«Тәүбә» - балачак сабаклары
Нурислам Хәсәнов хикәясе.
16 апреля 2016
— Нәрсә аласыз? — ди.
— Тәмәке.— Минем өчен Шамил җавап бирде.
— Кемгә?
— Әтигә.
Ярый әле Шамилнең ялганларга кыюлыгы җитте. Мин булсам, тотлыгып тотылыр идем.
Шырпы әзер иде. Тик менә кайдарак качып тартырга? Кеше-мазарга күренмәскә иде бит! Шулай аптырап торганда, Шамил:
— Әйдә, Баяр урманына сыздык,— диде.— Ерак түгел ич...
— Киттек...
Чаптык кына. Авыл артта калды. Урманда тыныч. Безне беркем дә күрми. Үзебезне егетләрчә сизәбез. Ике бармак арасында тәмәке. Әтәч Кәримнекеннән ким түгел. Төтен алкаларын, өреп, күккә чөябез. Кызык! Миңа Шамилнең авызын ачканда күренгән шыксыз казык теше генә ошап бетми бетүен. Шулай да зыян юк, ул миннән кыюрак. Тәмәкенең берсен бетерәбез, икенчесен башлыйбыз. Аяк астындагы түмгәкләргә фырт кына тибеп узабыз, анда сугылабыз, монда сугылабыз. Бар урман безнеке, урманга без хуҗа.
Йөри торгач, куак араларыннан каршыбызга мәче кадәр генә өч бүре баласы йөгереп чыкмасынмы?! Безне күрүгә, кире борылып чабарга керештеләр. Киттек куып. Шундый тереләр, һич кенә дә тоттырырга теләмиләр. Берсе, читкә аерылып, куе куаклар арасына кереп шылды. Калган икесе артыннан элдерттек. Куып кына җитәбез дигәндә, болар җир астына казылган куышлыкка — бүре өненә кереп качтылар. Шамил туктап калмады, артларыннан мүкәләп, өнгә кереп китте.
Мин читтән генә күзәтеп торам. Хәзер, мәйтәм, Шамил бүре балаларын колагыннан эләктереп чыга инде, дим. Шулчак уң ягыма борылып карасам, ни күзләрем белән күрим, бозау кадәр соры бүре башын игән дә туп-туры өненә таба ашыга. Телсез калдым. Агач башына ничек менеп киткәнемне сизмәдем дә. Беттек, мәйтәм. Аяк-кулларым дерелди башлады. “Шамилне чәйнәп ата инде бу”,— дим. Күз - бүредә. Ерткыч өненә килеп җитте дә минем якка таба борылды. Әллә... миңа теш кайрый инде? Нишләргә? Баш әйләнеп китеп, бүре авызына барып төшмим тагы, дип, ботакка чытырдап ябыштым. Кара! Бүре өненә арты белән керә икән. Чыгарга уңай булсын өчендер инде. Бүренең башы тишектән күмелүе булды, Шамил кычкырып аваз салды:
— Ңәмит! Тукта әле, мин чыккач керерсең,— ди.
Шулчак соры бүре, күзләрен акайтып, өненнән атылып та чыкты, бернигә дә карамый, туп-туры агачлар эченә кереп югалды. Әһә, мәйтәм, бездән курыкты бу...
Шамил, тәки ике бүре баласын эләктереп, куыштан арты белән мүкәләп чыкты да миңа дәшә:
— Әй, кайда син?
— Монда,— дим, агач башыннан төшә-төшә.
— Кая качтың?
— Качмассың, синең арттан бүре кереп китсен дә.
— Бүре? Шыттырма әле. Минем белән качыш уйнамакчы буласың.
— Ипидер. Бүре тишеккә арты белән кереп китте дә, син кычкыргач, куркып, каядыр качты. Тизрәк шылыйк моннан, йә көтүләре белән килеп чыгарлар.
Һәм без бүре балаларын эләктердек тә тиз генә авылга юл тоттык. Кайтып җитәрәк батырайдык. Бүре балаларын тоту сиңа уен-муен түгел ул!.. Әле бүренең бездән ничек куркып качканын да сөйләсәң, ышанмаслар...
Кайту белән бүре балаларына эт оясын бушаттык. Хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде. Табылдыкларны чиратлашып туйдырабыз, бергә уйнатабыз. Әй чабышалар, әй котырыналар. Бер галәмәт инде! Ятсынмыйлар. Көчеккә дә тиз ияләшеп киттеләр. Авылда безнең исемне телгә алмаган кеше юк.
Бер көн үтте, ике... Туып торган яңалыкларны безгә җиткерә торалар: “Кичә бер бүре зират башында Барый абый казларын ботарлаган”, “Бүген төнлә Әнәсләр сарыгын бүре буган”. Бу нинди тамаша? Бөтенесе Шамил белән мине каргыйлар. Барсына да без гаепле. Янәсе, бүре балаларын ник алып кайттыгыз? Кулыгыз корыр. Бер бүре, Камышлы күл буена килеп, көн дә йолдызларга карап улап тора икән. Хәвефле хәбәр җиткерергә теләгәндәй, әллә нинди сагышлы тавышлар чыгара, ди. Имеш, шулай балаларын гозерләп сорый. Моңа без генә гаепле, без ярамас эш кылган. Бәласеннән башаяк, тизрәк илтеп ташлагыз бүре балаларын, диләр. Безне бүре балалары белән уйнаудан тыялар.
Бу әрләрнең башы әнинең тәмәке тарткан исне сизүдән башланды. “Әле син шулай качып тәмәке тартырга йөрисеңме? Чукынчык. Атаңа әйтеп җаныңны алдыртырмын, бел аны”,— дип, колакны кызартканчы борды. Бүтән ул эшне эшләмәскә вәгъдә бирергә туры килде.
Берничә көн узгач, нишләптер бүре балалары боегып калды. Урам, ишегалды буйлап чапмыйлар да. Көчеккә дә исләре китми башлады. Биргән сөтебезне дә иснәп карыйсылары килми. Колаклары әрекмән кебек шәлперәйде. Күз кабакларын моң баскан, мөлдерәгән күзләре безгә рәнҗеп карый сыман. Әнкәләрен сагынуданмы? Алар шат булмагач, безгә дә күңелсез. Карап-карап торулары шундый кызганыч булып китте. Нәрсәгәдер нәүмизләнәләр. Әллә үпкәләп безне каргаулары. Май сызгандай көйсезләнеп, хәлсезләнә баралар. Юк, мондый җан ияләрен күрәләтә үтереп булмас, дидек тә кире урманга алып киттек. Барып җиткәч, бүре өненә кертеп җибәрдек. Аннан, читкәрәк китеп, бер агач башына мендек тә бүренең килгәнен көтә башладык. Бүре юк та юк. Әллә, безне сизеп, якын килергә курка инде. Озаклагач, кайтырга булдык. Урман эченнән, сулгарак борылгач, алан сымак ачыклыкка килеп чыктык. Кырыйдан гына үтеп барганда, алан почмагындагы бер чокыр өстендә чебеннәр мыжгып уйный. Әллә шөпшә оясы бар инде? Якынрак килеп карасак, аптырап киттек. Чокырда теге көнне өненнән атылып чыккан соры бүренең үле гәүдәсе аунап ята. Балаларын кызганудан өркеп качкач, йөрәге ярылып үлгән икән, мескеннең. Ни кызганыч! Нәрсә әйтергә дә белми, тынып калдык. Күз алдына әнисез калган ятим бүре балалары килеп басты. Алар чабышып, шаярып йөрүләреннән туктаганнар, мөлдерәмә күзләрен безгә төбәп калганнар да: “Нигә безне әнисез калдырдыгыз?” - диләр сыман. Чыннан да, нишләдек без?! Ата бүре юкка гына, авыл башына килеп, күкләргә бага-бага еламагандыр.
Без ана бүре яныннан тын гына башларыбызны иеп кузгалып киттек. Икебез дә эчтән бүтән вакытта җанварларның балаларына тимәскә ант иттек.
Камилә Гыйльметдинова рәсеме
Добавить комментарий