Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татар утары: Сабитовлар йорты метаморфозалары

Иске Татар бистәсендәге Шиһабетдин Мәрҗани, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан биләмәләр бүгенгәчә Сабитовлар утары булып йөри. Утарны XIX гасыр уртасында сәүдәгәр Хәмит Сабитов төзетә.

Казаныбызда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл шәхесләре белән бәйле агач йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез. «Казанның агач йортлары» проектын «Татарстан» журналы «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы белән берлектә эшли.

КЕМНӘР УЛ – САБИТОВЛАР?

Хәмит Сабитов (1818–1900) үзе тумышы белән Казан өязенең Чувашлы авылыннан. Сәүдә эшен 1852 елда мануфактура товарлары, түбәтәйләр, калфаклар, кәләпүшләр белән башлап җибәрә. Аны Казанда «Азия баш киемнәре белән сату итүче» буларак беләләр.

Бик аз вакыт эчендә тернәкләнеп китеп, Казан базарында үзенең ныклы урынын ала ул. 1869 елдан 2 нче гильдия сәүдәгәрләр исәбендә йөри башлый. Ул гына да түгел, Казан шәһәр думасының гласные, шәһәр управасы әгъзасы, берничә ел Казан татар сәүдәгәрләре җәмгыятенең старостасы булып тора. Иганәче буларак, «Мәрҗания» мәдрәсәсе төзелешенә зур ярдәм күрсәтә.

ХХ ЙӨЗ БАШЫ ҺӘМ ИНКЫЙЛАБ ҖИЛЛӘРЕ

Утар тарихына килгәндә, аның төрле елларга караган шактый бай тарихы бар. Башка күп кенә сәүдәгәрләрнең затлы йортлары шикелле, ул да ХХ йөз белән бергә аның күтәрелеш елларын да, михнәтләрен дә кичә.

Утар хуҗасы Хәмит байның картаймыш көнендә сәүдә эшләре әллә ни табыш китерми башлый. 1898 елдан ул, сәүдәгәрлек таныклыгын озайтмыйча, мещан катламына күчә. Үзе үлгәч, 1900 елдан башлап, йорт аның улы Хәйрулла кулында исәпләнә.

Татар зыялыларының каймагын туплаган «Шәрык клубы» 1907 елда «Болгар» номерларында оешкан булса, 1908–1910 елларда аның әгъзалары Сабитовлар утарында җыела. Димәк, бу йорт диварлары узган гасыр башының затлы шәхесләрен хәтеренә сеңдереп калдырган, дип, шикләнмичә әйтә алабыз.

Гражданнар сугышы да Сабитовлар йортын читләтеп үтми. 1918 елның маенда, Казанны ак чехлардан саклаган иң давыллы көннәрдә, йортның икенче катында 1 нче Мөселман социалистик полкы штабы урнаша.

ЙОРТНЫҢ ЯҢА СУЛЫШЫ ҺӘМ ТОРМЫШЫ

Утарның төп корылмасы классицизм элементлары кергән эклектика стилендә. Үзәк өлеше зур булмаган өч тәрәзәле балкон белән аерыла. Йорт фасадының архитектур бизәлеше шактый саран. Аскы каты кирпечтән, өске каты агачтан төзелгән булуның да хикмәте бар: янгын‑фәлән чыккан очракта йортны җиңел генә торгызып була.

2012–2013 елларга кадәр ярымҗимерек хәлдәге утар Универсиада алдыннан реставрацияләнә. Төзекләндерү эшләре биредәге күпчелек иске корылмаларның кирпече хисабына бара.

Комплекс җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып исәпләнә.

Хәзерге көндә гөрләп эшләгән «Татар утары» кунакханә-ресторан комплексы бинасының язмышы менә шундыйрак. Ул мәркәзебез үзәгендә урнашкан һәм заман шартларында борынгылыкны саклап калуны раслап торган матур бер архитектура үрнәге дә булып тора.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера