Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татар сәнгатенең йөзек кашлары

2026 ел әле арабыздагы шәхесләрнең түгәрәк даталарына да, бөек классикларыбызның юбилейларына да, мәдәни вакыйгаларга да гаять бай. Шуларның кайберләренә тукталып узмыйча һич ярамый. Бу саннан башлап, журнал укучыларына «Мәдәни календарь» сәхифәсе тәкъдим итәбез. Февраль ае календаренда менә мондый кадерле даталар бар.

3 февраль
НИНЕЛЬ ЮЛТЫЕВАНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ

Аны «татарның Улановасы» дип йөртәләр. Әтисе, атаклы башкорт язучысы Даут Юлтый кызына исемне Владимир Ленин белән тәңгәлләштереп куша: Нинель. Әмма гаиләне бу исем генә коткарып кала алмый, 1938 елда «буржуаз милләтчелектә» гаепләп, Юлтыйны кулга алалар һәм аталар. Әнисе Фатыйманы Мордовия хезмәт лагерьларына сөрәләр.

«Халык дошманы кызы» мөһере Нинельне Ваганова училищесыннан куарга сәбәп була яза. Әмма абруйлы мөгаллимнәрнең берсе – Александр Ширяев талантлы кызны яклап чыга.

Бөек Ватан сугышы елларында, укуыннан бүленеп, Нинель Уфага кайта. Барып сыеныр урыны юк, фатирлары конфискацияләнгән. Башоперада көн күрә башлый. Яшь балерина чакыру пунктлары һәм госпитальләрдә чыгыш ясый, кайчакта көненә бер ипи кыерчыгы да эләкми, эләксә, аны җылы итеккә, киемгә алмаша. Кызга әтисенең дуслары ярдәм кулы суза.

1941 елда башкорт сәхнәсендә «Русалочка» куела – бу Нинельнең дебюты була. Уфага Киев опера һәм балет театры эвакуацияләнә, Юлтыева аларның спектакльләрендә катнаша. Республиканың 25 еллыгы уңае белән «Торналар җыры» беренче башкорт балеты әзерләнә, төп рольне – Зәйтүнгөл образын Юлтыевага тапшыралар. Спектакльне сәхнәгә Мариин театры балетмейстеры Нина Анисимова һәм халык биюләре буенча консультант Фәйзи Гаскәров куя. Уфада ул мәхәббәтен – Хәсби Фазлуллинны очрата, алар өйләнешә. Хәсби Фазлуллин Мәскәү консерваториясен тәмамлап кайткан була һәм Башкорт театрының баш режиссёры булып эшли. 1946 елның җәендә аларны Нәҗип Җиһанов Казанга чакыра. Нинель Юлтыева – Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы примасына, ә тормыш иптәше Казан консерваториясенең дирижёры була, укыта.

1956 елда Нинель Юлтыева, инде Ленинград хореография училищесын гына түгел, ә Ленинград консерваториясен дә тәмамлап кайткан белгеч, беренче мәртәбә «Аккош күле»н сәхнәләштерүдә балерина да, балетмейстер да буларак катнаша. Берьюлы Одетта – Одилия партияләрен башкаруы белән дә уникаль бу куелыш. «Кара аккошны башкару миңа аеруча кызыклы иде», – дип искә ала балерина үзе. Төрле елларда ул П.И. Чайковскийның «Йокыга талган гүзәл»ендә Аврораны, Ф. Яруллинның «Шүрәле»сендә Сөембикәне, Л. Минкусның «Дон Кихот»ында Китрины, А. Аданның «Жизель» балетында Жизельне уйный.

44 яшендә атаклы прима, балет пуанталарын салып, мөгаллимлек эшенә керешә, мәдәният институтында кафедра җитәкли. Казанда хореография училищесын ачуда да аның Ленинград балет мәктәбе чорыннан сакланып калган абруе һәм элемтәләре булыша. Балетмейстер буларак Мисырда, Венесуэлада, Америкада эшли, ул укыткан биючеләр дөнья буйлап таралган.

Нинель Юлтыева Сөембикә образында.

___________________________________________________________________________________________________________________________________

8 февраль
ШАҺСӘНӘМ ӘСФӘНДИЯРОВАНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ

Шаһсәнәм Әсфәндиярованы «татар театрының шаһинәсе» дип йөртәләр. Аның театр мохитендә исә ул «Шаһа» була. 1926 елның 8 февралендә Үзбәкстанның Термез каласында дөньяга килә. 1939–1940 елларда Ташкент хореография училищесында укый. Укуы белән беррәттән, Нәвои исемендәге Үзбәк опера һәм балет театрының балет спектакльләрендә дә даими катнаша.

1942–1943 елларда талантлы кыз – Казан музыка училищесы студенткасы. 1944 елда ул ГИТИСның Татар студиясенә укырга керә. Аны тәмамлагач, Казан Яшь тамашачы театрының труппасына кабул ителә. Әйтергә кирәк, Шаһсәнәм Әсфәндиярова русчаны бик яхшы белә, аның өчен рус телендә уйнау да бернинди проблема тудырмый.

1950 елда аны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына эшкә алалар. Баштарак ул У. Шекспирның «Отелло»сындагы – Дездемона, Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендәге – Луиза, М. Горькийның «Соңгылар»ындагы Надежда кебек яшь хатын-кызларның характерлы, җете образларын иҗат итә, тора‑бара катлаулырак, каршылыклы рольләрдә дә үзенең чын осталыгын ача.

Камал театрында эшләгәндә Шаһсәнәм Әсфәндиярованың татар тамашачысы күңеленә мәңгегә уелып калган рольләре – Ч. Айтматовның «Гүзәлем Әсәл»ендәге – Хәдичә (әлеге роле өчен ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә), Н. Исәнбәтнең «Зифа»сындагы – Эсмеральда, «Гөлҗамал»ындагы – Мәрҗән, К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендәге – Дилбәр, А. Островскийның «Котырган акчалар»ындагы – Лидия, «Бирнәсез кыз»ындагы – Огудалова һ.б.

Шаһсәнәм Әсфәндиярова Бразилия язучысы Жоржи Амадуны да таң калдыра: «50 нче елларда Амаду Казанга килгән иде. Аны безнең театрга чакырганнар. Ул кичтә «Зифа»ны уйнадык. Спектакльне тотып торучы нәкъ менә Шаһсәнәм иде. Амаду аны күреп шаккаткан һәм чиксез сокланган! Бөтен артистларга да рәхмәт әйтеп чыкты, әмма Әсфәндияровага – бигрәк тә...», – дип яза истәлекләрендә Шәүкәт Биктимеров.

Шаһсәнәм Әсфәндиярова күп еллар буена укыта да. 1962–1991 елларда ул – Казан театр училищесында, шулай ук 1965–1996 елларда Казан дәүләт консерваториясендә белем бирә.

___________________________________________________________________________________________________________________________________

13 февраль
ВАФИРӘ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ

ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында 1946 елның 13 февралендә туа. Мәктәпнең 8 нче классын тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесының китапханә эше бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, туган авылы китапханәсендә эшли. Хор оештыра, аның солисты була.

1965 елда Вафирә Гыйззәтуллина Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлый, 1965–1974 елларда Казан дәүләт консерваториясендә Валентина Лазьконың вокал классында укый.

1974 елда СССР күләмендә уздырылган Халык җырларын башкаручылар бәйгесендә җиңеп чыга. Бу аның карьерасына зур этәргеч була. 1974–1975 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. 1975 елдан башлап – Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. 1974 елда җырчы Воронежда узган Бөтенроссия конкурсында һәм Гаванадагы (Куба) Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале бәйгесендә лауреат исеменә лаек дип табыла.

Вафирә Гыйззәтуллина – 1990 нчы елларда Татарстанның бәйсезлеге өчен мәйданнарга чыгып көрәшкән активистларның берсе. 1994 елда ул Чечняга гаскәр кертүгә каршы булып та үз фикерен белдерә. Нәкъ шушы вакыйгалар белән бәйле аңа Россиянең атказанган артисты исеменнән баш тартырга туры килде, диючеләр дә бар.

Филармониядә ул 1994 елга кадәр хезмәт куя. Әмма, ни кызганыч, 1994 елда Вафирә Гыйззәтуллина филармониядәге штат кыскартулар дулкынына эләгә. Аңа кадәр бу дулкынга Флёра Сөләйманова, Таһир Якупов, Закир Сафиннар эләккән була.

Эштән киткәч, Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия, Кубада узган чараларда, бәйрәмнәрдә, гастроль турларында чыгыш ясый.

1997–2001 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясендә эстрада оркестрының солисты булып эшли. Озак еллар буена ул – «Сандугач» Республика балалар вокал‑хор бәйгесенең жюри әгъзасы, хәзерге көндә конкурс җырчы исемен йөртә.

2001 елның 17 сентябрендә туган авылыннан Казанга юбилей чараларыннан кайтышлый юл һәлакәтенә очрап һәлак була. Аңа әле 55 яшь кенә була.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы