Теркәлгәнбез дәф тәрләрдә, яисә Метрика яз маларында халык тарихы
Кем генә булсак та, һәрбер кеше күңелендә тарихчы, беребез дә үткәнебезгә битараф түгел, кызыксыну ул һәр кешедә була торган табигый халәт. Үз төбәгең, үз нәселең, үз гаиләң турында тарихларда язылган язулар табу аерым ләззәт. Тарихи документларда атаклы кешеләр генә теркәлеп калмый шул, ә безнең барыбызның да үткәнен, тарихын теркәгән уникаль архив документлары – метрика кенәгәләре бар, алар аша без үз тарихыбызны торгыза алабыз.
25 марта 2022
Мулла тутырган кенәгә
Дөньяга аваз салу белән әти-әниебез безгә туу турында таныклык ала, аннан буй җитеп гаилә корабыз – никахлашу турындагы документлы булабыз, кайберләребезнең тормышында аерылышу дигән хәлләр дә булгалый, һәм инде кеше бакыйлыкка киткәч, аның вафаты хакындагы документ та барлыкка килә. Мәгълүм булганча, бу документлар дәүләт оешмаларында рәсмиләштерелә, ЗАГС органнары бу халәтләрне теркәп куя. Безнең бабайлар да андый документлар белән таныш булган. Русиядә 1828 елның сентябрь аенда мөселманнарны да рәсми документларда теркәү турында боерык чыга. 1829 елның башыннан ук инде беренче метрика кенәгәләре тутырыла башлый. Татарлар аны дәфтәр дип йөрткән. Шулай итеп, метрика дәфтәрләре 1918 елда ЗАГС органнары оештырылганчыга кадәр рәсми документ вазыйфасын үтәгән. Аннан соң аларның юридик көче югалса да, метрика язмаларын тутыручы мулла-мөәзиннәр бу эшне традиция буенча 1930 нчы елларга кадәр дәвам иткән. Әлеге кенәгәләрдә туучылар, никахлашучылар, талак һәм вафат булучылар теркәлгән. Беренче карашка, исемлектән генә торган дәфтәрләр бары тик статистик мәгълүмат кына бирә кебек тоела, әмма әлеге саннарны чагыштыру шул чорның демографик картинасын күзаллау мөмкинлеген бирә. Әмма мәхәлләнең метрика язмаларының барысын да тоташтан, тулысынча өйрәнеп чыккан очракта, шул җирлектә гомер иткән бабаларыбызның көндәлек тормышы, яшәү рәвеше, алар кичергән шатлык-кайгылар, аралашу даирәсе һәм башка күп кенә нәрсәләр нәкъ кинодагы сыман күз алдында җанлана. Алар үткән гомер юлыннан бергәләп атлыйсың кебек тоела башлый.
Әй, гомер-гомер…
Татар авылларының барысында да диярлек мәчет булган, күп кенә авыллар исә ике, ә кайберләре дүрт яисә аннан да күбрәк мәчетле булган. Татар авылларының үсүе, күпләп мәчетләр салыну чоры XIX йөз ахыры – XX йөз башына туры килә. Никадәр мәчет булса, авылның шулкадәр мәхәлләсе булган. Һәр мәхәлләнең үз метрика дәфтәре тутырылган. Метрикаларда теркәлгән бала санын карасак, балалар күп туган, гаилә ишле булган. Әмма шул ук вакытта вафат булучыларны теркәү сәхифәсендә зур күпчелекне балалар тәшкил иткәнен күреп йөрәк әрни. Бер яшен дә тутырырга өлгермәгән сабыйлар да, яшүсмер чорына җитә алмаган төрле яшьтәге балалар да бик күп. Сабый чакта бала гомерен өзә торган йогышлы авыруларны җиңеп, исән калганнар, ягъни фән теле белән әйткәндә, «табигый сайланыш»ны уза алган балалар гына яшәп китә алган. Бала өчен яшүсмер чорына җитү зур авырлык белән үтә торган бер сынау юлы булган. Ул чордагы йогышлы авыруларның исәбе юк, кайбер эпидемия вакытларында бер көн эчендә берничә бала, яисә ике‑өч көн эчендә гаиләнең бар баласы да вафат булган очракларны бу язмаларда күреп, гаиләнең нинди авыр кайгы кичергәнен чамаларга була. Медицинаның юк дәрәҗәсендә булуы, халык дәвасының йогышлы авыруларны җиңәрлек көче булмавын метрика язмаларының вафатлар сәхифәсе язмалары үз саннары, үз фактлары белән дәлилли. Вафат сәбәпләренә килгәндә, рожа, кызамык, үпкә, эч авыруы һ.б. Гомер озынлыгы ягыннан караганда, 55–60 яшендә вафат булучыларны теркәгәндә үлем сәбәбе итеп «картлык»тан дип язу үзе үк гомер озынлыгы хакында сөйли. Шулай да, озын‑озак гомер итеп 90 нан узучылар да, 100 яшькә кадәр гомер итүчеләр дә бар, әмма алар бик аз, бары кайбер авыл тарихында гына була торган сирәк күренеш, барлык авыллар да моның белән аерылып тора алмый. Бала тапканнан соң булган ялкынсынулар, төрле авырулар хатын-кызның гомерен дә иртә өзгән очраклар, кызганычка, аз түгел.
Татарның да бар үз Эрдуганы
Метрика язмаларында теркәлгән исемнәр аеруча игътибарны җәлеп итә. Соңгы вакытта татарлар арасында яңа туган балаларга татарның борынгыдан килә торган матур элекке исемнәрен кушу күренеше барлыкка килде. Хәзер инде балалар бакчасы-мәктәпләрдә бер төркемдә, бер сыйныфта Камилә, Кәримә, Мәрьям, Әсма, Фатыйма, Гайшә, Сөләйман, Ислам, Кәрим һәм Самат һ.б.лар булу бигрәк күркәм күренеш. Элекке Трактор, Рафинад һ.б.лар буынын мондый исемнәр алыштыруга бары сөенәсе генә кала. Метрика язмалары борынгыдан татарларда кулланыла торган матур исемнәрне саклый торган документ та ул. Казан татарлары арасында XIX – XX гасыр башында балаларга бары тик ислам белән бәйле мөселман исемнәре кушканнар. «Мөхәммәт-», «Әхмәд-», «Габдел-», «Миңле-» кебек алкушымча ялганып ясалган исемнәр күп. Мисал өчен, Мөхәммәдсафа, Әхмәдхуҗа, Габделсәлам, Миңлеәхмәд. Кызлар исеменә «Биби-», «Гөл-», «Миңле-» ялганып, Бибиәсма, Гөлмәрьям, Миңлегөл кебек матур исемнәр пәйда булган. Әстерханда яшәүче татарларда бу кушымчалар бераз башкарак: анда Хаҗисмәгыйль, Хаҗисолтан, хәтта кызлар исеменә дә «Хаҗи-» алкушымчасы ялганган. Әйтик, Хаҗиханым, Хаҗибибә кебек исемнәр очрый. Казан татарларында хатын‑кызга карата кулланыла торган «ханым» сүзе анда кыз баланың исем компоненты буларак йөргән. Мисал өчен, Хаҗиханым. Элекке Әстерханның Хаҗитархан дип аталып йөргәнен исәпкә алсак, моңа тарихи аңлатма да таба алабыз. Аларда шулай ук Акбибә, Акгөлсем, Әминәхан, Бибихан һ.б. исемнәр ясый торган «Ак-» алкушымчалы, «-хан» кушымчалы хатын‑кыз исемнәре дә бик популяр була. Актаныш, Сарман, Минзәлә якларында бу чорда да борынгы төрки чордан ук сакланып килгән үзенчәлекле исемнәр кушканнар. Әйтик, Асылкош, Бәхетгәрәй, Гөлҗимеш, Гөлстан һ.б. Хәзерге Актаныш районына кергән Иске Кормаш авылы кешеләренең исемнәре шул як башка авыл кешеләре исемнәреннән үзләренең борынгылыгы, үзенчәлеге белән аерыла. Исемнәр үк бу авылның борынгы төркилек белән бәйле зур тарихы барлыгына ишарә ясый. Бу авылда зур нәсел биргән Әрдуан исемле кеше яшәгән. Мондый исем башка татар авылларында сирәк очрый, Әрдуан, Эрдуган, Иртуган – алар бер тамырдан булган борынгы исемнәр.
Никахың өлгерсә...
Метрика язмаларындагы никах теркәү сәхифәләре дә халык яшәешенең кызыклы якларын ача. Безнең бабай-әбиләребез никахка бик акыллы караган. Әлбәттә, мәхәббәт мәхәббәт инде ул, әмма тормыш итү, ике кешенең, хәтта ки ике нәселнең кушылуы җаваплы адым. Татар җәмгыяте гомумән бу яктан әлеге мәсьәләгә демократик караган, көчләп кияүгә бирү юк дәрәҗәсендә, шулай да бу процессны акыллы контрольдә тота белгән. Диния нәзарәте кызларга 16 яшеннән кияүгә чыгарга рөхсәт бирсә дә, метрика язмалары кызларның нигездә 18 яшеннән башлап кына кияүгә чыгуларын күрсәтә, күчмәлелек чоры озаграк барган төбәкләрдә, ислам тәртипләре йомшаграк үтәлгән җирләрдә никахлар иртәрәк булса да, 16 яшьтән дә алдарак булмаган. Яше җитмәгән кызга никах укыган мулла үзенең Указын югалтырга мөмкин булган, бер имам да имтихан биреп алган урынын югалтырга теләмәгән, андый никахларны теркәмәгән. Аерым кешенең бу тәртипне бозуы, «законсыз» никах кылуы да татар җәмгыятенең тулы йөзен күрсәтми, бу – аерым кешеләрнең бозыклыгы, андый аерым очраклардан бер җәмгыять тә хали түгел. Ир кешеләргә дә никахка керү яше 80 яшь белән чикләнгән. Никах ике яктан да берәр «вәли вәкил», кыз ягыннан, кайбер очракта кияү ягыннан да икешәр «ризалык шаһидләре» хозурында рәсмиләштерелгән. Никах теркәү документына кызга бирелә торган мәһәр күләме, әйберләтә бирелсә, ниләр бирелгәне тәфсилләп язылган. Никах вакытында бирелгән мәһәр – ул киленнең мөлкәте, ул аны үзенең кирәк-ярагына тоткан. Суммасы илдәге икътисадый шартлар белән дә, гаиләләрнең мөлкәте белән дә, никахның әүвәлгесеме яисә кабат никахмы – шулардан бәйле булган, гомумән, сумма авыл кешеләре арасында урталыкта йөргән, ә шәһәрдәге байлар катламында бу бераз башкачарак булырга мөмкин. Никахлашу даирәсе дә кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә: теләсә кайдан теләсә кайсы авыл кызын киленлеккә алу дигән нәрсә юк, һәр авылның үз аралашу даирәсе булган. Ул авылларны карасаң, алар йә кайчандыр бер Җыенга (халыкта кулланылган территориаль бүленеш, бер Җыен берничә саланы берләштергән) кергән, йә бу авыллар арасында нәсел туганлыгы булган, кайвакытта ерак урнашкан булса да, кайчандыр бер-берсеннән аерылып чыгып, яңа авыл булдырган очракта да, үз нәсел тамырлары булган авыл белән туганлык җепләрен саклаганнар, кыз алу-бирешүне дәвам иткәннәр.
Татарларда күпхатынлылык булганмы?
Урта Азия халыклары тарихында күренә торган күпхатынлылык татар җәмгыятендә булмаган. Җәмгыять бертөрле генә була алмый, аның катлаулары да төрле, димәк, халык та төрлечә яшәгән. Шәһәрдәге байлар катламы арасында берничә хатын (ислам дине буенча, тигез шартлар тудырылганда, 4 хатын алу рөхсәт ителә) тотучылар була, чөнки аның матди ягы да, бәлки, статусы да моңа мөмкинлек биргәндер. Әмма мондый катлам XIX – XX йөз башында татар җәмгыятенең бик кечкенә өлешен генә тәшкил иткәнен онытмаска кирәк. Берничә хатын тотучылар булган икән, алар бик аз. Әдәбиятта татар кызының иртә кияүгә бирелүе, ничәнчедер хатын булып карт кешегә баруы сурәтләнү бөтен татар җәмгыятендә шулай булган дигән сүз түгел әле. Әдәби әсәр бит ул, гайре табигый хәлне күрсәтеп, алай булырга тиеш түгел дигән тәрбия чарасын чагылдырган жанр. Аның максаты һәм бурычы да шул. Әлбәттә, татарларда да гаиләдә берничә хатын булган, әмма аның шулай булуга этәргән сәбәпләре бар. Беренче хатын озак вакыт бала таба алмаска яисә, озак авырып ятып, гаиләдәге вазыйфаларын үти алмаска мөмкин. Балаларын тәрбияли алмый башласа, мондый очракта мөселман хатыны, ислам тәртипләрен белгән хәлдә, иренә башка хатын алырга рөхсәт итә. Бу беркем өчен дә трагедия түгел, бу – шул чорның гадәти күренеше. Моннан тыш, абыйсы йә энесе вафат булып, гаиләсе ятим калганда, ир кеше бу тол хатынга өйләнә ала. Моны үзенә күрә татар җәмгыятендә социаль яклау күренеше дип кабул итәргә кирәк. Балалар белән тол калган хатын берүзе ир хезмәтеннән башка тормышны алып бара алмый, икенчедән, аның ятим балаларын чит кеше үзенеке итә алмый, ә туганы – бер каннан булган якыны ул балаларны какмаячак. Нәсел малын читкә җибәрмәү, аны бүлергә теләмәү дә мөһим роль уйнаган. Берничә хатын алу ир кешегә бары тик җаваплылык, бурыч кына өстәгән, ә моны хатын‑кызны яклау дип кабул ителгән. Моннан ир отканмы, хатынмы – бу уйланырлык нәрсә. Татар җәмгыяте турында сүз алып барганда бу хәлләрне «күпхатынлылык» дип түгел, ә «икехатынлылык» дип бәяләү дөрес булыр иде. Ир кеше башка хатын алган икән инде, аның икедән дә артык хатын һәм ике хатыннан туган балалардан артык карау, тамакларын туйдырырлык матди мөмкинлеге булмый. Ул чордагы гади татар авылының, гади игенченең тормыш хәле «иркенләп» яшәргә мөмкинлек бирми.
Гаиләдә кем олы: ирме, әллә хатынмы?
Совет җәмгыятенән үк ир кеше хатыныннан берничә яшькә олы булырга тиеш дигән стреотип яшәп килә, бу хәзер бераз үзгәрсә дә, төп масса бу тәртипне саклый. Ә менә метрика язмаларында күп очракта ир кеше хатыныннан яшь булуы күренә. Моны ничек аңлатырга була соң? Бу чордагы тормыш шартларын, тарихта булган вакыйгаларны исәпкә алсак, бу бик җиңел аңлашыла. Беренчедән, югарыда сөйләнгән вакыйгалар, ягъни абыйсы вафатыннан соң аның хатынын үзенә алу, икенчедән, ул чордагы урта яшьтәге ир кешеләрнең күпләп кырылуы, шул ук сугышлар, хуҗалыктагы имгәнү һәм башка фаҗигаләрне исәпкә алсак, бу яшь аермасында да һәм шул ук гаиләдә берничә хатын алуда да роль уйнаган. Тагын бер мөһим момент та бар, яшь кызларны байлар алган, ә гади крестьян гаиләсе өчен кырда эшләрлек «җитешкән» киленнәр кирәк булган. Хатын‑кыз бу чорда ир кеше белән тигез эшли торган эш көче, ә балалыктан да чыгып җитмәгән, эш рәтен дә җүнләп белмәгән яшь кыз гаилә өчен «артык кашык» кына булыр иде. 20‑25 яшьләр арасында булган хатын-кызның инде тол булуы, ягъни ирләре вафат булып, кабат никахка керүләре метрика язмаларында бик еш күренә.
Җиде бабаңны бел!
Метрика язмалары безнең һәрберебезнең нәсел тарихын өйрәнү өчен алыштыргысыз документ. Монда без бабаларыбызны, нәселебезнең һәрбер кешесен таба алабыз. Аларның исемнәрен бөртекләп җыю, аларның язмышын белү җанга рәхәтлек, горурлык хисе бирә торган гамәл. Татар-мөселманнарда «җиде буыныңны бел» дигән әйтем бар, ә үзен галим дип исәпләүчеләргә тугыз буын бабасына кадәр белү таләп ителә. Бу глобаль дөньяда нәсел дигән төшенчәне без аңлап бетермибез әле, совет чорында бу төшенчә бөтенләй юк иде. Әмма бу бик мөһим, чөнки мәгълүматның җиде буын дәвамында сакланып килүе, аның нәселдән тапшырылуы инде фәнни яктан да расланган факт, ә безнең бабайлар инде аларны белгән. Без үз гамәлләребез белән бабайлар рухы алдында имтихан тотабыз, шул ук вакытта ул безнең яшәешебездә дә мөһим роль уйный. Элек-электән юкка гына кешенең нәселенә игътибар итмәгәннәр, кешенең кайсы нәселдән булуына карап, аның турында фикер йөрткәннәр, кызларын да үзләре белгән, үзләре кабул иткән нәселгә генә биргәннәр. Хәзерге вакытта нәсел тарихы белән кызыксыну, бабайларның исемнәрен белү, аларның рухына дога кылу өчен архив документларыннан берәмләп эзләгән кешеләр булу бары сөенеч кенә, нәсел җепләре өзелергә тиеш түгел.
Эльмира Сәлахова
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий