Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Ельцинга толерантлылыгын ничек күрсәткән

Башта снайперлар, аннан – Ельцин

1994 елның 31 мае. Казан. Балалар реабилитация үзәге ишегалдында, комлык янәшәсендә, бер снайпер хуҗаларча үзенә урын җайлый. Бик шәп оптикалы винтовка, үтә күренмәле битлек, бронежилет, камуфляж… Мондый көтелмәгән күршелектән бераз аптырап калган репортерлар сак кына профессионалны күзәтә. Хәер, һәр ике як та биредә бер үк эш буенча: Россия Президенты Борис Ельцинны көтә.
Президент бераз тоткарлана, һәм әлеге сәфәрне яктыртырга килүчеләр белән илбашын саклаучылар арасындагы дис­танция бераздан ничектер үзеннән-үзе якыная.
– Гафу итегез, ә бу нәрсә ул сезнең? – дип сорарга җөрьәт итә республика газе­тасы хәбәрчесе Әнвәр Маликов, снайпер винтовкасына төртеп күрсәтеп.
– Тавышйоткыч.
– Ә нигә кирәк ул?
– Ничек инде нигә? Күз алдыңа китер, Борис Николаевич чыгыш ясый, беркем дә комачауламаска тиеш һәм менә нәкъ шул вакытта, әйтик, әнә теге тугыз катлы йортта яшәүче берәү балконга чыга...
– Чыкса нәрсә була?
– Ничек инде нәрсә?! Ә Борис Нико­лаевичның кинәт кенә фикере чуалса? Менә артык тавыш чыкмасын өчен, безгә тавышйоткыч кирәк тә инде.
Аралашу кинәт үзеннән-үзе туктап кала. Репортерлар снайперның сүзләрен уйлап баш вата – шаяртып әйтүеме-юкмы? Янәшәдәге йорт түбәләрендә ялтырап киткәләгән оптика да шомлану өчен җирлек тудыра...
Ишегалдында чиновниклар һәм сак­чылар арасында Борис Николаевич белән Минтимер Шәймиев күренгәч, киерен­келек кими төшә. Ап‑ак күлмәк кигән, елмайган Ельцин – гаҗәеп мөлаем. Әмма җирле журналистлардан беркем дә Пре­зидентка үзенең соравын бирә алмый кала. Ельцинны бина эченә алып кереп китәләр, ул анда балалар белән сөйләшә, сабыйлар аңа үзләре үргән кәрзиннәрен бүләк итә, аннары Президент башкала телевидениесе хезмәткәрләре микро­фонына дежур сүзләр әйтә дә – шуның белән вәссәлам.
 6129493-2979637
ИҢ МӨҺИМЕ – ИМИНЛЕК
Татарстан Президентының матбугат сәркатибе Әнәс Хәсәновның аннан алдагы көнне ни өчен мине президент кортежына кертергә тырышуы менә хә­зер аңлашыла инде: югыйсә җирле мас­сакүләм мәгълүмат чаралары сәфәрне Беренче канал күзлегеннән генә «күрә» алачак бит. Әмма Россия Президенты аппаратында драматургиягә бернин­ди үзгәреш кертергә дә җыенмыйлар: юк икән, димәк – юк. Икенче көнне иртән Әнәс Хәсәнов кунакларны кабул итүче як үтенечен тагын кабатлый.
– Юк, – ди тагын бер мәртәбә Россия Президенты аппараты вәкиле, әмма инде бераз уңайсызланган кебек тә кү­ренә. Чөнки аның чөгендердәй кызыл йөзе, Казандагы төн йокысыз үткән ахры, дигән уйларга этәрә.
– Кырынганда киселдегезме әллә? – дип, кунак йөзенең кызыллыгына ишарәли Хәсәнов, аңардан күзен дә ал­мыйча.
– Ярар, – ди ахыр чиктә, ирониягә түзә алмыйча, чиновник. – Барсын алайса, кортежда...
Президент кортежы эченнән бө­тенесе дә яхшы күренә: сак чарала­
ры – моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә. Уртасында Ельцин лимузины барган машиналар кавалькадасы буп‑буш урамнардан җилдерә. Юллар ябык, транспорт йөрми. Кортеж башында­гы микроавтобуста – камуфляж кигән кораллы баһадирлар.
Әмма болары чәчәк кенә булган икән әле. Кортеж Осиновога – «Майский» совхозына юнәлгәч, тагын да кызыграк хәлләр башлана. Горький шоссесының буеннан-буена милиционерлар чыл­быры тезелгән, алар бер-берсеннән 15–20 адым ераклыкта тора. Берен­че чылбырдан соң, урманда – тагын бер шундый ук тере чылбыр. Әмма милиционерлар да исәпсез-хисапсыз түгел бит. Кортеж трассадан бистә ура­мына борылуга, милиция чылбыры башта сирәкләнә, аннары юкка чыга. Формалы кешеләр урынына – һәр кап­ка төбендә җиңенә бәйләвеч таккан җәмәгать активисты.
«Майский» совхозы территориясенә беренче булып снайперлар утырган микроавтобус керә. Аларны тиешле урыннарга урнаштырып чыккач кына, Борис Николаевич утырган лимузин килеп җитә.
 
1990 НЧЫ ЕЛЛАР УРТАСЫНДАГЫ ОАЗИС
– Республика үзе теләгән кадәр суве­ренитет алганнан соң, мин Татарстан­да халыкның ничек яшәвен карарга килдем, – дип, сәфәренең максатын аңлата Ельцин аэропортка килеп тө­шүгә үк.
Һәм башта курка‑курка гына ка­равы яхшы тоемлана. Татарстан­ның фетнәле төбәк буларак имиджы аны үзләре үк уйлап чыгарган баш­кала акыллыбашларына әле һаман тынгы бирмәве сизелә. Республика чигендәге гаскәрләр, Мәскәү ихтыя­рына каршы килеп үткәрелгән рефе­рендум һәм анда татарстанлыларның үз җөмһүриятләренең халыкара хокук субъекты булуын даулап алулары, кат­лаулы сөйләшүләр барышы – болар барысы да күптән түгел генә булган хәлләр бит әле. Хәтта РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шарт­намәне дә Мәскәү белән Казанның моннан өч ай элек кенә имзалаган чагы...
Әмма «Майский» янында, якын ки­лергә ярамаганга ерактарак торсалар да, кешеләр Ельцинны ихластан сә­ламли, аларның кулында бернинди плакатлар да юк, һәм бу үзеннән-үзе киеренкелекне бетерә. Ә инде теплица комплексы территориясе буенча бе­ренче адымнарыннан ук делегациянең кәефе бөтенләй күтәрелә. Ни әйтсәң дә, Татарстанда кунак каршылый беләләр шул: «Майский»да лимоннар өлгерә, тропик чәчәкләрдән хуш ис аңкый, плантацияләрдә исә кызарып пешкән помидор, борыч, сусыл кыярлар күз­не иркәли... Салмак адымнар белән Ельцин атлап барган оазис үзеннән-үз, Татарстанда оҗмах ук булмаса да, ул каядыр янәшәдә генә, ахрысы, дигән уйлар уята түгелме соң?
Күтәренке кәеф бер генә тапкыр – Ельцинны озатып йөрүчеләр арасында бәхәс купкач кына бозыла яза. Респуб­лика газетасы мөхәррирен Яр Чаллы­дагы милләтчеләр пикеты турындагы язмасы өчен шелтәли башлыйлар – ТР җитәкчелеге фикеренчә, андый пикет бөтенләй уздырылмаган була. Россия Президенты янында ук та­тарча бәхәсләшәләр, әлбәттә, Ельцин бернәрсә дә аңламый, әмма гаҗәплә­нүен дә яшерә алмый...
Әмма бу тиз онытыла, Президент мактавыннан канатланган хуҗалар саф һавада, алдан ук әзерләнгән ча­тырларда табын кора. Биредә чәй, чәкчәк һәм бераз суынган өчпочмаклар белән тамак ялгаганнан соң, Ельцин, култамгасын салып, янәшәдәгеләргә китаплар бүләк итә – журналистларга гына эләкми, алар бу хәлне ерактан гына күзәтергә мәҗбүр була...
 
КИЛӘЧӘК БҮГЕНГЕДӘН ЯХШЫРАК
«Майский» бигрәк тә Ельцинны оза­тып йөрүче түрәләргә ошаячак. Юмарт хуҗалар башкаладан килгән кунак­ларның кофр һәм дипломатларына теплицада үскән нигъмәтләрне төяп җибәрәчәк, һәм канәгать әфәнделәр Казанга кайтып җиткәнче, хәзер инде ликер‑аракы сәнәгатенең җирле предприятиеләре эшен барып карасаң да шәп булыр иде, дип шаяртачак.
Әмма сәфәр программасы югарырак бурычларны күздә тота. Татарстан Рос­сия Президентына үзенең тагын сый­фатын – толерантлыгын күрсәтә: Петр һәм Павел соборында һәм Мәрҗани мәчетендә.
Мәчеткә кергәндә, Ельцин, шәригать кушканча, аяк киемен сала һәм бүләк ителгән түбәтәйне кия, шул рәвешле миллионнарча мөселманның ихтира­мын яулый.
Россия Президенты статусында Та­тарстанга беренче сәфәре вакытында Борис Ельцин әдәпле, тыйнак, аз сүзле була. Ул да, татарстанлылар да үзара хөрмәт саклый. Ихтимал, нәкъ менә шул сәфәрнең иң мөһим нәтиҗәсе булгандыр һәм күпләрдә безнең уртак киләчәгебезнең хәзергедән яхшырак буласына ышаныч тудыргандыр да.
Дөрес, бер журналист соңрак әлеге сәфәрне экскурсия, дип атаячак. Чөнки Президент Казанда бер генә проблемалы предприятиегә дә бармый. Хәтта Ельцин карарларыннан соң юкка чыгу халәтенә килеп җиткән, төзелеп бетмәгән Ту‑160 самолетлы авиация заводын да барып карарга теләүче табылмый.
Хәер, мондый төр проблемаларны харизма һәм сөйкемлелек белән генә хәл итеп булмый шул...
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: