Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татар лаләсе чәчәк аткан мәлдә

Татар бизәге һәм колоритына мәхәббәт дөньяны яулап маташа

Яз җитүгә Татарстанда елның бу фасылына хас умырзаялар гына түгел, лаләләр, розалар, лотослар һәм хәтта пальметталар да чәчәк ата. Алар халыкның иң модалы катламы киемен аллы-гөлле чәчәккәкүмә Чөнки татар бизәге һәм колоритына мәхәббәт дөньяны яулап маташа.

КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ ГҮЗӘЛЛЕККӘ ТАРТЫЛА


Татар акценты булган мода чикләрне үтеп чыга. Дизайнерлар яңа коллекцияләр чыгара, әмода артыннан куучылар чиратка тезелә Алар киемнәрен генә яңартып калмыйча, үзләренең йә ислам диненә йә милләтенә йә ватаннары Татарстанга мәхәббәтен дә күрсәтергә омтыла.


・ Ислам дине күзлегеннән караганда, анда мода юк, ・ ди мөселман киемнәре дизайнеры Зарина Бабаджанова. ・ Әмма, барлык хатын-кызлар кебек үк, мөслимәләр дәматурлыкка тартыла.


Яулык бәйләгән хатын-кыз кием сайлауда да чикләнгән бит. Яулык бәйли башлагач, мин моны үз җилкәмдә татыдым. Мөселман сәнәгате базарында үземне канәгатьләндерәчәк күлмәк таба алмаячагымны аңлагач, яраткан эшем ・ нәфис тә мөселманча да киемнәр җитештерүбелән шөгыльләнә башладым. Көндәлеккә кияргә офис хезмәткәрләре өчен, өйдәкия торганнарны...


1-29


Барлык мотивлар стильләштерелгән һәм күптөрле трактовкага ия. Бизәк элементларының нинди тәртиптә урнашуы һәм үзара ничек ярашуы да мөһим роль уйный. Һәм татар халкының символлары, мәдәниятеннән хәбәрдар кеше татар бизәген рәхәтләнеп укый ала.
Бизәктәге лалә сакраль (изге) мәгънәгә ия, чөнки бу сүзнең гарәпчә язылышында «Аллаһ» сүзендәге хәрефләр кулланыла.
Татар бизәкләрендәге роза (гөлчәчәк) Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) символы булып тора.

КАЗАДАНКОТЫЛУ


Шул вакытта тагын бер нәрсәне аңладым: мөслимә кияүгәчыкканда, матур кием таба алмый. Стандарт туй күлмәген киеп булмый, чөнки ул ачык, ә гадәти киемнән гомердә бер генә тапкыр була торган бәйрәмне бозасы килми. Кәләшләргәтуй күлмәген водолазка өстеннән кияргәтуры киләиде. Һәм мин бу казадан ничек тәкотылырга булдым. Уникаль күлмәкләр уйлап таптым. Билгеле, бу минем үземнеңэчке дөньям, мин үзем кияргә теләгән фасондагы туй күлмәкләрен тегәм.


САКРАЛЬМӘГЪНӘ


Зарина үзенең беренче коллекциясен 2014 елда Islamic Clothes* фестивалендә тәкъдим итүен исенә төшерә


・ Аңарда бер генә тамчы Европа акценты да юк иде, ・ ди дизайнер. ・ Бөтен киемнәр тулысынча ябык һәм искиткеч купшы. Һәм барысы да кулдан тегелгән. Татарстанда гына түгел, гомумән бөтен Россиядә дә мондый киемнәр юк иде. Мин нәкъ менә никах киемнәрен тукталырга булдым.


Аннары Зарина чигелгән күлмәкләр дә билгеле бер мәгънәдә булырга тиешлеген аңлый. Һәм татар костюмы тарихын өйрәнә башлый.


・ Һәр костюм тагын да уникальрәк булсын өчен, мин бизәкләрне аларның милли мәгънәсенә яраштырып чигә башладым, барлык бизәкләргә дә билгеле бер мәгълүмат хас бит. Бу традицияләр миңа бик булыша һәм илһамландыра, ・ дип ышандыра Зарина.


1-5


КҮҢЕЛХАЛӘТЕ


・ Исламда кемдер дөрес тенденцияләргә мода тудыра икән, бу бик шәп бит. Кызларны ниндидер күлмәкләрне киюдән тыялар. Син күзгә бәрелеп торасың бик каты ялтырыйсың ислам моны тыя, диләр. Әислам моны тыймый. Киресенчә исламда барысы да гүзәл, затлы һәм нәфис, ・ дип, Зарина Бабаджанова үз күлмәкләрен күрсәтә Алар күз явын алырлык матур да, шул ук вакытта тыйнак һәм оригиналь дә


・ Кызлар беренче тапкыр мин теккән киемнәрне кигәндә кайвакыт хәтта күзләре яшьләнә. Алар гади күлмәкнең үзләрен шундый гүзәл һәм нәфис күрсәтәчәген күз алдына да китерә алмаган була.

Моданы без үзебез тудырабыз. Бу һәр хатын-кызның күңел халәте. Һәм озын ябык күлмәкләрне мөселманнар гына түгел, башка халыклар да яратып кия, борынгы Русьта да хатын-кызлар яулык бәйләп, муен, беләзек һәм ашык сөякләрен каплап йөргән.


ОЗЫН КҮЛМӘК – ПРИНЦЕССАЛАР ӨЧЕН ГЕНӘ


– Безнең бинада өченче катта фитнес-клуб бар. Лифт көткәндә, спорт сумкалары күтәргән, мини-итәк, шорты кигән матур кызлар безнең күлмәкләрне карый, фотога төшерә. Кызлар күңеле гүзәллеккә тартыла. Һәм тренировкадан соң һәркайсы диярлек безнең кибеткә керми калмый. Бөтен кызларның да принцесса кебек матур буласы килә бит.


Зарина Бабаджанованы ел саен мөселман киносы фестиваленә чакыралар. Оештыручылар аның киемнәре аша кунакларга халкыбызның мәдәниятен күрсәтергә тели. Үз милләтенең кадерен белгән кешеләрне Зарина аеруча үз итә:


– Мода аша мин традицияләрне торгызуга үз өлешемне кертәм, – ди ул. – Хәзер милли мотивларның шулай популярлашуы миңа бик ошый. Бу футболкаларда, башлыкларда, сумкаларда булсын! Бик шәп бит бу! Хәзер Татарстанга бик күп кунак, туристлар килә, аларга үз мәдәниятебезне күрсәтү зарур. Кроссовкаларда да, бейсболкаларда да милли бизәк булсын, шундый обойлар ясасыннар. Әмма кешеләрнең, нәрсә икәнен дә белмичә, түбәтәй алып китүе генә кирәк түгел, алар безнең мәдәниятебез җәүһәрләре белән танышса һәм аның бер өлешен үзләренең күңелендә алып китсә, ничек яхшы булыр иде!
ТАТАР БИЗӘКЛӘРЕ КҮҢЕЛГӘ ЯКЫН
1-31
Роза Әдиятуллина, «Татарлар» тапшыруының алып баручысы:

・ 2014 елда мин Islamic Clothes бәйгесен алып бардым, һәм мине Заринаның оригиналь киемнәре әсир итте. Бу озын күлмәкләр сине бик матур күрсәтеп кенә калмый, алар синең дөньяга мөнәсәбәтеңне дә үзгәртә бит ・ кешеләргә ихтирамлырак була башлыйсың Үзеңне 100 процентка хатын-кыз итеп тоясың


Хәзер мондый киемне көн саен киеп йөреп була, элегрәк исәнамаз укыган мөслимәләр генә шулай киенәиде. Бүген исәбу трендта һәм күп кызларга ошый. Мин кайвакыт чалма киеп йөрим, бу мода да безнең Татарстанда гына түгел, бәлки бөтен дөньяда күзәтелә


Мин мөселман, мәчеткәйөрим, әмма әлегәнамаз укымыйм. Кайвакыт кыска итәк яки чалбар да кия алам. Тик мин озын күлмәк киюгәүк үземне бөтенләй башкача хис итә башлыйм.


1-6


Безнең Татарстанда пөхтәлек һәрвакыт макталган. Мөслимәләр дәачык төстәге киемнәрдән йөрде, әмма бу күлмәкләр барысы да бер төслерәк иде. Шунлыктан хәзер дизайнерларның мөселман киемнәренәзур игътибар бирүе, татар бизәкләренә акцент ясавы бигрәк тәрәхәт. Һәр бизәкнеңүз мәгънәсе бар бит. Һәм моның көннән-көн күбрәк таралуы без татарларны аеруча сөендерә Минем гардеробта дизайнерларның татар символикалы, милли колоритлы жилетлары бар, алар бик оригиналь күренә Аларга гашыйк булмый мөмкин түгел. Һәм мин мондый бизәк төшерелгән кием кигәнмен икән, милли бизәкләре безнең матурлыгын күрсәтер өчен генәкимим, бәлки үземнең татар булуымны күрсәтер, үз милләтем белән горурланыр өчен киям. Һәм мин мондый киемнәрне кигәндә күбәләктәй очам, үз-үземә ышанычым күпкә арта. Үзеңдә газиз халкыңның күп гасырлык тарихын тоясың, ул сиңа үтеп керә, горурландыра. Тагын үзеңне модалы киенгән кеше итеп кенә түгел, гүзәллекнең, милләтнең бер кисәкчеге итеп тә тоясың.
СӘНГАТЬ ӘСӘРЕ БУЛАРАК ЧИТЕК
Милли колоритлы мода турында сүз башланган икән, биредә инде модельле туфлиләр белән генә булмый. Милли костюмга чәмчәле читекләр яки чүәкләр дә кирәк. Шуларны эзләп, күн мозаикасыннан уникаль аяк киеме тегүчеләр янына киттек. Илдус Гайнетдинов хатыны Әлфия Артемьева белән үзләренә шундый максат куйган – татар милли кәсебен саклап калу һәм торгызу.
1-11
Мозаик аяк киеме күн кисәкләреннән уникаль, башка халыклар сәнгатендә очрамый торган кул җөе техникасында ефәк, алтын һәм көмеш җепләр кулланып тегелә.
1-10

ҺӘР ПАРЫ БЕРДӘНБЕР


・ Мин бу кәсеп белән 1977 елдан, Арча фабрикасында эшләгән чагымнан алып шөгыльләнәм, ・ дип исенә төшерә Илдус Гайнетдинов. ・ Әмма мондый аяк киеме конвейерда әзерләнергәтиеш түгел. Әгәр аны механик әзерләүгә кайтарып калдырсаң мондый матурлык килеп чыкмый. Һәр пар ・ бердәнбер. Аңа чигүче үзенең күңелен куша. Чиккәнче дәәлләникадәр эш эшләргәкирәк: модеь уйлап табу, бизәк, өлге, төрле төстәге күн сайлау. Һәр читек ・ сәнгать әсәре ул. Кызганычка, бик кыйммәтле әсәр түгел. Кулдан эшләнгән читекләр уртача 10 меңнән 27 мең сумга кадәр тора. Чүәк һәм туфлиләр исә・ 1600 дән 4 меңсумга кадәр. Европада мондый аяк киемнәренең бәясе 500 евродан башлана.


1-13


ТАТАРЛАР ГЫНА КҮННЕ ВАК КИСӘКЛӘРГӘ ТУРЫЙ


・ Башта күнне вак кисәкләргә турап, аннары кулдан тегү белән татарлардан кала башка беркем дәшөгыльләнми. Менталитет үзенчәлеге, ・ дип горурланып күрсәтә вак күн кисәкләрен Әлфия Артемьева. ・ Без барыбыз да бөтен нәрсәне эшли беләбез, әмма кемнеңкүңеленәнәрсәякынрак, шуның белән шөгыльләнәбез. Илдус Хаҗимулла улы ・ искиткеч бизәкче, белеме дә үзенең эчтән тоемлавы да менәдигән. Мин күбрәк төсләр белән эшлим. Ниндидер сорау туса, бергәләп тикшерәбез, планлаштырабыз... Бик тиз кирәк булганда, без төн эчендәяңа аяк киеме тегеп өлгертә алабыз.


1-12


ИДЕЯЛӘР КОСМОСТАН КИЛӘ


・ Һәр бизәккә мәгънә салынган, ・ ди Илдус. ・ Мәгънәсез берничек тәбулмый. Мин күңелем теләгән рәсемне ясыйм. Идеяләр космостан килә..


Әлфия төрле төс, форма һәм үлчәмнәрдән күргәзмә гә дип ясаган беренче коллекцияләренең «мизгел эчендә сатылуын» искә төшерә:

– Минем бурыч татар милли аяк киемен популярлаштыру иде, – ди ул. – Гәрчә күпләр миңа, үз тамырларыннан оялгандай, миллигә охшатып кына ясарга да киңәш биргәләде. Ә без үз бизәкләребезне бик матур, дип саныйбыз. Һәм әгәр дөрес калыпта, дөрес төстә һәм дөрес концепция белән тексәң, бу менә дигән модалы читекләр булып чыга. Мин әйбернең аутентик нигездә, әмма заманча булуын теләдем.


КӨНДӘШЛӘР ЮК


– Безнең эш уңышлы гына көйләнеп киткәч, халык уяна, бу бик җиңел, дип уйлый башлады. Әмма ничек уяндылар, аннары шулай йокыга да киттеләр, – дип елмая Илдус, ул вакыттагы көндәшлекне исенә төшереп. – Кешеләрнең түземлеге җитми. Бу бик катлаулы. Мин һәрвакыт авыл белән элемтәдә торам. Без чигә торган урында бу – геннар дәрәҗәсендә – мондый эшне һәр йортта күп еллар буе башкарганнар. Бу бик керемле җитештерү түгел, тиз арада акча эшләп булмый. Без көнне төнгә ялгап, ялсыз эшлибез, аннан соң гына нәтиҗәсе күренә. Кешеләргә исә бик тиз арада һәм бик күп керем алу кирәк. Барысы да уйлый: менә, китаптан бизәк күчереп алган да, чиккән. Безнең бик җиңел һәм гади бизәкләребез дә, бик катлаулылары да була. Һәр чәчәкне, һәр төенне җентекләп эшләргә, гармонияле күренсен өчен, һәркайсының үз урынын табарга кирәк.


Бервакыт минем яныма булачак эшкуарларның берсе килде дә, чигә торган бер машинаны сатуымны сорады. «Әлбәттә. Менә минем чигүчеләремнең берсе пенсиягә чыгарга җыена, сөйләшсәң, бәлки ризалашыр,» – дим. Ул егылып китә язды. Ул боларның барысы да кулдан эшләнүен күз алдына да китерә алмаган. Аның бизнес-планы да әзер булган үзе, тик барып кына чыкмады.


АЯК КИЕМЕННӘН КҮЗЛЕК САВЫТЫНА КАДӘР


Үзенең барып чыкмаган көндәшләрен көлемсерәп искә алса да, Илдус заказларның көннән-көн арта баруын, үзләренең генә өлгерә алмауларын танырга мәҗбүр. Хәзер базарга охшаш брендларның чыгуы бер дә начар нәрсә түгел. Аяк киеме генә түгел, панно һәм җиһазлар да ясарга туры килә икән. Милли символикага ихтыяҗ бөтен тармакларда да үсә.


– Кол Шәриф мәчетендә без пуфиклар һәм банкеткаларны ясадык, – дип санап китә Илдус. – Камал театрында, «Туган авылым» комплексында... Татар бизәкле галантерея – сумкалар, күзлек савытлары, әйбер тышлары җитештерәбез. Мондый әйберләр уникаль, теләсә кемгә бүләк итеп була. Бу – VIP-бүләкләр. Алар бөтен дөньяга тарала.


1-9


«ИҖАТЫМ БЕЛӘН БАЙМЫН»


Кәсепчеләр үз эшләреннән күргәзмә оештыру турында хыяллана. Әмма әлегә килеп чыкмый, «җитештерү бөтен нәрсәне йотып бара».


– Бөтен керемне үсешкә тотабыз. Олы улыбыз безгә кушылды инде, сумкалар белән шөгыльләнә. Кечесе дә әкренләп кул арасына керә. Бәлки, алар безнең кәсепне гөрләтеп эшләтә алыр, – дип хыяллана әти-әни.


– Миннән еш кына, син баймы, дип сорыйлар, – дип йомгаклый әңгәмәбезне Илдус. – Мин болай җавап бирәм: миңа бөтен нәрсә җитә. Минем күңелем бай, мин үземнең иҗатым белән баймын.

МИНИАТЮРАДАГЫ МИЛЛИ МАТУРЛЫК


Шундый үзенчәлек күзәтелә: Казанның модалы кызлары бәләкәй түбәтәй кия башлады. Бу миниатюр матурлыкны Миләүшә Мусина ясый.
1-30
Миләүшәнең үз ательесы бар, аңа ул әбисенең әнисе Миңлениса исеменнән алып MISA дип кушкан. Миңленисаның тегү машинасы гаиләдә хәзер дә саклана, ул ирсез калган әбисенә балаларын ачтан үтерми калырга булышкан. Миләүшә һәрвакыт замана кызларының гардеробында милли символикалы әйберләр булсын иде, дип хыялланган – һәм менә аның кәләпүшләре популярлык казанган инде. Кызлар таҗ кебек түбәтәй киеп төшкән фотоларын социаль челтәрләргә куярга ярата, шулай итеп оста дизайнерның клиентлары гел арта бара, татар модасы популярлаша.
1-28
1-18
1-4
1-3

САРМАН ФУТБОЛКАЛАРЫ


1-14


Татар мотивлары ・ һәрвакытта да кыйммәтле киемнәр генәтүгел. Аларныңкайберләре гади халык алырлык арзан да, шул ук вакытта матур да. Мондый урынны без Сарманда таптык ・ Алия Нәфыйкованыңяңа һәм яшьләрчә бренды үзендә гади көндәлек киемне һәм милли колоритны берләштерә
1-16

・ 2015 елның маенда, әле студент чагымда, мин практика үттем, ・ дип сөйли бу гади футболкаларның авторы Алия Нәфыйкова. ・ Анда мин татар бизәге белән кызыксына башладым. Үз халкымның мәдәнияте белән илһамланып, мин үзем дәнәрсәдер уйлап табарга булдым. Һәм татар милли бизәкле футболкаларда тукталдым. Минем һәрвакыт үземнең йөрәгемәякын, оригиналь эш белән шөгыльләнәсем киләиде, һәм татар бизә генә мәхәббәт миңа хыялымны тормышка ашырырга булышты. Минем өчен болар барысы да ・ татар символикасы, бизәкләре, борынгы халык җырлары бик якын, алар мине дәртләндерә


1-15


Япь-яшь кенәбулса да, Алиянең хыяллары бик зур. Ул үз бренды киемнәренең һәр гардеробта булуын тели. Идеяләре белән интернетта теләп уртаклаша. Анда аның иҗатына мөкиббәннәр дә милли колоритлы футболка сатып алырга теләүчеләр дә байтак.


1-1


・ Татар дизайнлы кием-салым һәм аксессуарларның трендта булуы бик шәп, ・ ди Алия. ・ Элегрәк масс-маркетлар бер типтагы киемнәр тәкъдим итәиде, әкешеләрнеңүз күңелләренә ятышлы әйбер киясе киләбит. Милли колоритлы кием, «үзебезнеке» булганга, җанны җылытырга сәләтле.

#МОЙТАТАРСТАН


Татар бизәге кием тегүгә генә илһамландырмый. Дизайнер Ринат Сәфәров, мәсәлән, аларны кружка, оекбаш, телефон чехолларына төшерә..
1-22
1-21
Аны релакс-буягычларга, блокнотларга, картиналарга «үреп кертә», аңардан хәрефләр һәм, безнең татарстанлылар йөрәгенә аеруча якын булганы, #МИНЕМ РЕСПУБЛИКАМ принтларын ясый – анда һәр шәһәр исеме милли бизәкләр белән язылган. Менә ул, гамәлдәге чын ватанпәрвәрлек! Ринат туган ягының мирасын социаль челтәрләрдә данлый һәм саклый бит – тамырлары белән горурлана, аның дизайнерлык миссиясе шунда.
1-20
Ләйсән Хаҗиева, «Ләйсән сәйләннәре» милли татар киемнәре коллекциясе модельеры:

– Моннан 100 ел элек без үзебезнең милли костюмны югалтканбыз. Ул бары тик китапларда, әбиләр хәтерендә генә калган. Асылда, хәзер ул юк. Татар милли киеме стилендә эшләнгән костюмнарны, кызганыч ки, бүген без сәхнәдәге артистларда гына күрә алабыз. Һәм мин аны торгызырга, заманчалаштырырга, стильләштерергә маташам. Без аны, оялмыйча, көн саен киеп йөрерлек булсын иде.


Зөлфәт Зиннуров, эстрада җырчысы, телевидение алып баручысы:

– Безнең олимпиячеләрнең спорт киемнәре коллекциясе моңа күрсәтмә иллюстрация була ала. Аны бүген президент, төбәк җитәкчесе, мэрлардан башлап гади кешеләргә кадәр барысы да кия. Минем фикеремчә, республика җитәкчеләре, танылган кешеләр популярлаштыруда катнашмаса, милли киемнең киләчәге өметле булмаячак. Шәхсән мин үзем милли киемне бик рәхәтләнеп киеп йөрер идем.


Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт СоветыныңМәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

– Атаклы татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани, милләтне саклау өчен, аның телен, гореф-гадәтләрен, көйләрен, җырларын, ашларын һәм шул исәптән киемен дә саклау зарур, дип санаган. Һәм без боларның барысын да саклау өчен шартлар тудырырга тиеш. Безне дә, әйтемдәге кебек, татар киеме буенча каршы алсыннар, тик татар акылы буенча озатсыннар иде...


Милли кием көне булдыруны республика җитәкчелеге хуплый. Аны үткәрү көнен генә билгелисе калды. Ихтимал, бу 30 августта булыр. Республика бәйрәменә Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре үз милли киемнәреннән килсә ничек матур буласын күз алдына китерәсезме?
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: