Танк училищесы музеенда нинди раритетлар саклана
Быел Казан танк училищесы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ләкин бу – рәсми кабул ителгән дата гына, чынбарлыкта уку йортының тарихы иртәрәк башланган, 53 ел алданрак!
03 декабря 2019
– Бу урында музей рәсми рәвештә 1997 елның 20 июнендә ачылды. Мин курсант булганда, ул кечкенә генә кабинеттан гыйбарәт иде, – дип каршы ала кунакларны танк училищесы музее мөдире Альберт Гыймалетдинов.
Бүгенге көндә Танк училищесы музее – витриналар, модельләр, рәсемнәр, геройларның бюстлары һәм диорамалар белән тулы берничә аудитория һәм озын коридорлардан гыйбарәт. Бирегә килгән һәркемне кызыл келәмле юл музейның тарихи вакыйгалары буйлап сәяхәткә алып кереп китә.…
Альберт Миңнегаяз улы нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлата:
– Музейны дүрт зонага бүләргә мөмкин. Беренчесендә 1866 елның 1 сентябреннән 1919 елга кадәрге тарихи вакыйгалар чагылыш тапкан. Икенчесе Бөек Ватан сугышы чоры турында сөйли. Өченчесе, 1963 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәрге вакыйгаларны үз эченә алган. Дүртенче һәм, мөгаен, иң төп зал училищены тәмамлаучыларга багышланган.
ЮНКЕРНЫҢ ИПТӘШЛӘРЕ – МӨСЕЛМАННАР
Училище тарихы, чыннан да, ныклап өйрәнүне таләп итә. Башта аңа нигез салынуга бәйле ике төрле датага ачыклык кертик.
1866 елның 1 сентябрендә Казан Кремлендә Казан юнкерлар пехота училищесы ачыла. Аның казармалары ике катлы бинада (хәзер биредә «Хәзинә» галереясы) урнашкан була. Шул вакыт аралыгында уку йорты тарихында 20 дән артык исем алыштыру һәм үзгәртеп кору була, һәм алар бүгенге көндә эшләп килүче Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесы формалашуына китерә.
1917 елның ноябрендә әлеге хәрби уку йорты таркатыла, шуңа күрә аңа нигез салыну вакыты дип, 1919 елның 22 феврале санала. Ул чакта элеккеге училище базасында 1 нче Казан мөселман пехота команда курслары ачыла.
ДИОРАМА СУГЫШЛАРЫ УТЫНДА
Музейның тарихи зонасы экспонатлары арасында: юнкерлар училищесының көн тәртибе, аны ачу турындагы документлар, училищеның логотибы төшерелгән фарфор савыт-саба, фотографияләр һәм иң кыйммәтле экспонат – Александр Демидовның кителе бар. Училищены прапорщик булып тәмамлап, 1918 елда хәбәрсез югала ул. Гаиләсе Демидовның кителен, күкрәк билгесен, фотоальбомын, хатларын һәм офицер караватын 1917 елда музейга бүләк итә.
Әлеге карават Кызыл Армия сугышчысы манекены янына куелган, хәрби кеше кара яллы аты каршында башын игән килеш сурәтләнгән. Гомумән, музейны оештырганда хәрби киемле манекеннар күп кулланылган. Алар штабның көндәлек тормышын күрсәтә, диорамаларда батырларча көрәшә... Һәрберсенең битенә буяулар белән төрле хис-кичерешләр ясалганы күренеп тора. Танылган Мадам Тюссо музее булмаса да, экспозициягә укучыларның шул рәвешле өлеш кертүе – музейны тагын да кызыклырак итә.
Тәэсирле диорамаларның берсендә Советлар Союзы Герое майор Иван Кобяков батырлыгы тасвирланган. Макетта – 1944 елның июлендә Марьина Горка шәһәре янындагы елганы кичү өчен көрәш фрагменты.
Тирә-якны утка тотучы немец танклары, үткен тимерчыбыклар, автомат һәм яраланган герой – сугышчы-манекен, өстенә ком сибелгән килеш, окопта сурәтләнгән. Инсталляция реаль чынбарлык кебек тәэсир итмәсә дә, яшь танкчыларның фантазиясе һәм диораманы ясауга керткән тырыш хезмәте соклану уята.
ҖИҢ ЯКИ ҮЛ!
– Бәрелеш урыннарында эзтабар отрядлары тарафыннан табылган Бөек Ватан сугышы чоры әйберләре дә зур әһәмияткә ия. Болар – гильзалар, шлемнар, фронтның ике ягында сугышкан солдатларның шәхси әйберләре. Мин, килгән кешеләрнең йөзләренә карап, нәкъ менә шушы экспонатларның аеруча зур кызыксыну уятуын сизәм, – дип сөйли, ачык витриналарга ишарәләп, музей мөдире.
Күпсанлы сугышлардан гарипләнеп, вакыт үтү белән төссезләнеп беткән кораллар, снарядлардан тишкәләнгән каскалар да игътибарны җәлеп итә. Аларны караганда училищеның тарихи девизына әйләнгән «Җиң яки үл!» сүзләренең тирән мәгънәсе тагын да ныграк ачыла.
УЧИЛИЩЕ ГЕРОЙЛАРЫ
Кызыл келәмле юл безне тагын да түргәрәк алып керә, шартлаулар ишетелә башлый – бу залларда училище геройлары турында документаль фильмнар күрсәтелә. Күренекле хәрби эшлеклеләрнең йөзләгән бюст макетлары арасына эләгәсең.
– Күптән түгел шундый макет буенча Казанның 7 нче гимназиясендә безнең урта к укучыбызга һәйкәл куелды. Алексей Козин 1999 елда Россия Герое исемен алды. Училищены тәмамлаганнан соң, ул танк взводы командиры итеп билгеләнә һәм Дагыстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Күренекле Россия хәрби эшлеклеләре бюстларының макетлары.
Музей экспонатлары XVII–XIX гасырлардагы хәрби формалар тарихы турында сөйли.
КРЕМЛЬ КАРШЫНДА АНТ БИРҮ
Кызыл келәм безне музейның икенче ягына – хәрби киемнәр тарихы коридорына алып килде, монда XVII–XIX гасыр экспонатлары куелган. Төрле төстәге кительләр эленгән витриналар ут белән бизәлгән, аларга медальләр һәм орденнар ялтыравы кушыла. Янәшәдә генә төрле елларга караган хәрби әйберләр: миналар, кораллар һәм элемтә чаралары. Бу тарихи чынбарлыкны портретлардан төрле чорлардагы училище җитәкчеләре күзәтеп тора кебек.
– Без һәрвакыт яңа экспонатлар эзлибез. Хәзер дә эзләнүдә, ләкин әлегә әйтми торабыз, сер булсын. Тапкач, сезгә беренче хәбәр итәрбез, – дип елмайды Альберт Миңнегаяз улы.
Сөйләшә-сөйләшә кительләр арасыннан барабыз, коридор азагында үтә дә таныш күренеш – Казан Кремленең Спас манарасы фонында яшь курсантлар ант кабул итә. Кремль каршындагы мондый тантаналар 1947 елга кадәр үткәрелгән. Шуннан соң ТАССРның Югары Советы исемендәге Кызыл Байраклы Казан танк техникасы училищесы таратыла.
Ә 1963 елның 31 маенда уку йорты ТАССРның Югары Советы Президиумы исемендәге Кызыл Байраклы Казан югары танк командасы училищесы буларак ачыла. Аның урыны да үзгәрә – училище Каргополь хәрби шәһәрчеге базасында урнашып, бүгенге көнгә кадәр шунда эшләп килә.
Ант бирү күренеше ярымтүгәрәк диварга ясалган, ә картинаның аргы ягыннан геройлар залына керү өчен юл ачыла.
ИҢ ТӨП ЗАЛ
– Биредә без иң күренекле чыгарылыш укучыларыбызны тупладык, алар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 68 кеше бар, шулай ук – 14 Россия Федерациясе Герое һәм 3 Социалистик Хезмәт Герое. Һәр батырлыкка аннотацияләр язылган, ә геройлар, беркем дә үпкәләмәсен өчен, алфавит тәртибендә урнаштырылган, – дип дәвам итә сүзен экскурсияне озатып йөрүчебез.
Зал диварлары фоторәсемнәр белән тулган, түбәнрәк дәрәҗәдәге геройларның шәхси әйберләре куелган: гитара, аккордеон, бокс перчаткалары, БЭФ‑207 радиоалгычы…
Янәшәдә генә – әлеге училищены тәмамлаган хәрбиләрнең Дагыстан Республикасында күрсәткән батырлыгына багышланган макет. Сугыш таулар арасында урнашкан авылда бара. Уенчык машинаның 3 сантиметр калынлыктагы алгы тәрәзәсендә пулялардан калган 4 тишек, капотында пөхтә итеп автомобиль маркасы язылган. Макетның һәр детален игътибар белән карыйсың да, ирексездән үзеңне сугыш кырында кебек сизә башлыйсың...
Танкист Зиновий Колобанов исемендәге ИС‑3 хәрби танкы.
Кайчандыр әлеге училищены тәмамлаган хәрбиләрнең Дагыстан Республикасында күрсәткән батырлыгына багышланган макет.
ПАРАД ТАНКЛАРЫ
Экскурсияне тәмамлап, Альберт Миңнегаяз улы училище территориясендәге Мәңгелек ут янында торган танкны игътибар беләнрәк карарга киңәш итә.
– Бу кулланылыштагы Т‑34 танкы. Элек монда эшләми торган танк иде, ә хәзер йөри торганын куйдылар һәм аны Советлар Союзы Герое, танк гаскәрләре генерал-майоры Иван Кобяков хөрмәтенә атадылар. Ул танк училищесына 1963 елдан 1975 елга кадәр җитәкчелек иткән. Янәшәдә тагын СУ-100, ИС‑3 һәм «Катюша» тора. Алар Җиңү парадында ике тапкыр катнашып өлгергәннәр инде.
ТЕРРИТОРИЯСЕНӘ КЕРҮ ТЫЕЛА ТОРГАН ХӘРБИ УКУ ЙОРТЫНДА УРНАШКАН ВЕДОМСТВО МУЗЕЕ ЭКСПОЗИЦИЯСЕН НИЧЕК КҮРЕП БУЛА СОҢ?
1 вариант: училище курсанты булырга һәм, ант итәр алдыннан, танкист көнендә музейга экскурсиягә эләгергә.
2 вариант: туганнар арасыннан биредә укучыны табарга, ант бирү яки чыгарылыш көнендә музейга керергә мөмкин.
3 вариант: училище җитәкчесе исеменә хат язарга була. Аның рөхсәте белән ялгызың гына яисә мәктәп укучылары, яшь армиячеләр яки ветераннар төркеме составында музейга килү мөмкинлеге бар.
4 вариант: «Музей язы»н көтәргә, «Ачык ишекләр көне» яки башка чаралар оештырылуы турында белешеп торырга кирәк.
Добавить комментарий