Татарстанның кайсы шәһәрендә Советлар Союзының барлык романтиклары җыелга
Удар комсомол төзелешләре
31 октября 2018
ГАСЫР ТӨЗЕЛЕШЕ
Менә бу фотосурәт бик күп нәрсә турында сөйли ала. Буяуга батып беткән роба кигән кызлар ышанычлы адым белән каядыр үз эшләре буенча бара. Сменалары башланамы, әллә төшке ашка ашыгалармы? Безгә, ике меңенче еллар күзәтчеләренә, фаразларга гына кала. Һәм аларның курткаларындагы «Вологда», «Брянск», «Киров» дигән язуларны укып гаҗәпләнергә... 1970 нче еллар... Ул чакта бик кечкенә шәһәр булган Яр Чаллы бөтен Советлар Союзыннан комсомол романтикларын җыя. Бүген безгә бу турыда Романтиклар һәм Энтузиастлар бульварлары, Яшьлек тыкрыгы һәм Яшьләр бульвары гына нидер сөйләргә омтыла...
Яр Чаллы Тарих‑туган якны өйрәнү музеенда комсомолның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Тәүге илһамландыргыч экспонатлар – комсомол юлламалары, алар буенча яшьләр үзләре теләп Бөтенсоюз удар төзелешенә агылган. Менә, мәсәлән, мондые: «Иптәш Цай Сун‑Ок Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте чакыруы буенча мөһим төзелешләрдә тырышып эшләргә теләвен җиткерде... һәм комсомол оешмасыннан Кама автозаводы төзелешенә җибәрелә».
Цай Сун‑Ок кебекләр тулы бер «армия» була. Яшьләр КАМАЗга грандиоз проектта катнашу, тарихка керү, автогигант төзү хыялын тормышка ашыру өчен җыйнала. Фәймә Гыйниятуллина төзелешкә 1976 елда, заводның беренче чираты сафка бастырылыр алдыннан килә. Чит телләр укытучысы, Балык Бистәсе район комсомол комитетының беренче секретарен тынгысызлыгы «харап итә». Ымсындыргыч яңа «КАМАЗ» сүзе үз эшен эшли. Яңа урында иң беренче алган тәэсирләренең транспарантлардан булуын бүгенгедәй хәтерли әле ул. «Не всем дано так щедро жить – на память людям города дарить» яки «Трудность забудется, чудо свершится, сбудется все, что сегодня лишь снится» кебек гыйбарәләр нәкъ менә КАМАЗ рухын чагылдыра да инде. 1975‑1976 нче елларга туры килгән иң киеренке чорда бер төзелеш мәйданчыгында 95 меңгә якын кеше эшли!
– Төзүчеләрнең мондый тупланышы буенча дөньядагы башка бер генә төзелеш тә тиңләшә алмый, – ди энциклопедияче, Яр Чаллы Тарих‑туган якны өйрәнү музееның өлкән гыйльми хезмәткәре Билал Канеев. – Хәтта БАМ төзелеше дә территориясе буенча да, вакыты буенча да сузылганрак була. Автогигантның проект куәте дә таң калдыра – елына 150 мең автомобиль һәм 195 мең көч агрегаты белән двигатель җитештерелә!
…Гигант төзелешкә 1969 елның 13 гыйнварында нигез салына башлый – нәкъ шул көнне экскаваторчы Михаил Носков завод салынасы мәйданчыкта беренче чүмеч җирне чокып ала. Шуннан соңгы унбер елда КАМАЗның файдалануга тапшырылган төп фондлары бәясе ЗИЛ, ГАЗ, ВАЗның өчесенең бергә кушып исәпләнгән фондлары бәясе белән тигезләшә һәм 3,9 миллиард сумны тәшкил итә. Дәүләт комиссиясе заводның ике чиратын да «бик яхшы» билгесенә кабул итә.
«БЕЗ ШӘҺӘР‑БАКЧА ТӨЗЕРБЕЗ»
Өр-яңа йорт диварына зур хәрефләр белән язылган әлеге сүзләр күлләвекләрдә чагыла. Эшчеләр, инженерлар, укытучылар, табиблар үз эшләре буенча каядыр ашыга... Һөнәрләре төрле булуга карамастан, барысының да аяк киеме генә бертөрле – резин итек. Бөтен җирдә – тездән балчык. Тик шулай да Маяковскийның сүзләре киләчәктән хәбәр кебек яңгырый. Биредә шәһәр‑бакча булачак. Әмма дүрт елдан түгел – Яр Чаллыны төзү темплары шаккатыра. «Иртән өйдән бер юл белән китәсең, кич инде аны урап үтәргә туры килә – ул урында яңа объект төзелгән яки котлован казылган була», – дип искә ала берничә ел буе Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше штабын җитәкләгән Рим Халитов.
Төзелеш башланганчы да Чаллы, кечкенә саналса да, инде үзенең тарихы, традицияләре булган шәһәр санала. Тик шулай да КАМАЗ аңа икенче тапкыр туу мөмкинлеге белән яңа тарих бүләк итә.
– Яр Чаллы ялан кыр уртасында төзелә башлады дигәнне ишетсәм, минем ачуым чыга, – ди шәһәрнең мактаулы гражданины, күп еллар буе «Энергетик» Мәдәният йортын җитәкләгән Гөлзада Рзаева. – Шәһәр бар иде инде, һәм аның үзенең тарихы да бар иде. Партия шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев бирегә килүче һәркемгә бу җирне һичшиксез яратуны максат итеп куйды. Нәкъ менә яратуны, ә инде «Без КАМАЗ төзергә килдек, ә сез кем соң әле» дигән әйбер бөтенләй булмаска тиеш иде.
Яр Чаллы музее күргәзмәсендәге экспонатлардан берсе – гадәти һәм бүген күнегелгән җиһаз – бетон өчен төзелеш вибраторы. КАМАЗ өчен ул нинди әһәмияткә ия соң?
– Чаллыда беренче нигез чокырын казыгач, җирле туфракның бик төрле булуын, кайбер урыннарда сулы комнар да очравын аңлыйлар, – дип сөйли музей секторы мөдире Светлана Бабич. – Шунлыктан нәкъ менә биредәге төзелештә беренче булып субайларны бораулау ысулын куллана башлыйлар – котлован урынына скважина бораулыйлар, булачак бинаның нигез формасын ясыйлар, аны бетон белән тутыралар, аннары инде бинаның үзен төзиләр. Ә мондый төзелеш вибраторларын эшчеләр бетонны тыгызлау өчен файдалана. Ысул үзен аклый – ул тиз, уңайлы һәм арзан булып чыга.
«Мондый колачлы төзелешнең һәм мондый кыска вакыт эчендә шәһәр төзүнең дөньяда булганы юк иде әле», – бу сүзләрне күренекле совет архитекторы Борис Рафаилович Рубаненко әйткән. Төзелеш проектын һәм шәһәрнең Генпланын нәкъ менә ул эшләгән. Төзелеш темпларын халык саны арту темпларына яраштырып үзгәртергә туры килгән. Халык саны исә геометрик прогрессия буенча арткан: 30 дан 500 мең кешегә кадәр! Кайбер көннәрдә КАМАЗга 500 ләп хезмәткәр килгән.
Вакытлыча торак төзү идеясеннән шунда ук баш тартканнар, чөнки беразга дип кенә төзеп куелганның даимигә әйләнү ихтималы бик зур. Яңа килүчеләрне еш кына вагонга, якын-тирәдәге авылларга, тулай торакка урнаштырганнар. Әмма ул елларда нәкъ менә Чаллыда торак алу бик җиңел булган. Яшерен-батырын түгел, бик күпләр төзелешкә нәкъ менә шуның өчен килгән дә. Сүз уңаенда, күпләргә таныш «малосемейка» термины да биредә барлыкка килгән. Тулы бер гаилә яшәгән бүлмәне шулай атаганнар. Еш кына бер фатирда өч гаилә күрше булып яшәгән. Аларның күбесе КАМАЗ төзелеше вакытында гомуми кухняларда башланган дуслыкка хәзергә кадәр тугры.
КОМСОМОЛ, АЛГА!
Ул чакта дәүләт бүләген алганда, кеше гадәттә совет хакимиятенә рәхмәт укыган, Ватан бәхете өчен киләчәктә дә тырышып эшләргә вәгъдә биргән. Әмма әлеге кагыйдәдән чыгармалар да булган. 1976 елда КАМАЗда бер бригадир Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Аның сәхнәдә әйткән гади сүзләре күпләрнең күңелен йомшарткан. «Бу орден минеке генә түгел, ул минем хатынымныкы да, балаларымныкы да. Чөнки алар мине көне‑төне сагынып көтеп торды...» – дигән ул.
Үзе дә орденлы Виктор Ластовка ул очракны хәтерли әле. Виктор КАМАЗ төзелешенә инде тәҗрибәле төзүче-инженер булып килә, аннары исә «Камгэсэнергострой» җитәкчесенең беренче урынбасарына кадәр үсә.
– Яр Чаллыга килеп төшүгә үк, мин анда чын удар комсомол төзелеше булуын тойдым! – дип искә алган Ластовка. – Комсомолның өлгермәгән җире юк иде. Дөресен әйткәндә, еш кына моннан файдаландылар да: берәр җирдә эш тукталса – комсомол, әйдә, алга! Һәм комсомоллар сынатмый иде, зарланмыйча, көчәнмичә генә тиз арада хәлне төзәтә.
КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев эшне шундый итеп көйли ки, беркем дә комсомол оешмалары фикеренә, аларның башлангычларына һәм претензияләренә кул селти алмый. Бу турыда шәһәр партия оешмасында аннан соң беренче секретарь булган, карьерасын исә КАМАЗ төзелешендә гади мастердан башлаган Уел Хөсәенов искә ала.
– Таләпчәнлек тә югары булды. Берәр җирдә өзеклек килеп чыкса, Беляев гел: «Ә комсомол кая караган?» – дип сорый иде. Һәм беркем дә, беркайчан да: «Бу безнең эш түгел», – димәде. Чын комсомол хезмәткәре нормаль эш көненең нинди булуын да белми иде, ә безнең төзелештә бигрәк тә көнне төнгә ялгап эшләү гадәти хәлгә әйләнде.
Ул вакытта теләсә кем Беляев янына кереп, бетон китерүне тоткарладылар, соңга калдыралар, дип зарлана алган, дип сөйлиләр. Төзелеш җитәкчеләре үзләре дә кабинетларында гына утырмаган. Итек кияләр дә – объектка. Теләсә нинди тәнкыйть тыныч кабул ителә. Комсомоллар шундый алар: эш бармый икән – шунда ук «Яшен»! Сүз уңаенда, «Яшеннәр» адым саен булган.
– Бөтен җирдә диярлек «Не пищать!» дигән плакатлар эленеп торды, – дип искә ала Гөлзада Рзаева. – Кем зарлана, кем елый – юлына ак җәймә. Күп нәрсә энтузиазмга һәм яшьлек дәртенә корылган иде.
Бу өзлексез ярышлар заманы була. Бөтенесенең комсомол-яшьләр бригадасы исемен йөртәсе килә – мактаулы бит! Үзләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә кешеләр дан казана. Алдынгыларны бөтенсоюз телевидениесе күрсәтә, алар турында радиодан сөйлиләр, газеталарга язалар. Һәркемгә мәгьлүм журналлар исә КАМАЗ төзүчеләр өчен махсус бүләкләр булдыра. Әйтик, ВЛКСМ Үзәк Комитеты журналы «Молодой коммунист» абруйлы «Красная гвоздика» күчмә призы белән бүләкли. «Огонек» журналы исә ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы бригадаларга кубок бирә. Аны алу өчен җитди көрәш бара, чөнки җиңүчеләр хезмәт каһарманнары булып кына калмый, журналдагы репортажлар геройларына дә әйләнә. Анда басылганнан соң алар турында бөтен ил белә. Әле алай гына да түгел. Кубок ияләрен Мәскәүгә чакырып, алар өчен махсус әзерләнгән бик кызыклы мәдәни программа күрсәтәләр.
«Огонек» бүләген беренче булып Александр Зотов бригадасы егетләре ала. Алар шәһәрдә мәктәпләр төзи. Үз объектының һәр почмагына Зотов 5 тиенлек акча куеп калдырган, дип сөйлиләр. Янәсе, укучылар да аның кебек алдынгы булсын һәм гел бишлегә генә укысын. Сүз уңаенда, менә ул – әлеге заманның тагын бер истәлекле фотосурәте: беренче сентябрь линейкасында А дан Н га кадәр параллель сыйныфлар тезелеп баскан! Әти-әниләре сменалап эшләгән кебек, мәктәптә дә өч сменада укыганнар.
Инде 1973 елда ук Яр Чаллыдагы Бөтенсоюз удар комсомол төзелешендә катнашучы 8 мең комсомолга «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән исем бирелә. Биредә әле тагын бер мактаулы исем булдырыла – КАМАЗ төзелеше ударнигы. Билал Канеев әйтүенчә, хәтта бөтен Советлар Союзы масштабында да шундый әһәмияткә ия башка билге булмый: камазлылар аны Геройларга бирелә торган «Алтын Йолдыз» кебек кабул итә. Алар өчен ул иң югары бүләк була. Абруйдан кала, бу исем өстенлекләр дә бирә: аның белән бүләкләнүче торак алганда
өстенлеккә ия була, чираттагы ялын үзе өчен уңайлы вакытта ала, транспортта бушлай йөри, һәм аңа шифаханәгә ташламалы юллама эләгә. Бу исемгә Чаллының 5 меңнән артык алдынгы төзүчесе лаек була.
Камадагы хезмәт каһарманнарының даны тиз арада бөтен Советлар Союзына тарала. Гасыр төзелешен үз күзләре белән күрергә теләүчеләр бик күп булып чыга. Әмма ул чакта шәһәрдә профессиональ экскурсия үткәрүчеләр һәм туган як тарихын өйрәнүчеләр булмый диярлек. Шунлыктан 1972 елда Казан сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросының Чаллы филиалын ачарга ниятлиләр. Әлеге бурыч география укытучысы Валентина Забродинага йөкләнә. Ул төзелеш буйлап кызыклы турлар оештырырга тиеш була. Оештырылачак экскурсияләрнең барышын объектлар җитәкчеләре белән килештерү таләп ителә. Шундый эшче сәфәрләрнең берсендә Валентина Андреевна яңа гына казылган нигез чокырында поши күреп шакката. Урман кунагын коткаралар, экскурсия маршруты да төзелә. Шундый маршрутлар буйлап йөрергә көн саен уннарча, кайвакыт исә йөзләрчә кеше теләк белдерә – шәһәргә туристлар тулы сигезәр-тугызар пароход килә.
ЯШӘГӘН ДИ, БУЛГАН ДИ...
Анатолий Васильев Чаллыга дусты белән 1972 елда самолетта очып килә. Шәһәргә төнлә генә килеп җитәләр. Кунакханәгә барырга җыенуларын әйткәч, автобустагы юлдашлары барып та тормаска киңәш бирә – анда урын юк икән. Янәшәдәге бер-берсен ярты ел буе күрмәгән гашыйклар үзләре янына тулай торакка чакыра аларны: «Әйдә, килегез, безнең тулай торакта урын бар!»
– Кая килеп эләктек соң без, бу удар төзелешкә изгеләр җыелганмы әллә, дип аптыраштык, – дип искә ала үзенең Чаллы турында беренче тәэсирләрен киләчәктә шәһәр электр челтәренең район башлыгы буласы Анатолий Васильев.
– Яшәү шартларымы? Бөтен җирдәге кебек, бездә дә проблемалар җитәрлек иде, тик без аларга игътибар итмәскә тырыштык, – ди Гөлзада Рзаева. – Резин итек, бер телем икмәкне икегә бүлеп ашау... Яңа ел алдыннан бер банка майонез табылса, димәк, оливье булачак! Кемдәдер суган, кемдәдер бәрәңге бар. Бергәләшеп ясыйбыз да бергә ашыйбыз. Бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрдек. Бу чын дуслык иде.
Ул чакта чаллыларның уртача яше 24 яшь тәшкил итә. Зур төзелешләр романтикасы гүзәл затларны да үзенә тарта. Еш кына Чаллыны кәләшләр каласы, аннары исә... йөкле хатыннар шәһәре дип тә йөртәләр. Биредә башта бәби тудыру йорты булмый, Зәйдә табарга туры килә. 1973 елда үзләренең бәби тудыру йорты файдалануга тапшырыла. Беренче ярты елда анда 5 меңнән артык бәби туа. Балалар бакчалары җитешми, шунлыктан сабыйларны чиратлап карыйлар – шул ук комсомол дуслыгы ярдәмгә килә. Әмма автогигантны һәм бөтен бер шәһәрне төзергә хәлләреннән килсә дә, үз гаиләсен төзи алмый калучылар да шактый биредә.
– Беләсезме, бу төзелеш аркасында күп кеше ялгыз калды, – дип сөйли Гөлзада Рзаева. – Эшкә баралар да – арып‑талып кайталар. Монда инде кәләш йә кияү эзләү кайгысы түгел. Нәтиҗәдә, гаилә дә, бала да юк, туганнар исә еракта, шунлыктан гомере буе ялгыз яшәүчеләр дә күп. КАМАЗ күп язмышны сындырды.
… Бервакыт, тулай торак яныннан үткәндә, Гөлзада Рзаева мондый күренешкә тап була: ике комсомол, сагышланып, гармунда уйнап утыра. Нишләп болай боегып утыруларын сорарга дип яннарына туктала. Егетләргә туган йорт, туган авыл җылылыгы җитмәве ачыклана. Шунда авыллардагы кебек кичке уен оештыру идеясе туа.
– Бер атна эчендә диярлек без үзебезнең Мәдәният йортында бик күп гармунчыны тупладык, – ди Гөлзада Рзаева. – Беренче уенны атнакич – пәнҗешәмбе оештырдык. Яшьләр агыла башламасынмы! Аларга рәхәтләнеп бию, җырлау, кызлар белән танышу мөмкинлеге туды. Безнең кичке уенны хәтта ТАСС килеп төшереп китте. Әле хәзерге чараларда да: «Кайсыгыз кичке уенга йөрде?» – дип сорасам, бик күпләр кулын күтәрә.
Сүз уңаенда, бүген без күрергә күнеккән «Энергетик» Мәдәният йорты 1973 елда төзелгән. Шул ук комсомоллар салган аны. «Без гигант завод һәм гүзәл шәһәр төзибез, һәм анда күркәм күңелле кешеләр яшәргә тиеш», – дигән Рәис Беляев.
– Без бит бушка, ял көннәребез – шимбә һәм якшәмбеләрдә салдык бу бинаны. Рәхәтләнеп йокы туйдырыр урынга, төзелешкә килә идек, – дип искә ала Гөлзада Рзаева. – Акча лимиты заводка һәм шәһәргә генә бирелә иде. Әмма безнең җитәкчеләр Мәдәният йорты салуга да каяндыр акча тапты. Кемнәр генә килмәде аннары безнең янга! Без Евтушенко һәм Рождественскийны тыңладык, Высоцкий һәм Зыкина белән кочаклаштык…
… Чаллыдагы тарих музее экспозициясенең иң түрендә, пыяла витриналар чолганышында илдәге Бөтенсоюз удар комсомол төзелешләренең эстафета факелы тора. Аңа үзе булган героик хезмәт урыннарының эмблемалары беркетелгән. Чиркей ГЭС, Чернобыль АЭС, Тольяттидагы машина төзү заводы... Яр Чаллы –әлеге бөтенсоюз эстафетасының соңгы пункты.
Фотолар Яр Чаллы шәһәре Тарих-туган якны өйрәнү музее архивыннан;
Добавить комментарий