Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татар басма сүзенең беренче тарихчы-энциклопедисты

Мәһабәт бина-йортлар ныклы нигезгә таяна. Шулар шикелле үк, гуманитар фәндә дә беренче карашка күзгә бәрелеп тормаган, әмма гаять әһәмиятле, нигез ташы саналырга тиешле милли матбугат тарихы, энциклопедистика өлкәләре бар. Бу өлкәдәге фидакарь шәхесләребезнең берсе – күренекле галим-китапчы, матбугат белгече һәм библиограф Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев.

«АМУР»ДАГЫ ГАМЬЛЕ КИЧӘЛӘР

Исмәгыйль Рәмиев Уфа губернасы Эстәрлетамак шәһәрендә 1895 елның 1 гыйнварында вак сәүдәгәр, кызыл мал кибете тотучы Габдулла Рәмиев гаиләсендә дөньяга килә. Рәмиевләр нәселе төбәктә руханилар һәм алыш‑биреш итүче сәүдәгәрләре белән танылган була. Габдулланың бер кардәше Лотфулла (булачак шагыйрь Сәгыйть Рәмиевнең әтисе) төзелеш өчен агач материаллары белән сату итә. Тагын бер кардәше Мөхәммәтсадыйк – шагыйрь Дәрдемәнднең әтисе – алтынчы-сәүдәгәр, күренекле меценат булып таныла. 1891–1926 елларда Эстәрлетамакта мулла булып торган Мөхәммәтгариф Рәмиев тә – аның туганы.

Әлбәттә, мондый көчле нәсел үз дәвамчыларына төпле белем бирү ягын кайгырткан. Исмәгыйль дә туган шәһәрендәге җәдит мәдрәсәсендә укый. Аннары Казанга килеп, Юнысовлар табыш йорты бинасындагы «Амур» мосафирханәсенә (хәзерге Мәскәү урамы, 70 йорт) хисапчы булып эшкә урнаша. Әлеге табыш йортының беренче катында «Шәрык клубы» идарәсе, касса, кием салу урыны һ.б. эшләсә, икенче каты сәхнә һәм өч йөзгә якын тамашачы сыя торган тамаша залы көйләнгән була. Анда спектакль, концерт, лекция, бию кичәләре, аерым артистларның концертлары, 1913 елдан башлап балалар өчен чыршы бәйрәмнәре үткәрелә. Заһидулла Яруллин җитәкчелегендә оешкан беренче татар кыллы оркестры да биредә чыгыш ясый.

Исмәгыйль 1912–1913 елларның кышкы айларында Габдулла Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасында суфлёр булып та эшли, артистлар тормышы белән якыннан таныша. 1912 елның декабрендә нәшер ителә башлаган «Кояш» газетасы да «Амур»да бер бүлмәне били. Фикри җитәкчесе Фатих Әмирхан булган газета редакциясендә Габдулла Тукай әдәби хезмәткәр булып исәпләнә. Исмәгыйль дә редакциягә һәм иҗат әһелләре янына килеп йөргән күпсанлы язучылар һәм сәнгать кешеләре белән аралаша.

Клубның уку залы һәм буфеты, мосафирханәнең рестораны да буш тормый: берәүләр ашый, чәй эчә, газета караштыра, икенчеләр шар суга. Биредә әдәбият, матбугат мәсьәләләре буенча бәхәсләр кабына, аларда әйтелгән фикерләр татар әдәбиятына йогынты ясамый калмый. Шул рәвешле, Шәрык клубында даими үткәрелгән мәдәни чаралар, «Кояш» газетасы редакциясе эшчәнлеге, күренекле иҗат әһелләре яшәгән «Амур»да зыялы татар егет һәм кызларының даими җыелуы, аралашуы үз ролен уйнамый калмый. Тәүлек дәвамында «Амур»да эшләгән һәм яшәгән Исмәгыйль бу тормышны кызыксынып күзәтә.

РӘМИЕВНЕҢ ТАТАР МИЛЛИ-МӘДӘНИ ҮЗӘГЕНӘ ӘВЕРЕЛГӘН «АМУР»ДА ИҖТИМАГЫЙ ТОРМЫШНЫҢ БАРЫШЫ, АНДА ЯШӘҮЧЕЛӘРНЕҢ КӨНКҮРЕШЕ ХАКЫНДА ДИСТӘ ЕЛЛАР ҮТКӘЧ ЯЗЫЛАЧАК КҮЗӘТҮЛӘРЕ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕН ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ИСКИТКЕЧ КЫЙММӘТЛЕ ТАРИХИ ЧЫГАНАККА ӘЙЛӘНӘ.

ХӘРБИ ХЕЗМӘТ ҺӘМ ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ХӘРӘКӘТЕ

Егет җәй айларында «Сәйяр» профессиональ театры суфлёры буларак, ил буйлап гастрольләрдә йөри, күп шәһәрләрдәге татар җәмгыяте лидерлары белән таныша. Берен- че бөтендөнья сугышы башлангач, 1915 елда Исмәгыйль Рәмиев армиягә мобилизацияләнә, ләкин фронтка эләкми. 1917 елга кадәр Уфа гарнизонындагы бер полкта писарь вазифасын үти.

Уфада татар сул эсерларының җитәкчесе булган Галимҗан Ибраһимов аны 1917 елдан башлап сәяси эшчәнлеккә һәм татар иҗтимагый хәрәкәтенә җәлеп итә. Солдат Рәмиев 1917 елның 12–17 июлендә – Уфа губернасы мөселманнары съездында, 20 июльдә Казанда Бөтенроссия мөселманнарының II корылтаенда катнаша.

Оренбургта 1917 елның декабрендә үткән III Гомумбашкорт корылтаена ул татар халкы вәкиле итеп чакырылган Галимҗан Ибраһи- мовның ярдәмче-сакчысы сыйфатында бара. Уфада эшләгән Милләт мәҗлесе (1917 елның 4 декабре – 1918 елның 24 гыйнвары) эшендә гаскәриләр Шурасы вәкиле буларак катнаша. Бер үк вакытта татар эсерларының «Безнең юл» газетасында журналист булып та эшли. Гражданнар сугышы башлангач, Көнчыгыш фронтның 5 нче армия штабында нәшер ителгән «Кызыл яу» (Бөгелмә), Төркестан фронты 1 нче революцион армиянең «Кызыл йолдыз» матбагаларында, 1920 елда Самарада басылган «Кызыл дөнья», 1920–1921 елларда Уфада чыгып килгән «Шәрык ярлылары» газеталарында эшли.

Тугыз елга диярлек сузылган хәрби хезмәттән соң, ниһаять, Уфада төпләнеп, төрле елларда Башкортстан башкаласының матбугат һәм мәдәният оешмаларында тәрҗемәче, журналист һәм инструктор булып эшли.

        

  1. «Вакытлы татар матбугаты. 1905–1925» альбомының русча титул бите.
  2. «Вакытлы татар матбугаты. 1905–1925» альбомының соңгы бите.

БАРЛЫГЫ ОНЫТТЫРЫЛГАН КИТАП

1921–1930 елларда Казанда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршында Академик үзәк уңышлы эшләп килә. Үз тирәсенә фән белән шөгыльләнүче шәхесләрне туплаган бу оешма татар халкы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча зур эш башкара. 1925–1927 елларда Академик үзәкне Галимҗан Ибраһимов җитәкли. Шуңа күрә Рәмиев 1925 елда Казанга күченгәч, Ибраһимов аны Үзәкнең әдәби мирасны бастырып чыгару комиссиясе сәркатибе итеп эшкә ала, милли матбугат буенча белешмәлек әзерләү бурычын йөкли.

1926 елда аның «Вакытлы татар матбугаты. 1905–1925» исемле 233 битлек, күпсанлы рәсемнәр урнаштырылган альбомы дөнья күрә. Төзүче үз хезмәтен «альбом», «әсәр» дип атаса да, чынлыкта ул материалларның бирелеш тәртибе, аларның эчтәлеге ягыннан татар вакытлы матбугаты буенча белешмәлек булып тора. Татар басма сүзе тарихын яктырткан тәүге белешмәлек әнә шулай дөньяга килә. Ул кайсы яклары белән үзенчәлекле соң? Басма, беренчедән, хронологик яктан 1925 елга кадәр, ягъни хезмәт типографиягә тапшырылган вакытка кадәр җиткерелгән. Икенчедән, анда татар телендә нәшер ителгән, автор-төзүче ачыклый алган кадәр барлык газета-журналлар, сыйнфый караштан чыгып һәм сәяси-идеологик төркемнәргә (милли буржуаз, социалистик, контрреволюцион, кызыл гаскәри, совет һәм партия матбугаты һ.б.) бүлеп‑бүлеп урнаштырылган. Өченчедән, биредә татар мөселманнары һәм татар керәшеннәре газеталарыннан тыш, Кавказда, Кырымда, Төркестанда төрки телләрдә нәшер ителә торган матбугат органнары турында кыскача мәгълүмат (күбрәк таблицалар рәвешендә) бирелгән. Дүртенчедән, мөселманнарга атап, русча бастырылган газеталар да кертелгән.

Төзүче үзенең кереш сүзендә Идел‑Урал төбәге вакытлы татар матбугатының барысы да бу хезмәткә кереп бетте, дип әйтә алмавын белдерә. Бигрәк тә Февраль революциясе һәм хәрби коммунизм чорларында чыгарылганнарын туплау кыен булуын, Гражданнар сугышы вакытында шәһәрләрнең кулдан-кулга күчеп йөрүе, кайбер газеталарның берничә сан гына чыгып калуы сәбәпле, аларның төп нөсхәләрен табу авырлыкларын әйтеп уза. Шулай ук белешмәлек структурасының эш барышында формалашуын; фәкать басма матбугатны гына исәпкә алуын; тулысы белән булмаса да, татар матбугатында фикер, тел, ислах юнәлешләрендәге үзгәрешләр ачык күренеп торсын өчен, язмалардан өзекләр урнаштыруын билгеләп үтә. Сәяси юнәлешләргә бүлгәндә, башта милли рухта чыгарылган, тора‑бара аннан тайпы- лып, төрлечә үзгәреш кичергән газеталарны бүлекләргә урнаштыргандагы кыенлыкларны әйтә.

10 ел да үтми, сәяси сәбәпләр аркасында, альбом-белешмәлек китапханәләрдән җыеп алыначак һәм аның барлыгын да оныттыра- чаклар… Әмма мәгълүматның киңлеге һәм тирән- леге ягыннан Рәмиев төзегән фундаменталь басма вакытлы матбугат һәм милли мәдәният тарихы белән шөгыльләнүче бер галим дә әйләнеп үтә алмаган хезмәткә әверелә.

МАТБУГАТ КАЗАНЫНДА

Исмәгыйль Рәмиев 1928 елда яңа урынга күчкәнче, ягъни ТАССР Үзәк башкарма комитеты каршындагы яңа татар әлифбасы – «Яңалиф» җәмгыятендә һәм аның «Яңалиф» журналында җаваплы һәм техник сәркатип вазифаларына керешкәнче, газета-журнал нәшриятында сәүдә вәкиле, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр булып хезмәт куя. Яңа эш урынында латин алфавитын тиз арада гамәлгә кую программасы кысаларында «Имля сүзлеге»н әзерләп бастыра. 1930 елдан ТАССР дәүләт нәшриятында җитешерү бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. Бу чорда аның «Татар теленең орфография сүзлеге» (И. Кули белән бергә әзерләнгән, 1931) һәм «Татар әдәби телендәге интернациональ сүзләрнең орфография сүзлеге» (1934) дөнья күрә.

1937 елда Казанда иҗат әһелләрен кулга алулар башлангач, хәвеф-хәтәрдән котылу эзләп, Урта Азиягә китеп бара. Исмәгыйль Рәмиевнең Урта Азиядә яшәгән чоры әлегәчә махсус өйрәнүне сорый торган тема булып кала бирә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның декабрендә 47 яшьлек Исмәгыйль Рәмиев хезмәт армиясенә алына һәм 1944 елның июненә кадәр Свердловск өлкәсе Алапаевка шәһәренең бер заводында укыту инструкторы булып, аннары тылдагы хәрби частьләрдә писарь вазифасын башкара.

Казанга кайткач, прописка булмау сәбәпле, гаиләсе яшәгән Кайбыч районына китә һәм 1949 елга кадәр районның «Колхоз бригадасы» исемле газетасында җаваплы сәркатип, аннары, 1956 елда пенсиягә чыкканчы, Мәдәният йортында инструктор булып эшли. Кайбычта яшәгән вакытта ул фәнни эзләнүләрен яңарта. Казанга килгән саен архивта милли мәдәни институтларга һәм шәхесләргә бәйле документларны, китапханәләрдә 1917 елга кадәрге вакытлы матбугатны өйрәнә. Сталин вафатыннан соң илдә беркадәр иркенлек урнашкач, 1956–1966 елларда «Совет әдәбияты» журналында аның истәлекләр сериясе дөнья күрә.

Бу елларда Исмәгыйль Рәмиев язучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре арасында каләм тибрәтеп тә таныла. Аның юмор-сатира әсәрләре «Чаян»да басыла, 1956 елның декабрендә Татарстан Язучылар берлеге драма секциясендә «Тәфтиләү» исемле тарихи пьесасы тикшерелә һәм уңай бәяләнә.

РӘМИЕВНЕҢ ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА, ГАБДУЛЛА КАРИЕВКА, «ШӘРЫК КЛУБЫ»НА, ХХ ГАСЫР БАШЫ ТАТАР КАЗАНЫНЫҢ МӘДӘНИ ҺӘМ ИҖТИМАГЫЙ ТОРМЫШЫНА БАГЫШЛАНГАН КҮЗӘТҮЛӘРЕ 50 НЧЕ ЕЛЛАР АЗАГЫНДА ХАЛЫК ТАРАФЫННАН АЧЫШ БУЛАРАК КАБУЛ ИТЕЛӘ.

      

  1. «Истәлекләр. Татарча басма сүз» китабының тышлыгы. Казан, 1965 ел.

  1. «Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек)» китабының тышлыгы. Казан, 2001 ел.

БЕР КУЛЪЯЗМАНЫҢ ЯЗМЫШЫ

Галим 1958 елда «Идел буе татарлары арасында китапчылык эше» исемле монографиясен тәмамлап, аны бастыру өчен Татарстан китап нәшриятына тапшыра. Кулъязма рецензентлар тарафыннан тискәре бәяләнә. Бу урында рецензентлар тәнкыйтенең кайбер объектив сәбәпләрен әйтеп китү дә урынлы булыр. Беренчедән, автор китабында, фәнни текстларда таләп ителгәнчә, мәгълүматның кайсы чыганактан алынганын күрсәтми. Икенчедән, аның хезмәте ул заман фәне өчен гаять зур яңалык була, шул сәбәпле дә кайбер мәгълүмат шик уята. Әйтик, ул елларда совет тарих фәнендә Казан университетында укыган 5‑6 татар студентының исеме генә билгеле була, ә Рәмиев, ТАССР Дәүләт архивында Казан университеты фондыннан студентларның шәхси эшләрен өйрәнеп, аларның XIX гасырның беренче яртысында ук өч дистәгә якын булуын ачыклый. Казан университеты галимәсе С. М. Михайлова 1840–1861 елларда укыган әлеге татар студентлары исемлеген фәкать 1979 елда гына «Казанский университет и просвещение народов Поволжья и При- уралья» китабында урнаштыра. 1861–1895 елларда укыганнарның исемнәрен 1991 елда нәшер ителгән «Казанский университет в духовной культуре народов Востока России» исемле монографиясендә санап үтә.

Моннан тыш, 1917 елга кадәр нәшер ителгән газета-журналлар, бигрәк тә китаплар саны совет чоры татар мәдәнияте казанышларының масштабына кагылышлы шикле сораулар тудыра. Кулъязмада шулай ук, сыйнфый көрәш теориясенә каршы килеп, татар байларының китаплар һәм вакытлы матбугат чыгаруга ярдәмнәрен сурәтли, милли мәсьәлә буенча да сәяси «ялгышлар» җибәрә. Анда ТАССРда гуманитар совет фәненең артта калганлыгы күренә, яңа фактларның революция генә татар халкына яхшы тормыш һәм югары мәдәният алып килде, дигән партия фикеренә каршы килүе дә хезмәтне бастыруга киртә була. Җиде ел дәвамында кулъязма автор һәм нәшрият арасында йөри, бу вакыт эчендә фәнни текст юкара, авторның «Казан утлары»нда басылган истәлекләре белән алыштырыла. Шул сәбәпле 1956 елда хезмәт ике өлештән торган «Истәлекләр. Татарча басма сүз» исеме куелып нәшер ителә.

Хезмәт хронологик яктан Идел буе Бол­ гар-ста­ ны заманыннан башлап 1917 елларга кадәрге чорны колачлый, ягъни басма сүз кулъязма китап тарихының дәвамы итеп тасвирлана. Урта гасыр чорын автор Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтен файдаланып бәян итә. XVIII гасырда төркиләр өчен китапларның патша хакимияте тарафыннан сәяси максатларда басылуын ассызыклый. ХIХ гасыр башында «Азия типографиясе» ачылу, анда техника, кадрлар һәм эш шартлары, басылган китаплар репертуары, аның университет китапханәсенә кушылу сәбәпләрен әтрафлы итеп сурәтли. Хосусый басмаханәләр һәм нәширләр, фәнни һәм дөньяви, русчадан тәрҗемә ителгән китапларга, халык әдәбиятына юл истәлекләренә, календарьларга күзәтүләр ясый, китап бастыру динамикасын тасвирлый.

«Әдәби сүзлек» кулъязмасының бер нөсхәсе Рәис Даутов тырышлыгы белән 1992–1994 елларда, өлешләп-өлешләп, «Татарстан» журналында басыла.

СОҢГЫ ХЕЗМӘТ

1960 нчы елларда «Казан утлары»нда Исмәгыйль Рәмиевнең чираттагы истәлеге басыла. Замандашлары – өлкән буын язучылар Нәкый Исәнбәт, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, авторның энциклопедик белеменә сокланып, аңа татар әдәбияты һәм мәдәни хәрәкәте буенча кыскача белешмәлек төзергә киңәш итәләр. Галим-энциклопедист 1969 елның 13 маенда «Әдәби сүзлек» дигән хезмәтен төгәлләп, Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә тапшыра. Әмма үзе шул елның 28 декабрендә кинәт вафат була. Идарә, кулъязманы машинкада 3 данәдә бастырып, кызыксынган кешеләргә танышырга бирә.

Илдә сәяси вазгыять уңай якка үзгәргәч, Татарстан китап нәшриятына тапшырылган кулъязманың бер нөсхәсе Рәис Даутов тырышлыгы белән 1992–1994 елларда, өлешләп-өлешләп, «Татарстан» журналында басыла.

Үзе Мәс­ кәүгә кызы янына күченер алдыннан, Рәмиевнең хатыны Камәр ханым Рәис Даутовка иренең шәхси архивын тапшыра. Шул архивтагы кешеләр һәм репрессияләнгән шәхесләр турында яңа материаллар кертелеп, булган текстның кайбер урыннары баетылып, бу хезмәт уртак авторлыкта 2011 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә.

Бүген татар мәдәнияте тарихын өйрәнүче галимнәрнең өстәл китабына әверелгән бу басмада алфавит тәртибендә урнашты-рылган 500 гә якын мәкалә-язма тупланган. Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә югары белем алган татар кешеләре, чиновниклары, дәрәҗәле хәрбиләре исемлеге, шулай ук 1917 елга кадәр төрки халыклар яшәгән төбәкләрдә нәшер ителгән газета-журнал атамалары кушымта рәвешендә урнаштырылган.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера