Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстан Сәмәрканды!

Татарстан Сәмәрканды!

Инде аңлашылганча, «Татарстан» журналының июнь саны республика буенча сәяхәтләргә багышланды. Туристлар өчен иң кызыклы урынны эзли торгач, гаҗәп бер авылга тап булдык – Сәмәрканд! Әйе, әйе, Татарстанның үз Сәмәрканды бар! Әлмәт шәһәреннән 35 чакрым көньяк-көнбатыштарак, Нократ елгасы буенда урнашкан ул.

29 июня 2021

ПОШИ, ТӨЛКЕЛӘР БЕЛӘН ЯНӘШӘ
Сәмәрканд 1921 елгы ачлык елларында оеш­кан. Кичүчат авылыннан өч бертуган ир бирегә килеп урнаша. Табигатьнең матурлыгын, җир­нең уңдырышлылыгын күреп, соңрак бүтән гаиләләр дә күченеп килә. Сәмәрканд бүген Мәмәт авыл җирлегенә керә.
IMG_9554
Авыл төрле яктан таулар, урманнар белән чолгап алынган. Йортлардан унбиш-егерме метр читтә урман башлана. Биредә барлыгы бер урам гына бар. Йортлар саны да күп түгел – унсигезләп кенә. Шуның берсендә ел әйләнәсе яшиләр, калганнарына җәен кайталар.
Авылга килгәч тә, бер мәл баш әйләнеп китте. Хәл алырга эскәмиягә барып утырдым. Бактың исә, кислород күп булганга шулай итә икән. Авылга килүче бүтән кешеләр дә «зарланган».
Иң әүвәл авылның хуҗасы – ел әйләнәсе биредә яши торган Сәхәповлар янында булдык. Рәфкать абый белән Нәзилә апа Сәмәркандта теркәлгән өч кешенең икесе. Хуҗалыклары зур – алтмышка якын чеби, егерме тавык, са­рыклар, унике баш умарта. Шуңа өстәп биш эт, бер песи...
– Инкубаторыбыз бар, чебиләрне шунда чы­гардык, – диде хуҗабикә.
Нәзилә апа авыл турында барысын да белә. Сәмәркандта туган кеше диярсең, югыйсә ки­лен генә икән!
– Күрше Кичүчат авылында туган мин,- ди ул. – Балачакта Сәмәркандка җиләк җыярга килә идек, мондагы кебек матур табигать Әлмәт районында бүтән юк. 1977 елда Рәфкатькә кияүгә чыктым. Берничә ел Сәмәркандта яшәдек. Ул вакытта биредә утыздан артык йорт иде әле. Авылда райпо кибете бар иде, мин шунда эшлә­дем. Аннан соң Әлмәткә чыгып киттек, шунда гомер иттек. Ә җәйләрне Сәмәркандта уздыр­дык. 2014 елда исә бөтенләйгә бирегә күченеп кайттык.
Гаилә башлыгы Рәфкать абый – Сәмәрканд­та үскән бала. Әти-әнисенең йортын сүтеп, шул нигезгә яңа йорт җиткергәннәр. Бүген би­регә җәй буена оныклар, балалар кайта.
– Җәйне көтеп аласыздыр, кышларын Нәзилә апа белән икегезгә генә күңелсез түгелме? – дим.
– И, кышын да бик рәхәт, – дип елмая Рәф­кать абый. – Карчык белән урман уртасында тик ятабыз. Әлбәттә, җәен күңеллерәк. Аннары, мич ягасы, кар чистартасы да юк...
Рәфкать абыйның капка төбендә тракторы тора, аны дүрт ел элек сатып алган.
– Механизатор булып эшләдем мин, – ди ул. – Картаеп барганда да тракторсыз булмады. Кышын аның белән кар чистартам, язын бакча эшкәртәм. Утын да алып кайтабыз...
Бу урында шуны әйтим – Сәмәркандка газ кермәгән. Кышын өйне утын белән җылы­талар.
– Улыбыз электр казаны да алып кайтты үзе, – ди Рәфкать абый.
Әңгәмәдәшем Сәмәркандның куәтле чак­ларын бик хәтерләми. Бөек Ватан сугышына кадәр биредә бөтен районга атаклы «Социализм» колхозы оеша. Хәтта мәктәп тә ачылган була.
– Без инде ул мәктәптә укымадык, ә күрше Мәмәт урта мәктәбенә йөреп укыдык, – ди Рәфкать абый.
– Ә сез үскәндә авылда балалар күп идеме? – дим.
– Уннан артык иде. Сәмәрканд беркайчан зур авыл булмаган. Документларда сакланып калганча, 1938 елда авылда 121 кеше яшәгән. Инде ул чагында колхоз аякка баскан була. 1949 елда да 121 кеше исәпләнә әле. Ә менә 1958 елда 64 кеше генә теркәлгән. Шуннан инде халык саны кимегән.
Сәхәповлар белән ихаталарын карап чыктык – калайдан яңа койма тотып яталар. Бакчалары зур, анда ни генә үсми!
– Бик ошый монда, – диде хуҗабикә. – Октябрь азагына кадәр әле авылда кеше була. Язын кар эри башлагач тагын кайталар. Кышын атна саен балалар кайтып йөри. Телефон бар, гел аралашып торабыз. Бабай белән телевизор карап, тәмлүшкәләр ашап тик ятабыз. Тигезлектән генә аермасын, рәхәт яшибез.
Атнасына ике тапкыр күрше авыл кибетенә барып, ризык алып кайталар. Рәфкать абыйның әле УАЗ машинасы да бар. Нәзилә апа аш‑суга уңган, төрле ризыкларны әзерләп кенә тора икән.
Хуҗабикә үләннәр дә киптерә, ел әйләнәсе шифалы чәй эчәләр. Туганнарына, авылдашларына да җитә.
– Әллә үлән эчүнең файдасы, каты авырганыбыз юк, – диде Нәзилә апа. – Ә болай өйдә бөтен төрле дару тора, дөнья хәлен белеп булмый, балалар алдан хәстәрен күреп куя.
Сәхәповларның бакча яны зоопарк кебек – әледән-әле пошилар, кабан дуңгызлары, төлкеләр, куяннар «кунак була».
– Бүген генә ана поши баласы белән арттагы елгадан су эчеп тора иде, – диде Рәфкать абый. – Кышын төлкеләр капка төбенә үк килеп утыра. Тик әйтмәгәнем булсын, кош-кортларга, малларга тигәннәре юк. Алар инде безгә ияләнеп беткән...
s1
– Әллә үлән эчүнең файдасы, каты авырганыбыз юк, – диде Нәзилә апа.
s2
Гаилә башлыгы Рәфкать абый Сәмәркандта үскән бала.
ALEX6401
Гөлсинә Филипповская. Заманында нәкъ менә аның бабалары авылга нигез салган.
ALEX6796
Тарасовлар авылда иң күп умарта тотучыларның берсе – егерме ике оя кортлары бар.
s3
Валерий күп итеп сатуга савыр (туя) агачлары утырткан.
«БАБАМ АВЫЛГА НИГЕЗ САЛГАН»
Сәмәркандның тагын бер хөрмәтле кешесе – Гөлсинә апа Филипповская. Заманында нәкъ менә аның бабалары авылга нигез салган. Сиксән ике яшен тутыручы әби туган нигезен онытмый. Ел саен бирегә кайтып, күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр утырта, кош‑корт үстерә. Быел үрдәкләр алган.
– Шушы нигездә тудым, үстем, – диде Гөлсинә апа. – Аннан Үзбәкстан якларына чыгып киттем. Кияүгә чыктым. Төрле җирләрдә яшәргә туры килде. Хәзер менә кышны кызларым янында – Әлмәттә уздырам, ә язын монда кайтам. Көзгә хәтле торам. Кышын Сәмәрканд төшкә керә, бик сагынам. Аннары Нәзиләгә елап шылтыратам. Күршеләрем бик әйбәт, бер гаилә кебек яшибез. Кышын кайтсак, Нәзилә барыбызны елмаеп каршы ала, бәлешләр пешереп көтеп тора.
– Сез үскәндә авыл зур идеме? – дим.
– Зур иде. Башлангыч сыйныфны Сәмәркандта укыдым. Гади агач йорт иде ул. Мин 1939 елда туган бала, сугыш вакытын бик яхшы хәтерләмим. Ә менә сугыштан соң авылның бик матур яшәгәнен беләм. Безнең «Социализм» колхозын үрнәк итеп куялар иде. Бер дигән сыер, дуңгыз фермалары! Миллионер колхоз саналды. Игенчелектә гел алдынгы урында бара идек. Тик менә алтмышынчы елларда безне күрше «Победа» колхозына куштылар. Бөтен малларны күрше авылга төяп киттеләр. Менә шунда авылдан күп кеше китте. Эш бетте бит. Башлангыч мәктәп тә ябылды.
– Ә ни өчен колхозларны берләштерделәр?
– Төгәл генә әйтә алмыйм, ул вакытта мин авылда яшәми идем. Монда бит җирләр яхшы, уңдырышлы. Күрәсең, кызыкканнар. Бәлки җир эшкәртергә халык та җитеп бетмәгәндер. Авыл кешеләре шундый миллионер колхозның бетерелүен бик авыр кабул итте.
Гөлсинә апа ачык күңелле, җор телле әби. Без килгәндә күп итеп керләр юган иде.
– И, матур күлмәгемне дә юдым бит, – дип куйды. Шулай да егерме минутлап фотога төште. Әле чәчәкләре янына килеп баса, әле өй каршына...
– Йортыгыз урам башында ук икән, курыкмыйсызмы? – дим.
– Юк, нәрсәдән куркасың?! Авылга чит кешеләр килми, ерткыч хайваннар ишек алдына керми. Шул еланнар булырга мөмкин инде. Быел алар бик күп, язын табор белән йөрделәр. Әйтмәгәнем булсын, безгә тими алар. Күпме яшәп тә, авылда елан чагу очрагын белмим. Елан бит ул, үзенә тимәсәң, чакмый. Шуңа күрә сез дә аяк астыгызга карап йөрегез.
Гөлсинә апа безне Рәхим бабай чишмәсенә алып төште. Тау астына урнашкан ул, суы йомшак икән. Чишмә авылның яшәү чыганагы, эчәр суны халык шуннан ала.
– Рәхим бабай кем булган? – дим.
– Авылның аксакалы. Минем бабайлар аны бирегә чакырып китергән. Йорты чишмә янында булганга, күрәсең, чишмәне дә карап торган. Хөрмәтле кеше дә булган. Шуңа күрә Рәхим бабай исемен мәңгеләштергәннәр.
Чишмәне заманында нефтьчеләр шефлыкка алган булган. Баскычлар ясап, тимердән утыргычлар эшләп куйганнар. Тик хәзер бу традиция югалган – нефть оешмалары шәхси кулларга күчеп беткән.
– Чишмә юлын кияү кайтып чабып китте, – диде Гөлсинә апа. – Өч кызым, өч киявем бар минем. Балалар да авылны бик ярата. Киявем бер дигән яңа мунча салып бирде.
Авылга су кермәгән. Тик халык җаен тапкан – Рәхим бабай чишмәсеннән насос белән су суырталар. Бакчага сибү өчен кайберәүләр Нократ елгасыннан да ала икән.
ALEX6105
КОНДРАТ БАБАЙ ТАРИХЫ
Сәмәрканд чын татар авылы. Ләкин авылда берничә рус гаиләсе дә яши. Шулар арасыннан Тарасовлар биредә иң озак яшәүчеләр. Гаилә башлыгы – Кондратий дәдәйне авыл кешеләре яратып: «Кондрат бабай» дип йөртә. Тормыш иптәше Серафима түтине дә авыл кешеләре күптән үз иткән. Күңелләре шикелле, капкалары да гел ачык аларның.
– Сәмәркандка килгәнгә утыз ел булды, – диде Кондрат бабай. – Ә кышын карчыгым белән Әлмәттә яшибез. Өч улыбыз бар, алар да җәйне күбрәк монда уздыра.
Тарасовлар бик зур булмаган йорт салганнар. Уртанчы уллары Валерий каршыга заманча тагын бер йорт төзеп куйган. Гаиләсе белән ул да җәйләрен биредә яшәргә җыена икән. Валерий күп итеп сатуга савыр (туя) агачлары утырткан.
– Сәмәрканд турында ничек белдегез? – дидем гаилә башлыгына.
– Мин Әлмәттә тракторда эшләдем. Шуннан бу якка эшкә җибәрделәр. Сәмәркандны күрдем дә Серафимага кайтып әйттем. Дача өчен бик яхшы дигән урын таптым, дидем. Шуннан менә йорт салдык. И, моннан да матур урын юк. Тәүлек буе кошлар сайрый бит.
Тарасовлар авылда иң күп умарта тотучыларның берсе – егерме ике оя кортлары бар. Балны саталар икән.
– Кортлар асрау өчен бер дигән урын бу, – диде Кондрат бабай. – Шуңа да һәр ике йортның берсендә умарта бар. Бөтен кеше, иң тәмле бал сезнең авылда, ди. Сәмәркандка мин кар эрегәнче үк кайтам, кортларны карыйм. Аннан кар яуганчы диярлек торам. Дөресен генә әйткәндә, үземне шушы авыл кешесе итеп хис итәм.
Кондрат бабай белән Серафима түти кунакка чакырып калды: «Августта, бал аерткач килегез», – диделәр. Бәлки килербез дә, чөнки сәбәбе бар – Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсөя Зөбәерова: «Августта зурлап Сәмәркандның йөз еллыгын билгеләп узачакбыз», – диде.
...Авылда иң гаҗәпләндергәне – урам тулы кеше. (Без башта Мәмәт авылында булган идек. Нинди зур авылда биш‑алты кеше очраттык. Ә биредә...) Бала‑чага туп белән уйный, кемдер бакчада эшли, икенчеләр чишмә буенда йөри, өченчеләр капка төбендәге үләнне чаба. Туктаусыз кошлар сайрый... Бөтенләй икенче дөньяга барып килгән кебек булдык.
s4
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Сәмәрканд авылы яшәүче Рәфкать Сәхәпов: – Cәмәрканд – иң бай, иң көчле, иң тотрыклы дигән мәгънәне белдерә. Җирле халык яңа оешкан авылның нәкъ менә шундый булуын теләгәндер. Документларда авыл 1925 елда оешкан дип әйтелә. Ләкин бабайлар авылга алдарак, 1921–1922 елларда нигез салынган, дип сөйли иде. Күрәсең, аны кешеләр килеп төпләнүгә үк теркәмәгәннәр. Сәмәркандка нигез салучылар Кичүчаттан өч бертуган була. Аларның исемнәре – Мөхәммәтша, Дәүләтша, Мәрдәнша.
 
Руфия Фазылова
 
 
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: