Татарстан Язучылар берлеге нинди планнар корган
Яңа тормыш төрлелеге.
Алар – чынлап та җиңүчеләр. Башлары ни күрсә, рухлары нинди михнәтләр аша узса да, сүзләре белән җиңеп чыгалар. Бүген татар язучылары тарихының шанлы да, канлы да елларына кайтып килик...
КАЛӘМ ӘҺЕЛЛӘРЕН – БЕР ТҮБӘ АСТЫНА
СССР Язучылар союзы төзелү 1934 елдан саналса да, аның башлангычы 1932 елга – ВКП (б) Үзәк Комитетының 23 апрельдә чыгарган карарына барып тоташа. Язучылар союзын оештыру мәсьәләсе, нигездә, шул елны ук хәл ителә. 1934 елга кадәрге калган 2 елда әзерлек хәстәре күрелә. Үзәктә һәм республикаларда бу юнәлештә кызу эшләр башлана. Шул ук елның маенда Татарстан совет язучыларының Бердәм союзын төзү буенча Галимҗан Нигъмәти җитәкчелегендә оештыру комитеты булдырыла. Комитетның максаты – төрле төркемнәргә бүлгәләнгән (ТАПП, СУЛФ, «Юлаучылар» һ.б.) язучыларны бер максатка юнәлтеп берләштерү. Сүз уңаеннан: башлангычы «Безнең юл» булган әдәби журнал да ул елларда, бүлгәләнеп, «Яңалиф», «Атака» исемнәре белән чыккан. Алар урынына уртак «Совет әдәбияты» исемле журналның чыга башлавы – әнә шул берләштерүнең тагын бер чагылышы.
СССР Язучылар союзының нинди максат белән, нинди социаль нигезгә салынуын аңлау өчен шул чорның атмосферасын күз алдына китереп карыйк. Октябрь инкыйлабы узуга – унбишләп, СССР төзелгәнгә ун еллап вакыт үткән. Советлар Союзында моңарчы күрелмәгән хәл – сыйныфларсыз җәмгыять төзелә. Шәхси милек юк дәрәҗәсендә, күмәк хуҗалыклар төзелгән, авылның хәлле кешеләре сөргенгә җибәрелгән. Актив рәвештә «иске дөньяны җимерү» бара. Кул белән генә түгел, сүз көче белән дә җимерергә кирәк була башлый «иске тормыш»ны. Үзләре яшәргә теләгән җәмгыятьтә үзләре күрергә теләгән халык массасы кирәк була ул чор хакимнәренә.
Һәм менә 1934 ел, 17 август. Мәскәү. Союзлар йортының Колонналар залы. Әдәбиятлар тарихында моңарчы мондый җыелышның булганы булмый әле. Гомумән, матур әдәбият иҗат итүчеләрнең махсус таныклыкка һәм «язучылар берлеге әгъзасы» дигән рәсми статуска да ия булырга мөмкинлекләре хакында берәүнең дә башына килеп карамый. Җитмәсә, аерым бер идеологиягә хезмәт итәр өчен яратылган булулары…
Их!
Шәһәр гудоклары безне чакрып,
Көрәш таушы белән үкерсә,
Очкын атлар безгә ВКПның
Чакру әмрен тагын китерсә,
Без шәһәргә кире кайтырбыз!
Еллар!..
Авыр еллар,
Сезнең кулыгызда
Күрәчәкне бик күп күрдек без,
Буржуй халкы белән сугышып алдык,
Ертык чалбар киеп йөрдек без!
Әй, сез,
Килер кешеләр!
Әле безнең хатыннарның
Каннарында аккан «түрәләр»,
Менә
Сезгә бабай булыр кешеләр
Шулай итеп газап күрәләр!
Белегез!
Сыйнфый көрәш тарихында беренче кат
Җиңүчеләр булып чыктык без,
Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак,
Сезнең өчен биш кат суктык без!
Һади Такташ, «Әйдә, энем!»
Яңа көч алып килгән совет системасының башында торучыларныкына килә һәм алар бу мәьәләне бик зирәк хәл итә: нишләп әле бу каләм тибрәтүчеләр өерен бер түбә астына җыймаска да идарә итмәскә, ди, үзләре белән? Ә язучының дәрәҗәсе һәм халык аңына тәэсир итү куәсе көчле була ул чакта...
Һәм менә 52 милләт вәкилен тәшкил иткән 591 делегат. Кунак сыйфатында төрле кыйтгалардан килгән 40 чит ил язучысы. Совет язучыларының I Бөтенсоюз оештыру съезды 2 атнадан артык дәвам итә: 17 августта ачыла һәм 26нчы ябылу утырышы белән 1 сентябрьдә төгәлләнә.
Татарстанда бу вакытта солтангалиевчеләрне «фаш итү» тәмамланган гына, татарның иң акыллы, зыялы катлам вәкилләре юк ителгән, куркытылган. Әдәбият дөньясындагы иң эре, олпат фигуралар аренадан китеп бара. Гаяз Исхакый – эмиграциядә, Һади Такташ инде исән түгел, Галиәсгар Камал шулай ук вафат, Галимҗан Ибраһимов – авыру, Казаннан еракта – Кырымда яши, Газиз Гобәйдуллин – Бакуда, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәтләр, «җидегәнчелек»тә гаепләнеп, әдәби хәрәкәттән читләштерелгән, Гомәр Бәширов, Салих Баттал, Әмирхан Еникиләр әле яшь, башлап язучылар гына санала, канат ныгытып өлгермәгән... «Чистартулар» инде башланган булса да, татарның язучылары әле җитәрлек була. 1934 елның беренче яртысында СССРның төрле почмакларында – республикаларда, өлкәләрдә язучыларның корылтый-съездлары уза, җирле оешмалар төзелә, ил күләмендә узачак зур съездга вәкилләр – делегатлар сайлана. Язучыларның бездәге беренче съезды I Бөтен Татарстан съезды дип атала. Съезд Татар дәүләт академия театры бинасында 1934 елның 25 июлендә ачыла һәм, Мәгариф хезмәткәрләре йортында 4 көн дәвам иткәннән соң, 29 июльдә ябыла. Беренче оештыру съезды, шул заманга хас булганча, тантаналы һәм патетик рухта үтә: почетлы президиум, плакатлар, котлаулар, алкышлар...
Съездны кыскача кереш сүз белән Кави Нәҗми ача. Язучылар союзын оештыру комитеты рәисе Гаяз Ризвановның 3 сәгатьтән артыкка сузылган доклады тыңлана. Съездда Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Кәрим Тинчурин, Риза Ишморат, Фатих Кәрим докладлары тыңлана. Гази Кашшаф, Хәбра Рахман, Гомәр Толымбай, Фәтхи Бурнаш, Әхмәт Фәйзи, Мирсәй Әмир, Шамил Усманов, Ибраһим Салахов, Хәсән Туфан, Муса Җәлилләр катнаша. Оештыру эшләре түбәндәге нәтиҗәләр ясап тәмамлана: Татарстан Язучылар союзының беренче идарә составына 9 кеше сайлана. Болар: Кави Нәҗми (рәис), Кәрим Тинчурин, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай, Хәсән Туфан, Ләбиб Гыйльми, Гаяз Ризванов, Вадим Красный, Кәшшаф Төхфәтуллин (секретарь). Бөтенсоюз съездына 12 делегат җибәрергә дип карар кылына. Бу 12 делегатның 9ы – югарыдагы идарә әгъзалары, тагын өчесе – Ибраһим Гази, Галимҗан Нигъмәти, Фатих Сәйфи-Казанлы.
Татар язучылары, журналистлары һәм сәнгать әһелләре милли республикалар буйлап сәяхәт иткәндә (1929 ел). Беренче рәттә (сулдан уңга): Газиз Иделле, Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Демьян Фәтхи; икенче рәттә: Закир Гали, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Кави Нәҗми; өченче рәттә: Зариф Бәшири, Исмәгыйль Рәми, Гавриил Беляев, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Лев Рубинштейн, Галиәсгар Камал, Салих Сәйдашев, Шакир Шамильский.
Язучы Кави Нәҗми. 1934–1937 елларда ТАССР Язучылар берлегенең беренче рәисе була.
Беренче әдәби журнал «Яңалиф»нең тышлыгы. 1932 ел. 1965 елдан журнал «Казан утлары» исеме белән йөртелә башлый.
ЯҢА РЕАЛИЗМ ТУДЫРУЧЫЛАР
Совет язучылары союзы оешу турыдан-туры Максим Горький исеме белән бәйле. Ул – аның идея авторы, фактик нигез салучысы. Оештыру комитеты рәисе буларак, совет язучыларының I Бөтенсоюз съездын ул ачып җибәрә. Беркетмә тәртибе буенча, ВКП (б) Үзәк Комитеты секретаре Андрей Жданов нотыгыннан соң төп докладны да Максим Горький ясый.
Ул көннәрнең язма рәвештәге иң ышанычлы шаһиты – съезд стенограммасы. 50 басма табакка якын күләмле документ. Чыгыш ясаучыларның саны 224 кә җиткән чөнки. Максим Горький докладында бик тә гыйбрәтле менә мондый юллар бар: «Мы не имеем право игнорировать литературное творчество нацменьшинств только потому, что нас больше. Ценность искусства измеряется не количеством, а качеством. Если у нас в прошлом – гигант Пушкин, отсюда еще не значит, что армяне, грузины, татары, украинцы и прочие племена не способны дать величайших мастеров литературы, музыки, живописи, зодчества...»
Максим Горькийның татарларга һәм татар әдәбиятына карата аерым бер җылы мөнәсәбәте булуы турында еш искә алырга яраталар. Аның язмышында Казанның зур урын биләвенә дә бәйлиләр бу факторны. Әлеге дә баягы съезд докладында гына да ул татар милләтен телгә алмый калмый. Създда шулай ук милли әдәбиятлар буенча украин һәм белорус вәкиләреннән соң, өченче итеп сүз Татарстан Язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗмигә бирелә. Милли әдәбиятларның хәле, торышы хакында Максим Горькийның үз докладын санамаганда, доклад белән тагын 9 халык вәкиле чыгыш ясый. Болар – украин, белорус, грузин, әрмән, азәрбайҗан, үзбәк, төркмән һәм таҗик союзларын тәкъдим итүчеләр. Ә инде делегатларның милли составы ягыннан караганда хәл болайрак була: руслар – 201, украиннар – 30, грузиннар – 28, татарлар – 19 (бу санга башка өлкәләрдә яшәүче татарлар да кергән), әрмәннәр – 19, үзбәкләр – 12, төркмәннәр – 5... Икенче бер гаҗәпләндерә торган фактор: яңа әдәбиятны төзүче каләм ияләренең чагыштырмача яшь булуы. Делегатларның уртача яше – 35, 5 яшь була. 20–30 нчы еллар – феминизм дулкыны, эмансипациянең уянган чоры дип карасак та, хатын‑кыз әдипләр мәсьәләсе кискенлеге белән җәлеп итә – нибары 21 хатын‑кыз делегат.
Бу съездда шулай ук совет әдәбиятының үзәк принцибын тәшкил итәчәк нигез буларак «социалистик реализм» да кабул ителә. Уставта менә нәрсә диелгән: «Социалистический реализм обеспечивает художественному творчеству исключительную возможность проявления творческой инициативы, выбора разнообразных форм, стилей и жанров».
Съезддан рухланып, канатланып һәм яңа өметләр белән сугарылып кайта язучылар. Эшкә тотыналар. Язучылар съезды оешып, анык бер эш ысулы билгеләнгәч, әдәби хәрәкәттә җанлану сизелә башлый. 1934 ел тоташтан оештыру эшләренә багышлана: «Кызыл Татарстан»да СССР Советы язучылар союзының Уставы басыла. Июнь аенда Совет язучылары союзына кабул итү Үзәк Комиссиясенең утырышы була. Совет язучылары союзына кандидат итеп Шамил Усманов, Риза Ишморат, Афзал Шамов, Галимтан Мөхәммәтшин, Таҗи Гыйззәт, Әхмәт Ерикәй, Нур Баян тәкъдим ителә. Соңрак Язучылар союзы башлангычы белән төрле секцияләр оештырыла, яшь язучылар белән эшләү буенча консультация бюросы төзелә. Союзның шул чордагы эшчәнлегендә тәрҗемә эшенә, нигездә, русчадан татарчага тәрҗемә итүгә бик зур игътибар бирелә. СССР язучыларының I съездында ил халыкларының әдәбиятларын тәрҗемә аша пропагандалау төп мәсьәләләрнең берсе итеп куелган була. Шулай итеп, 1934 елда Татарстан Язучылар оешмасы каршында тәрҗемәчеләр секциясе эшли башлый. Сүз уңаеннан, «Совет әдәбияты» журналының шул еллардагы тупланмаларын алып карасаң, басманың күп өлеше тәрҗемә әсәрләрдән гыйбарәт икәнлеген абайларга мөмкин. Күрәсең, беренчедән, бездә өстән төшерелгән директива арттырыбрак үтәлгән, икенчедән, язучыларга «яңа реализм» тудыру юнәлешендә әле канат ныгытырга, үз эзен табарга кирәк булгандыр…
Иосиф Сталин белән Максим Горький Кызыл мәйдандагы скверда. 1931 ел.
Татарстан язучыларының I cъезды стенограммасы.
Ә аннан массакүләм «чистартулар»ның тагын бер дулкыны күтәрелә. Язучылар съезды узып, оештыру эшләре төгәлләнеп, барысы да үз җаена салынгач кына, каләм әһелләре баш өстендә кабат канлы айбалта уйнаклый башлый. 1937–1938 еллар тарихта бүген дә иң дәһшәтле битләрнең берсе булып кала бирә. Язучыларның лидеры булып, Союзны оештырып йөргән күпчелек әдипләр кулга алынып, төрмәләргә утыртыла. Әле бер ел элек кенә 25 еллык иҗат бәйрәмен уздырган Кәрим Тинчуринны алалар, Галимҗан Ибраһимовны ябалар. Ибраһим Салахов, Шамил Усманов, Гомәр Толымбай, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Фәтхи Бурнаш, Гали Рәхим, Җамал Вәлиди, Сәгыйть Сүнчәләй, Фатих Сәйфи-Казанлы, Кави Нәҗми, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, Ләбиб Гыйльми, Хәсән Туфан...
«БЕЗ ЯШИБЕЗ, ТОЙМЫЙ-ТОЕМЛАМЫЙ
АЯК АСТЫБЫЗДА ИЛ БАРЫН...»
Мандельштамның атаклы ул шигъри юллары шагыйрьне башта төрмәгә илтеп тыга, аннан һәлак үк итә.
…Его толстые пальцы, как черви, жирны,
А слова, как пудовые гири, верны,
Тараканьи смеются усища,
И сияют его голенища.
А вокруг него сброд тонкошеих вождей,
Он играет услугами полулюдей.
Кто свистит, кто мяучит, кто хнычет,
Он один лишь бабачит и тычет,
Как подкову, кует за указом указ: Кому в пах, кому в лоб, кому в бровь, кому в глаз…
Асылда, мондый кискен юллар язып тору да кирәкми, тора‑бара язучыларны төркемләп-төркемләп алып китә башлыйлар. Бер-берләренә каршы котырту, допрос вакытында ялган язу күрсәтеп иманнарын какшату, кыйнау, психологик басым астында ялган беркетмәләргә кул куйдыру, яла ягу... «Черек күл» сүзе әле бүген дә үзенең дәһшәтле күләгәсеннән ахыргача арынмаган, өлкән буын анда чакырылуның азагы юкка чыгу белән тәмамланырга да мөмкин икәнлеген яхшы хәтерли. Үз совет системасы изеп ташлаган каләм ияләренең язмыш сәхифәләре тоташ канлы эздән гыйбарәт. Мәсәлән, «кызыл идея»гә, совет хөкүмәтенә чын күңеленнән ышанган Шамил Усмановның фаҗигасе. Игътибарның иң үзәгендә торган язучыларның берсе Кави Нәҗми була: Язучылар союзы рәисе, каләм әһелләренең лидеры бит... Тормыш иптәше Сәрвәр Әдһәмованы да кулга алып, лагерьга озаталар. Протоколларга караганда, баштарак нык, үз позициясендә торган Нәҗмине сындыру өчен үтемле ысуллар табыла. Ниһаять, 1940 нчы елда Яңа елга таба төндә азат итеп кайтаралар үзен. Кайтканда ул ярымтере иде, дип искә ала якыннары. Урамда халык бәйрәм итә – Яңа елны каршылый, ә тәмам сындырылган, эштән чыгарылган язучы кабинетында сабыйларча үксеп елый. Ни турында уйлый ул шул мизгелләрдә? «Таракан мыеклы» берәү турындамы? Бәлки... Хәер, тиз арада үзен кулга алып, «яңа тормыш»ның тәрбия ысулларын үзләштерүен исбат итәргә, халык белән бер сафка басарга кирәк була аңа. «Язгы җилләр» әсәренә тотына ул. Киләчәктә бу әсәр Сталин премиясенә лаек дип табылачак. Ә язучы үзе, аңлашыла инде, тулаем акланачак.
Съездда катнашучылар. Беренче рәттә (сулдан уңга): Кави Нәҗми, Алексей Толстой, Максим Горький; икенче рәттә: Ләбиб Гыйльми, Хәсән Туфан, Гомәр Толымбай, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Нигъмәти.
Максим Горькийның I Бөтенроссия совет язучылары съездында әйтелгән нотыгыннан өзек:
«Безнең съездның мәгънәсе һәм эчтәлеге хакында үземнән берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез. Безнең халыкларның таралып яткан әдәбияты барлык илләрнең революцион пролетариаты каршында тулы бер бөтен буларак күренергә, яңгырарга тиеш. Безгә тугандаш булган, шулай ук революцион фикер йөрткән башка илләрнең вәкилләре алдында да. Безнең, үзебез алардан күбрәк булганга карап кына, кече милләтләрнең әдәбиятларын инкарь итәргә хакыбыз юк. Сәнгатьнең көче микъдар белән түгел, ә сыйфат белән үлчәнә. Әгәр безнең үткәнебездә гигант Пушкин булса, бу әле әрмәннәр, грузиннар, татарлар, украиннар һәм башкалар әдәбият, музыка, рәсем сәнгате өлкәсендә бөек осталар бирә алмый дигән сүз түгел...»
I Бөтенроссия совет язучылары съезды делегаты Кави Нәҗми съезд вакытында Максим Горькийның дачасына чакырылган була. Аның истәлекләреннән өзек:
«Без анда Башкортостан язучылар берлеге рәисе Афзал Таһиров белән бергә бардык. 50–60 чакрымлап барганнан соң, машина иске парк эченә керде һәм озакламый колонналар белән бизәлгән ике катлы йорт каршына килеп тукталды. Горький безне каршыларга үзе чыкты. Бик дустанә мөнәсәбәттә иде. Ул безне инде башка кунаклар җыелып өлгергән бакчасына дәште, барысы да диярлек съезд делегатлары һәм кунаклары иде анда. Бераздан верандада язучылар оешмаларының алдагы эш стратегиясе турында сүз кузгалды. Милли‑әдәби басмалар турында сүз алып барылды, Мәскәүдә СССР халыкларының театрларын булдыру, Октябрьнең ХХ еллыгына әзерлек.... Әңгәмә төн уртасына кадәр дәвам итте, әле аннан ары да. Өстәл артына утыргач, төрле халыклардан булган язучылар бер-берләренә бик тиз ияләшеп китте, бу дуслар һәм фикердәшләр бәйрәменә әверелде.
Горький мине үз янына чакырып алып, татар әдәбияты, республикабыздагы милли мәктәпләр торышы турында әңгәмә корды. Ул татар әдәбиятының хәле турында гел сорашып тора иде, безгә – татар язучыларына мөнәсәбәте бик хәерхаһлы булды. Ул безне гади һәм анык язарга өйрәтте. Болай ди иде: «Мин татар поэзиясе белән прозасының коры канлы булып үсеп китүен телим».
Равил Фәйзуллинның «Татарстан язучылар берлеге» китабына нигезләнеп әзерләнде.
Добавить комментарий