Таң калдыра Такталачык
Татарстан, әлбәттә, матур урыннарга бай, әмма искиткеч матурларына ул тагын да баерак. Такталачык авылы кебек оҗмах почмагына килеп эләккәч, моны тагын да шәбрәк аңлый башлыйсың.
- Әйдәгез, мин сезгә ташларны күрсәтәм! Бездәге кебек ташлар башка беркайда да юк! – дип каршы алды безне Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.
ТАШ ИСТӘЛЕКЛӘР
Һәм без шул ташларны карарга юл тотабыз. Гарәп язулары сырланган ике борынгы кабер ташын авыл уртасына урнаштырганнар, бу урынны пөхтә итеп коймалап та алганнар...
– Морзаларны (татар дворяннарының иң югары катлавы – ред. иск.) әнә шулай җирләгәннәр, – дип аңлата экскурсоводыбыз.
Янәшәдә шундый ук ике һәйкәл тора. Беренчесе – 1702 елдан бирле билгеле булган бу авылга нигез салучыларның берсе, Мутиннар нәселенең ата-бабасы, Гәрәй волосте старшинасы Тимергә багышлап куелган. Җиде еллык сугышта катнашкан һәм башкорт халкының вотчиналык хокукларын яклаган әлеге шәхес 1759 елда бакыйлыкка күчкән. Икенче һәйкәл шул ук нәсел вәкиле, заманында башкорт хөкүмәте һәм Башревком әгъзасы, Башкорт хәрби шурасы рәисе булган Илдархан Мутин истәлегенә урнаштырылган.
– Монда авылыбыз каһарманнары яки дан аллеясы ясыйсым килә, – ди Марс әфәнде һәм бала чактан ук бу якларны җирдәге иң шәп урынга әйләндерү турында хыяллануын да әйтә.
Таш – кайчандыр шушы урында торган мәктәпнең символы ул.
– Ә монысы балалар мәйданчыгына виртуаль капка, – дип көлә авыл җирлеге башлыгы.
ХЫЯЛЛАР, ХАТИРӘЛӘР
Чираттагы тарихи таш янына тәпилибез. Марс Тимерхан улы аны үзе генә белгән яшерен көчләр ярдәмендә вак ташлардан өелгән тау өстенә күтәртеп куйган. Таш – кайчандыр шушы урында торган мәктәпнең үзенә күрә бер символы ул. Авыл башлыгы монда укыган вакытларын, кайда нинди кабинет булганын, тиктормас малай чагында ни-нәрсәләр майтарганын искә төшереп ала. Мондый күңелле хатирәләрне тыңлау һәрвакыт кызык, балачакка кайтасы килә башлый... Теләк булганда, «кайтып» килергә була ул, дип саный Такталачык мәктәбенең элеккеге укучысы Марс Мансуров һәм кайчандыр мәктәп торган урында авыл халкы тырышлыгы белән корып куелган балалар мәйданчыгын күрсәтә. Монда таганы да, каруселе дә, шуып төшәр өчен таучыклары да бар. Әле тагын төзиселәрен, корасыларын җирлек башлыгы инде күптән уйлап йөри, димәк, алары да булачак.
БАЛАЧАККА ВИРТУАЛЬ КАПКА
– Ә монысы балалар мәйданчыгына виртуаль капка, – дип көлә җирлек башлыгы.
«Виртуаль» дисә дә, чынлыкта ул бар, юлы да шул капкага илтә. Тик бу капкага бернинди койма да, дивар да тоташып китмәгән – каян телисең, шуннан керергә, шунда уйнарга була... Әмма мәйданчыкка барыбер шушы капка аша керәләр икән.
– Төзегән чакта: «Нигә кирәк инде бу? Балалар чыр‑чу киләчәк, чүпләп бетерәчәкләр», – дип сөйләгән кешеләр дә булды. Бер дә алай түгел, үзләреннән соң җыештырып калдыралар, моның өчен мәйданчыкка чүп савытлары куйдык. Чыр‑чуга килгәндә исә, шуңа да бала‑чага бит инде алар! Баштарак алар гомумән безнең өйгә, минем балалар янына киләләр иде. 25 ләп малай‑шалай җыелган чаклар булды! Өйдә чып‑чын балалар бакчасы диярсең. Һәркайсы минем белән зурларча, кул биреп күрешә. Мин дә һәрберсе белән исәнләшеп чыгам – 25 тапкыр бит ул. Ә башкача була да алмый! Алар авылның киләчәге бит – монда алар яшәячәк, алар эшләячәк, алар төзиячәк, алар җитәкчелек итәчәк! Шулай булгач, ник әле аларны каядыр авыл читенә куып чыгарырга, ди? Менә шушында, күз алдымда уйнасыннар!
БАКЧА АРТЫНДА
Кеше кулы белән ясалган истәлекле урыннарны карап чыккач, табигатьнекен багарга юл тотабыз.
Кайбер манзараның матурлыгын күреп, тын да алырга куркып торасың! Шундыйларның берсе – Сабан туе урыны. Хәтфәдәй яшел, типтигез басу... Кайдадыр еракта, тыныч табигать сурәтләнгән картинадагы шикелле, сыерлар утлап йөри... Офыкта исә ниндидер шәһәр йортлары шәйләнә...
– Агыйдел шәһәре ул, Башкортостан җире, – дип аңлата экскурсоводыбыз. – Ул Агыйдел елгасы буенда салынган, исеме дә шул хөрмәткә бирелгән.
Карашыбызны якынгарак күчерәбез – кечкенә сәхнәсе, утыргычлары булган мәйданчык уратып алынган. Биеклектән курыкмаган кыюлар Сабан туенда әтәч алырга менә торган багана да шунда...
ТАГЫН БЕР ТАШ
Сабан туе мәйданчыгы тирәсендә дә безне тагын бер истәлек каршы ала. Монысы – түгәрәк зур таш, авырлыгы да шактый булса кирәк.
– Бу – тегермән ташы, – ди Марс әфәнде, ташны йомшак кына сыйпап. – Миңа аның өчен бер миллион сумга якын акча да тәкъдим итеп карадылар, барыбер сатмадым. Чөнки бу – безнең тарих, ә тарих сатылмый!
Җирлек башлыгы бу ташның кайчандыр иске тегермәндә ятканлыгы; 70 нче еллар башында кемнеңдер аны урларга маташуы, әмма колхоз рәисенең, бу хакта белеп алгач, ташны кире урынына кайтарырга кушуы; аны үзенең очраклы рәвештә ташландык тегермәндә табып алуы, чүп-чардан чистартуы; ташны монда грейдер белән алып килүләре, урнаштырулары турында сөйләде.
Хәзер бу урын – Сабан туеның төп фотозонасы, таш янында фотога төшми калмыйлар. Ә җирле шагыйрә Гәүһәрия Мусина хәтта шигырь дә чыгарган:
Чорлар аша, бик күп еллар аша,
Хәтер шушы ташка тоташа.
Икмәк белән бергә сагышларын
Тарттыргандыр халкым җыр аша…
АВЫЛ МАСШТАБЫНДАГЫ КУНАКХАНӘ
Шәһәрдә гадәти күренеш дип саналган нәрсә авыл җирлегендә үзеннән-үзе истәлекле урыннар рәтенә керә. Дөресен генә әйткәндә, Татарстанда бик күп авылларны гизәргә туры килсә дә, аларда шәһәргә хас истәлекле урыннар безгә бик сирәк очрый иде. Шундыйлардан Аксубай районы Түбән Баланда авылындагы фонтан хәтергә килә. Кукмара районының Нырья авылында шәһәрнекеннән бер дә калышмаган кафе эшли. Һәм менә, рәхим итегез, – Актаныш районының Такталачык авылында чып‑чын кунакханә. Әлеге мөсафир йорты да, шунда ук эшләп торган ресторан да – җирле эшмәкәрләр Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиевләрнең хезмәт җимеше.
– Мин кул белән эшлим, ә хатыным – баш белән, – ди Рөстәм Вәлиев, кунакларга түгәрәк агач телемнәре белән матур итеп авыл стилендә бизәлгән мәҗлесләр залын күрсәткәндә.
– Иҗади фикерли торган яхшы баш эләккән, – дип соклана фотографыбыз, черт тә черт фотоаппаратына баскалап.
– Мин Актанышның үзеннән. Ә хатыным шушы авылныкы, – дип дәвам итә Рөстәм. – Өйләнештек тә монда күчендек. Миңа монда кызыграк. Шәһәрдә матур киенеп, паркта йөрергә кирәк – андый нәрсә минем өчен түгел. Мин эшләргә яратам, ә монда кызыклы эш бик күп. Башта «КАМАЗ» машинасын йөрттем, ә хатыным укытучы иде. Аннары үз эшебезне ачарга булдык…
АВЫЛГА НИГЕЗ САЛУЧЫЛАР НӘСЕЛЕ
Гомумән, авылда эшкуарлык сәләте һәркемгә бирелгән.
– Эшләргә теләгән кешене эш үзе таба ул, бездә зарланып ятарга вакыт юк, – диде безгә Марс әфәнде, авыл белән таныштырып йөргәндә. Такталачыкта өйләр берсеннәнберсе матур, хуҗалыклар нык, җиренә җиткереп, зур итеп салынган. 1929 елда оешкан «Таң» колхозы, төрле чорларны, төрле сәяси стройларны күргән, бик күп җитәкчеләрне алыштырган, барлык дефолт, кризис һәм башка тетрәнүләрне кичергән булса да, һаман да яши бирә.
Хәер, җирле халыкка шундый урынны һәм шундый колхозны юкка чыгару, таркату оят та булыр иде. Чөнки бу авылга нигез салучылар һәр эштә зирәклекләре, елгырлыклары белән аерылып торган.
МУТЯ ҺӘМ МУТИННАР
Мутиннар нәселенә нигез салучы булып 1743 елдан бирле билгеле Мутя Янурусов (Енарусов) санала. Ул Гәрәй волостеның старшинасы була. Кайчак хакимияткә Мутяга каршы, аны закон бозуда гаепләп, шикаятьләр язганнар. Документларны укыйбыз:
«1743 елда Гәрәй олысы башкорты Үтәгән Ичибаев аларның вотчина җирләренә рус крестьяннарын кертү, алардан законсыз рәвештә оброк җыю, шулай ук тоткан балыктан һәм вотчина җирләреннән 300 башкорт хуҗалыгыннан 120 сум, 20 пот чикләвек, 2 пот йон, 100 аршын киндер тукыма җыюлары турында яза».
Мутя нәселе законсыз гамәлләрдә телгә алынмый, тормышта закон кысаларыннан чыкмыйча гына эш йөртә:
«1751 елда Гәрәй олысының Такталачык авылыннан йөзбашы Тимер Мутин (Мутя улы) иптәшләре белән Каракүл олысының сарай крестьяннарына Җәкәлҗә (Юрмалы) күлендә балык тоту хокукын елына 1 сум 50 тиен түләү бәрабәренә 10 елга арендага бирә. Тимернең улы да җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтә. 1763 елда Гәрәй олысының Такталачык авылы старшинасы Атнагол Тимеров һәм 8 башкорт, шулай ук башка авыл вәкилләре Шәбез (Моховое) күлен еллык 12 сум хисабыннан 20 елга Каракүл олысының сарай крестьяннарына бирә, аларына «һәртөрле балык тоту җайланмалары һәм ятьмәләр белән җәен дә, кышын да балык тотарга, елым тартырга, ятьмәләр белән бүлеп куярга» рөхсәт ителә».
«Мутя Е (Я) нурусовнның икенче улы бу эштә туганнарыннан калышмаган. 1762 елда, волость старшинасы булгач, Такталачык авылыннан Кунур Мутин иптәшләре белән халык телендә Ялан дип йөртелгән Кабан (хәзер Башкортостанның Краснокама районына карый – ред. иск.), Инеш‑Түбә һәм Агыйдел аръягындагы Карыш Әрәмә күлләрендә балык тоту хокукын сарай крестьяннарына 20 елга арендага бирә…»
Тимердән башлап, Такталачык авылына нигез салучылар колачлырак фикер йөртеп, югарырак дәрәҗәдә эш йөрткән:
«Мутя улы Тимер (булачак «авыл каһарманнары аллеясы»нда без күргән һәйкәл нәкъ менә аның истәлегенә куелган – ред.иск.) 1759 елда, императрица Елизавета Петровнага тугрылыгын белдерергә дип, Санкт-Петербургка кадәр барып җиткән башкорт халкы делегациясе составында була. Ул иптәшләре белән бергә, Сенатка хат юллап, башкорт җирләренең басып алынуын тыюны, аларның сатылуы турындагы купчий кәгазьләренең бөтен волость халкы ризалыгы белән генә раслануын сорый. Шул ук вакытта Сенат, Тимернең үтенеченә тиз арада колак салып, Оренбург губерна канцеляриясенә указ җибәрергә боера. Анда исә: «Моннан ары башкорт халкын берничек тә рәнҗетмәскә, таламаска, аларның җирләренә көч кулланып барып урнашмаска, һәм шуның белән әлеге башкортларны яклау гына түгел, ә аларга һәртөрле илтифат күрсәтергә, указларга яраклы рәвештә сакларга», – дип язылган була.
ТАКТАЛАЧЫК СҮЗЛЕГЕ
Кайчандыр Такталачыкта гомер кичергән кешеләрнең кайсы катлауга (сословиегә) караганын барлаганда, безгә махсус сүзлек кирәк дигән нәтиҗәгә киләбез, чөнки монда шулкадәр буталып беткән ки, сүзлексез төшенү мөмкин түгел.
Мәсәлән, 1795 елда Такталачыкта «67 йортта 422 АСАБА (ВОТЧИННИК) БАШКОРТ яшәгән». XVI гасырның икенче яртысыннан XIX гасырга кадәр Көньяк Урал буеның төньяк-көнбатыш өлешендәге җир биләүгә мирас хокукына ия булган халыкны әнә шулай атап йөрткәннәр. Асаба башкортлар катлавын формалаштыруда төрле этник төркемнәр: иштәкләр, ногайлар, татарлар, фин-угорлар һәм калмыклар катнашкан. Рус хөкүмәте, кайсы милләттән булуына карамастан, барлык асабаларны да «башкорт» сүзе белән атаган.
1902 елда Такталачыкта «391 йортта 1345 ӘТӘМБИ (ПРИПУЩЕННИК) яшәгән. Башкорт общиналарына караган җирләргә күчеп килгән җирсез башкорт, татар, чуваш һәм мариларны шушы сүз белән атап йөрткәннәр.
Моннан тыш, Такталачыкта ТИПТӘРЛӘР дә яшәгән. «1816 елда – 89, 1834 елда – 119, 1850 елда 162 типтәр ир-ат булган». Кемнәр соң алар һәм каян килгәннәр? TATARICA энциклопедиясе мондый билгеләмә бирә: «XVIII гасыр башында әтәмбиләр типтәрләргә (татарлар, чувашлар, башкортлар) һәм бобыльларга (марилар, удмуртлар, мордвалар) бүленгән. Типтәрләр хәрби-йомышлылар һәм дәүләт крестьяннары катлаулары арасындагы урынны биләгән. 1790 нчы елларда типтәрләр хәрби-йомышлы халык разрядына күчерелә. 2 типтәр полкы 1835 елга кадәр гамәлдә була. Типтәрләр, башлыча, Агыйдел елгасының түбән агымы буенда, Ык елгасы бассейнының көнбатыш өлешендә, башкорт-вотчинниклар арасына килеп урнашалар, башкорт авылларында җирлекләр («очлар») хасил итәләр.
Такталачыкта 1816 елда – 14, 1834 елда 20 КҮП НИКАХЛЫ ГАИЛӘ булган. Төрле чыганаклар күпникахлылык ир-атның - берничә хатыны, хатын-кызның берничә ире булуын белдерә дип аңлата. Әмма Такталачыкта, мөгаен, полигам никахның бер төре саналган күпхатынлылык, яки полигиния күзәтелгәндер, мондый очракта ир-ат бер үк вакытта берничә хатын белән никахта яши. Бу исә Такталачык авылында шактый бай ир-атлар тормыш кичергәнен белдерә. Чөнки күпхатынлылыкны рөхсәт иткән Коръәнне генә искә төшерү дә җитә, анда барлык хатыннарны да бертигез дәрәҗәдә тәэмин итеп торырга кушыла. Марксизмга нигез салучыларның берсе – Фридрих Энгельс исә: «Күпхатынлылык – байлар һәм аксөякләр гамәле ул», – дип ассызыклаган.
Бу карашны этнограф Петр Кудряшев (1797–1827) та хуплый, ул: «Бик сирәкләрнең генә бердән артык хатыны бар, чөнки фәкыйрьлек дин рөхсәт иткән нәрсәдән файдаланырга мөмкинлек бирми», – дип яза. Россия географы һәм төбәк тарихын өйрәнүче Василий Черемшанский (1821–1869): «Башкортларда, гомумән, барлык мөселманнарда кебек үк, байлар икешәр яки өчәр хатын тота, ә ярлыларныкы берәү генә була», – дип төгәллек кертә.
Татьяна Вафина
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий