Татар укытучылар мәктәбе
Аны казанлылар нигездә Татар укытучылар мәктәбе бинасы буларак белә. Иске Татар Бистәсендә хәзерге Тукай урамы, 73 адресы буенча урнашкан йорт мәдәни мирас объекты булып исәпләнә.
13 май 2026
«УРЫС МӘКТӘБЕ»
XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында төзелгән бина советник Яков Бутягин йорты буларак билгеле. Яков Яковлевич Бутягин – христианлык кабул иткән яһүд, сәүдә эше белән баегач, ул дворянлык статусына ия була.
1876 елда аның йортында инспектор Василий Радлов инициативасы белән Казанда татарлар өчен беренче дөньяви урта уку йорты – Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Аның максаты «мөселман динендәге яшь егетләрне Казан губернасының татар мәктәпләрендә рус телен тарату өчен әзерләү» була. Татарлар аны «урыс мәктәбе» дип йөртә.



МОНДА АЛАРНЫҢ ЭЗЛӘРЕ БАР…
Төрле елларда биредә Шиһабетдин Мәрҗани, Шиһаб Әхмәров, Каюм Насыйри белем бирә. Ә билгеле шәхесләрдән Садри Максуди, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, Гафур Коләхмәтов, Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев, Мирсәет Солтангалиев, Гыйбад Алпаров, Гыйлем Камай, Хөсәен Мәүлетов һ.б. белем алып чыга.
Бутягин мирасы булган бу йортны аның варисларыннан 1914 елга кадәр арендага алып торалар. Шуннан соң аны Халык мәгариф министрлыгы сатып ала. Дүрт дистә елдан артык эшләгән мәктәп 1917 елда ябыла. Ул башта укытучылар семинариясе дип, аннары педагогик курслар дип үзгәртелә. Тора-бара бинада Пионерлар йорты урнаша. 1970 нче елларга кадәр балалар бакчасы эшли. Хәзерге вакытта биредә КДМУның фармацевтика көллияте урнашкан.


ҮЗ ЧОРЫНЫҢ ӨЛГЕСЕ
Ике катлы кирпечтән классицизм стилендә салынган бу бина баштан ук торак йорт буларак төзелгән була. Төп фасадында яссы сандриклы 12 тәрәзәсе бар. Төп керү ишеге пилястралар белән билгеләнгән. Икенче каттан бизәкле кронштейн белән аерылып торган балкон чыга.
Бинаны киң итеп алдырып эшләнгән фриз бизи, аның беренче катында гөмбәзле эчке өлешләр сакланып калган.

Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова
Добавить комментарий