Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарның беренче тарих профессоры

Татарның беренче тарих профессоры

Энциклопедик белемгә ия, тарих фәненнән татарлар арасында беренче профессор, фәнни хезмәтләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган олуг галим. Сүз империя чорында Казан университетын тәмамлаган һәм совет тарих мәктәбенә яраклашып эзләнүләр алып барган, Сталин репрессиясе корбаны булган трагик шәхес – Газиз Гобәйдуллин турында бара. Быел татар җәмәгатьчелеге аның тууына 135 еллыкны билгеләп үтте. Кызганыч ки, әлегәчә аның язма мирасы ХХ йөз башы фикер ияләре арасында да иң аз фәнни әйләнешкә кертелгәннәр исәбендә кала бирә.

21 ноября 2022

ШӘКЕРТЛЕК ҺӘМ СТУДЕНТ ЕЛЛАРЫ
Газиз Гобәйдуллин 1887 елның 26 июнендә Казанда I гильдия сәүдәгәре, Ш.Мәрҗани шәкерте Салих Сабит улы гаиләсендә туа. Мул, җитеш тормышлы, патриархаль традицияләргә корылган татар гаиләсендә үсә. Яшьтән үк ауга йөрергә маһир була.
IMG_5771
Сигез яшендә малайны кадим «Халидия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Әтисе Салих улын гыйлемле шәкерт итеп тәрбияләү юлында акча кызганмый, әйтик, фарсы телен өйрәтергә репетитор ала, яшүсмер фарсы әдәбияты, бигрәк тә Сәгъди һәм Фирдәүси иҗаты белән кызыксынып китә. Шулай ук рус телен, тарих, фәлсәфә кебек фәннәрне, гарәп, төрек телләрен өйрәнә. Төрек теле аша Европа әдәбиятына күз сала: Жюль Верн, Вольтер, Руссо һ.б. язучыларның төрекчәгә тәрҗемә ителгән китапларын укый.
Газизнең өлгер характерлы шәхес булганын әйтеп үтү урынлы булыр. Гаиләдә җитез малайга «Тыр-тыр Вафа» дигән кушамат тагалар, ә татар яшьләре арасында ул радикаль рухлы, реформалар таләп иткән «әл-Ислах» хәрәкәтенең кызу канлы шәкерте, укучы яшьләрне туплаган «Шимбә» театр түгәрәген оештыручыларның берсе буларак таныла.
Зиһенле егет, әтисенең сәүдәгәр итү теләгенә каршы килеп, 1906 елда университетта уку теләге белән яна башлый, махсус укытучылар белән шөгыльләнеп, француз, алман, грек һәм латин телләрен һ.б. фәннәрне өйрәнә. Имтиханнарны уңышлы тапшыру һәм Казанның 3 нче гимназиясе аттестатын алу аңа 1909 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керергә мөмкинлек бирә. Бер елдан соң ул, тарихчы профессорлар М.М.Хвостов һәм Н.Н.Фирсов киңәшен тотып, тарих-филология факультетына күчә. Бу күчү аның киләчәк язмышын билгеләгән зур вакыйга була.
Егет 1909 елны якын дусты Гафур Коләхмәтовның сеңлесе Суфияга гашыйк була, ләкин әтисе каршы чыккач, өйләнү фикереннән кайта. Газиз 1914 елны Казан сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Казаковның кызы Рәбига туташка өйләнә һәм, гаилә башлыгы буларак, эшкә урнаша – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих укыта башлый.
Студент елларында тарихи темаларга каләм тибрәтүе фәнни-оештыру эше белән үрелеп бара. Аның турыдан-туры катнашында Ш.Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңаеннан «Мәрҗани мәҗмугасы» әзерләнә. Шушы проект кысаларында Гобәйдуллин «Мәрҗани хатирәсе» (1914), «Мәрҗанинең голум, фөнүн вә сәнаигъка карашы» (1915), «Мәрҗанинең тарихи хезмәтләре» (1915) исемле историографик пландагы мәкаләләр яза һәм Шиһабетдин хәзрәтнең гыйльми эшчәнлегенә югары бәя бирә. Газиз, әтисеннән үтенеп сорап, аның матди ярдәме белән шушы җыентыкны бастырып чыгаруга ирешә. Аның диплом эше XIII гасырның икенче яртысында Алтын Урдада булган, Евразия буйлап сәяхәт иткән итальян галиме Марко Поло турында языла һәм 1915 елда «Шура» журналында басыла.
Гобәйдулин 1916 елны университетны беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлый.
ЯЗУЧЫ ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬЧЕ
1905 ел азагыннан Казанда бер‑бер артлы татарча газеталар басыла башлый. Публицистика һәм әдәби әсәрләр бастыру, фикер алышу һәм үстерү өчен мәйдан киңәя. Газизнең «Чын төш» исемле хикәясе 1907 елны «Казан мөхбире» газетасында дөнья күрә. Аның хикәяләре татар зыялыларын үз тирәсендә туплаган «Аң» журналында да басыла.
Бу әсәрләр матбугат битләрендә милләт киләчәге турында ачыктан-ачык сөйләшү йогынтысында барган бәхәсләрдә катнашу формасында, иҗтимагый фикергә йогынты ясау максатында язылган. Газизнең гыйльми әзерлеге теоретик темаларга алынырга мөмкинлек бирә. Аның милләткә биргән билгеләмәләре бүген дә үз әһәмиятен саклый: «Милләтнең асылы тарихи ганганәләргә (традицияләргә), хатирәләргә теркәлгән була, ягъни бер милләттән булган кешеләр бер-берсенең якынлыгын хис итә, һәркайсының бабасының бабалары вә нәселләре бер дошманга – дошман, бер дуска – дус була; бер җирдә торганга яисә бергә күчеп йөргәнгә халык тарихын җырлар кыяфәтендә күңелдә саклыйлар. Шулай итеп, бер милләткә хазир рухи бер тәгъриф бирәбез: милләт – тарихи ганганәләре бер булып, берлек хис иткән адәмнәрнең җыеныдыр». Яки: «Милләт – тарихи ганганәләре бер булып, үз араларында берлек хис кылынган, бер юл тарткан – бергә хәрәкәт иткән һәм бер даирәдәрәк яшәгән яисә тарихта күп вакыт бергә торган, асыл–телләре бер булган ифрат адәмнәрнең җәмгыятедер».
Газизнең тәнкыйть мәкаләләре Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1911) повесте, Галимҗан Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» (1913) романы, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Рәмиев әсәрләре басылу уңаеннан языла.
Әдәбият фәнен өйрәнүче галимнәр Гобәйдуллинның иҗтимагый фикерне үстерүдәге ролен әдәби сүзнең әһәмиятен тирәнтен аңлап иҗат иткәнлегеннән чыгып бәяли, аның юмор һәм сатира остасы булуын ассызыклый. Ул, чыннан да, татар әдәбиятына яңа темалар алып килгән язучы.
Аның «Юлдаш эзләгәндә» (1916) хикәясе иманны югалту темасына багышланган. Төп герой – гомере буе диндар булып яшәгән Ильяс ун ел элек Аллаһка ышанычын җуя; яшәү мәгънәсен эзләп китапларга, мәшһүр фәлсәфәчеләрнең әсәрләренә мөрәҗәгать итә; ахыр чиктә әлеге мәсьәләне һәр кеше үзе хәл итәчәк дигән фикергә килә. Автор, шул рәвешле, татар җәмгыятенә секуляризация процессы йогынтысында барлыкка килгән бер күренешне тасвирлый.
IMG_5755
Газиз Гобәйдуллин (сулдан беренче) һәм язучы Гафур Коләхмәтев (сулдан дүртенче) дуслары белән кымыз эчәргә баргач. 1913 ел.
Язучының «Бер хыял» (1913) исемле фәлсәфи хикәясе җир йөзендә мәңгелек тынычлык, дуслык булган вакыттан соң җәнлекләр һәм кешеләр дөньясында башланган сугыш, үтереш турында сөйли. Автор тормышта газап чигү һәм явызлыкның булуы мәҗбүри түгел, алардан котылырга мөмкин, дигән фикер уздыра. Моның өчен кеше явызлык кылмыйча, яхшылык кылып яшәргә тиеш, ягъни мәрхәмәтлелек мәңгелек кыйммәт дәрәҗәсендә тәкъдим ителә.
Газиз 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар җәмәгатьчелегендә, нигездә, яшь язучы һәм тәнкыйтьче буларак кабул ителә. 40 тан артык әдәби әсәр яза, 1918-1919 елларда аның әдәби әсәрләре хикәяләр җыентыгында дөнья күрә.
КАЗАНДАГЫ ЭШЧӘНЛЕК
Университет дипломлы яшь белгечкә губерна хакимияте Казанда эшкә урнашырга мөмкинлек бирми. Шул сәбәпле Троицк шәһәрендә татар укытучылары әзерли торган уку йортларының берсендә укыта, биш сыйныфлы «Вазифа» исемле мәдрәсәдә мөдирлек итә.
1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Гобәйдуллин туган шәһәренә кайта һәм, тарих дәреслекләренә булган ихтыяҗны исәпкә алып, «Борынгы заман тарихы», «Диннәр тарихы», «Россия тарихы» һ.б. дәреслекләр язып бастыра.
Мөмкинлек тууга, 1919 елны Казан университетының тарих кафедрасына аспирантурага керә, Н.Ф.Катанов һәм Н.Н.Фирсовлар җитәкчелегендә гыйльми дәрәҗәсен күтәрү, белемен тирәнәйтү белән шөгыльләнә. Университет каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең даими әгъзасы итеп сайлана, аның рәисе урынбасары булып та эшли, шулай ук Кызыл Армиянең Казандагы пехота курсларында уку‑укыту эшләре мөдиренең ярдәмчесе вазифасын башкара.
1921 елны аспирантураны уңышлы тәмамлагач, Көнчыгыш академиясендә, Көнчыгыш педагогика институтында һәм Татар коммунистик университетында тарих фәннәре укыта. Татар югары уку йорты дип уйланылган Көнчыгыш академиясен оештыручыларның берсе була. Бу елларда ул «Хәзәр каһанлыгының тарихи тәҗрибәсе» исемле зур гыйльми хезмәтен тәмамлый.
IMG_5722
Газиз Гобәйдуллин һәм Гали Рәхим. 1925 ел.
Югары квалификацияле белгечләргә кытлык заманында Гобәйдуллин Татарстан АССР Авыл хуҗалыгы белеме идарәсе рәисе урынбасары булып та эшли.
Аның тарихи хезмәтләре нигездә 1921 елда Мәгариф халык комиссариаты каршында оешкан Гыйльми үзәк хезмәткәре буларак язылган. Гыйльми үзәкнең күпсанлы бурычлары арасында иң мөһиме дип татар тарихын язу юнәлешен атарга кирәк. 1921–1925 елларда Газиз Гобәйдуллиның гыйльми эшчәнлеген шушы яссылыкта бәяләү мөһим.
Яңа совет тарих фәнендә академик М.Н.Покровскийның «сәүдә капиталы» турында теориясе өстенлек итә. 1920 нче елларның беренче яртысындагы сүз иреге һәм милли күтәрелеш шартларында М.Н. Покровский концепциясе рус булмаган халыкларның милли тарихларын язарга юл ача. Бу мөмкинлектән Академ үзәк җитәкчелеге, Михаил Худяков, Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Җамал Вәлиди уңышлы файдалана. Татар милли тарихының һәм мәдәнияте тарихының матур үрнәкләре шушы галимнәр тарафыннан языла һәм алар киләчәк буын галимнәре өчен нигез ташына әверелә.
Концептуаль фундаменталь хезмәт «Татар әдәбияты тарихы» атарга кирәк. Бу хезмәтне Гобәйдуллин туганнан туганы (әниләре бертуган) – күренекле әдәбият галиме, тарихчы Гали Рәхим белән берлектә яза. Галимнәр татар мәдәни тарихын беренче булып Орхон-Енисей ташъязмаларыннан алып тикшерәләр. Әлеге фундаменталь хезмәт ике зур чорны колачлый: «Борынгы дәвер» һәм «Иске әдәбият» (XVII–XIX гасырлар). Авторлар борынгы төрки һәм Алтын Урда чорында язылган әсәрләр – Евразия киңлекләрен биләгән күпсанлы төрки халыкларның уртак язма мирасы дигән фикер үткәрә. Кызганыч, бу хезмәт әлегәчә кириллица белән бастырылганны көтеп ята.
1924 елда Гобәйдуллинның татар этногенезына багышланган «Борынгы болгарлар» һәм «Татарларның килеп чыгышы һәм Алтын Урда» исемле хезмәтләре дөнья күрә.
1922 елда Газиз Гобәйдуллин беренче булып милли мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен Европа тарихы традицияләренә нигезләнгән «Татар тарихы» исемле дәреслек бастыра. Анда күчмәннәрнең тормыш рәвеше һәм хуҗалык төзелеше, борынгы төркиләрнең мәдәнияте һәм язма традицияләре, Һун, Хәзәр каһанлыклары һәм Идел-Чулман Болгар дәүләте, Алтын Урда оешу, Казан, Әстерхан, Нугай һәм Себер «урдаларының» кыскача сәяси тарихы, икътисады һәм хуҗалык төзелеше, мәдәнияте бүлекләргә бүлеп бәян ителә. Революциягә кадәр Гобәйдуллин милләтен төркиләрнең бер өлеше, аларның дәвамчылары дип исемләсә, хәзер татар дип яза.
Галимнең фәнни эзләнү юнәлешләрен совет хакимияте билгеләгән елларда, М.Н.Покровскийның «сәүдә капиталы» турында теориясенә таянып, ул татарларда сыйныфлар тарихы буенча берничә хезмәт яза. Сыйныфлар дип морзаларны, дин әһелләрен, йомышлы татарларны, сәүдәгәрләрне, дәүләт һәм алпавыт крестьяннарын бүлеп чыгарып, әтрафлы рәвештә аларның социаль һәм хокукый хәлен, саннарын һәм урнашкан төбәкләрен бәян итә. Чынлыкта татарларның җирбиләүчеләре «чабаталы морзалар» булып, аларны рус алпавытлары белән янәшә куеп булмый. Мөселман руханиларын да сыйныф буларак бәяләү хата, алар татарларның интеллектуаль социаль төркемен тәшкил итә. Крепостной крестьяннар бик аз санда, аларны сыйныф итеп чыгару урынсыз була.
Гобәйдуллинның киң масштабта эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак оешкан тагын бер фәнни юнәлеше дип татарларда сыйнфый көрәш тарихын марксизм-ленинизм күзлегеннән язуын атарга кирәк. Ул татарларның Степан Разин (1670–1671 еллар) һәм Емельян Пугачев (1773–1775 еллар) җитәкчелегендәге крестьян сугышларында катнашулары турында, шулай ук хакимияткә каршы башка чыгышларга багышланган мәкаләләр һәм китаплар бастыра.
Историография буенча фәнни юнәлешне дәвам итеп, Гобәйдуллин 1922–1925 елларда Каюм Насыйриның язма мирасын өйрәнү һәм күренекле татар мәгърифәтчесенең әсәрләрен җыентыкларда бастыру өлкәсендә җиң сызганып эшли.
1920 нче еллар уртасында Казанда кайбер тарихчыларны эзәрлекләү башлана. Сәүдәгәр улы, 1917–1918 елларда татар милли азатлык хәрәкәтендә актив катнашып, Милли Шура башкарма комитеты әгъзасы, Милләт мәҗлесе депутаты, Идел‑Урал штатын гамәлгә кертү һәйәте әгъзасы буларак эшләгән шәхес буларак эзәрлекләү шаукымы татарлар арасыннан Гобәйдуллинга да кагыла.
БАКУ ЧОРЫ
Эшсез калгач, ул 1925 елда гаиләсе белән Бакуга күчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә эшләгән вакыты – Газизнең галим буларак җитлеккән еллары. Галим, Казанда башлаган фәнни юнәлешен дәвам итеп, Азәрбайҗанда феодализм җәмгыяте һәм бу җәмгыятьтәге вакыфлар, ефәк җитештерү тарихы турында хезмәтләр яза. 1927 елда профессор гыйльми дәрәҗәсе алуга ирешә. Бер үк вакытта Үзбәкстан ССР Гыйльми үзәге белән хезмәттәшлек итә. Үзбәк телендә үзбәкләрнең килеп чыгышы турында хезмәтен тәмамлый. Аның Кабарда-Балкарда феодаль мөнәсәбәтләр тарихы турында фәнни хезмәт язганы да билгеле.
Бакуда Гобәйдуллин Азәрбайҗан Республикасында тарих фәнен һәм милли югары белем системасын оештыруга үзеннән зур өлеш керә. Бүген дә аның Азәрбайҗан университетының Шәрык факультетын һәм Югары педагогика институтын оештыруда, европача методиканы үзләштергән чын белемле тарихчы кадрлар әзерләүдә ролен югары бәялиләр.
IMG_5757
«Шимбә» татар яшьләре түгәрәге әгъзалары. Арттагы рәттә (сулдан уңга) Газиз Гобәйдуллин, Шакир Мөхәммәдьяров. Алдагы рәттә: Зәйнәп Габитова, Гайшә Богданова, Х.Хәлим, Мәрьям Гобәйдуллина, Рабига Габитова. Казан, 1906 ел.
1928 елда Сәмәрканд югары педагогика институты профессоры, 1930 елда Мәскәү университеты профессоры итеп сайлана, бу югары уку йортларында лекцияләр укый.
1931–1933 елларда Газиз Гобәйдуллин Азәрбайҗан Үзәк башкарма комитеты каршындагы фәнни-тикшеренү институтының тарих секциясе җитәкчесе булып эшли.
1934 елда Гобәйдуллин, Казанга кайтып, Марксизм-ленинизм фәнни тикшеренү институтында, Казан университетында эшли, бер елдан кабат Бакуга китә: Азәрбайҗан университетында Шәрык факультеты деканы, төрки‑татар халыклары тарихы кафедрасы мөдире, Якын Көнчыгыш тарихы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара.
1937 елда контреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына һәм атып үтерелә. Кулга алганда галимнең соңгы елларда язылган хезмәтләренең кулъязмалары конфискацияләнә, чекистлар аларны югалта.
Исеме 1957 елда аклана.
Күренекле татар галименең 1989 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерләнгән, башлыча 1920 нче елларда язылган фәнни хезмәтләре тупланган «Тарихи сәхифәләр ачылганда» исемле сайланма әсәрләре җыентыгы дөнья күрә.
Сүз ахырында Газизнең сеңлесе – татар хатын-кызлары арасында беренче этнограф, ТАССРда музей эше белән актив шөгыльләнгән, экспонатлар туплаган, 1925 елдан Бакуда эшләгән Мәрьям Салих кызын (1892–1933) һәм шулай ук этнограф, татар аш‑суы һәм борынгы тәңкәләр турында хезмәтләр авторы, репрессиягә эләккән энесе Габделкадыйр Салих улын (1888–1944) искә алу урынлы булыр. Гобәйдуллиннар өчесе дә татар гуманитар фәне үсеше өчен һәркайсы үз урынында тырышып хезмәт итә һәм бай гыйльми мирас калдыра.
Илдус Заһидуллин
Фотолар автордан алынды
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: