Төбәк әйдәманнары: Габделвәли Яушев
XIX йөз ахыры – ХХ гасыр башында татарлар арасында гражданлык җәмгыятенең нигезләре формалаша. Гомумән, бу иҗтимагый алгарыш чорында җәмгыятьтә күзәтелгән яңарыш фидакарь затларның тырышлыгына бәйле булып чыга. Мондый шәхесләрне ике зур төркемгә бүлергә мөмкин. Бер яктан, алгарышның идеологлары һәм гыйлем таратучылары булган муллалар һәм зыялылар, икенче яктан, европалашуны финанс ягыннан тәэмин итүче сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр.
21 сентября 2022
Бүген әлеге вакыйгаларга XXI гасыр башы биеклегеннән күз ташлаганда, яңарыш хәрәкәтендә, бигрәк тә ул массачыл күренешкә әйләнгәнче, нәкъ менә финансларның роле аеруча мөһим булганлыгы күләгәдә кала сыман. Чөнки дәүләткә түләнгән салымнар мөселманнарга дини яки мәдәни тормышларын алга җибәрү өчен финанс ярдәме булып әйләнеп кайтмый. Мөселман руханилары мәчетләр салуны, сәдака бирүне, вакыф итүне бакыйлыкта оҗмахка эләгү өчен туры юл дип аңлатса, эшмәкәрләргә җәдид мәктәпләре ачкан, тормышны үзгәртерлек яңалыклар кертергә тырышкан өчен шәригать берни дә вәгъдә итми. Мондый шартларда сүз фәкать шәхеснең җәмгыять өчен риясыз хезмәте турында гына бара.
Бу яктан империя чоры татар өяз үзәкләре арасында Оренбург губернасының Троицк шәһәре аерылып тора. Аның тарихында халкын алдынгы милләткә әйләндерү юлында тырышлык куйган татар эшмәкәрләре һәм мөселман руханиларының шәһәр җәмгыяте файдасына кылган гамәлләре мөһим урын били.
Руслар арасында яшәү татарларны рухи яктан ныграк берләштерә, башка этник төркем вәкилләренең тормышын күзәтү, аларның иҗтимагый яшәү модельләрен өйрәнү мөмкинлеге бирә.
Троицк татарлары бердәмлеге «татар җәмгыять-шәһәре»нә туры килә. Чөнки татарлар шәһәр җәмгыяте һәм икътисадый тормышына йогынты ясый; кварталларда, урам‑урам булып тупланып, күрше йортларда яши; автоном тормыш алып бара, социаль һәм мәдәни проблемаларны мөстәкыйль хәл итә; мөселман (кимендә, 2–3 мәчет, мәхәллә, дини һәм милли белем бирү йорты) һәм шәһәр инфраструктурасына (күчемсез милек, йортлар,кибет, ашханә, базар һ.б. җәмәгать биналары) ия була; икътисадый яктан нык җәмгыятьнең вәкилләре шәһәр үзидарәсе органнары эшендә катнаша һ.б.лар.
«Татар җәмгыять-шәһәре»н булдыруда сәүдәгәрләрнең өлеше искиткеч зур була, аларның йортлары, кибетләре, сәнәгать биналары, алар төзеткән мәчет-мәдрәсәләр Троицкиның татар өлешенең архитектура йөзен билгели, җәмгыять территориясенең киңәюен тәэмин итә.
1897 елда Троицкида 8430 мөселман яшәп, аларның шәһәр халкының өчтән бер өлешен тәшкил иткәнлеге мәгълүм. Алар арасында татарлар 7283 кеше була (86,3%). 1910 елда биредә 15701 мөселман көн күрә, алар кала халкының 42% тәшкил итә.
Сәүдәгәрләр һәм активистлар 1898 елда, Оренбург губернасында беренче булып, «Троицк мөселман иганәчелек җәмгыяте»н оештыра, бу җәмгыять китапханә һәм ятимнәр приюты ачып җибәрә (1901 елдан аның рәисе Габделвәли Яушев була). 1911 елдан калада мөселманнарның мәгариф, сәхнә, театр сәнгатен үстерү җәмгыятьләре эшли. Соңгысы каршында оркестр һәм Троицк татар театрына (1911–1941) нигез салган театр труппасы оеша.
Шулай ук 1911–1916 елларда калада татарча «Акмулла» юмористик журналы һәм казах телендә беренче «Айкап» журналы нәшер ителә.
1915 елда биредә башлангыч мәктәп хатын‑ кыз укытучылары әзерли торган 1 еллык хәзерлек сыйныфы һәм 5 еллык уку курсы булган яңа уку йорты ачыла. Аны Габделвәли Яушевның вафат булган энесе Мөхәммәтшәрифнең хатыны Гайниҗамал финанслый.
СӘҮДӘГӘР ЯУШЕВЛАР
Казан губернасы Иске Мәңгәр авылыннан Троицкига бәхет эзләп күченеп килгән лашманчы Гайсә Яушев беренчел капиталны, күпчелек татар эшмәкәрләре кебек үк, Бохарага баручы кәрваннарда хезмәтче, йөк бәйләүче булып эшләп туплый. Аннары Гайсә кибетләр ача, мәчетләр төзергә, булганнарын яңартырга ярдәм итә. Мәчет, мәктәп-мәдрәсәләрне төзүче һәм алар турында кайгыртучы татар сәүдәгәре булып таныла.
Гайсә Яушевның уллары – икенче буын сәүдәгәрләр Хәкимҗан белән Әхмәтҗан XIX гасырның икенче чирегендә инде үзләре кәрван йөртә. ХХ гасыр башында да 2 нче мәчет Яушев нәселе вәкиле вакыфы хисабына көн күрә. Гайсә Яушевның нәселе, зураеп, Урта Азиядә, Себер шәһәрләрендә бик йогынтылыга әйләнә. Туган-тумачалык, агай-энелек сәүдә элемтәләрен ныгытуда, бер-береңә ышаныч белән карау, авыр чакта ярдәмгә килүгә мөһим нигез булып тора.
Әхмәтҗан алыш‑биреш операцияләрен Ташкент якларында җәелдерә, шәһәрнең 1 нче гильдия сәүдәгәре булып языла. Аның уллары – шулай ук Ташкентның 1 нче гильдия сәүдәгәрләре Габделвәли, Муллагали, Мөхәммәтсадыйк һәм Мөхәммәтшәриф 1887 елда, берләшеп, «Габделвәли Әхмәтҗан угылы Яушев вә борадәрләренең тиҗарәтханәсе» исемле сәүдә йортын оештыралар.
Яушевлар Оренбург далаларында һәм Урта Азиядә сәүдә иткән татар сәүдәгәрләре арасында, Каргалы бистәсеннән чыккан бертуган Хөсәеневләрдән кала, сәүдә әйләнеше күләме буенча икенче урында торган «сәүдә империясе» төзи. Бертуган Хөсәеневләр уртак капиталларын бүлгәннән соң, ХХ гасыр башында Яушевларның сәүдә йорты иң зур табыш алучы татар фирмасына әйләнә.
Сәүдә йортының баш конторасы Троицкида булып, Мәскәүдә һәм Варшавада тагын ике контора ачыла. Контора бүлекләре Чиләбедә, Кочкарда (Оренбург губернасы), Кустанайда (Тургай өлкәсе), Ташкент һәм Таразда (Сырдарья өлкәсе), Тукмакта (Җидесу, Семиречинск өлкәсе), шулай ук Казах даласының даими ярминкәләр була торган җиде торак пунктында (Звериноголов, Карачел, Николаев, Тукман, Тургай, Усть-Уй, Чөмләк) һәм Кытай шәһәре Голҗада уңышлы эшли. Яушевлар халык көнкүрешенә йөз тоткан, һәрдаим кирәк булган йон, терлек мае, чи һәм иләнгән тире, чәй һәм шикәр кебек товарлар белән зур масштабта сәүдә итә. Төрле шәһәрләрдә ачылган 20 кибеттә мануфактура, галантерея, бакалея, ювелир эшләнмәләре, тимердән хуҗалык кирәк-яраклары, күн, ислемай, тәмәке, аяк киемнәре, галошлар, дарулар һ.б. товарлар сатыла. 1895 елда компаниянең тукымалар белән сәүдә әйләнеше генә дә 3,6 млн сум тәшкил итә. Яушевлар кибетләрендә үзләре җитештергән товарларны да саталар. 1852–1859 елларда Гайсә Троицкида сабын кайнату һәм тире иләү мануфактуралары ачкан була. Атасыннан калган тире эшкәртү мануфактурасын Габделвәли зурайта һәм киңәйтә. 1895 елда Яушевларның бу мануфактураларында 78 эшче 216 019 сумлык товар җитештерә: ат, кәҗә, сарык, тана тиреләрен илиләр, сабын кайнаталар.Троицкида сугым урыны, терлек мае эретү, сарык йонын юу предприятиеләре ачып, терлекчелек продукциясен беренчел эшкәртүне һәм сатуны оештыралар.
Яушевлар игенчелек продукциясен дә эшкәртүгә алына. 1881 елда Троицкида пар машинасы белән хәрәкәткә китерелә торган тегермән төзиләр, он һәм ярма җитештерү һәм сатуны җайга салалар. Аларның Ташкент янындагы плантацияләрендә үстерелгән мамык, чистартылып һәм тыгызландырылып, Россия шәһәрләренә озатыла.
ГАБДЕЛВӘЛИ ЯУШЕВ – ҖӘДИДЧЕЛЕК ИГАНӘЧЕСЕ
Габделвәлинең белем алуы башка сәүдәгәр балаларыныкыннан аерылмый. Ул үзе яшәгән 2 нче мәхәллә мәдрәсәсендә һәм Верхнеурал өязе Илче авылында Юлмөхәммәт һәм Гариф исемле хәлфәләрдә укый.
Гайсә Яушев акчаларына төзелгән Троицкиның 3 нче мәчете.
Бертуган Яушевларның сәүдә йортын Габделвәли җитәкли. Иганәчелек юнәлешендәге эшчәнлекне бертуганнар абыйлары Габделвәли ихтыярына тапшыра. Шуңа күрә Габделвәлинең иганәчелек эшчәнлеге, нигездә, Яушевларның уртак капиталы хисабына барган дип уйлыйбыз.
Габделвәли 1894 елда шәһәрнең 6 нчы мәчетен, аның янында мәдрәсә комплексын, янәшәдә вакыф итеп елына 100–120 сум табыш бирә торган кибет бинасын төзетә. 1901 елда бу мәчеткә, тагын вакыф итеп, шәһәрдәге барлык каралтыкурасы белән 4 йорт урынын бүләк итә. Ул шулай ук Кустанайда – таш мәчет, Троицк өязе Звериноголов һәм Борһан авылларында мәчетләр һ.б. гыйбадәтханәләр төзүгә зур акчалар сарыф итә.
Кустанайдагы мәчетнең эчке күренеше.
Габделвәли бай мәчет-мәдрәсә салдыру, уку һәм укытуга ярдәм итү кебек эшләрдә Әхмәтхаҗи ахун Рахманколый, дамелла Мөхәммәт Бикмәти һәм шәех Зәйнулла Рәсүли белән киңәшләшеп эш йөртә, аларның уку йортларына ярдәм дә итә.
1912 елда шәһәрдәге 7 нче мәчет шулай ук Яушевлар нәселе вәкилләре хисабына төзелә.
Троицкида мәктәп реформасын нәкъ менә шушы шәхесләр башлап җибәрә. Замандашлары Габделвәли Яушевның иң зур хезмәте дип шәһәрдә җәдидчә укыту кертү өлкәсендәге тырышлыкларын атыйлар.
5 нче мәхәллә имамы һәм «Рәсүлия» мәдрәсәсе мөдире шәех Зәйнулла ике хәлфәсен Бакчасарай шәһәренә, Исмәгыйль Гаспринский янына, ысуле җәдид буенча укыту методикасын үзләштерергә җибәрә. 1895 елда Троицкида җәдиди башлангыч мәктәп эшли башлый. Әхмәтхаҗи ахун Рахманколый ысуле җәдидне гамәлгә кую нияте белән хәлфәсе Мөхәммәтзакир Ваһаповны Истанбулга җибәргәндә,чыгымнарның күп өлешен Габделвәли каплый. Габделвәли Троицк шәһәренең үзендә генә түгел, ә Троицк һәм Чиләбе өязләрендәге авылларда да җәдиди башлангыч мәктәпләр ачтырып, аларга матди ярдәм күрсәтә.
Габделвәли Яушев акчаларына төзелгән Троицкиның 6 нчы мәчете.
Ләкин яңалык акрынлык белән юл яра. Беренче чиратта, абруйлы дин башлыгыннан фатиха кирәк була. Габдерәшит Ибраһимов үзенең истәлекләрендә 1897 елда мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның, Троицкига килгәч, Габделвәли Яушевның үтенеп соравына карамастан, ысуле җәдидчә укытуны яклап шәһәр муллалары алдында бер кәлимә сүз дә әйтми китүен теркәп калдырган.
Русча ару сөйләшкән, ләкин укый‑яза белмәгән, Ташкентның 1 нче гильдия сәүдәгәре Габделвәли, рус газеталарын укыттырып, дөнья хәлләре белән танышып баруны гадәткә кертә. Ул мөселманнарның балаларына русча укытуны яклап чыга. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, биредә 1877 елда мәдрәсә каршында ачылган рус сыйныфының уңышлы эшләп китүендә бу уку йортының шәрәфле карап торучысы 1 нче гильдия сәүдәгәре Габделвәли Яушевның роле зур булу бәхәссез. Ул мәгариф өлкәсендә хезмәтләре өчен 1898 елда Анна лентасына тагылган «Тырышлык өчен» медале белән бүләкләнә, Габделвәлигә Оренбург уку‑укыту округы попечителенең дә рәхмәте ирештерелә.
Укырга теләүчеләр нык күбәю, укытырга урын җитмәү сәбәпле, 1897 елда Габделвәли, ир туганнары белән бергә, хакимият алдына уку йортын 2 сыйныфлы рус‑татар училищесы итеп үзгәртү мәсьәләсен куя. 1898 елда теркәлү узган «Троицк мөселман хәйрия җәмгыяте» уку бинасы өчен 7000 сумга, флигеле һәм хуҗалык корылмалары булган, беренче каты – кирпечтән, икенче каты агачтан төзелгән иркен йорт сатып ала, хәйрия җәмгыяте рәисе Габделвәли үз хисабына 4 мең сумга бинага төртке төзетә. «Троицк мөселман хәйрия җәмгыяте» ислам дине нигезләрен укытачак мөгаллим тотуны һәм 12 ярлы гаиләдән булган малайны укытуны, аларны тулай торак белән тәэмин итүне үз өстенә алачагын белдерә. 1903 елда яңа уку йортын аякка бастыруга куйган хезмәтләре өчен Габделвәли Яушев Александр лентасына тагылган «Тырышлык өчен» алтын медаленә лаек була.
Сәүдәгәрләр тырышлыгы белән Троицк каласы, Каргалы һәм Оренбург мәктәп-мәдрәсәләре төбәктәге иң зур уку‑укыту һәм методик үзәгенә әверелә. Биредә казах шәкертләре дә белем ала.
Русча укытуны яклау белән бергә, Яушев руслаштыруга һәм милли изүгә каршылык хәрәкәтендә дә катнаша. Әхмәтхаҗи ахун Рахманколыйның «мөселман эшләре» буенча эшчәнлеген финанславы мәгълүм. Әйтик, 1904 елның 20 декабрендә ахун эчке эшләр министры исеменә мөселманнарның никах һәм аерылу мәсьәләләренә кагылышлы «Гражданлык уложениесе»нең яңартылган текстын эшләячәк комиссиягә үз тәкъдимнәрен җиткерә. 1892–1893 елларда мөселман дини китапларын цензор тарафыннан төзәтү башлангач, татар җәмгыяте Әхмәтхаҗи ахун Рахманколыйны һәм Мулламөхәммәт Бикмәтине, вәкилләр итеп, Санкт-Петербургка җибәрә, алар белән бергә Уфадан юрист Әбүсогуд мирза Әхтәмев тә бара. Троицк мөселманнары вәкилләре тәкъдиме белән башкалада кырымлы Ильяс мирза Бораганский нәшриятында Габделвәли Яушев биргән 6000 сум акча хисабына 1000 данә «Мишкат әл-мосабих» (хәдисләр җыентыгы) китабын бастыралар.
Сәүдәгәр Габделвәли Яушев зур хөрмәткә ия шәхес була. 1895 елны ул мөфти Солтанов, Әхмәтхаҗи ахун Рахманколый белән Николай II нең тәхеткә утыруын котлар өчен башкалага чакырыла, Кышкы сарайда император тарафыннан кабул ителә һәм императрицага дип ун мең сумлык мех һәдия тапшыра.
Габдерәшит Ибраһимов, 1904 елның октябрендә Троицк шәһәренә килеп, Габделвәли Яушев һәм Әхмәтхаҗи ахун Рахманколый белән киләчәктә татар дөньясында башкарыласы эшләр турында киңәшләшә. 1905 елның гыйнварында Минзәлә ярминкәсе вакытында татар җәмәгать эшлеклеләре мәҗлесен үткәрү уена килгәч, Габдерәшит Ибраһимов 1904 елның 20 ноябрендә Габделвәли Яушевка бу хакта хат яза. Габделвәли Яушев Түбән Новгород шәһәрендәге ярминкә вакытында 1905 елның августында үткән Бөтенросия мөселманнарының I съездында катнаша, ул милләткүләм яңа проектка иганәче буларак җәлеп ителә.
Кустанай каласында бертуган Яушевлар төзеткән мәчет.
1906 елның 13 сентябрендә 67 яшьлек Габделвәли Яушевның йөрәге тибүдән туктый. Вафатыннан соң аның капиталын балаларына мирас итеп бүләләр.
Габделвәлинең тол калган хатыны Әшраф 1914 елда ачылган 8 еллык (4 еллык башлангыч һәм 4 еллык урта дәрәҗәдә белем курслары) хатын-кызлар мәктәбен тота, укытырга Мөхлисә Бубыйны чакыра. Урал артында иң зур сәүдә оешмаларының берсенә әверелгән фирманы Муллагали Әхмәтҗан улы Яушев җитәкли башлый. Казан шәһәре сәүдәгәре Сөләйман Аитовка кияүгә чыккан кызы Фатиха Аитова үзенә тигән мирас хисабына 1910 елда Казанда 4 сыйныфлы дөньяви кызлар мәктәбе оештыра, 1914 елда уку йортын татар кызлары гимназиясе итеп үзгәртә. Габделвәли Яушевның иҗтимагый эшчәнлеген балалары дәвам итә.
Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий