
«Татар кешесе үз әдәби мирасын белергә тиеш»
Апрель – Тукай ае, аның белән бәйле чаралар ае. Бу айда без янә бер мәртәбә аның исемен һәм шәхесен яд итеп кенә калмыйбыз, ә әдәбиятның торышын да бизмәннәргә салып үлчибез. Йөзебезне, асылыбызны барлыйбыз. Кемнәр белән горурлана алабыз? Тукайлар калдырган мираска лаекмы без? Заман әдипләрен ничек бәялибез һәм кадерлибез? «Китап киштәсе»ндә бу юлы сүзне 2025 елгы Тукай премиясе кандидатларына бирергә булдык.
02 мая 2025
«КИТАП МИНЕМ ӨЧЕН – АНТИДЕПРЕССАНТ»
«Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен
Беренче китабымны хәтерләмим. Шөкер, әнием исән, ул исемә төшерде – «Әлифба» иде ул, улым», – диде. Безнең ул «Әлифба» хәзер дә Займищедагы дачада саклана, нык таушалган инде үзе. Тагын бөтен гаилә белән «Чаян» журналын актарырга яратканбыз икән. Аларны әти брошюровка ясап җыеп бара иде. Андый матур, кызыклы журналлар юк инде хәзер. Брошюралар архивыбызда саклана. «Татар халык әкиятләре», Габдулла Тукай һәм Шәүкәт Галиев китаплары да исемдә.
Балачакта мине Редьярд Киплингның «Маугли» китабы тетрәндерде. Ул вакытта бик талантлы итеп эшләнгән мультфильмы да бар иде. Мин бертуктаусыз шуларны укырга һәм карарга ярата идем.
Әтинең эш кабинетында бер киштә бар – анда иң кадерле китаплар саклана. Болар – Антон Чехов, Генрик Ибсен, Әмирхан Еники, Эрнест Хемингуэй, Бернард Шоу, «В мире мудрых мыслей» китабы һ.б. Шул киштәдә мәктәп укучысы вакытымда Эрих Мария Ремаркның «Триумфальная арка» романын таптым. Шуннан туплана башлады да инде минем башта җитди фикерләр...
Хәзер Еникинең «Рәшә» китабын укыйм. Моңарчы аны укыганым юк иде… Камал театрында Айдар Җаббаровның «Рәшә» спектаклен карадым да бик кызыксындым бу әсәр белән. Татар телен бик начар беләм шул. Мин «рәшә» сүзен «мираж» дип кенә аңлый идем...
Гомерем буе Достоевский тетрәндерә. Мәктәптә безне класс белән «Преступление и наказание» фильмына алып барганнар иде. Ул вакытта мин күп нәрсәне аңламаганмын. Хәзер генә төшенә башладым.
Искерми торган классика да ул, минемчә, Достоевский. Бөтен дөнья телләренә тәрҗемә ителгән һәм бөтен халыклар да аны якын күрәләр.
Һәр китапның үз вакыты бар. Хәтерлим, мәктәп чорында үземне мәҗбүр итә-итә «Война и мир»ны укып чыктым. Мин бик тәртипле малай идем, кушканны үти торган... Ләкин монда яртысы француз те- лендә, күп нәрсә аңлашылмый... Түздем, шулай да ахырына кадәр барып җиттем. Аны бит без еш кына «Сугыш һәм тынычлык», яки «Сугыш һәм солых» дип аңлыйбыз, ә асылда ул – «Сугыш һәм дөнья», болай мәгънә тагын да тирәнәя...
Иң яраткан китапларым – Аяз Гыйләҗев әсәрләре. Анда һәр кешегә кирәк булган тема һәм фәлсәфә бар. Башыннан ахырына кадәр укып чыксаң, фикерләр өчен шул җитә. Хатларын да – онытмаска!
Өстәл китапларым гел алышынып тора. Мин үзем дә үзгәрәм бит. Тормыш та үзгәрә.
Минем өчен кадерле һәм якын бер шәхес бар. Ул кешенең фикерләрен күбесе кабул итми, үзен дә... Никита Михалков турында әйтүем. «Публичное одиночество» китабын укып карарга киңәш итәр идем. Ул татар дөньясын бик хөрмәт итә, аңа соклана, ислам динен дә чит күрми. Безнең Коръән укучылар конкурсын мактый, «Мухаммад: Посланник Бога» фильмын русларга үрнәк итеп күрсәтә.
Мин – архаик кеше, кәгазь китапны яратам. Ләкин мин ретроград түгелмен, шуңа аудиоформатны да кабул итәм. Машинада барганда, «Китап» радиосын тыңлыйм. Анда минем яраткан артистларым әдәби әсәрләр укыйлар. Аларны тыңлау – үзе бер ләззәт!
Китап минем өчен – антидепрессант. Беренче урында – оныклар, алар белән теләсә нинди депрессияне онытасың, икенче урында – китап.
Мине бәхетле итә торган китап – «Маугли». Ул мине кабат балачагыма алып кайта. Тагын – Эрнест Сетон-Томпсонның «Рассказы о животных» китабы.
Бүгенге укучыга чын классика кирәк. Аяз Гыйләҗев киштәсендәге китаплар.
Соңгы вакытта Илон Маскны хөрмәт итә башладым. Чөнки ул шундый сүзләр әйтте: «Одна книга Достоевского заменяет всю современную литературу по психологии...» Илон Маск – Америка гражданины. Нишләп соң әле ул Хэмингуэй, Фолкнер, Фицджеральдларны атамый? Димәк, Достоевскийда дөньяның бар халыклары өчен дә әһәмиятле нәрсәләр яшеренгән...
Драматургларда «боҗралап кую» дигән төшенчә бар. Сүз башым бит «Әлифба» иде, инде шуның белән төгәллисем дә килә… Сүземне генә, димим, ә тормышымны да. Үзем өчен укыдым, үзләштердем, хәзер инде бу китапны оныкларыма укыйм. Быел экраннарга Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова турында төшерелгән бик талантлы фильм чыга. Аны минем дусларым төшерде.
Луиза Янсуар
Добавить комментарий