Шушы яктан, шушы туфрактан алар
Иҗатлары белән дә, яшәешләре белән дә ватан һәм милли җирлекнең бәрәкәтен шигърияткә иңдереп, укучыга җиткереп яшәгән бу ике шагыйрьнең дә 90 яшьлек юбилейлары быел. Инде икесе дә – бакыйлыкта. Аларны искә алып, шигъри дөньяларына сәяхәт итеп кайту – туган болыннар-тугайларны сулап кайту, буразналар җылысын тоеп, туфрагыбызга орынуга тиң.
КЛАРА БУЛАТОВАНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ

Клара Гариф кызы Булатова ТАССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. 1944 елда, дәһшәтле сугыш башланыр алдыннан, мәктәпкә укырга бара. 3 нче класстан Ләке җиделлык мәктәбендә укый, урта белемне Сарман урта мәктәбендә ала.
Укырга, язарга кечкенәдән хирыс була. Клара Булатованың һәркайсыбызга яхшы мәгълүм чичәнлек сәләте дә үзен балачактан сиздерә. «Ә кичләрен безнең өйгә солдаткалар җыела. Алар бар да кул эшен алып килә, соңыннан посылка итеп фронтка озаталар. Мин әнидән ишетеп сеңдереп алган бөтен хәзинәне, түкми-чәчми, алар колагына күчереп көйләп утырам. «Йосыф китабы», «Ләйлә вә Мәҗнүн», тагын бихисап риваять-дастаннар... Солдаткалар тыңлыйлар, елыйлар...», – дип искә ала үзе.
Хезмәт юлын Түбән Ләшәүдә башлангыч класслар укытучысы буларак башлап җибәрә. Язмыш аны бераздан Әлмәткә алып килә. Башта – төзелештә, аннан Әлмәт көнкүреш комбинатында – кассир, Төзүчеләр сараенда оештыручы вазыйфаларын башкара. 1962–1965 елларда Әлмәт районы Колшәрип мәктәбендә татар теле, әдәбияты, тарих фәннәре укыта. Шул елларда ныклап иҗат белән шөгыльләнә башлый, Әлмәттә оештырылган шигъри түгәрәккә йөри. Шигырьләре вакытлы матбугатта басыла, күмәк җыентыкларда дөнья күрә. 1965–1969 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.
1967 елда яшь авторның «Язлар алда» дигән беренче шигырь җыентыгы басылып чыга. Шигырьләренә олпат язучылар Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфаннар яхшы бәя бирә, өметле каләм иясе килгәнен таный.
40 елдан артык гомерен балалар укытуга һәм иҗатка багышлый Клара Булатова – Сарман һәм Әлмәт районының Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт мәктәпләрендә төрле елларда белем бирә. Шулай ук Әлмәтнең китапханәләрендә, «Төзүче» клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли, «Нур» телерадиокомпаниясендә ун еллап үзенең тапшыруын алып бара.
Клара Булатова – лирик-фәлсәфи иҗат иясе, проза белән язылган әсәрләре, истәлекләре дә шагыйранә. Лирикасында тормышның ачысын-төчесен дә, кайгы-хәсрәтен дә, сөенеч-шатлыкларын да күп күргән хатын-кыз шәхесенең хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер турында, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре чагылыш таба. Теле халыкчан, образлы, үткен.
Шигырьләрне мәктәпкә юлда, авыллар арасында чакрымнарны җәяүләп йөргәндә язам, дия торган була Клара Булатова. Мөгаллимлек белән әдиплек миссияләре аңарда үзара керешеп китә.
Ул дистәләгән шигырь китабы һәм күпсанлы җырлар авторы. Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова премияләре лауреаты. 2015 елда «Келәү» җыентыгы өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала, 2019 елда Татарстанның халык язучысы исеменә лаек була. РСФСР Мәгариф министрлыгының укытучы-методисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Читтә йөрсәк – шуңа күрәдер,
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,
Таллар җырлап төшкә керәдер.
ӘХМӘТ РӘШИТНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ

Әхмәт Әхәт улы Рәшитов 1936 елның 25 мартында ТАССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Тугыз яшендә тома ятим калып, дүрт яшькә кечерәк сеңлесе белән сугышта һәлак булган әтисенең бертуган абзасында ишле гаиләдә тәрбияләнеп үсә.
Туган авылларында – җиделлык мәктәпне, аннары Тәтешнең Олы Тархан авылында сигезенче классны тәмамлый. 9–10 нчы классларны Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге урта мәктәбендә укып бетерә. 1954 елда, башкалага килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Ике курс укыганнан соң, матди хәлен яхшыртыр өчен, академик ял алып, Семипалатинск шәһәренә җизнәсе янына чыгып китә. Казахстан – Себер тимер юлы идарәсендә товар поездларын озатучы булып эшли. Аннан Казанга кайтып, укуын кабат дәвам итә.
1960 елда университетны тәмамлап, Әхмәт Рәшит юллама буенча Апас район газетасында эшләп ала. 1961–1968 елларда Казан телевидение студиясендә – балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир вазыйфаларын башкара. Кабат Казанга кайтып, 1974 елга чаклы Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, соңрак дубляж тапшырулар буенча өлкән мөхәррир булып эшли.
1974–1983 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, Россия Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор-методист, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы директоры. 1989–1992 елларда кабат Татарстан радиокомитетында – әдәби-драматик тапшырулар редакциясе өлкән мөхәррире һәм нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир.
Матбугатта тәүге әсәрләре белән 1950 нче елларда күренә башлый, әмма чын-чынлап иҗатка килүе һәм халык арасында танылуы 70 нче елларга карый. Аның беренче шигырь җыентыгы «Хатирә» 1972 елда басылып чыга.
Әхмәт Рәшит дистәләгән шигырь җыентыклары һәм популяр җырлар авторы. Ул – ХХ йөз башы азагы татар поэзиясендә поэма жанрын яңарткан, тарихи шәхесләрне өйрәнеп, алар турында күпсанлы киң полотнолар тудырган әдип. «Минем шәҗәрәм», «Авылдашлар», «Варислар», «Ирләр», «Йолдыз вакыты», «Сөембикә», «Колшәриф», «Мөхәммәдьяр», «Без – татарлар», «Ике гасыр арасында» һ.б. поэмаларында шагыйрь үзебезгә кадәрге мирас, ата-бабалардан килгән борынгы традицияләр, буыннар һәм заманнар арасындагы бәйләнеш, дәвамчанлык турында уйлана.
Әхмәт Рәшит публицистика, әдәби тәнкыйть юнәлешендә дә эшли. Милли яңарыш чорында язылган мәкаләләр шәлкеме «Иман яңартканда» дигән җыентыкта тупланып чыга.
Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Яшәдем дә күчтем мәңгелеккә,
Дөньялыктан берни һич алмам.
Гомер булгач, гөнаһ җыелгандыр,
– Ярлыкачы мине, бер Аллам!
Добавить комментарий