Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Свияжск тарихы музее

Свияжск тарихы музее

Зөя тарихы музее. Кайда ят кеше хатларын укырга мөмкин

04 декабря 2019


Әйе, ХIХ гасырда матур итеп чытлыклана, аерылыша белгәннәр. Тагын хат язарга яратканнар. Бик үзенчәлекле, самими итеп. Бу шундый нәзакәтле, шундый серле һәм... бик шәхси. Хатны алучы кеше аны язучының кагылуын тойгандай булырлык дәрәҗәдә. Искиткеч тәкәллефле гасыр, кыскасы...
%d0%bc%d1%83%d0%b7%d0%b5%d0%b9-%d0%b8%d1%81%d1%82%d0%be%d1%80%d0%b8%d0%b8
Күңелне дулкынландыра, үзәкне өзә торган хатирә. Егет – укытучы­лар институты шәкерте Александр Артемьев. Кыз – Мариинск гим­назиясен тәмамлаган Елизавета Слободская. Һәм аларның бер-бер­сенә язган искиткеч назлы, хисле, тетрәндергеч хатлары...
Артемьев-Слободскийлар гаилә­сенең бер‑ике йөз хаты һәм Алек­сандр Артемьевның 77 көндәлеге бүген Зөя тарихы музеенда сакла­на. Алар 30 ел буена хат алышкан! Гәрчә Идел сусаклагычларын төзү елларында Зөядәге бөтен торак би­налары диярлек җимерелеп бетсә дә, гаҗәп хәл‑әлеге гаиләнең Ни­кольская урамындагы йорты безнең көннәргәчә сакланган...
Сүз уңаеннан, әле языла гына башлаган чорда Артемьев-Слободская бу парның хатлары яшерен бул­ган, чөнки гашыйк пар «никахлаш­маган». Ни өчен, дип сорыйсызмы?
 

«Яшь кыз беркайчан да ир‑атка хат язмый, хәтта үзенең ата‑анасы исеменнән дә; аның туган тиешле­се булмаган яки бик үк карт булмаган ирнең кулында кыз кулы белән язылган бер генә җөмлә дә булмау – иң яхшысы».
XIX гасыр азагында Россия җәмгыятенең югары кат­лауларына тәгаенләнгән этикет кагыйдәләреннән. Тәүге тапкыр Санкт-Петербургта 1890 елда басылган «Гамәли белешмәләр китапханәсе» сериясеннән «Жизнь в свете, дома и при дворе» китабында шулай ук хат этикеты, хат алышу нечкәлекләре, һичшиксез сакланырга тиешле әдәп кагыйдәләре бар. Китап дворяннар (морзалар) кат­ламы вәкилләренә тәгаенләнсә дә, андагы кагыйдәләр рус мәдәниятенең «көмеш гасыры» чорына хас нәфислек, нәзакәтлелек үрнәге буларак кабул ителгән.
 

ӨЯЗ МОРЗАЛАРЫ ТОРМЫШЫ ТУРЫНДА


– Бу йорт фасады әлеге дә баягы Артемьев-Слободскийларның Зөядә сакланып калган чын йортына нигезлә­неп эшләнгән, – дип сөйли «Зөя шәһәр-утравы» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать му­зей-тыюлыгы экскурсоводы Ольга Малахова.
– Ә бу Елизавета Слободскаямы? – дип кызыксынабыз тәрәзәдән безгә карап торучы гүзәл ханымга сокланып. Искит­кеч сылу буй-сын, акыллы күз ка­рашы, бик матур зәңгәр төстәге тыйнак күлмәк, кулында исә, әлбәттә инде, китап...
– Әйе, музейны оештыру­чылар аның хатлары буенча хәтта йортларының интерь­ерын да тәфсилләп торгыза алды. Күз алдыгызга китерә аласызмы, нинди озын хатлар язганнар ул чакта! Күрүегезчә, өяз морзалары шактый тый­нак яшәгән. Әмма зәвыклары булган...
Рөхсәт булудан файдаланып, Артемьев-Слободскийлар йор­ты тәрәзәсеннән эчкә күз са­лабыз. Музейда мондый гына кызыксынуны тыйнаксызлыкка санамаслар, дип өметләнәбез.
Тыйнаграклар йорт фаса­дын тышкы яктан гына күзәтә һәм анда 1885 елгы табличканы күреп ала. Ул бу йортның ян­гыннан иминиятләштерелгән булуын аңлата. Мондый такта кисәкләрен Россиянең күп кенә борынгы шәһәрләре урамна­рында бүген дә күрергә мөмкин. Кайдадыр алар балчыктан, кай­дадыр металлдан ясалган, әмма барысының да асылы бер.

АЛТЫН УРДА ЭЗЕННӘН


– Хәзер исә без Зөя өяз шәһә­ренең почта конторасында. Утырып, сез үзегезнең якынна­рыгызга берничә сүз сызгалый аласыз, – дип дәвам итә Ольга Анатольевна. – Гомумән, Россия империясендәге теләсә кайсы шәһәрчеккә килеп төшүгә үк, кеше нәкъ менә почта контора­сында теркәлергә тиеш булган. Һәм өенә хат җибәргән, СМС­лар булмаган бит. Сүз уңаеннан, Россия почтасының эш прин­цибы хәзергә кадәр үзгәрмәгән диярлек. Ул чакта да хатларны үлчи торган булганнар, дөрес, электрон үлчәүдә түгел инде. Күп язсаң – кыйбаткарак, аз яз­саң арзангарак төшкән. Шулай ук маркалар ябыштырылган һәм, кабат файдаланылмасын өчен, штемпель басып, гамәлдән чы­гарылган. Фаразларның берсе буенча, почта станцияләре сис­темасы өчен без татар-монгол­ларга бурычлы. Ямнар Алтын Урда чорында аның чик буенда­гы биләмәләре белән элемтәдә тору өчен булдырылган. Ямнар бер-берсеннән билгеле бер ерак­лыкта урнаштырылган. Биредә курьер атларын алыштырган, тамак ялгаган, ялга тукталган һәм кабат юлын дәвам иткән. Вакыт үтү белән «ям» сүзе әйлә­нештән төшеп калган, ә ямчы ва­зифасы әле бик озак сакланган...
 


Мондый такта кисәкләрен Россиянең күп кенә бо­рынгы шәһәрләре урам­нарында бүген дә күрергә мөмкин. Кайдадыр алар балчыктан, кайдадыр металлдан ясалган, әмма барысының да асылы бер.
 

 
 

 КУЛДАН ЯЗЫЛГАН ҖӘҮҺӘРЛӘР


Шәһәр урамнарыннан поч­та ящикларының юкка чыгуын шәйләдегезме сез? Хат яки открытканы почта бүлегеннән генә җибәреп була хәзер. Ә бит аларны язу һәм бигрәк тә алу ничек рәхәт иде! Безгә әле бу хисләр таныш. Ә балалар? Яңа ел алдыннан Кыш Бабайга бүләк сорап язса­лар гына...
Эш сагыну хисендәме, әллә башкадамы, әмма Зөя тарихы му­зеенда октябрь азагында ачылган «Мин барыннан да бигрәк хатлар формасын яратам...» күргәзмәсе үзенә җәлеп итә. Ни дисәң дә, хат – кулдан язылган җәүһәр бит ул. Биредә «Зөя шәһәр-ут­равы» дәүләт тарих-архитекту­ра һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыелмасындагы хат язу культу­расына һәм аларны җибәрү систе­масына кагылышлы предметлар куелган.

Безнең белән кабат – Ольга Ма­лахова. Ул, ару-талуны белмичә, дәвам итә:
– Каен тузына язылган атаклы Новгород хатлары безгә мәктәп елларыннан ук таныш. Әмма XIX–XX гасырларда, транспорт инфраструктурасы үскәч, хат язу культурасы тагын да киңрәк та­ралган. Әйтергә кирәк, хат язу, эпистоляр жанрда аралашу һәр­кемнең дә хәленнән килмәгән, чөнки Россиядә укымышлы зат­лар, укый‑яза белүчеләр аз бул­ган. Әмма шуңа да карамастан, хат язу культурасы булган, хәтта дәреслекләрдә хат язарга өйрә­тү кагыйдәләре бастырылган. Язу рәвеше, хатны бөкләү тәр­тибе, хатның формасы, кәгазенең сыйфаты ук кешенең статусы, аның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе турында сөйләгән. Ә инде хат­ның эчтәлеге, өслүбе кешенең әдәбе, аксөякләргә хас сыйфат­ларының ни дәрәҗәдә булуын күрсәткән.

ХАТ ЯЗЫШЫГЫЗ. БУ РӘХӘТЛЕК БИРӘ


Сүз уңаеннан, XIX гасырда­гы язу әсбапларыннан һәм со­вет чоры көнкүреше элемент­ларыннан тыш, күргәзмәгә Артемьев-Слободскийлар гаилә архивыннан чын хат һәм открыт­калар да куелган. Биредә, Зөядә, әлеге гаиләнең берничә буыны яшәгән.
Кәгазь хатларны еллар буе сак­ларга мөмкин. Аларны язучының кул җылысын тоеп, кабат‑кабат укырга була. Без яшәгән мәгъ­лүмати технологияләр дәвере исә аралашуның бөтенләй баш­ка төрен тудырды. Әмма коры электрон хәбәрләрне дә кат‑кат укыйсы килерме икән соң?

«Хат язышканда җорланудан, ике мәгънәлелектән тыелу һәм гыйбарәләрне мөмкин кадәр йомшарту зарур; фикерне яз­мача белдерүнең зур кимчелеге бар – ул тавыш интонациясен һәм хат язучы кешенең йөзе нинди кыяфәттә булуын тапшыра алмый. Ә бит сөйләшүдә тон һәм карашның никадәр зур әһә­мияткә ия булуы һәркемгә мәгълүм. Бер үк фразаны дистәләрчә төрле интонация белән укып була, һәм һәрвакыт ул яңа мәгънәгә ия булачак.
Шунлыктан хат язганда бик игътибарлы булу һәм алынган хәбәрдәге мәгълүматка тулысынча ышанмау лязем.
Һәрвакыт истә тоту зарур: телдән әйткән сүз җилгә оча һәм аның эзе калмый, ә инде «каләм белән язганны балта белән дә чабып ташлап булмый». Сак кеше беркайчан да беркем турында да яз­мача гайбәт сатмас һәм киләчәктә үзенә зыян китерергә мөмкин булган кискен фикерләрне әйтергә беркайчан да җөрьәт итмәс. Хатта гайбәткә урын булмаска тиеш; нинди дә булса бер саксыз сүзнең никадәр хәсрәт яки бәхетсезлеккә китерү мөмкинлеген күз алдына да китерүе кыен, чөнки бер хаттагы бер ялгыш фи­кер шунда ук төрле шәрехләүләр тудыра һәм икенчесендә инде чын дөреслек итеп тапшырыла. Әгәр кешеләр аек акыллы, төпле булса, язылган хатын җибәргәнче уйланырга тиеш: күп халык алдында кычкырып укылган очракта аңа кызарырга туры кил­мәсме? Артык күп язу кешеләрне артык күп сөйләүгә караганда да ешрак харап итә. Шунлыктан хәйләкәрләр һәрвакыт бик аз яза, ә эчкерсез гади кеше артыгын язып ташлый да, кайчагында шуның өчен җәзага дучар ителә».
«Жизнь в свете, дома и при дворе» китабыннан
 

Мондый гаярь хат ташучы егеттән башка Елизавета Слободская һәм Александр Артемьевның хатлардагы романы бөтенләй булмас та иде. Музей-тыюлыкка алардан мирас булып хатлар гына түгел, чын хәзинә – балалар рәсемнәре, революциягә кадәрге уеннар һәм көнкүреш предметлары да калган әле.
 

Беренче ачык хатлар – открыткалар – Россиядә 1870 нче елларда пәйда була. 1909 елда «ачык хат» төшенчәсе махсус карар буенча «почта карточкасы» дип үзгәртелә. Тәүге открыткалар соргылт-аксыл төстәге 9х12 сантиметр үлчәмдәге почта кәгазе кисәгеннән гыйбарәт була. Бер ягында – герб, марка, адрес, икенче ягында – хат өчен урын. Шунысы да кызык: баштарак открыткада вак хәрефләр белән: «Почта бүлеге хатның эчтәлеге өчен җавап тотмый», – дип язылган була.
Күп кенә танылган рәссамнар открыткалар да ясаган. Рәссам Елизавета Бём эшләре аеруча киң танылган. Бу жанрда сәнгать дөньясының башка вәкилләре дә эшләгән. Күргәзмәдә сез Борис Кустодиев ясаган открыткаларны да күрә аласыз.
 

Казанның Покровская һәм Театральная урамнары чатындагы почта конторасы. Бүген бу – КНИТУ‑КАИ ның Ирек мәйданындагы бишенче корпусы. ХIХ гасырда нәкъ менә шул урын Казанның географик үзәге саналган һәм шуннан чакрым баганалары башланган. 1957 елда, кардиналь рәвештә үзгәрткәннән соң, бина бүгенге кыяфәтенә кергән.
 

Бу хатның басма диярлек хәрефләре аның кайдадыр еракта хезмәт итүче әтисенең баласына язган хаты булуын күрсәтә. Һәр сүздән ата мәхәббәте бөркелеп тора һәм кайгыртуы сизелә.
 




 



Это была всего лишь одна короткая экскурсия по выставке, связанной с забытым нами эписто­лярным жанром. Хотите ещё душевных и позна­вательных рассказов об истории острова-града Свияжск и его людях? Тогда вам в Музей истории Свияжска!
Бу – Зөя тарихы музее буйлап без оныткан эпистоляр жанрга бәйле нибары бер күргәзмәгә кечкенә сәяхәт кенә. Зөя шәһәр-утравы тарихы һәм аның кешеләре турында тагын шундый күңел­не нечкәртә торган хикәятләр ишетәсегез киләме? Зөя тарихы музеена рәхим итегез!
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: