Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Татарстан» журналы әдәби премия игълан итте

«Татарстан» журналы әдәби премия игълан итте

Гран-при – китабыгызның басылып чыгуы.

13 февраля 2017

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татарстан» журналы әдәби премиягә бәйге игълан итә.

«Татарстан» журналы әдәби премиясе Татарстан матур әдәбиятына сизелерлек өлеш керткән әдәби әсәрләр иҗат итүче авторларны барлау һәм иҗатларына игътибар итү максатыннан игълан ителде.
Премиягә түбәндәге жанрларда иҗат ителгән кулъязмалар дәгъва итә ала: роман, повесть, хикәяләр циклы. Әсәрләрнең Татарстан турында яки Татарстан авторы тарафыннан иҗат ителгән һәм моңарчы беркайда да басылмаган булуы бәйгенең төп шарты!
Кулъязмалар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә – русча һәм татарча – кабул ителә.
2017 ел дәвамында «Татарстан» журналы Экспертлар советы тарафыннан сайлап алынган текстларны журнал битләрендә һәм журнал сайтында protatarstan.ru басылып барачак.
Гран-при китабыгызның басылып чыгуы.
2017 елның декабрендә бәйгенең жюрие ике телдә иҗат ителгән әсәрләр арасыннан җиңүчеләрне сайлап алачак – татар телендә бер әсәр һәм рус телендә бер әсәр. Икесе дә китап булып басылып чыгачаклар.
Бәйгенең шартлары:

  1. Кулъязманың электрон версиясе.

  2. Номинант турында мәгълүмат – әсәр авторының фамилиясе, исеме, атасының исеме, контактлары – белешмә өчен телефоны, адресы).

  3. Авторның кыскача иҗади биографиясе (әгәр әдәби әсәр берничә автор тарафыннан иҗат ителгән булса, һәрберсенеке).

  4. Әсәрнең синопсисы.


Кулъязма таләп ителгән материалларның тулы пакеты белән килмәгән очракта, жюри рәисе әсәрне кабул итмәскә хокуклы.
Кулъязмалар tatarstan@tatmedia.com электрон тартмасына «КОНКУРСКА»  тамгасы белән кабул ителә.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: