Тавышсыз моң
Ул гомере буе җырларга, күңелендәге кайнар тойгыларны җыр-моң итеп кешеләргә сибәргә, яктылыкка сусаган җаннарны моң белән сугарырга хыялланды.
18 февраля 2016
— Ник син ил эшендә катнашмыйсың?
Көтмәгәндә-уйламаганда яңгыраган бу сораудан ул тертләп китте. Тирә-ягына күз йөгертеп алды. Аннан соң нәрсә әйттең әле дигәндәй, аптыраулы карашын каршында торган иргә төбәде.
— Ил эшендә нигә катнашмыйсың? — дип кабатлады тегесе. — Бөтен халык һәлакәттән котылырга тырыша, ә син уйлап та бирмисең…
Ул дәшмәде.
Дөнья матур иде. Күктә соклангыч нур сибеп кояш балкый, җирдә назлы талгын җил исә, агач яфраклары авыз эченнән генә дәртле көй көйли, ара-тирә кошлар сайрап куя, гөл-чәчәкләр хуш ис бөркеп тора, күгүләннәр башын күккә чөя, үлән арасында чикерткәләр җирнең матурлыгын мактап туймый. Җәйнең якты нуры, якты моңы һәм хуш исе бергә үрелеп, тылсымлы бер хозурлык тудыра, бу дөньяны җәннәт итә иде.
Ул шушы матурлыкка сокланып атлый, шул матурлыкны җанына сеңдерә, табигатьнең шушы хозурлыгында эреп үзе дә бер гүзәллеккә әйләнә баруын тоя иде. Күңеленә тулышкан хисләрдән ул бераз гына исерә дә төшкән кебек, колачларын җәеп җилләр артыннан йөгерәсе, җиргә ятып үләннәрдә ауныйсы, кошлар булып сайрыйсы, яфрак булып шыбырлыйсы, тагын әллә нинди юләрлекләр эшлисе килә, ләкин ул үзенең бала-чага түгеллеген, болай кыланырга ярамаганын белә һәм ишетелер-ишетелмәс кенә бер көй көйли иде.
Ул гомере буе җырларга, күңелендәге кайнар тойгыларны җыр-моң итеп кешеләргә сибәргә, яктылыкка сусаган җаннарны моң белән сугарырга хыялланды. Бер генә кабат, бары тик бер генә кабат, туйганчы һәм теләгәнчә җырлап кешеләрнең йөрәгенә үтеп керер өчен ул бөтен көчен, бөтен осталыгын, бөтен саулыгын, гомумән, бөтен булмышын бирергә дә әзер, шул максатына ирешә алса, икенче көнне үк тыныч күңел белән дөньядан китәргә дә риза иде.
Ул җырчыларны яратты. Алардан якты көнләшү белән көнләште дә, чиксез зур ихтирам, олы мәхәббәт белән карады, җирнең башка гади кешеләре кулыннан килмәгән сәләткә ия булган бу изге затлар, күңелләрне сафлык белән сугара торган бу бөекләр аның күз алдында аллага тиң иде. Ул җырчы кошларны яратты. Сандугачлар гына түгел, хәтта каз каңгылдауларында, карга тавышларында да ул үзенчәлекле якты моң ишетте. Елгалар агышында, чишмәләр челтерәүендә ишетте ул сихри моңны. Аларны бирелеп тыңлаганда ул үзе дә бер моңга әйләнәдер сыман иде.
Тик ул үзе җырлый белми иде.
Ул җырларга тели иде.
Бер мәлне мәҗлестә җырлап та карады. Соңыннан бу хакта озак сөйләп йөрделәр. Моңлы кеше диеп. Ул гарьләнде, ә авылның аксакалы, оста җырчы булып даны чыккан Габделхай карт аның үзен генә туры китереп болай диде:«Кеше сүзләренә үпкәләмә. Син чынлап та моңлы бала, улым. Күңелеңдә чиксез моң бар синең. Тавышсыз моң».
«Тавышсыз моң…»
Аңа авыр иде. Күңелендә давыл өзгәләнде.
Тавышсыз моң…
Йөрәксез хис…
Ярсыз гашыйк…
Габделхай карт аңа каршы төште:
— Ялгышасың, балам. Күңелдәге моң ул ятим булмый. Ул җыр булып туа алмаса да, бер матурлык булып бәреп чыга. Ул җырга тиң эшләр эшләттерә…
Тик ул гомере буе гадиләрдән гади эштә булды. Балта тотты. Бик күп йортлар салды. Тик берсе дә җырга тиң булмады. җир казыды… Әле дә менә көрәк тотып эштән кайтып бара.
Дөнья матур иде. Күктә соклангыч нур сибеп кояш балкый, җирдә назлы талгын җил исә, агач яфраклары авыз эченнән генә дәртле көй көйли, ара-тирә кошлар сайрап куя, гөл-чәчәкләр хуш ис бөркеп тора, күгүләннәр башын күккә чөя, үлән арасында чикерткәләр җирнең матурлыгын мактап туймый. җәйнең якты нуры, якты моңы һәм хуш исе бергә үрелеп, тылсымлы бер хозурлык тудыра, бу дөньяны җәннәт итә иде.
— Ник син ил эшендә катнашмыйсың?
Бу тавыштан ул сискәнеп китте.
- Бөтен халык һәлакәттән котылырга тырыша, ә син уйлап та бирмисең.
Ул дәшмәде.
Тирә якка күз йөгертеп чыкты.
Көнчыгышта яшьләр күңел ача. Кулларында — сыра шешәләре, авызларда затлы сигаралар. Төтенләнеп кенә учак пыскый, әйтерсең лә гомер пыскып үтә…
Көнбатышта алыш-биреш бара. Базар кайный. Кем - көмешкә, кемдер - икмәк, кемдер - гайбәт, кемдер җанын сата…
Ә төньякта — басу. Тиздән җиргә керәселәрен белеп, аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп калырга теләгәндәй, карт-корылар җиргә туңкайганнар.
Ә көньякта — сазлык. Элек анда чишмә булган, диләр. Хәзер сазлык. Ул, көннән-көн зурая барып, инде авылга килеп терәлгән, кемнәрнеңдер ындырына кергән. Монда көн дә маллар батып үлә, исерек машиналар кереп чума… Монда җен-пәриләр яши, диләр. Хәтта дию пәрие дә шул сазлыкта гомер сөрә икән. Ул әлегә тик малларны гына суырып ала, киләчәктә бар авылны йотарга тели икән. Монда җеннәр шундый явыз, азгын: алар авылдагы яшь кызларны авырга уздыралар, ирләрне хатынына, хатыннарны иренә хыянәт иттерәләр, диләр. Авыл халкының моңа чыдарлыгы калмаган, хөкүмәттән терәк-яклау сорап ул көрәшкә чыккан.
Бөтен халык — авыл уртасында. Шаулашалар.
— Хөрмәтле авылдашлар! Бүгенгебез, киләчәгебез зур куркыныч астында. Диюләре, җен-пәриләре белән безгә сазлык һөҗүм итә. Ул башта сыерларыбызны, сарыкларыбызны гына ала иде. Хәзер кешеләргә дә үрелә, авылдашларыбызны уйнашлыкка этәрә, кызларыбызның язмышын боза, егетләребезне җилбәзәклеккә әйди. Болай барса, тоташ авылыбыз сазлык астында калачак. Иген кырларыбыз, бәрәңге бакчаларыбыз, йортларыбыз, үзебез дә сазлыкта яшәргә мәҗбүр булачакбыз…
Ораторның көр тавышы бөтен тирә-юньгә таралды. Аны ишетеп, көнчыгыштан яшьләр килеп җитте. Алар бераз кырын салган иде. Шундук ораторны җөпләделәр:
— Долой сазлык! Да здравствует свободный секс!
Көнбатыштан сәүдәгәрләр төште. Алар бераз тыңлап тордылар да халыкка озын төрепкәләр сата башладылар:
— Сазга баткач, тын алыр өчен нык уңайлы нәрсә. Бик кыйммәт тә түгел.
Төньяктан карт-корылар төште. Алар үз тәкъдимен җиткерделәр:
— Ата-бабалар рухына хыянәт итәргә ярамый, иптәшләр. Зиаратны тау башына күчерик!
Оратор аларның тәкъдимен игътибар белән тыңлап торды да дәвам итте:
— Мөхтәрәм авылдашлар! Мондый тизлек белән һөҗүм итсә, сазлык тиздән безне күмеп китәр. Ләкин безнең белән генә тукталмас ул. Күрше авылларны һәлак итәр. Аннан район, аннан бөтен илне. Бөтен Рәсәй саз астында калыр. Шуңа күрә, мөхтәрәм авылдашлар, хөкүмәттән ашыгыч ярдәм сорыйк. Ярдәм итсен безгә!
Халык аны җөпләп шау-гөр килде.
— ООНга да языйк! — диде кемдер. — Рәсәйдән соң, ул җир шарын басар. Бөтен дөнья саз астында калыр…
- Языйк! Бар кешелек безгә ярдәм итсен!
- Мир обязан! Мы ведь разводили! В сорок первом!
- Дөрес! Дөрес!!! Хаклык безнең якта!
Мондый митинглар инде ун көнгә якын дәвам итә, шуңа күрә ул нәрсә буласын алдан ук белеп тора иде. Хәзер мәңге исерек Галәветдин имәнеч тавыш белән җыр сузачак:
Хәлләр белеп, сәмәй эчеп,
Йөреп, йөрешеп калыйк…
Күрешергә, үбешергә
Җир астында юллар юк.
һәм шуннан тагы да ямьсезрәк тавыш белән үкереп елап җибәрәчәк. Аның артыннан микрофонны авылның бердәнбер шагыйре - көтүче Гариф алачак та калтыранулы тавыш белән укырга тотыначак:
Авылыбызны сазлык баса,
Сазлык баса йөрәкләрне.
Сазлык белән көрәшергә
Сызганыйк без беләкләрне.
Беләкләрне сызганыйк та
Хөкүмәткә хатлар языйк!..
Ул инде боларның барсын да яттан белә, шунлыктан күрмичә дә үтәргә гадәтләнгән иде. Авылдашлар яклау өмет итеп унынчы хат язачаклар бүген. Аны зур тантана белән почта яшнигенә салачаклар. Мәчет әһеле теләкләрнең кабул булуы өчен намаз укып дога кылачак. Тик ни файда?!
Почта эшләми бит.
Бу хакта ул берничә кат әйтеп карады, сазлыктан котылу юлын тәкъдим итте, әмма ишетергә дә теләүче табылмагач, кул селтәде. Хәзер анда митинг кайгысы юк, үз эше дә баштан ашкан иде.
Ул җир казый иде. Иртә таңнан торып кузгала да кара төндә генә кайтып керә. Берничә кат аның янына килеп:«Үзеңә кабер казыйсыңмы әллә?» — дип көлеп китүчеләр дә булды. Ул дәшмәде. Вакыты юк иде. Килүчеләр дә бүтән күренмәде. Бәлки, вакытлары булмагандыр…
Ул җир казый… Юк, җир генә түгел, һәр көрәктә — узган еллар ята, ул тарихны казый, гадиләрдән гади көрәк белән үткәннәргә юллар сала иде.
Көмеш балдак чыкты. Суга килгән берәр гүзәл кызның бармагыннан төшеп калгандыр… Ул кыз, бәлки, аның әниседер…
Пәке чыкты. Кызлар күзләп килгән фырт егетнең кесәсеннән төшеп калгандыр, ә ул егет, бәлки, бабасыдыр…
Ул биленнән салкын суга батып кайнар тирен түкте, үткәннәргә табан атлады. Ук башагы чыкты. Хәнҗәр чыкты. Көмеш тәңкә. һәм, ниһаять!.. Эзләгәнен тапты!..
Ике колач җир астында имән бура чыкты.
«Ике колач…— дип уйлады ул. — Ике колач… Кабер тирәнлеге…»
Йөрәктәге кайнар моң шикелле, ярсу чишмә агып ята иде. Ике колач җир астында. Тереләй гүргә кергән кеше сыман.
Ул чишмәне гүрдән алып чыкты.
Җиргә алып чыкты…
Матурлады.
Бүген аның эше тәмамланган иде. Шуңа кайтырга да иртәрәк чыкты. Дөнья матур, ә ул шушы матурлыкка сокланып атлый, шул матурлыкны җанына сеңдерә, табигатьнең шушы хозурлыгында эреп үзе дә бер гүзәллеккә әйләнә баруын тоя иде. Күңеленә тулышкан хисләрдән ул бераз гына исерә дә төшкән кебек, колачларын җәеп җилләр артыннан йөгерәсе, җиргә ятып үләннәрдә ауныйсы, кошлар булып сайрыйсы, яфрак булып шыбырлыйсы, тагын әллә нинди юләрлекләр эшлисе килә, ләкин ул үзенең бала-чага түгеллеген, болай кыланырга ярамаганын белә һәм ишетелер-ишетелмәс кенә бер көй көйли иде. Чишмәләрдән отып алган көйне.
— Ник син ил эшендә катнашмыйсың?!
Бу сораудан ул сискәнеп китте. Тик дәшмәде. Бу сорауны кинәт бөтен халык күтәреп алды һәм нәфрәтле карашларын төбәп чиксез гайрәт белән кабатлады:
— Ил эшендә нигә катнашмыйсың?
Бу вакытта трибунада шагыйрь Гариф иде:
Авылыбызны сазлык баса,
Сазлык баса йөрәкләрне…
Кинәт ул әлеге шигырен өзде дә нәфрәттән калтыранып яңасын укый башлады:
Күңелләрне сазлык баскан
Авыр заманнарда
Ләгънәт төшсен ил эшеннән
Читтә калганнарга!
Халык ду килде:
- Ләгънәт төшсен! Ләгънәт!
- Нинди ил эшеннән читтә калдым? — дип сорады ул тыныч кына.
Халык тагын шау-гөр килеп алды:
- Карале, ул хәтта белми дә бит!..
- Надан! Несознательный!
- Соң бит, сазлык баса авылыбызны!
Ул мыек астыннан гына елмайды да чишмә ягына ымлады:
— Сазлык юк инде. Ул кипте. Хәзер чишмә генә челтерәп ага.
һәм кешеләр ул күрсәткән якка карап катып калды. Сазлык урынында гөл-чәчкәле болын, болын уртасында челтерәп чишмә ага, аның сулары кояш нурында аллы-гөлле төсләргә кереп балкып китә иде. Бизәкле коймалар белән уратып алынган чишмә янында искиткеч матур йорт төзеп куелган. Кичәге сазлык бүген әкият дөньясына әйләнгән иде.
— Рәхмәт инде хөкүмәтебезгә сүзебезне екмаган өчен!— дип куйды кемдер. Икенчесе аңа каршы төште:
— Безнекеләр болай ук булдыра алмас иде, малай… ООНнан килеп эшләгәннәрдер…
— Эшләде, ди, сиңа… Көтеп тор! Ходайның хикмәте бу. Мулла изге бит безнең. Намазны эчми укыса, теләге гел кабул була…
Ул дәшмәде.
Көрәген иңенә салып, әкрен генә өенә кузгалды.
Күңелендә моң ургыла иде.
Чишмәләрне сазлык иткән халыкның да сазлыкларны чишмә итәр уллары бар.
Добавить комментарий