«Типсен йөрәк, сүнмәсен дәрт»
Совет югары уку йортларында яхшы белем бирелә. Әмма фәннәрне үзләштерү әле ул ярты эш кенә. Дипломыңда белгечлегең буенча «бик яхшы» билгеләре генә торса да, «дөрес» инануың һәм идеологик карашың булмау якты киләчәктән мәхрүм итәргә дә күп сорамый...
– Университетта фәнни коммунизмны безгә Комаров фамилияле мөгаллим укытты, – дип сөйли 1981 елда КДУ ның филология факультетын тәмамлаган Наилә Хәйретдинова. – Аңардан «бик яхшы» билгесен алу мөмкин түгел диярлек иде. Студент имтиханда билетына бик шәп җавап бирсә дә, мөгаллим аңардан ялагай тавыш белән сорамый калмый:
– Әйтик, сезнең бик якын кешегез вафат, ул сезгә үзен башка шәһәрдә җирләргә васыять иткән. Сез аның әлеге ихтыярын үтәрсезме? – ди Комаров. Студент бер кызара, бер агара, әмма гадел җавап бирә:
– Әлбәттә үтим! – ди.
– Ә менә бу инде дөрес түгел! – дип тантана итә имтихан алучы. – Кеше үлгән, димәк, ул мәет. Мәетнең исә соңгы теләге була алмый...
Комаровның әлеге капкыны хакында тарихны студентлар курстан курска мирас итеп тапшыра, әмма бу беркемне дә диярлек коткармый: имтиханда нигәдер барысы да сорауга намуслары кушканча җавап бирә.
Фәнни атеизм догмаларына ышанмаучыны күп дигәндә стипендиядән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ә менә уку процессына шыплап тутырылган беркемгә дә кирәкмәгән предметлар, идеологик чүп-чарның безнең бәхетле киләчәккә тулаем тәэсире исә бик зур иде. Курс, диплом эшләрен язганда, тарихи вакыйгаларга бәя биргәндә һичшиксез Октябрь революциясенең «дөньякүләм тарихи әһәмиятен» искә алу мәҗбүри. Сүз хәтта Себернең Ермак тарафыннан яулануы турында барса да...
КПСС, фәнни коммунизм һәм тулаем марксизм-ленинизм тарихыннан чыгарылган «дөньяда иң дөрес» фикер һәм нәтиҗәләрне нормаль аек башлар ничек кабул итәргә мөмкин соң? Әмма әлеге «иң мөһим» предметларны укытучылар белән бәхәсләшү мәгънәсез һәм куркыныч иде. Буш сүзләрне ятлыйсы гына кала, моның исә шәхеснең үсешенә дә, чын белем алуга да бернинди катнашы юк. Аның каравы, җәмгыятькә «кирәкле» билгеләр дипломга төшә, бу исә эшкә урнашканда бик зур роль уйный.
Бервакыт без Кубадан килгән студентлар белән бергә этикадан имтихан бирдек. Параллель төркем старостасы, «батуын» сизеп, Куба кызыннын шпаргалка сорады. – Син нәрсә, үзең этикадан имтихан бирәсең, үзең шпаргалка сорыйсыңмы?! – дип ачуланды идеяле Куба кызы.
Бездәге ике яклы мораль тормышта бөтенләй башкача булган чакта үзеңнең коммунизм идеяләренә инанганлыгыңны күрсәтү зарурлыгына реакция иде ул. Кемгәдер әлеге ике яклы мораль бик шәп карьера ясарга булышты. Үзеңне җәмәгать эшендә күрсәтү, партиягә керү... – аяныч, ул заманда әлеге казанышлар белемнән артыграк бәяләнә иде шул. Вуз тәмамлаучы коммунистларны һәм җәмәгать эшендә актив катнашучыларны шәһәрдәге абруйлы вазыйфалар, гади яшь белгечләрне исә – әллә кайдагы эш урыннары көтте...
Добавить комментарий