көткән «Гөлҗамал»лардан килгән сагышны ХХ йөз башы тенденцияләренә – модерн рухына төреп биргән хатын‑кыз рефлексиясе. Ә өченчесе инде әтиләре сугышта калып һәлак булган, үзләре ятим, ач-ялангач булып үскән, балачагы харап булган буынның тарихи чынбарлыкны яңадан торгызырга, анализ аша үткәреп, ваемларга омтылуының бер билгесе.
Кайчандыр Роберт Әхмәтҗановның бу җыры турында язучы Ибраһим Нуруллин: «Әгәр Роберт Әхмәтҗан, бүтән берни дә язмыйча, бары «Солдатлар» исемле шигырен генә биргән булса да, исеме әдәбиятыбыз тарихына кереп калыр иде... Шагыйрь унтугыз яшьлек лейтенантларны, унсигез яшьлек солдатларны шинельләренә төренеп мәңгелек йокыга талган балалар дип атый. Менә шушы зур шигъри табыш әсәрне тылсымлы итә».
1935 елда туган Роберт Әхмәтҗанов «Без 41нче ел балалары» дигән Мөхәммәт Мәһдиевлар буыныннан аз гына өлкәнрәк. Ул әтисе Вәли Әхмәтҗанов фронтка киткәндә инде хәлләрне азмы‑күпме белешердәй яшьтәге олан була. Роберт Әхмәтҗанов иҗатыннан сугыш, афәт дәһшәте шәрран ярып, бөркелеп, шартлап, төтенләп тора – Вьетнам булсынмы ул, Чернобыльмы, Хиросимамы, Боснияме, Әфганмы, Чечнямы... Бер имин, тыныч кына булып, кояшка, чикерткәләр, тургайлар җырына күмелеп утырган балачак дәүләтең кинәттән бомбага тотылып шартласа, колагыңа инде шул яңгырау тавышы гомер бакый ишетелеп тора, күрәсең. Һәм курганнар артында йөргән җил дә үзен гел сиздерә – үтәли кистерә…
КАЙСЫ БУЫНДА ӨЗЕЛЕР?..
Тагын бик күп алар Бөек Ватан сугышы турындагы җырлар – Марсель Галиев сүзләренә Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән «Кайту», Әнгам Атнабаев сүзләренә Рим Хәсәнов иҗат иткән «Егетләр солдаттан кайталар», Самат Шакир сүзләренә Фасил Әхмәтов иҗат иткән «Яраннар чәчәк аткан», Разил Вәлиев сүзләренә Рәшит Абдуллин иҗат иткән «Егерме миллион» һ.б. бик күпләр.
Бөек Ватан сугышы безнең өчен көннән-көн коры мәгълүмати факт төсмерен генә ала бара. Y буыны вәкилләре әле совет чорына караган кинофильмнардан, матур әдәбияттан, әби-бабайлар сөйләгән истәлекләрдән, гаилә альбомында сакланган фотолардан аның дәһшәтен күпмедер дәрәҗәдә тоя, йөрәге аша кичерә. Ә менә 95нче елдан соңгылар, шартлы рәвештә Z буыны дип атап йөртелүчеләр һәм аннан соңгылар инде «Үлемсез полк» белән чыккан мәйданнардагы фотолар аша гына ваемлый аны. Виртуаль пространство – компьютер уеннары мәйданындагы вакыйгалардан әллә ни аерылмый алар өчен бу сугыш.
Яралар йомыла бара. Әрнү басыла төшә. Бу җырлар да, бәлки, кемнәр өчендер инде абстракт яңгырашка ия була бара. Минем күзәткәнем бар: 18–20 яшьтәге татар яшьләре, мәсәлән, Сара Садыйкованың «Көтәм сине» җырын «прикольный» дип таба, ретрога, винилга мода кабат әйләнеп кайткан хәзерге көндә аны яңа заман дискотекаларында, тусовкаларында «әйләндерә». Бу җырлар артында реаль язмышлар, табу-югалтулар, хәтта үлем барлыгын күз алдына китерми дә...
Польша язучысы Януш Леон Вишневскийның бер әңгәмәсенә юлыкканым бар. Анда ул кызларының Икенче бөтендөнья сугышы дигән вакыйгага абстракт, аналитик ноктадан карарга өндәп, Холокост фактына да нейтральлек саклауны алга сөрүләре турында сөйли. «Асылда, шулай итеп алар поляк‑яһүд дигән бүленеш булырга тиеш түгел, дигән гуманлы карашны алга сөрәләр, алар глобализм бастырып килгән шартларда лояль һәм һәркемгә комфорт шартлар вәгъдә итүче яңа дөнья төзергә омтылалар», – ди. Шунда ук бераз ачынулы итеп өстәп тә куя: «Әмма моның дөрес юлмы, юкмы икәнен вакыт кына күрсәтә алачак...»
Җирдә һәр нәрсәдән эз кала. Кешедән – бигрәк тә. Бу җырлардан без шул югалган кешеләрнең эзләрен барлый алабыз. Ә калганы, чынлап та, Вакыт эше.
Добавить комментарий