«Тере музей»га рәхим итегез!
Тарихи күргәзмә
25 декабря 2017
ЗАМАНЧАЛЫК – БЕРЕНЧЕ УРЫНДА
«Россия – минем тарихым» проектына биш ел. Аның идеясенең авторы – Егорьевск епископы, Патриархлар советының җаваплы секретаре Тихон (Георгий Шевкунов). Ул Гуманитар проектлар фондының экспертлар советы җитәкчесе дә булып тора. Ә бу советка Россия тарихы институтыннан (РАН) башлап, Россиянең башка бик күп мәртәбәле уку йортларының күренекле академиклары, профессорлары керә. Алар фикеренчә, яшьләр өчен дә, өлкән һәм урта буыннар өчен дә кызыклы, мавыктыргыч булырдай проектның төп максаты – үткәнебез һәм бүгенгебезнең тарихына анык нәтиҗә һәм бәя бирү, безнең тарихны өр-яңадан ваемлау. Проект РФ Президенты администрациясе тарафыннан югары бәяләнде һәм Россиянең эре шәһәрләрендә күрсәтелергә тиеш, дип табылды. Әлбәттә, җирле тарихи-мәдәни пластны да исәптә тотып. Милли республикаларга килгәндә, соңгы момент аеруча зур әһәмияткә ия, билгеле. Мисал өчен, җәй көне Уфада узган күргәзмәдә башкортлар үзләрендәге күренекле шәхесләргә, тарихларындагы сәхифәләргә урын бирде. Казандагы күргәзмәдә дә бу шулай. Бар яктан уйланылган һәм тулы бербөтенне тәшкил иткән тере экраннар арасында йөрисең-йөрисең дә, кинәт кенә, көтмәгәндә, «Татарстан тарихы битләреннән» дигән панельләргә килеп төртеләсең. Күңел сөенеп, очынып китә. Алар аз‑азлап кына булса да, әзер проектка өстәмәләр кертү кебек четерекле бурычны үз өстенә алган ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институты командасына шактый кыенга килгәндер, дип фаразларга җирлек бар. Әлбәттә, проект милли күзлектән карап оештырылган очракта без бөтенләй башка тарихны күрер идек, әмма – кунак ашы кара-каршы, дигәндәй... Милли тарихыбызга реконструкция ясауны үзмаксат итеп куйган белгечләрнең берсе – ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институты фәнни секретаре Бәхтияр Искәндәр улы Измайловка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә Татарстан тарихы белән бәйле сәхифәләрнең ничек туплануына ачыклык кертергә булышты.
«ТАРИХНЫҢ ШОМА ГЫНА БУЛМАВЫН АҢЛАДЫЛАР...»
Бәхтияр Измайлов:
– Без Мәскәүдәге оештыручыларның заказы буенча эшләдек. Федераль үзәкнең һәм үзебезнең Мәдәният министрлыгының заказы, дисәк дөресрәк булыр. Региональ компоненты өстәү буенча махсус комиссия төзелде: Фәннәр академиясе, Милли музей һәм үзебезенең Тарих институты керде ул комиссия составына. Федераль үзәккә үзебезнең концепцияне тәкъдим иттек, һәм, әйтергә кирәк, сөйләшү барышында безгә карата Россия Тарих институты белгечләреннән сораулар минимум булды. Коллегалар безнең рецензентлар иде, һәм контентны эшләгәндә, безгә бурычларны да алар куйды. Региональ компонентны, аңлашыла ки, күргәзмәнең инде әзер схемасына яраштырып эшләргә кирәк иде. Бу яктан проблемалар тумады дияргә дә була, әмма тарихка карашның ике яклы булуы, әлбәттә, үзен сиздерде. Мәскәүдән караганда тарих бит ул бердәй, андагылар уйлаганча гына күренә. Әмма регионнар белән җыелып сөйләшүләр, комиссияләрнең эшчәнлеге барышында Федераль үзәк үзе дә ул тарихның шома гына булмаганлыгына янә бер мәртәбә инанды.
Һәр регионның – үз карашы, үз нокталары. Мисал өчен, бездәге проектны эшләгәнче үк Уфада килеп туган прецендент: Салават Юлаев башкортлар өчен милли каһарман дәрәҗәсендә йөри торган шәхес, региональ компонентта аның, әлбәттә, үз мәртәбәле урыны бар. Ә Россия тарихында аның роле шактый шикле ракурстан бәяләнә. Гомумән, Пугачев восстаниесенә мөнәсәбәтне Россия тарихы дәреслекләреннән барыбыз да яхшы хәтерлибез. Четерекле сораулар милли республикалар тарихына килгәндә, шактый күп. Бездә, мисал өчен, Казанның алыну вакыйгасы милли фаҗига, дәүләтчелекне югалту, күп елларга сузылган әрнү буларак кабул ителсә, Россиянең империячел сәясәтендә ул – чираттагы җиңүләрнең берсе. Чукындыру сәясәтенә килгәндә дә, хәлләр шулайрак. Без моннан, регионнан торып, моны күрәбез, аларга да аңлатырга омтылыш ясап карыйбыз. Аңламадылар, рецензентлар бәйләнеп, фикерен тагып утырды, дип әйтә алмыйм. Эш конфликтлы булмады. Без үзебезгә бирелгән кадәр өлешләрдә үзебезнең тарихка региональ карашыбызны тиешенчә күрсәтә алдык, дип уйлыйм. Бездә 42 залның 40ында ул җирле компонент бар. Кайбер республика-регионнарда, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә, юк та аның кадәрле сәхифә.
Әлбәттә, күргәзмәнең, ул гаять заманча, югары кимәлдә эшләнгән булуына карамастан, сораулар уята торган яклары җитәрлек. Әйтик, борынгы тарих. Әгәр төрки‑татар тарихына борылып күз салсак, без, аны, сүз дә юк, Киев Русе чорыннан башлый алмыйбыз. Без борынгы тарихка кагылышлы залларны ике тапкырга арттырыр идек. Монда төрки каганатлар да керергә тиеш, һуннар тарихына кагылышлы этаплар да... Кавказ халыкларына килсәк, аларда да сораулар күп. Чөнки, Киев Русе оешканчы ук, Кавказ территориясендә шәһәрләре белән данлыклы цивилизацияләр булган.
Ә инде рухани компонентка килсәк, бу аңлашыла: Патриархлар советы нәкъ менә дини-мәдәни бердәмлекне күздә тотып, Россия тарихының яңа этабында үзенә күрә бер идеология булдырырга омтыла. Тарихта «центрический» дип йөртелүче карашка һәм алымга нигезләнгән булуына карамастан, бу – бик зур, саллы хезмәт, һәм ул яңа заман яшьләренә юнәлтелгән, алар файдасына эшләр дә дип өметләник.
ЧИПТАГЫ ТАРИХ
Чынлап та, файдага булсын иде, дигән теләк туа. Чөнки күргәзмәнең буеннан-буена без, нигездә, христиан дөньясы кыйммәтләре белән очрашабыз, Россиядәге башка диннәр, конфессияләр һәм күзаллаулар, төп стенд белән күз уңыннан читтәрәк калып, «төбәкнеке» булып кала бирә. Үзәктә формалашкан проект өчен моның табигый булуын аңлыйбыз, билгеле, әмма яшь буында бу сораулар уятмаска, һәм шулай тиеш дип кабул ителергә дә мөмкин бит, дигән шик уяна. Экспозицияләрне карап йөргән яшьләрне туктатып, аларга сораулар биреп карадым. Арада төрлесе бар. Мәктәп укучылары да, студентлар да. Кайсылары әти-әниләре, укытучылары белән килгән. Менә Артур, ул студент. Бер төркем дусларын ияртеп, күргәзмәгә инде өченче тапкыр килүе икән.
– Миңа күргәзмә бик ошады. Идеясе дә, заманчалыгы да – озак итеп алкышларлык. Аеруча ошаганы – интерактив уеннар, квестлар, биремнәр, белемнәреңне рәхәтләнеп сынап карарга мөмкин. Мин тарих белән мәктәптә укыганда ук кызыксына идем, шуңа монда әллә ничә килдем инде, дусларымны да алып килдем. Кызларны, гадәттә, тарихи ретроспективага корылган гөмбәз җәлеп итә. Ул, чыннан да, искиткеч. Тере вакыйгалар куемтысына кереп киткәндәй буласың...
– Ә сине татар тарихына, Татарстан тарихына кагылышлы сәхифәләр җәлеп итмәдеме, сораулар тудырмадымы? – дип сорыйм Артурдан. Аның әнисе – татар, ә әтисе рус милләте вәкиле икән. Ул мәктәптә рус телендә укыган, БДИны бик яхшы балларга тапшырган. Юрист һөнәрен үзләштерә. Киләчәктә Казанда калырга җыенмый. Амбицияләре – зурдан.
– Мин тарихка фактлар җыелмасы буларак карыйм, авырту ноктасыннан түгел. Бу – заманча караш, – дип җавап кайтара Артур, елмаеп. – Килешәсездер, бүген кешеләрнең мөмкинлекләре – санап бетергесез, телләр беләсең икән, яхшы профессияң бар икән, дөньяның теләсә кайсы почмагына чыгып кит тә, сынап кара үзеңне! Югары технологияләр заманында, күз иярмәс тизлекләр чорында яшибез бит...
– Ә үзең тарихны ничек язар идең? Дөнья бит сезнең кулга калачак... – дип, төрттерүемне дәвам итәм.
– Мин ул тарихны инде язып, сүздә теркәп торырга кирәк булмаячак, дип уйлыйм, ул, бәлки, безнең баш миебезгә урнаштырылган чип рәвешендә булыр. Иң мөһиме – конфликтларны сугышсыз хәл итүгә ирешү бүгенге заманда. Фашизмнан арынсак иде инде. ХХI гасыр – урамда...
Яшьлек максимализмы ялкынын бөркеп, дусларын куып тотып, Артур стендлар арасында югала. Ә мин игътибарымны күптән җәлеп иткән бер абзыйга юнәлтәм. Ул Казанның бер мәктәбендә күп еллар буена физика укыткан, хәзер лаеклы ялда икән. Илдар әфәнде күргәзмәне зур игътибар белән карый, үзе белән килгән иптәше белән фәлсәфә куертып, бәхәсләшеп алалар. Интеллигентларча кыяфәте, фикерләре белән җәлеп итте ул мине.
– Нәрсәсе белән ошый сезгә күргәзмә? – дип сорыйм.
– Ошаган ягы – заманчалык. Бар да бер структурага җыелган, бар да тиешенчә, порцияләп бирелә. Әмма структура үзе урыны‑урыны белән шактый күп сораулар уята, – ди ул. – Күргәзмәнең азагына табарак героик пафосның өстенлек алуы да күңелне кырды бераз. Безнең илебез бит әллә ни мактана алмый үзенең яшәү минимумы белән. Ә монда – барысы да искиткеч...
Экспозиция турында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин болай дигән иде: «Экспозиция барлык җиңүләре һәм проблемалары белән безнең илебез тарихының объектив картинасын күрсәтә». Илебез тарихы канвасына милли төбәкләр тарихын да кертеп, ил буенча бердәм экспозиция күрсәтсәк, барлык халыкларның үткәнен белү күбрәк нәтиҗә бирер иде.
Добавить комментарий