Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Тирән тамырларны барлаучы

«Гайнетдин әфәнде анадан мөәррих (тарихчы) булган иде... Волга вә Урал буйларында торучы мөселманнардан бу көнгә кадәр өч мөәррих килеп китте. Болардан берсе – мелла Хөсәен Фәезханов, икенчесе – фазыйль Мәрҗани, өченчесе ошбу Гайнетдин әфәндедер». Ризаэтдин Фәхретдин 47 яшендә вафат булган Гайнетдин Әхмәревкә карата мондый югары бәяне Россия гуманитар фәнендә урта гасыр төрки‑татар мәмләкәтләре турында яңа сүз булып яңгыраган «Болгар тарихы» һәм «Казан тарихы» китапларын күздә тотып әйтә.

УЧИТЕЛЬ ӘХМӘРЕВ ҺӘМ АНЫҢ ПЕДАГОГИК МИРАСЫ

Гайнетдин 1864 елны Казан губернасы элекке Зөя өязе Наратлы авылында крестьян Әхмәр Нәҗметдин улы гаиләсендә дөньяга килә. Зиһенле малайны 8 яшендә Тәтеш өязе Болын-Балыкчы авылындагы (хәзерге Апас районы) Бикчәнтәй хәзрәт мәдрәсәсенә укырга китерәләр. 17 яшендә Казанга килгәч, Татар укытучылар мәктәбе мөгаллиме Шакирҗан Таһиров киңәшен тотып, рус теле укытучысы булырга карар кыла.

Гайнетдин Татар укытучылар мәктәбендә дәүләт хисабына укый, шуңа күрә укуын тәмамлагач, 6 ел мәктәптә эшләргә тиеш була. Хезмәт юлын Алабуга өязендәге Биектау авылында рус‑татар мәктәбендә укытучы булып башлый. Бу елларда мөселманнар арасында рус телен өйрәнү балаларны диннән, гореф-гадәтләрдән аерып, чукындыруга әзерләү буларак кабул ителә. Әлбәттә, авыл руханилары каршылыгын җиңеп, укытуны оештыру яшь педагогка җиңел бирелми. Әмма тәртипле һәм тырыш учительнең мәдрәсә белеме һәм мөселманча тормыш рәвеше Биектау халкында хөрмәт уята. Укытудан тыш, Гайнетдин Әхмәрев рус‑татар мәктәпләре өчен әсбаплар да әзерли. Аның «Татарлар өчен беренче урыс әлифбасы» (1890) һәм «Татарлар өчен беренче кыйраәт китабы» (1890) исемле дәреслекләре нәшер ителә. Бу басмалар өчен автор 1890 елгы Казан фән-сәнгать күргәзмәсенең Мактау кәгазьләренә лаек була.

Гайнетдин 1891 елны гаиләсе – хатыны Бибисара Сакаева һәм 3 яшьлек улы белән Тәтешкә күченә. Шәһәрдәге рус‑татар мәктәбендә укыта башлый. Биш дистә укучының күпчелеге тирәяк авыллардан килгән малайлар була, чөнки шәһәр мәхәлләсе мулласы Хәсәнгата Бикташев рус‑татар мәктәбенә, аның укытучысына каршы көчле пропаганда алып бара. Әмма Гайнетдин Әхмәрев 1899 елда рус‑татар кызлар мәктәбен ачуга да ирешә. Шул ук елны татарлар арасында рус телен таратудагы уңышлары өчен педагог Кече көмеш медаль белән бүләкләнә. Ә 1900 елны Әхмәрев җитәкләгән Тәтеш рус‑татар мәктәбе, Париж Бөтендөнья күргәзмәсендә катнашып, Мактау дипломына лаек була.

1903 елда Әхмәревләр гаиләсе Казанга күченә. Педагог татар балалары өчен ачылган рус башлангыч мәктәбенә эшкә урнаша. 1905 елны Иске татар бистәсендәге мәдрәсә каршында эшләүче рус классына эшкә килеп, вафатына кадәр рус теле һәм математика дәресләрен укыта.

Әхмәрев татар балаларына башлангыч җәдиди белем бирүне кайгырта. 1909 елда, татар мәктәпләрендә куллануда булган 15 әлифбаны тикшереп, мәкалә яза. Аларның сыйфаты белән канәгать булмыйча, 1910–1911 елларда ике кисәктән торган «Төрки әлифба» әзерләп бастыра. 1911 елда учительнең уку өчен хикәяләр һәм шигырьләр тупланган «Кыйраәте төрки», «Гарәби әлифба», «Хөсне хат нәмунәсе» исемле әсбаплары нәшер ителә. Әйтергә кирәк, алар барысы да берничә кат бастырыла һәм 1915 елда Уфада узган мөгаллимнәр киңәшмәсендә мактала. Профессор Николай Катанов хәтта, «Төрки әлифба»ны русчага тәрҗемә кылып, Казан рухани академиясенең миссионерлык бүлегендә укучылар өчен махсус нәшер итә. Кызганыч, педагогның авыруы һәм иртә вафаты сәбәпле, «Кыйраәте төрки» (икенче кисәге), «Җәгърафия», «Хисап», «Тарих» исемле уку әсбаплары кулъязма хәлендә кала.

Биредә шулай ук Гайнетдин Әхмәревнең милли тарих буенча язган, алда сүз булачак китапларының мәдрәсәләрдә дәреслек сыйфатында кулланылганына басым ясау да мөһим. Алай гына да түгел, Габдулла Тукай «Казан тарихы»ның аерым өлешләрен үзенең «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле хрестоматиясенә кертә.

МӘГЪРИФӘТЧЕ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ

Гайнетдин Әхмәревнең үзенең педагогик һәм гыйльми эшчәнлегенә бәйле рәвештә миссионерлар һәм татар китап-газеталарының цензорлары булган шәхесләр белән якыннан аралашуын әйтеп китү зарур. Бу Гайнетдин Әхмәревнең үз милләтенең күренекле улы булуын инкяр итми. Киресенчә Казанда эшләү чоры моның шулай икәнен раслау өчен күпсанлы дәлилләр бирә.

Учительнең сәяси карашлары турында мәгълүмат сакланмаган. Шулай да, башка рус теле укытучылары кебек үк, аның либерал карашлы шәхес булуы шик уятмый.

ХХ гасыр башында милли матбугат теле турындагы бәхәскә мөнәсәбәтле, ул, Гаяз Исхакыйга кушылып, ана телендә язуны һәм укытуны яклап чыга, Исмәгыйль Гаспралының уртак төрки тел турындагы фикеренә каршы була. Бу уңайдан язмалары аның «төрекче» түгел, «татарчы» булуын бик ачык күрсәтә.

Аның кайбер язмалары татар укучысына гыйлем-мәгълүмат җиткерү, мәгърифәт тарату буларак карала. Әйтик, 1906 елны басылган мәкаләләрендә газетаның һәм акчаның килеп чыгышы, бәрәңге игү тарихы турында гомуми мәгълүмат бирелә.

Инкыйлаб елларындагы сүз ирегеннән файдаланып, учитель яңа темаларга да мөрәҗәгать итә. Бу уңайдан, аның Алтын Урда дәүләтендә Рус православие чиркәвенең «полная автономия» шартларындагы иркен хокукый халәте («Диндә хөррият») һәм XIX гасырда бабалары диненә кайткан керәшен татарлары күргән җәбер‑золым хакында («Мәкрүхлар хәленнән») язмаларын атап китү урынлы булыр. Автор мәкаләләрендә кайбер милли һәм дини тигезсезлек турында мисаллар китерә. Әйтик, 1836 елда миссионерлар котыртуы буенча язылган патша указын үтәп, Вятка губернасы Нократ төбәгендә Сабан туен бәйрәм итүне тыюы һәм ХХ гасыр башында да бу тәртипнең үз көчендә булуы, шулай ук XIX йөзнең урталарында Зөя өязендәге берничә татар авылында Җыен бәйрәме бетерелү хакында хәбәр итә. Ул кавемдәшләренең хәлен төрле яклап бәяли. Әйтик, мәктәп-мәдрәсә, мәчетләр белән училище, чиркәүләр көнкүрешен чагыштырып, соңгыларын җылыту өчен утынның бушка бирелүенә басым ясый; шул рәвешле игътибарны дәүләтнең аерым диннәргә өстенлек бирүенә юнәлтә.

Аның татар игенчеләре тормышына кагылышлы фикерләре дә игътибарга лаек. Әхмәрев баштан ук җир азлыктан интеккән крестьяннарны илнең башка төбәкләренә күчерүне күздә тоткан Столыпин реформасы мөселманнар арасында яклау тапмаячак, дип белдерә. Татар авылларында имана кишәрлеге җитми, урманнар юк һәм халык һөнәрләр белми, шуңа күрә татар авылы хәерче хәлдә яши, дип саный. Башка төбәкләргә китеп эшләү тискәре күренеш-гадәтләр таралуга сәбәп була, дип яза.

Әхмәрев 1896 елдан Казан губернасы рус, рус‑татар уку йортлары укучылары һәм укытучыларына ярдәм оешмасында әгъза булып тора. Татар җәмгыятендә ул милли тарихны өйрәнүче күренекле галим һәм оештыручы буларак таныла. «Шәрык клубын» нигезләгән 12 зыялы шәхеснең берсе була. 1908 елдан бу иҗтимагый оешманың өлкәннәр советына, китапханә һәм фатир комиссияләренә сайлана. 1909 елда рәис урынбасары һәм лекцияләр уку комиссиясе әгъзасы була, ә 1910 елда рәис вазыйфасын башкара.

ЭТНОГРАФ ӘХМӘРЕВ

Гайнетдин Әхмәрев – татар тарихчылары арасында беренче булып рус телле тарихи әдәбиятны һәм чыганакларны киң кулланып эш иткән галим. Аны этнограф буларак таныткан өч күләмле хезмәте дә рус телендә дөнья күрә.

«О языке и народности мишарей» (1893) исемле мәкаләдә татар-мишәрләрнең яшәү ареалы, кәсепләре, киенү рәвешләре, торак пунктлары исемнәре, кулланылышта булган рус сүзләре һәм төрки архаизмнар хакында хәбәр ителә, сөйләм үзенчәлекләрен фонетик яктан бәяләп, телнең көнчыгыш төрки сөйләме, ә грамматик төзелеше татар теленеке кебек үк дигән күзәтү ясала. Шул рәвешле мишәрләрнең килеп чыгышын финнар белән бәйләү дөрес түгеллеге дәлилләнә. Автор, мишәрләрне Бату белән Азиядән килгән Алтын Урда күчмәннәренең варислары, дип саный. Тарихи әдәбиятта өстенлек иткән мишәрләрнең килеп чыгышы Мещера төбәге белән бәйле дигән фикерне әйтеп, бу теманы ныклап өйрәнәсе бар, дигән нәтиҗә чыгара.

Аның, Ризаэтдин Фәхретдин киңәшен тотып, Уфа губернасы Стәрлетамак өязе авылларында берничә ай яшәп һәм тарихи әдәбиятны тирәнтен өйрәнеп язган «Тептяри и их происхождение» (1908) исемле мәкаләсендә ясаган нәтиҗәләр бүгенге фән тарафыннан расланды. Казан ханлыгы җиңелгәннән соң, Идел-Чулман төбәгеннән чукындырудан һәм өстәмә салымнардан качып килгән этник төркемнәр башкорт җирләренә «припущенник» сыйфатында урнашкан. Әхмәрев «типтәр» сүзенең «дәфтәр» (ясак түләү турында исемлек – автор) дигән сүздән килеп чыкканлыгын әйтә. Галим типтәр сословиесенең өч этник төркемнән торганын ассызыклый: мөселман динендәге татарлар, мәҗүси марилар һәм удмуртлар. Шул рәвешле, «типтәр» дигән халык юк, дип белдерә.

«Свадебные обряды Казанских татар» (1907) исемле мәкаләсендә бик тәфсилләп татарларда өч өйләнү ысулы – кызны мәҗбүриләп урлау, кызның ризалыгы буенча урлау һәм яучы җибәреп туй ясау – тасвирлана. Әхмәрев фикеренчә, ХХ гасыр башында татарларның күпчелеге икенче ысулны кулланып өйләнгән. Автор шулай ук туганнар арасында никахлар, күпхатынлылык, аерылышу мәсьәләләренә күзәтү ясый. Мәкаләнең соңгы ике бүлегендә, мисаллар китереп, Карл Фуксның язмалары, артык тупас хаталар булмаса да, Казан шәһәрендәге татар туе хакында дөрес булмаган күзаллаулар тудыра, дигән фикерне әйтә.

БЕРЕНЧЕ ТАТАР АРХЕОЛОГЫ

Гайнетдиннең тарих белән кызыксынуы Татар укытучылар мәктәбендә укыганда ук башлана. Биредә тарих, география дәресләрен төбәк тарихын өйрәнүче Петр Траубенберг укыта.

Биектау авылында эшләгәндә Гайнетдин Әхмәревнең өч хезмәт язганы билгеле. Беренчесе – татарлар арасында иң бай алпавытлар булган Тәфкилевләр (XVIII гасыр), икенчесе Көбнә елгасы буендагы Болгар чоры Япанча шәһәрлеге турында. Өченче китапта автор, Шиһаб Мәрҗани язган ориентир буенча Кузнечиха авылы янында Суар шәһәрлеген өйрәнеп, аның шушы кала булуын археологик табылдыклар белән дәлилли. «Экскурсия на место древнего Сувара» исемле язмасы 1893 елда Казан университеты каршында эшләүче «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре»ндә дөнья күрә. Мәкалә авторы башта Җәмгыятькә - әгъза-хезмәткәр, ә 1904 елда тулы хокуклы әгъза итеп кабул ителә.

Әхмәрев эзләнүләрен комплекслы алып бара. Әйтик, 1894–1895 елларда Тәтеш, Спас өязләренә археологик һәм этнографик экспедицияләр ясый. Бу вакытта тарихи риваятьләр туплый, кабер ташларын өйрәнә, Шоңгаты шәһәрлеге урынын ачыклый, тарихи ядкәрләрне сатып алып, Җәмгыять музеена тапшыра. XIII–XIV гасыр мөселман кабер ташлары язуларын өйрәнеп, өч төркемгә бүлә: 1) Казан төркичәсендә язылган; 2) Казан төркичәсендә язылып, ахырында вафат булган елы һәм көне чувашча куелган; 3) тулысы белән гарәпчә язылган текстлар.

Шулай ук АТЭҖ тәкъдиме буенча 1909 елда Тау ягына ясалган экспедиция вакытында хәзерге Тәтеш районына кергән Богдашкино авылы янында Болгар чоры шәһәрлегенә юлыга. Соңрак галимнәр бу тарихи һәйкәлнең Ашлы каласы калдыклары икәнен ачыклый.

ӘХМӘРЕВНЕҢ ТАРИХИ ХЕЗМӘТЛӘРЕ

Галимнең төп фәнни хезмәтләре булган «Болгар тарихы» һәм «Казан тарихы» китаплары 1908–1909 елларда «Шәрык клубы» утырышларында сөйләгән лекцияләре нигезендә языла.

Шиһабетдин Мәрҗани, татар халкы оешуда төп рольне Идел-Чулман төбәгендә яшәгән болгарлар һәм өлешчә күрше халыкларның мөселманлашкан өлеше уйнаган дисә, Әхмәрев, Казан һәм керәшен татарларын турыдан-туры Идел буе Болгар дәүләтен корган болгарларның варислары, дип саный.

Автор «Болгар тарихы» хезмәтен күптөрле чыганакларны анализлап яза. Беренче чиратта болгарларның диннәрен, гадәт-йолаларын, кәсеп-шөгыльләрен, күрше халыкларны өзекөзек сурәтләгәндә Ибне Фазлан, Ибне Рөстә, Әбү Хәмид әл-Әндәсеми, Ибне Батутта кебек көнчыгыш сәяхәтчеләре язмаларына, Болгар шәһәрлегендә сакланып калган архитектура һәйкәлләренә (аларны гарәпләрнең биналарына охшата), археологик табышларга таянып тасвирлый. Болгар ханнары исемнәрен акчаларда сугылган атамалары буенча ачыклый. Болгар һәм славян/рус мөнәсәбәтләренә кагылышлы рус елъязмаларын тәнкыйди анализлап, татармонгол яуларына кадәр һәм аннан соңгы дәвердә булган күпсанлы хәрби бәрелеш-сугышларның даталарын санап үтә. Ул Хисаметдин Мөслиминең Мәрҗани хәзрәтләре нык тәнкыйтьләгән «Тәварихы Болгария» исемле хезмәтен дә файдалана. Шул сәбәпле болгарлар ислам динен Мөхәммәд пәйгамбәр заманында ук кабул иткән булулары мөмкин, дигән сүзне әйтә. Шул ук вакытта Болгарны Аксак Тимер җимергән дигән версия белән килешми. Хәзерге татар авыллары янында ике зират булуны ислам кабул иткәнче һәм аннан соңгы көнкүреш ядкәрләре, дип аңлата. Шулай ук нәтиҗәләр ясаганда мисаллар буларак экспедицияләр вакытында үзе тапкан дистәдән артык кабер ташы язмаларын җәлеп итә, фәнни әйләнешкә кертә.

Галимнең күп кенә көтелмәгән тарихи нәтиҗәләре бар, аларның кайберләре бүген дә раслауны яки кире кагуны көтә. Тарихи риваятьләр, фольклор материаллары, шәхси күзәтүләре нигезендә, әйтик, Болгар дәүләтенең мәркәзе булган Тәтеш, Спас, Чистай өязләрендә чувашлар бөтенләй булмаган, алар төбәккә соң заманнарда күчкән, шул сәбәпле бу өязләрдә «Кушке» (күчмеш) исемендә авыллар бик күп, дип яза. Чувашларның килеп чыгышы турында төрле версияләр әйтә, «Болгар тарихы»нда аларның ерак бабаларын Тау ягындагы болгарлар белән хәзәрләр арасында көн күргән бортас кабиләләре белән бәйли (бу фикер фән тарафыннан расланмады). Шулай ук Болгар хәрабәләренә килеп зиярәт кылучылар нигездә Казан татарлары, ә башкорт һәм мишәр таифәләреннән килүчеләр бик сирәк, дип ассызыклый. Казан татарларының кайбер әйтем-гыйбарәләрен, тарихи фактлар белән беркетеп, Болгар чоры белән бәйләп куя.

Автор Җүкәтау, Болгар, Суар, Бүләр (Биләр), Кашан, Ашлы шәһәрләре, Тубылгытау кирмәне турында мәгълүмат бирә, Ибраһим кирмәне Түбән Новогород урынында, Тәтеш өязедәге Олуг Әтрәч авылы Шоңгыты шәһәре булган дип саный. Урыннары билгеле булмаган Тухчин, Саба Күл, Чалматы, Кирмәнчек шәһәрләре исемнәрен атый, Болгар дәүләтенең чикләрен үзе күргәнчә билгели.

«Казан тарихы» китабын автор бу вакытка тупланган барлык тарихи мәгълүматны һәм билгеле булган тарихи чыганакларны кулланып яза. Китапның структурасы зур булмаган һәм аерым темаларга багышланган 14 өлештән тора. Автор Казан татарлары – болгарларның дәвамчылары дигән фикерне үткәрә. Иске һәм Яңа Казан, Казан мәмләкәтенең чикләре, идарәсе, ханнары, халкының кәсебе, мәдәнияте һәм мәгърифәте, күрше мәмләкәтләр һәм кавемнәр белән мөнәсәбәтләре һ.б.лар хакында бәян итә.

«Үткән заманның хәленнән, ата-бабаларының вә падишаһларының тереклегеннән хәбәрдар булу – бик мактаулы сыйфаттыр. Тарих белгән кемсәләр артык тәҗрибәле вә тәдбирле булалар. Дөньяның һәр заманда булган вакыйгаларын, хәлләрен шул заманнарда көн иткән кеби белеп торалар. Тарих белмәгән кеше, үткән заманның хәленнән хәбәре булмагач, киләчәктә ни булачагын аңламый, чөнки гыйбрәт алыр нәрсәсе һәм үлчәве юк. Бөтен галәмдә вакыйг булган әхвальне вакыт вә заманы белән бәйан итү тарихе гомуми вазифасыдыр» – «Ватан вә милләт тарихы хакында» (1906) исемле мәкаләсендә Гайнетдин Әхмәрев язган бу сүзләр бүген дә актуаль.

«Казан тарихы» китабының тышлыгы.

«Болгар тарихы» китабының тышлыгы.

Илдус Заһидуллин

Фотолар автордан алынды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: