Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Сусау...

Сусау...

Лангепаста милләттәшләребез ничек яши

01 августа 2017

Татарлар кайда гына яшәми! Ерак Көнчыгыштан алып Көнбатышка кадәр. Күбесенең тамырлары Татарстанга барып тоташа. Соңгы вакытта аларның шактые янә туган якларына әйләнеп кайта башлады. Күрәсең, лаеклы ялга чыккач, адәм баласын ата‑ана нигезе, туган туфрак тартадыр.
1-1
Редакциябезгә Лангепас шәһәрендә гомер иткән Наилә Әхмәдиева килеп китте. Ул – җирле телевидениедә татар тапшыруы булдырган, гимназиядә татар ба­лаларына туган тел дәресләре ач­кан, «Агыйдел» «Ләйсән» җыр‑бию ансамбле оештырган, Татар авто­номиясен төзүне башлап йөргән тынгысыз ханым. Аның белән Лангепас татарлары, халыкның яшәеше, андагы милләттәшләрне борчыган проблемалар хакында сөйләштек.
ВАГОНЛЫ ТОРМЫШ
Лангепас – Төмән өлкәсенең Ханты‑Манси округына караган шәһәре. Хантлар теленнән «Тиен­нәр атавы» дигәнне аңлата. Мондый исем юкка гына бирелмәгән, җирле урманнарда тиеннәрнең исәбе-хи­сабы юк. Биредә 44 меңгә якын кеше яши, шуларның 10 меңе – та­тарлар (халык саны буенча татарлар өченче урында). Лангепас чагышты­рмача яшь әле: 1980 елда нигез са­лынган. Аны махсус нефтьчеләр өчен төзегәннәр. Биш ел эчендә эшчеләр бистәсе шәһәр статусы ал­ган, чөнки кеше саны көнләп түгел, сәгатьләп арткан. СССРның барлык төбәкләреннән халык бирегә эшкә агылган.
Бүгенге Лангепас – Көнбатыш Себернең заманча, яшәргә уңай­лы булган шәһәре. 2007, 2008, 2009 елларда ул «Ханты-Манси окру­гының иң төзек, барлык уңайлы­клары булган шәһәре» исеменә лаек булган. Биредә әлегә ун ми­крорайон бар. Һава шартларына килгәндә, җәй бездәгегә караганда салкынча, уртача 18 градус җылы. Ә кышын 50 градуска кадәр суык. Табигать тә үзенчәлекле: мүк җилә­ге, караҗиләк, нарат җиләге, эр­бет чикләвеге үсә. Әйткәнемчә, агачларда тиеннәр сикерешә, ур­манда аюлар яши...
1-4
Наилә Әхмәдиеваның Лангепа­ска барып төпләнүенә 34 ел узган. Һөнәре буенча татар теле, әдәбияты укытучысы. Тумышы белән Апас районы Урта Балтай авылыннан. Педагогия институтын тәмамлагач, яшь белгечне күрше Олы Бакырчы авылына эшкә җибәрәләр. Шунда ул булачак тормыш иптәше Илгиз Әхмәдиев белән таныша. Ул вакыт­ларны искә төшереп Наилә апа бо­лай дип сөйләде:
–1983 ел. Илгиз армиядән кай­тып, Лангепас шәһәренә эшкә ур­нашкан иде. Без шул җәйне өйлә­нештек. Гаилә корып яши башлагач, ирем: «Китикме? Калыйкмы?» – диде. «Китик», – дидем. Минем эшем бар, ә Илгиз нишли? Ан­нан, Себердә бит хезмәт хаклары да әйбәтрәк. Шулай итеп бер че­моданыбызны кулга алып, колак ишетмәгән, күз күрмәгән шәһәр­гә яшәргә киттек. Баштагы мәл­дә аптырап калдым: урамга чыга торган түгел, черкиләр сырып ала, краннан соргылт, комлы су ага. Аны чиләктә тондырабыз, аннан әллә ничә кат марля аша сөзәбез. Соңыннан шул су белән юынабыз. Ә эчәргә яраклы суны машина алып килә, чиләкләр белэн ташыйбыз. Үзебез исә 12 квадрат метрлы ва­гонда яшибез. Ул елларда Ланге­паста һәр гаилә диярлек шундый вагон-өйләрдә торды. Хәтерлим, кешеләр бер‑бер артлы ике катлы агач йортларга күченә башлады. «Эх, болар нинди бәхетле кешеләр. Зур фатирда яшәячәкләр, барлык уңайлыклары өйдә», – дия идек.
Беренче улыбыз Айратка өч яшь булганда икенче улыбыз Булатны алып кайттык һәм аерым йортка күчендек. Дүрт бүлмәле фатир­да ике гаилә яшәдек. Утыз сигез яшемдә төпчек кызыбыз Раиләне таптым. Ул вакытта без барлык шартлары булдырылган өч бүлмәле фатирда яши идек. Балалар бер‑бер артлы үсеп буй җитте. Җәй буе әби-бабайлары янында авылда бул­гангамы, Татарстанны яраттылар. Укырга да Казанга киттеләр. Улла­рыбыз югары уку йортын тәмам­лап эшли инде, кызыбыз КФУның журналистика факультетында укый.
«БЕЗ КҮБӘҮ!»
Лангепаста Наилә апа белгечлеге буенча эш тапмый. Гаҗәп түгел, Себер балалары татар теле укымый бит! Шуннан ул ире янына – элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Авылларда спектакль, концертлар куеп йөр­гән, әдәбиятны, сәнгатьне яраткан яшь ханым, зур‑зур җайланмалар артында утырып, элемтә сигналы киләме-юкмы икәнен тикшерергә тиеш була.
– Баштарак утырып елаган чакла­рым күп булды, – ди Наилә апа. – Туган якны, әти-әнине, мәктәп балаларын сагыну өстенә, җанга татар мохите җитми! Берсендә шу­лай эштән кайтып киләм, күзем афишаларга төште. Ялгыш күрәмме дип торам: Түбән Варта шәһәрен­нән татарча концерт килә. Ланге­паста концерт залын тутырырлык татар бар микәнни? – дип аптыра­дым. Барсак, шаккаттым: зал тулы халык утыра. Түбән Варта артист­ларына аягүрә басып кул чапты­лар. Бу хәлне күреп, күзгә яшьләр килде. Димәк, Лангепаста бар икән бит якташларыбыз, дип сөендем. Нәкъ менә шунда туды үзебезнең шәһәрдә үзешчән ансамбль төзү фикере. Ирем Илгиз каршы кил­мәде, чөнки үзе дә жырлый, баянда уйный. Репетицияләрне башта өйдә ясадык. Аннан мәдәният йорты­на бүлмә сорап баргач, директор бик хуплады. Шулай бер уйлама­ган җирдән ансамбль оештырдык. «Агыйдел» дип исем куштык, чөнки бу елга Татарстан белән Башкорто­стан арасында. Безнең ансамбль дә татар-башкортлардан тора бит. «Якташ» исемле җәмгыятебез дә барлыкка килде. Ирек Махия­нов, Эдуард Галимов кебек башлап йөрүче, һәр эшебезне хуплап каршы алучы якташларыбыз бар иде.
Ике ай эчендә татарча кон­церт әзерләдек. Милләттәшләр бик җылы, яратып кабул итте. Шул көннән соң безнең өчен яңа тормыш башланды: милләт­тәшләр белән аралаштык, бер­ләштек. 1989 ел иде ул. Бертукта­усыз концертлар куйдык. Хәтта Ханты‑Манси округының 60 еллык юбилеенда чыгыш ясарга чакырды­лар. Тагын да канатландык, димәк, татарларны хөрмәт итәләр...
1-2
Әлбәттә, Себер җирендә татар­ларның чәчәк атуы илдә барган вәз­гыять белән дә бәйле була: 1990нчы еллардагы милли хәрәкәтләрнең җиле Лангепаска кадәр барып җитә. Гимназиядә факультатив рәвешен­дә татар балалары өчен ана теле дәресе укытыла башлый. Зурлап Сабантуйлар үткәрәләр. Татар-баш­кортлар өчен генә түгел, бөтенха­лык бәйрәменә әйләнә ул. Чәй та­быны артында шигырь бәйрәмнәре уза. Милли күлмәкләр тектерәләр, читекләр сатып алалар.
1991 елда Наилә Әхмәдиева Лан­гепас телевидениесендә «Туган тел» исемле тапшыру алып бара башлый. Әлбәттә, моның өчен башта бер ишекне бишәр кат шакы­рга туры килә аңа. Җирле телеви­дение җитәкчеләре: «Лангепаста бик күп милләтләр яши. Ни өчен татарларның гына үз тапшырулары булырга тиеш?» – дип карыйлар. Та­тарлар сан буенча шәһәрдә өченче урында, үзләренең ансамбльләре бар икәнлеген кат‑кат аңлаткач, бушка эшләргә риза булуны ассызы­клагач, ярты сәгатьлек эфир вакы­ты бирәләр. Шуннан җирле халык хантлар: «Ни өчен татарларга вакыт бирелә, безгә юк», – дип күтәрелеп чыга. Тик алар, башлап йөрүчеләре булмаганга, барыбер үз тапшырула­рын әзерли алмыйлар.
Лангепаста яшәүче милләт­тәшләребез 2011 елда Татар мил­ли-мәдәни автономиясе төзүгә дә ирешә. Биредә рәсми рәвештә теркәлгән өч кенә милли-мәдәни автономия бар, шуларның берсе – татарныкы.
– Чит җирдә берләшәсең икән ул, – ди Наилә Әхмәдиева. – Баш­кортлар белән тамырлар уртак бит. Шуңа күрә татар-башкорт булып йөрибез. «Күмәк көч тау күчерә», диләр. Тагын әле «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», дигән гыйбарә дә бар. Шуңа күрә бердәм булу кирәк. Миннән соң да Лангепаста шушы кыйммәтләр, тра­дицияләр югалмас, дип ышанам...
«ТАТАРЛАР ЧӘЧӘК АТМЫЙ ИНДЕ»
Наилә Әхмәдиева Себер каласын­нан туган ягына кайтырга җыенуын әйтте. Җырдагыча:
«Яз да сайрый, көз дә сайрый,
Бер нәни кош бакчамда.
Шул кошны сагынып кайтам,
Кая гына барсам да...»
– Олыгайган көнебездә туган якка кайтачакбыз дип яшәдек, – ди Наилә апа. – Тормыш иптәшем Илгиз Лангепаста быел гына эшлим дип тора. Аннан туган ягыбызда йорт салырга ниятлибез.
– Ә «Туган тел» тапшыруы, ан­самбль, татар теле дәресләре, Та­тар-башкорт милли-мәдәни авто­номиясе? – дим.
– Дөресен әйтергә кирәк, Ланге­пас татарларының милли-мәдәни тормышы 1990-2000нче еллардагы кебек чәчәк атмый инде. Сәбәпләр төрле: татар теле нәрсәгә кирәк диючеләр дә байтак. Бу эшләрне башлап, оештырып йөрүче акти­вистлар да күп түгел. Сер түгел, җәмәгать эшләре өчен акча аз яки бөтенләй түләнми. Телевидениедә тапшыру ябылды. Ансабль эшли үзе, төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясый­лар. Татар теле дәресләрен миннән соң Мөслимнән килгән Лиза Бикба­ева алып барды. Хәзер лаеклы ялда инде. Узган уку елыннан башлап балалар белән Гүзәл Гомәрова шөгыльләнә. Ул Татар-башкорт милли‑мәдәни автономиясе рәи­се Ринат Гомәровның тормыш иптәше. Бөтен өмет аларда. Эшкә үзләре кебек яшьләрне тартырлар, дип ышанам.
Лангепаста ике катлы зур мәчет бар. Җомга намазларында, Гает бәйрәмнәрендә халык шыгрым тулы була икән. Аллаһ йортына татарларга караганда Кавказ ха­лыклары күбрәк килә. Әле берара мәчетнең имамы да чечен кешесе булган. Төрле милләт халыклары арасыннан тавыш кубудан куркып, аерым кешеләр, шәһәр админ­страциясенә хатлар язып, имам­ны эшеннән алдырганнар. Хәзер мәчеттә Самара өлкәсеннән килгән татар егете Фаил хәзрәт Салихов имамлык итә.
1-6
– 2011 елдан башлап, татар ба­лалары ана теле дәресләрен мәчет бинасында укый, – ди Наилә Әхмә­диева. – Дәресләр шимбә, якшәм­бе көннәрендә уза. Элегрәк туган телен өйрәнергә теләүче балалар күбрәк иде, хәзер исә ун‑унбиш укучы җыела. Шулай ук мәчет ба­засында мәдрәсә эшләп килә. Анда татардан кала мөселман динен­нән булган башка малай-кызлар да килә. Шулай ук җомга көнне мәдрәсәгә хатын-кызлар да җые­ла, вәгазь тыңлыйлар. Ничек кенә булса да, тел, дин төшенчәләре Лангепаста әле бар. Алга таба ни­чек булыр, вакыт күрсәтер. Әйт­кәнемчә, күп очракта бу чаралар аерым кешеләр инициативасы белән генә эшләнә. Ә андый ке­шеләр соңгы вакытта бик күрен­ми. Чын милли рухлы кешеләр­нең күбесе пенсиягә чыгып, туган якларына кайтып китте.
КАЗАН БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТ
Лангепас татарларының Бө­тендөнья Татар конгрессы, Ка­зан белән мөнәсәбәте ничек соң? Бу очракта «начар түгел» сүзе ку­лайрак буладыр, мөгаен. Себердә яшәүче милләттәшләр Бөтендөнья Татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы үткәргән һәр чарага килә икән. Татар кон­грессы Себер балаларын татар теле, әдәбияты дәреслекләре белән дә тәэмин итә.
– Казанда узган төрле чаралардан канатланып кайтабыз, – ди Наилә апа. – Башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Мондый очрашулар бик кирәк. Мисал өчен, узган ел «Ак калфак» уздырган ха­тын-кызлар форумыннан кайт­кач, «Чәкчәк бәйрәмен» үткәрдек. Барлык катнашучыларга да татар халкынын милли киемнәреннән килергә кушылды. Сигез уңган хужабикә,   осталыкларын эшкә җигеп, кунаклар алдында чәкчәк пешерү серләре белән уртаклашты. Татар көйләре яңгырап торды. Бик күңелле, милләттәшләребез­не берләштерүче бәйрәм булды ул. Шулай ук узган елның декабрь аенда Татар милли-мәдәни  авто­номиясе активистлары көче белән «Бишек җыры» бәйрәме  оешты­рдык. Себер җирендә бишек та­буы авыр булыр дигән идек, хәтта ике бишек табылды! 4 бала тәрби­яләүче  Гүзәл һәм Ринат Гомәров­лар ул-кызларын бишектә үстер­гән икән. Бәйрәмнең төп максаты: әбиләребез, әниләребез көйләгән бишек җырлары яшьләр дә белсен, онытмасын. Менә шундый чаралар гел уздырып тордык.
Наилә Әхмәдиева тагын бер теләк-тәкъдимен җиткерде:
– Бәлки Бөтендөнья Татар кон­грессы ярдәме белән төбәкләр өчен аерым белгечләр – оештыручы көчләр әзерләргә кирәктер? Ха­кимият дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгыту, татарларны берләштерү өлкәсендә күбрәк эш эшләнсә, та­гын да әйбәт булыр иде. Чит җир­ләрдә милләттәшләр үзләренең ялгыз түгеллеген, татар теленең кирәклеген, әһәмиятен аңласын­нар. Шул вакытта татар кайда гына яшәсә дә, телен, динен югалтмас.
Утыз өч ел Себердә яшәгән Наилә Әхмәдиеваны Казанга кай­ткач иң гаҗәпкә калдырган нәрсә татар балаларының рус телендә сөйләшүләре икән. Аларның өч ба­лалары да камил дәрәҗәдә туган телләрен белә. Бу руслар арасында үсеп. Ә монда, татар башкаласын­да, үзебезнең егет-кызлар ана тел­ләрендә бер җөмлә әйтә алмасын инде! Әллә аларны Лангепаска җибәрергә инде?!
Булат Бәдретдинов, Ханты‑Ман­си округында Татарстан Республи­касының вәкаләтле вәкиле:
– Ханты‑Манси округы белән Та­тарстанны мәдәни һәм сәүдә-икъ­тисадый мөнәсәбәтләр бәйли. Округның һәр шәһәрендә, муни­ципаль районында ел саен Сабан­туйлар уза. Моны гадәтттә җирле админстрация оештыра. Татарстан исә әлеге чараларга үз хисабына җырчылар, алып баручыларны җибәрә. Ханты‑Манси округында яшәүче балаларга туган тел әсба­плары белән булыша. Зур чаралар булганда җитәкчеләр бер-берсенә кунакка бара, милләттәшләрнең яшәеше, мәдәнияте белән таны­ша. Киләчәктә дә Татарстан белән элемтә шулай тыгыз, дустанә мөнәсәбәттә булыр, дип ышанам.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: