Тел... чувашларга илтер
Татарстанда милли телләрне өйрәтүче ничә мәктәп бар?
28 апреля 2017
ТҮБӘДӘН СУАГА, ШУЛАЙ ДА...
Буа районында 14 чуваш мәктәбе бар. Без Рунго урта мәктәбенә юл тоттык. Әлеге уку йорты Буа районындагы чуваш мәктәпләренең милли үзәге булып тора. Биредә 78 укучы белем ала. Мәктәптә бары тик бер Рунго авылы балалары гына икәнен исәпкә алсак, башка салалар белән чагыштырганда, бу сан бер дә начар түгел икәнлегенә инанасың.
Рунгога килеп кергәч тә, төзек йортлар, пөхтә урамнар күреп сөенеп куйдык. Кайсыдыр ягы белән татар авылларын хәтерләтә. Чәчәкләп ясалган тәрәзә яңакларын да очраттык. Әллә биредә татарлар да яшиме дигән уй туды.
– Рунго чып-чын чуваш авылы, – дип сөйләде безгә урта мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Гордеева. – Элек безнең авыл бик зур – 800 хуҗалыклы булган, бүген исә 200 хуҗалык кына бар. Бөтен авыллардагы проблема безгә дә кагылды: авылда яшьләр калмый. Әле ярый, Буа шәһәре якын, җиде генә чакрым. Халык шунда барып эшли. Аеруча ир-атларга кыен, алар Казанга да, Мәскәүгә дә йөреп эшләргә мәҗбүр. Җәйләрен тирә-як авылларга «шабашка»га йөриләр. Тормышны алып барырга кирәк бит. Чувашлар бик тырыш халык, бер эштән дә курыкмыйлар.
Рунго урта мәктәбенең тарихы 1831 нче елларга барып тоташа. Башта ул чиркәү мәктәбе буларак эшләгән. 1917 елдан башлангыч мәктәпкә әйләнгән. 1949 елдан инде урта мәктәп статусы алган. Ул чорда балалар өч бинада укыган. Һәм 1987 елда Рунго мәктәбе ике катлы, 300 бала сыйдырышлы итеп ачылган. Һәм шул көннән бирле уку йортына бер тапкыр да ремонт булмаган. Буялган агач идәннәр, иске тәрәзәләр, «шыгырдый» торган ишекләр, без хәзер мондый урта мәктәпләрне күреп күнекмәгән.
– Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасына быел кертмәделәр, – дип сүзен дәвам итте Ирина Владимировна. – Киләсе елга булыр, дип өметләнәбез. Әлбәттә, яхшы мәктәптә укыйсы килә. Белем сыйфатына килгәндә, сер бирмибез: «Республиканың иң яхшы йөз авыл мәктәбе» исемлегенә кердек. Төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшләп килә. БДИ һәм ДЙАнә дәрестән соң калып әзерләнәләр. Шәһәр мәктәпләрендә укучылар акча түләп репетиторга йөрсә, безнең укытучылар бушка эшли. Балаларыбыз шулай ук имтиханнарны югары балларга тапшыра.
«ТУГАН ТЕЛГӘ ИХТИРАМ БАР, ИГЪТИБАР ЮК»
Мәктәпнең чуваш теле укытучысы Надежда Сайкина белән таныштык. Балалар белән махсус милли киемнәрдән каршы алды ул безне. Мәктәптә «Родник» ансамбле оештырган. Укучылар белән районда, республикада узган төрле конкурсларда чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар икән. Безгә дә укучы кызлар чуваш халык биюен күрсәтте.
– Укучылар туган телләрен ихтирам итәме, ни дәрәҗәдә беләләр? – дип сорыйм Надежда Михайловнадан.
– Дөресен генә әйткәндә, чуваш теленә игътибар кимеде. Өйдә әби-бабай, ата-ана белән аралашу теленә генә калып бара ул. «Безгә БДИны рус телендә бирәсе бар», – дип кенә әйтәләр. Әйе, авылда әле туган тел барыбер саклана. Ә менә шәһәрдә ата-аналар балаларын бөтенләй чуваш теленә өйрәтми. Янәсе, нәрсәгә кирәк ул?! Имтихан бирәсе юк, сөйләшкәндә русча аралашу әйбәтрәк. Без, әлбәттә, хәлдән килгәннең барысын да эшлибез: милли бәйрәмнәребезнең берсе дә читтә калмый, традицияләрне саклыйбыз. Дәрестән тыш чараларда да милли үзенчәлекләр турында сөйлим.
Рунго урта мәктәбендә төп фәннәр рус телендә укытыла. Ана теленнән тыш, укучылар рус, татар, инглиз телләрен өйрәнә. Малайлар-кызлар аеруча соңгысын яратып укый икән. Яңа белем бирү стандартлары кертелгәннән соң, чуваш теленең сәгать саннары кимегән. Мисал өчен, 5нче сыйныфлар чуваш телен атнага 3 дәрес укыса, өлкән классларга җиткәндә аның саны бергә генә кала. Өстәвенә, чуваш теле һәм әдәбиятын да берләштергәннәр, хәзер ике фәнгә бер генә билге чыга.
– Чуваш теленнән БДИ юк, ә менә ДЙА бар, – дип сүзен дәвам итте Надежда Михайловна. – Узган ел биш укучым ДЙА тапшырды, баллар уртачадан югарырак булды. Әгәр БДИны да укучыларга туган телләрендә бирергә яраса, ана телләренә карата игътибар артыр иде, минемчә. «Чуваш теленең кирәге юк бит», – дигән фикерне бәлки ата-аналардан ишетмәс идек. Хәер, туган телгә мәхәббәт БДИ бирүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Бу гаиләдәге тәрбиядән дә килә. Бала үз туган телен белергә тиеш!
– Чуваш теле укытучыларына кытлык юкмы? – дим.
– Юк, Ульяновск, Чебоксарда чуваш теле укытучыларын әзерлиләр, Казан дәүләт педагогика университетында да заманында чуваш теле белгечләре әзерләделәр. Ә тулаем алганда, мәктәпкә яшьләр бик килми. Коллективыбыз урта, өлкәнрәк буын укытучылардан тора. Әле менә яңа уку елында башлангыч сыйныфларга бер яшь мөгаллимә килде. Күрше авылдан, татар кызы, чувашча бер дигән итеп сөйләшә.
Бәйрәм-йолаларга килгәндә, рус бәйрәмнәре «Раштова» («Раштуа»), «Монгон» («Пасха») дан тыш «Җаварни» («Масленица»), «Мигула» («Николов день») уздыралар. Ә иң мөһим көн, чара дисәм дә дөрес буладыр – «Семык» («Родительский день»).
– Күптән күрмәгән авылдашың, туганыңны очратасың килә икән, ул көнне авылга кайтырга кирәк, – дип сөйләде Надежда Михайловна. – Әби-бабасы, ата-анасы каберенә барып дога кылу, аны чистарту – һәр чуваш кешесенең бурычы. Җитди сәбәпләре булмаганда, һәр кеше зиратка бара, ераклардан ук кайталар. Үзенә күрә бер бәйрәм ул. Бөтен туган-тумача җыела, авылдашлар очраша. Күрешәләр, кунакка йөрешәләр.
ТЕРЕ ЛЕГЕНДА
Рунго урта мәктәбе укытучылары арасында атаклы рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Алексеев та бар. Чуваш дөньясында аны Сандр Пикл дип тә беләләр. Беренче минуттан ук үзенә гашыйк итә торган үзенчәлекле шәхес ул. Мәктәптә аның зур остаханәсе бар. Хәер, аны туган якны өйрәнү музее дисәм дә ялгыш булмас. Монда ни генә юк! Чуваш халкының үткәнен гәүдәләндергән архитектура сыннары, авыл турында сөйләүче аерым рәсем, эшләнмәләр...
– Апрель башында 60 яшемне тутырдым, эштән кусалар дип, куркып торасы юк, дөресен сөйлим, – дип башта гаҗәпкә калдырды Александр Иванович. – Остаханәгә су үтә, менә карагыз. Мәктәп бинасына утыз ел бит. Юк, миңа бу эшләргә, иҗат итәргә бер генә дә комачауламый. Киресенчә, үзенә бертөрле мохит тудыра.
Чынлап та, остаханәдә аерым бер рух хөкем сөрә. Тишек түбәдән аккан сулар да иҗади тәртипсезлек җирлегендә килешле күренә. Александр Иванович белән сәнгать әсәрләрен карап йөрибез. Бүтән бер җирдә дә мондый эшләнмәләр күргәнем юк иде: агачтан уеп ясалган ат, төрле кош, кеше сыннары, киндергә ясалган рәсемнәр, матрешкалар, тагын әллә ниләр...
– Төрледән төрле ат сыннары ясагансыз. Чуваш халкы да атларга дан җырлыймы әллә? – дим.
– Әйе, атлар безнең өчен тырышлык символы. Татарларның да атларны яратканлыгын беләм. Безнең ул яктан охшашлык бар. Хәер, чуваш белән татарны берләштерүче әйберләр байтак, тамырлар уртак бит. Безне бары тик дин һәм партия генә аерган.
Александр Алексеев ясаган картиналар беренче карашка бик аңлашылмаска да мөмкин: тирән фәлсәфә ята аларда. Изге Ана сыны янында кәҗә башы урнашкан, сулык янында без күрмәгән ялгыз хайван басып тора. Миңа исә аның «Хайлав» («Сказание») картинасы ошады. Адәм баласының бөтен тормышы гәүдәләнә анда: түгәрәк сулыкның (ягъни җирнең) бер башында кечкенә генә сыннар. Алар су буйлап килә бара һәм сыннар да зурая. Ә һавада кушаяклап ат чабып бара. Чувашларда: «Вакыт ат кебек юырта гына, аныңартыннан җитеп булмый», ・ дигән гыйбарәбар икән. Рәссам шуны да әйтергәтеләгән.
Александр Ивановичныңбарлык картиналарын күрүбәхете насыйп булмады. Алар аныңөендәсаклана икән, дөресрәге, чормада. Рәссамныңмонда тулы бер эш бүлмәсе, ди. Әбез Татарстанныңатказанган мәдәният хезмәткәре белән күбрәк мәктәп, балалар турында сөйләштек. Менәнәрсәләр борчый аны:
・ Бүген бөтен нәрсәне стандартларга кертеп бетерделәр. Иҗатка урын бик юк. Мин, мәсәлән, балалар белән эшләгәндә бары тик табигый әйберләр генәкулланам. Кул астыбызда бөтен нәрсәбар: кәкре ботаклар, агачлар. Менәшуларны аз гына төзәтеп, ышкылап яки кисеп, буяп җибәрәсе генәбар бит. Бер дигән сәнгать әсәре туа! Һәр нәрсәне: агачтан башлап пластилинга кадәр эшкәҗигәбез. Игътибар иткәнегез бармы, кечкенәбалалар, кеше сурәте ясаганда, әти-әниләрен төшерәләр. Бу табигый, ул күз алдына иңберенче аларны китерә Әүсәүсәүзен ясый башлый.
Александр Иванович пластилиннан ясалган сурәтләр янына чакырды:
・ Бу безнеңэлеккеге укучыларыбызныңэшләре. Ничәеллардан соңда моннан үз эшләрен табалар.
Шул рәвешле рәссам укытучы, һәр эш янына тукталып, аныңтарихы, үзенчәлекләре турында сөйләде. Нәрсәдим, Рунго балалары бәхетле, мондый укытучыда белем алган малайлар һәм кызлар, һичшиксез, сәнгатьне тоемларга, яратырга өйрәнәләрдер.
«БИЕП КЕНӘ БУЛМЫЙ!»
Казанда чыга торган чуваш газетасы «Сувар»ныңбаш мөхәррире Константин Малышев да тумышы белән Буа районыннан. Рунго авылын, аныңмәктәбен бик яхшы белә анда еш була. «Биредәэлек яһүдләр яшәгән. Шуңа күрәбу авыл зыялылыгы, күп уен коралларында уйный белүче кешеләре белән аерылып торды», ・ диде. Әбезгәтаныш рәссам Сандр Пиклны: «Чуваш халкыныңбик зур горурлыгы», ・ дип атады.
・ Кызганычка каршы, чуваш теле бүген, өйдән чыгып киткәч, кирәкми башлады, ・ дип фикерләре белән уртаклашты Константин. ・ Кешеләрдәсүз запасы кими. Моныңсәбәпләре төрле. Беренчедән, 2012 елда мәгариф системасына ФГОС стандартлары кертелде. Хәзер чуваш балалары бакчада ук, дәүләт теле буларак, рус һәм татар телләрен өйрәнә Әйе, тәрбиячеләр алар белән туган телләрендәаралаша, әчуваш хәрефләрен беренче тапкыр мәктәпкәкилгәч кенәкүрәләр. Нәтиҗәдә ана телләрен фән буларак кабул итмиләр. Икенчедән, мәгълүмати технологияләр заманы хәзер, әалар чуваш теленәихтыяҗтудырмый. Рус телен белсәң Интернеттан җаныңтеләгән әйберне табарга мөмкин. Лексикага көн саен яңа сүзләр өстәләһәм алар барысы да читтән кергән терминнар. Чувашлар ниндидер фәнни ачышлар, яңа терминнар кертсә әлбәттә аңа карата ихтирам артыр иде. Әбу мөмкин түгел, чөнки чуваш телендәфизика, химия, башка фәннәр алып барылмый. Әбер филология белән генәерак китеп булмый. Өченчедән, хәзер милли җанлы белгечләрне бармак белән генәсанарлык. Укытучыныңбүгенге максаты ・ БДИ, ДЙАндәяхшы күрсәткечләргәирешү Берничәел элек чыгарылыш сыйныф укучылары чуваш теленнән бөтенләй имтихан тапшырмый иде. Соңгы ике елда, укучыларга, үз теләге белән чувашча ДЙА бирергәрөхсәт ителәбашлады. Минемчә тугызынчыны тәмамлаган һәр укучыга мәҗбүри рәвештәтуган теленнән имтихан тапшыртырга кирәк. БДИ да булса тагын да яхшы булачак. Шул чагында, бәлки туган телгәигътибар артыр.
Бүген ата-аналар, бигрәк тәяшьләр, балаларын шәһәр тормышына әзерли. «Аңа Казанда, Самарада чуваш теле нигәкирәк?» ・ дип фикер йөртәләр. Янәсе, артык мәгълүмат белән баланыңбашын катырмаска кирәк. Әчувашларда шундый әйтем бар: «Үз телеңне камил белсәң чит телне өйрәнүберни түгел».
Мәктәпләрдәочрашуларда еш булам. (Константин Малышев чуваш телендәпроза әсәрләре дәяза. ・ Авт.) Хәзер балалар тел белүләре белән мактана алмый, шигырь сөйләү әкиятләр кую кебек гади әйберләр артта калып бара. Аныңкаравы оста итеп бииләр. Махсус милли киемнәр тектергәннәр. Шул рәвешле укытучылар да, балаларныңтуган телләрен белмәүләрен яшерергәтели кебек. Әчуваш биюен татар кызы да, рус кызы да бии ала. Вазгыять үзгәрмәсә киләчәктәчуваш теле әнәшулай милли биюләрдә киемнәрдәгенәкалыр, дип куркам...
Материалны тулысынча «Татарстан» журналы битләреннән укырга була.
Добавить комментарий