Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанның баллы күлләре кайда ага?

Татарстанның баллы күлләре кайда ага?

Авылда күпсанлы күлләр җәелеп ята. Имеш, аларның суы бал кебек татлы...

29 октября 2016

Риваятьләр темасын дәвам итеп, Әлки районының Иске Баллыкүл авылына юл тотабыз. Бирегә килгәч, үзе татлы да, үзе моңсу да бер хикәят сөйләделәр. Роберт Стивенсонның «Арчан балы» дип аталган шотланд балладасын хәтерләтте ул безгә.  
Иске Баллыкүл авылында кояш аеруча якты, әйтерсең, баллы нурлар тарата. Һәрвакыт. Хәтта кыш көне дә. Җирле җан ияләре дә – төрледән-төрле төсмерләрдә чагылган бал төсендә. Тавыклар – карабодай балы, әтәч – карамельләнгән бал төсле, этнең йоны юкә балы сыман уйнаклый, әнә, авыл башыннан арчын балы төсендәге сыерлар көтүе кайтып керде... Башка төстәге терлекләр монда бөтенләй юк кебек.
Авылның исеме Баллыкүл булгач, гаҗәпләнәсе дә юк. Тавыклар, әтәчләр, этләр, сыерлар суны күлләрдән эчә бит, шуңа күрә алар бал төсле, дип аңлата авыл кешеләре. Авылда, чыннан да, күпсанлы күлләр җәелеп ята, аларның исәбен биредә яшәүчеләр үзләре дә төгәл белми: кайсы – биш, ди, кайсы – җиде, егерме диючеләр дә бар. Безгә сөйләнгән матур риваять тә шушы күлләр белән бәйле булып чыкты.
- Элек, әле сыерлар булмаганда, димәк, сөт тә юк чакларда, шушы күлләрдәге суны эчкәннәр, - дип аңлата башлады Габбас бабай. – Бик тәмле булган сулары, татлы...
- Аларның төбенә умарталар төшеп киткән бит, менә шуннан соң күлләр балланган да инде, - дип өсти Мәгъдән бабай. Ә инде умарталарның күл төбенә ничек төшеп китүе турында безгә яшьрәк буыннар сөйли, алар исә үз әби-бабайларыннан ишеткәннәр. Менә ул риваять:
«Революциягә кадәр биредә бер бай яшәгән. Аның бик күп умарталары, бал кортлары, димәк, бик күп балы да булган: юкә, карабодай, чәчәк, арчан баллары. Баллы мичкәләр, чүлмәкләр белән базлары тулып торган һәм бөтен авылга ел әйләнәсе җәй исен тараткан. Яхшы яшәгән бай – мул һәм татлы яшәгән. Бөтен авыл да татлы яшәгән, зарланмаган. Һәм, билгеле инде, яңа хакимиятнең килүе байның милкенә юкка чыгу белән янаган. Большевиклар байларны яратмаган бит. Өстәвенә, күрше авылда бар нәрсәне туздырып ташлаулары, умарталыкларны яндырулары турындагы хәбәр дә килеп ирешкән.
Баллы бу мөлкәт большевикларга тәтемәсен өчен, бай җирле сихерчегә мөрәҗәгать иткән. Сихерче дигәннәре кара урманда яши һәм, бик кирәк булмаса, күренеп тә йөрми икән. Хәлне аңлаткан, күп акча вәгъдә иткән моңа бай. Сихерче карчык көлемсерәгән дә коедан алган бер чиләк су өстенә үзенең ниндидер сихер сүзләрен пышылдаган. Сихерләнгән судан байга да өлеш чыгарган, һәм шуны таң атканда бөтен умарталарга сибеп чыгарга кушкан. Бай ул әйткәннәрне төгәл үтәгән. Шуннан соң бөтен умарталар, сихерләнгән кебек (шулай булган да бит инде!), кортлары-ниләре белән бергә су төбенә төшеп югалган.
Тарихта кабатлану очраклары еш очрый. Хәтерлисезме:
Ә учак мине куркытмый,
Минем белән үлсен, әйдә,
Минем ачы арчын балым –
Һәм ачылмас серләрем дә...
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: