Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татар авылыннан – тайга урманына

Татар авылыннан – тайга урманына

Бурятия татарлары

31 октября 2017

Саҗидә ханым Батталова белән Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда таныштык. Бурятия халыклары Ассоциациясе рәисе ул. Бер сүз белән әйткәндә: янып тора. Аннан башка Бурятиядәге татар дөньясында бер генә чара да узмый. Саҗидә Батталовадагы фикер, идея... Аның хәтта Казанга да планнары зурдан.
1-7
«МИН БОЛАРДАН БАШКА НИЧЕК ЯШӘДЕМ ИКӘН?»
Саҗидә апаның татарчасы камил түгел. Телне аңлый, ләкин татарча тулы итеп җавап бирә алмый. Моңа, бер карасаң, артык гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, руслар, бурятлар яшәгән төбәктә татар телле булып үсү шактый авыр. Әле монда Ка­зан татарлары ана телләрен белми. Саҗидә апаның балачагы, үсмер елларында «туган тел», «милләт» дигән төшенчәләргә игътибар да әллә ни булмый. Татар теле Бурятиягә, аерым алганда, Улан‑Удэ шәһәренә, 1990нчы еллардан соң гына килә. Менә шунда гына яшь ханым тамырлары турында уйлана башлый. Тормыш рәвешен үзгәртә. Кан тартмаса, җан тарта, диләр бит...
– Яшьлектә милли узаң бик сирәк кешене борчый, – дип сөйләде Бу­рятия халыклары Ассоциациясе рәисе. – Яшь вакытта бу сорау: «Миңа нигә кирәк ул?» – кебегрәк яңгырый. Кырыктан соң: «Ник мин моны белмим?» – дип уйлый­сың. Алтмыштан соң: «Мин болар­дан башка ничек яшәдем икән?!» – дисең. Үзенең гореф-гадәтләрен, милли кыйммәтләрен белгән кеше тормышта күп нәрсәгә ирешә. Ә иң мөһиме: башка халыкларга карата да ихтирамлы була. Менә шул очракта гына төрле милләтләр яшәгән төбәктә тынычлык, бер-бе­реңә карата хөрмәт саклап була. Бурятия Республикасы – Россиянең күпмилләтле төбәкләренең берсе. Якынча йөз төрле милләт вәки­ле яши бездә. Дус‑тату торабыз, бер-беребезне хөрмәт итәбез, дисәм, һич тә арттыру, ялган булмас. Бер мисал: 2010 елда Улан‑Удэда гаҗәеп зур мәчет ачылды. Аны бар­лык шәһәр халкы бергәләшеп салды. Бүген ул ислам динендә булган төрле миләт вәкилләрен берләштерүче изге урын. Хәзер яңа максат белән яшибез: мәчет мәйданында хәләл кибет, кафе һәм мәктәп булдыру. Моның про­ектын эшләп чыктым. Шәһәр ад­министрациясеннән рөхсәт алдык. Мәчетне биш ел төзедек, пландагы яңа биналарны да шул вакыт эчендә эшләп чыгарбыз, дип өметләнәм. Мәктәптә балалар гореф-гадәт­ләребезне, тарихыбызны, телебезне өйрәнерләр, дип ышанабыз.
1-3
Улан-Удэ шәһәрендә татарлар­ның җыелыр урыны булмый. Бары 2004 елда гына милли-мәдәни авто­номия төзиләр. Ул вакытта Россиянең төрле төбәкләрендә шундый оешмалар пәйда була. 2005 елда Улан‑Удэ шәһәрендә Сабантуй оеш­тыралар. Нәкъ шуннан соң Саҗидә Батталова тәүге тапкыр Казанны күрү бәхетенә ирешә.
– Миндә шок булды, – ди Саҗидә апа. – Бөтенләй икенче дөнья, мәдә­ният... Кол Шәриф мәчете үзе генә ни тора! Казаннан кайткач, татар­лыгыбызга башка төрле күзлек­тән карый башладым: без күбәү, без көчле халык! Әле ярый Улан‑Удэда милли-мәдәни автономия тө­зедек дип сөендем. Казаннан алып кайткан яңа идеялар, планнарны тормышка ашыру өчен, һичшик­сез, җирле җитәкчеләрнең ярдәме кирәк иде. Рәхмәт, кайсы гына ишекне шакысам да, кире борып чыгармыйлар. Төрле чаралар үт­кәрергә, проектлар эшләргә ярдәм итәләр.
1-1
2011 елда Улан‑Удэда Халыклар дуслыгы йорты төзелгән. Махсус татар китапларыннан торган китапханә, якшәмбе мәктәбе булдырыл­ган. Ә 2016 елда шушы ук бинада Татар мәдәнияте клубы ачкан­нар. Җырга-моңга, биюгә сәләтле яшьләр, гомумән, теләге булган һәр кеше бирегә килеп сәнгать белән шөгыльләнә ала.
1-2
– Татарча җырлап, биеп йөрү генә җитми, – ди Саҗидә апа. – Бурятиядә татарлыкны саклау бик авыр. Татар авылларында мәк­тәпләрдә ана телен факультатив укытырга мөгаллимнәр юк. Ә иң кызганычы: туган телебездә сөй­ләшкән яшьләр аз. Гаҗәп тә түгел, алар татар мохитендә үсмәгән. Советлар чорында ана телебезгә карата бөтенләй игътибар булма­ды. Шуңа да, иң беренче чиратта, яшьләр белән эшләргә тырышабыз. Өлкәннәр, яшьләрне бергә җыеп, төрле очрашулар үткәрәбез. Алар анда татарча аралаша, җырлый, бии. Бәлки читтән караучылар: «Җырлап кына телне саклап ка­лып булмый», – дияр. Тик башка­ча да  булмый. Үсеп килүче буынга туган телебезне җыр-моң, сәнгать аша булса да өйрәтергә кирәк. Безнең максат – яшьләребез татар телен гади аралашу дәрәҗәсендә булса да аңласыннар, белсеннәр. Гаҗәпме, түгелме, башка милләтләр татарның барлыгын зурлап Сабан­туйлар үткәрү башлангач кына күр­де. «Моңа кадәр бикләнеп ятканбыз икән», – дип шаккаттым. Шуңа күрә төбәкләрдә милли-мәдәни автоно­мия оешу милләттәшләребез өчен бик мөһим, кирәкле оешма булды, дип саныйм. Бердәмлекне тою, ара­лашу өчен бик кирәк ул.
«ИНДЕ ҮЛСӘМ ДӘ, ҮКЕНЕЧЛЕ ТҮГЕЛ»
Саҗидә Батталова тамырлары белән Буа районының Янтуган авылыннан. 1930 елда, кулаклар дип, бабасының әтисе Хисаметдин белән әнисе Мәүҗидәне авылдан тайга урманнарына сөргәннәр. Ир белән хатынга, берсеннән-берсе кечкенә сигез баласын ияртеп, туган җирләрен мәңгелеккә калдырыр­га туры килә. Иң кечесенә нибары биш ай була.
– Мин җиде буын бабамны да беләм, нәсел шәҗәрәбезне тө­зедем, – ди Саҗидә апа. – Бабам­ның әти‑әнисе күргән фаҗигаләрне ишеткәч, чәчләр үрә тора иде. Хи­саметдин бабай эшкә батыр булган. Янтуганда мәчет төзеткән, кибет ачкан кеше ул. Тырышлыгы белән башка яшьтәшләреннән аерылып торган ул. Алты‑җиде яшеннән хәл­лерәк кешеләргә хезмәт итеп акча җыйган. Әбигә өйләнгәч, җирен эшкәртергә ат сатып алган. Соңрак аларны берничә башка әйләндер­гән. Җәй көне атларны көтәргә кеше яллаган. Шулай яшәп ятканда аларга бер тәүлек эчендә авылдан чыгып китәргә кушканнар. Бар мөл­кәтләренә арест салганнар. Әби: «Гөнаһсыз сабыйларым хакына со­рыйм, кече улыбызга яшь тулганчы булса да, туган авылда яшәргә рөх­сәт бирегез», – дип кан‑яшь белән елаган. Юк, рөхсәт итмәгәннәр.
Һәм әби белән бабай, әти-әниләрен, якын кешеләрен кал­дырып, авылдан мәңгегә чыгып киткән. Бу аларның әти-әниләре белән соңгы күрешүләре булган. Еллар узгач, картаеп барганда, әби белән бабай туган якларын кайтып күргәннәр. Авыл үзгәргән, кешеләр дә бүтәнгә әйләнгән инде. Әби, туган туфрагын учына алып: «Инде үлсәм дә, үкенечле түгел», – дип елаган..
...Менә шуңа охшаш язмыш­ларны ишеткәч тетрәнеп куясың! Татарның акыллы, иң тырыш ни­кадәр ир-аты, хатын‑кызы туган җирләреннән сөрелгән. Һәм алар читтә дә югалып калмаган! Дөрес, нинди зур фаҗигаләр бәрабәренә! Хисаметдин абый белән Мәүҗи­дә апаның сигез баласының өче­се һәлак була. Ата белән ана, исән калган биш баласын күкрәгенә кысып, тайга урманнары читенә килеп урнаша. Читадан 500 чакрым ераклыктагы тау‑таш арасы була ул. Урамда илле градус суык. Землян­ка казып, шунда яши башлыйлар. Калган балалары да ничек катып үлми – могҗиза! Ир белән хатын бер елдан тау арасында бәрәңге үстерәләр инде. Акрынлап тер­лек үрчетәләр. Шулай итеп тайга шартларында яшәргә яраклашалар. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, «кулак» дип тайгага сөрелгән Хиса­метдинның да кирәге чыга – ирне фронтка чакыралар.
– Кайбер кешеләр турында «күл­мәктән туган» диләр, – дип сүзен дәвам итте Саҗидә ханым. – Бабай да шундый бәхетлеләрнең берсе булган дип уйлыйм. Кеше җитмә­гәнгә, 1942 елның азагында бабай­ны сугышка алалар. Бөек Ватан сугышында «кулак» дип сөрелгән­нәрнең күбесе фронтка чакырылган бит. Бабай Курск Дугасына кадәр барып җитә. Сугыш тәмамлангач, яралар алып, гаиләсе янына кайтып җитә ул. Мине иң гаҗәпләндергә­не менә нәрсә: әби, ире фронтта вакытта, Янтугандагы туганнары­на посылкалар җибәрә. Югыйсә ул да ялгызы биш бала үстергән бит. Димәк, тайга әби-бабайларны ачлыктан саклап калган.
Берничә ел элек Саҗидә Батта­лова Буа районы Янтуган авылына кайткан. Бишенче буын туганна­ры белән очрашкан. Авыл буйлап йөреп чыкканнар. Зиратка да бар­ганнар.
– Улан‑Удэ – туган шәһәрем, – дип сөйләде Саҗидә апа. – Әлбәттә, Татарстан да миңа якын. Монда килгәч, күңелгә ләззәт алам, алга таба эшләргә планнар барлыкка килә. Тик хәзер бабаларымның тайгага сөрелүенә фәлсәфи як­тан карыйм: димәк, шулай кирәк булган. Безнең кавем Бурятиядә татар милләтен күтәрергә тиеш. Әби-бабайның биш баласы, ягъни әти-әниләр татарча бик яхшы белә иде. Аларның йортында һәрвакыт Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров пластинкалары яң­гырады. Аларга әби белән бабайның кушылып җырлаганнары да истә. Күрәсең, туган якларын сагынуны шулай басканнар. Диннән дә ваз кичмәделәр, намазда булдылар. Ба­лаларын да Аллаһның барлыгына, берлегенә инандырып үстергәннәр. Хәтерлим, әни комсомолга керәсе көнне: «Кызым, «бисмиллаң»ны әй­тергә онытма», – диде. Аллага шө­кер, намазга бастым. Бу бик мөһим.
ЮЛ КЫРЫЕНДА – ШҮРӘЛЕ, СУ АНАСЫ СЫННАРЫ...
Саҗидә Батталова турында «тын­гысыз» дигән идем бит. Аның Буря­тия татарлары тормышын үстерү буенча әллә никадәр планнары бар. Бу турыда хәтта зур булмаган китаплар да чыгарган.
1-6
– Европалашырга ашыкмаска кирәк, – ди Саҗидә апа. – Ул тен­денция дөньяда болай да җитәрлек. Безгә үз телебезне, мәдәниятебезне, традицияләребезне саклап калырга кирәк. Ә мирасыбыз бик бай һәм эчтәлекле. Татар авылларында этнографик туризмны җәелдерергә кирәк. Мисал өчен, Бурятиягә меңләгән турист килә. Алар җир­ле халыкның мәдәнияте, яшәе­ше белән кызыксына. Автобуска утыртып бер татар авылына алып барасың. Бүрәнәдән салынган йорт­та яшәсеннәр, милли ризыкларны ашасыннар, татар мунчасында юынсыннар. Бу, бердән, авыл ке­шесенә – эш, икенчедән – район бюджетына акча. Әлеге идея без­нең республика җитәкчелегенә ошап китте. Хәзер татарлар баш­ка милләтләр тупланып яшәгән авылларда туризмны җәелдерү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Иске Онох бистәсендә «Әни коесы» исеме астында эшлиләр. Килгән кунаклар алдында коедан су алып чәй кайнаталар, өчпокмаклар белән сыйлыйлар. Шулай ук килгән ку­накларга Сабантуйдан кала мил­ли бәйрәмнәребез – «Каз өмәсе», «Нардуган», «Карга боткасы», «Сөмбелә»ләрне күрсәтергә була. Туристлар беррәттән татар сүзләрен дә ишетә. Шәп бит!
1-5
Бурятия халыклары Ассоциациясе рәисенең Татарстан, Казан өчен дә план-тәкъдимнәре бар: «Татар­ның башкаласында миллилек җит­ми кебек тоела», – диде ул. – Мисал өчен, «Кырлай» паркыннан Кремль­гә таба барганда, юл кырыйларына Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Са­рык, башка сыннарны куярга була. Татарның үзенә генә хас никадәр персонажы бар!
Саҗидә апа әлеге планнарын махсус туплап Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена да алып килгән. Тик кызыксынучы гына булмаган.
– Татарстанда да авыллар бетеп бара, – ди Саҗидә Батталова. – Би­редә дә әллә нинди кызыклы проектлар эшләргә була. Әйтик, туристлар килсен, атна буе авылда яшәсеннәр. Сыер савып, көтү көтеп карасыннар. Гади бер татар авылында яшәүче агай, апа өчен дә никадәр файда. Бе­ренчедән, өстәмә керем, икенчедән чит ил вәкиле белән күрешү. Хәзер инглиз телен авыл мәктәпләрендә дә укыйлар. Балалар чит ил турист­лары белән аралашып, тел байлыкларын арттырырлар иде.
Саубуллашканда милли җанлы ханым:
– Бурятиядә бүген татарча җырлау, сөйләү модада, – диде. – Андыйлар­ны республикада узган барлык ча­раларга чакыралар. Тагын шунысы бар: кайсы гына эшкә алынсалар да, милләттәшләребез сынатмый. «Татарлар тырыш, ышанычлы ха­лык!» – дип юкка әйтмиләр. Һәм бү­ген безнең максат – бу ышанычны аклау, аны тагын да үстерү...
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: